Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Рәшит Әхмәтов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рәшит Әхмәтов

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов 1954 елның 12 гыйнварында туган.

Бәйсез газетның киләчәге икеле

Татарстанда болай да аз булган бәйсез матбугатның иң абруйлысы – "Звезда Поволжья" газеты чыгудан туктый. Аның баш мөхәррире авыр хәлдә ята. Сәясәт белән кызыксынучылар атна саен көтеп ала торган бәйсез “Звезда поволжья” газетын бу атнада укый алмады. Бу басма үз вакытында – пәнҗешәмбе 9 июнь көнне чыкмады. Үткән атнада да газетның баш мәкаләсен баш мөхәррир Рәшит Әхмәтов түгел, башка автор язган иде. Шул вакытта ук укучылар шикләнеп куйган иде. Инде хәзер шикләнүләр расланды.
“Звезда поволжья” газетының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов авыр хәлдә хастаханәгә эләккән. Башта Әхмәтовка йөрәк өянәге булган дисәләр дә, Төбәкара клиник-диагностик үзәге табиплары бу мәгълүматны расламады. Аның авыруы ачыклана.
"Рәшит Әхмәтовның хәле авыр, әмма тотрыклы булып кала", диде "Азатлык"ка аның якын дусты Сергей Никитин.

"Әхмәтов" газеты

“Звезда поволжья” газетын билгеле журналист һәм сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов инде 10 елдан артык берүзе чыгарып килде. Аның популярлыгы Әхмәтов шәхесенә бәйле иде.
Ул баш мәкаләсендә Татарстандагы һәм Русиядәге вакыйгаларга үзенә генә хас рәвештә аңлатмалар, комментарлар биреп килде. Көтелмәгән нәтиҗәләр ясады, башкалар таба алмаган мәгълүматларга курыкмыйча бәя бирде. Шуның белән газет укучыларының игътибарын җәлеп итте.
Аннан тыш бу басма башка күпсанлы мәгълүмат чараларында басыла алмаган сәяси оппонентларга урын бирде. Татар һәм рус милләтчеләренә дә, фәнни дискуссияләрдә хакимияткә якын һәм аларга оппозициядә булган галимнәргә, җәмәгать эшлекләренә дә бу газет битләрендә фикер белдерергә мөмкинлек булды.
Соңгы айларда, мәсәлән, бу газетта Татарстан мөфтиен сайлау тирәсендәге хәл, каршылыклы галимә Яна Амелинаның башка җирдә басылмаган, Татарстандагы дини экстремизм турындагы бәхәсле фикерләре, Тукай юбилее хакында гади укучыларның тәнкыйть тулы уйланулары басылды.
Газетның даими авторы һәм даими укучыларының берсе “Азатлык”ка: “Звезда Поволжья” ябылса, Татарстанда тын алу мөмкинлеге бетәчәк”, диде.
Сәясәт белгече, тәҗрибәле журналист Рәшит Әхмәтовның бу газеты зур популярлык казанмаса да, аны югары дәрәҗәле түрәләрнең өстәлләрендә дә күреп булды, аны районнарда яшәүче фикерле кешеләр дә укып барды. “Звезда Поволжья”ның 4 меңләп әбүнәчесе бар иде.

"Башын булса да эшләтә"

"Рәшит Әхмәтов һәр материалны үзе карап төзәтә иде, башка беркемне дә китертми иде. Соңгы санны эшләү дә аның хәлен алды", дип сөйләде Сергей Никитин.
"Аның хәле "Нәүрүз" фестиваленнән соң кинәт начарланып китте, ул үзен ярамаган әйбер ашап агуландым дип йөрде, шуңа табипларга барырга теләмәде. Аңын югалтып егыла башлагач кына, "ашыгыч ярдәм" машинасы белән хастаханәгә алып киттек", ди аның дусты Сергей Никитин.
Никитинның әйтүенә караганда, Казанның 15нче хастаханәсендә Әхмәтовның йөрәге туктап алган. Әмма табиплар аны коткарып калган.
Хәзерге вакытта Рәшит Әхмәтовның хәле авыр, әмма тотрыклы булып кала, ул төбәкара клиник-диагностик үзәкнең йөрәк авырулары бүлегендә ята.
"Рәшит Әхмәтов үз аңында, баш миенә зыян килмәгән, ул авырса да, башын бер туктамый эшләтә, газет өчен яңа һәм җитди материаллар өстендә уйлана. Мәсәлән, Түбән Камада комбинат сату тирәсендәге хәл турында материал әзерләргә тели", ди билгеле баш мөхәррирнең дусты.
Табиплар оптимистик фаразлар бирсә дә, Рәшит Әхмәтовка тернәкләнү өчен күпмедер вакыт кирәк булачак, шуңа бәйсез “Звезда Поволжья” газеты билгесез вакытка чыгудан туктап тора.
Рәшит Әхмәтов 1954 елда Арзамас шәһәрендә туган. Советлар берлеге таркалганда ул Татарстанда “Халык фронты”нда, милли хәрәкәттә катнашкан. Соңгы 20 елда ул журналистикада эшли. Бу вакыт эчендә ул оппозициядәге “Новая вечерка” газеты белән җитәкчелек итте, 2000 елдан бирле “Звезда Поволжья” газетын чыгара.

Бикә ТИМЕРОВА
Азатлык


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013