Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Ландыш Әбүдәрова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Ландыш Әбүдәрова

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Ландыш Әбүдәрова

БИЕК ҮКЧӘ АСТЫНДА

(интеллектуаль бәян)
Беренче бүлек
 
Театр
 
Ал төстәге «Toyota-Vits»да Ленин урамына борылып чыгам. Уңда Опера һәм балет театры кала. Аннан ашыкмый гына соңга калган тамашачылар чыгып килә. Кирпеч кызыллыгын төнге шәһәр утлары да күмә алмаган бу бина бер дә опера һәм балет кебек нәзакәтле сәнгать үзәгенә охшамаган. Ул күбрәк совет чорының ак, дөресрәге, кызыл йортын хәтерләтә. Бу бинага кара костюм киеп, галстук тагып,  портфель тотып йөри торган, кызыл тук йөзле, төптән чыккан юан гәүдәле, капкорсаклы, кыска аяклы партия әгъзалары килешәрәк төшә. Әмма монда күбрәк сәнгать белән кызыксынган, үзләрен соңгы буын зыялы дип санаучы бер кавем йөри. Аларын да тану кыен түгел: тормыш йөге баскан салынкы җилкәләргә ыспай гына муен утыртылган, ул муен горур башны үз дәрәҗәсендә тоту өчен югарыга  сузылган. Карашлар сез белгәнне мин киптереп элгән дигән кебек аз гына тәкәббер, аз гына мәрхәмәтле. Гадәттә үзен зыялы дип санаучы кеше җәмгыятьтә күзәтүче ролен ала. Шуңа да аның нәрсәдер турында дәшмәвен аңлавы авыр. Арада берән-сәрән генә casual стилендә киенгән яшь җилкенчәк тә күренгәли. Болары сәнгать академиясе студентлары булса кирәк. Муеннарына ураган шарфларына караганда, киләчәктә боларның иҗади интеллигенция, богема вәкилләре булачагын чамалап була. Бүген нинди опера булган соң әле? «Прометей». Барып карарга кирәк булыр, яңа нәрсә бит...
Театр бинасыннан соң ук «МакДоналдс» рестораны зур кызыл «M» хәрефе белән сәлам биреп кала. Шәһәрнең иң затлы урамындагы глобализация галәмәте. «Глобализация» сүзен ишетмәгән кеше калмагандыр инде ул. Тик нәрсә соң ул, дип сорасалар, җавап нинди булыр иде икән? Мөгаен, Кока-кола, Интернет, Playboy, Шанель, Джениффер Лопес... Кыскасы, Көнбатыштан нәрсә килә – шул. Ләкин миннән бу турыда берәү дә сорамый һәм мин магнитоланы кабызам.
«Русское радио – все будет хорошо» дип суза ун ел элек яздырып куелган тавыш. «Европа+» сәгатенә бишенче кабат «абсолют» хитын  әйләндерә. 103 FMда чираттагы туган көн котлавы... Менә ничәнче кат алып баручы бер үк төче сүзләрне эфирда яңгырата. Әһә, менә-менә, «Мәскәү кайтавазы»н куйыйк әле. Торсын, шуннан да яхшырагы юк икән.
Үтеп барышлый юл читендә бөкерәеп кенә капчыгында кармаланучы бомжга игътибар итәм. Бәй, бу шәһәрдә алар һаман бармыни әле? Бик күптәннән күзгә чалынганнары булмагач, мин алар турында бөтенләй онытканмын икән. Кызык, СССР таркалгач, ил-көндә бомж дигән социаль төркем барлыкка килеп, базар яннары, иске йортларның подъезд төпләре сукбайлар белән гөжләп торган туксанынчы еллардан соң, алар азайды микән? Менә бу бомж төнгә каршы кая бара инде? Аңа Ленин урамында нәрсә калган? Мөгаен, төн кунар урын эзлидер. Иш-иптәшләре үзләре яныннан куганнардыр да ул дүрт ягым кыйбла дип күзе төбәгән якка чыгып киткәндер. Югыйсә, башкаланың элита урамына килеп төртелмәс иде. Хәер, бер көнлек тормыш белән яшәүчегә күп кирәкмени инде. Аның иртәгәсе бүген килгән, шуңа төн ката йөрүе бахырның.
Кызгансам да, аңа ярдәм итү турында уйламыйча гына юлымны дәвам иттерәм. Октябрь проспекты буйлап машинада әйләнеп килим әле. Яратам мин төнге шәһәрне...
Инде кичке унынчы ярты булуга карамастан, урам тулып машиналар агыла. Бу өч ярым кеше утырткан троллейбуслар юл тыгызлап бу вакытка кадәр йөрмәсә дә булыр иде инде. Аның ян якларына зур итеп «Бон бекон» дип язып куйганнар. Мин үземнән дә зур  итеп төшерелгән колбаса сурәте яныннан узып китәм. Колбасага микрофон терәгәннәр. Күрәсең, ул үзе турында интервью бирергә тиештер. Тирә-якка күз салам: безне бөтен яклап реклама чолгап алган. Алда да, артта да, өскә дә ике баганага аркылы баннер сузып матур сүзләр язганнар: «Книжка» Бизнес-ланч – 90 сум», мәсәлән. Аңласаң аңла, аңламасаң – синең эш. Ике якта 50-100 метр саен зур реклама такталары элеп чыкканнар. Кайберләре неон утлар белән ялтырый. Әйе, без пиар заманында яшибез. Әйтерсең лә шәһәрнең хуҗасы реклама, ул безне бөтен җирдә эзәрлекли: иртән торып телевизор кабызуга блогы-блогы белән реклама күрсәтәләр. Радионы кушсаң, ун минут саен диярлек реклама. Подъездга чыгуга почта тартмасы бушлай гәзитләр, буклет, флаерлар белән шыплап тулган була, лифтта махсус такта элеп куйганнар. Урамга чыксаң, кешеләр күпләп йөри торган урыннарда әллә каян гына каршыда промоутерлар пәйда була да теләсәң-теләмәсәң дә, сиңа бер уч ялтыравыклы кәгазь сузалар. Һәм менә – зур-зур такталар белән бөтен шәһәрне чуарлап бетергәннәр. Кыскасы, шәһәр реклама теле белән сөйли. Аның тавышы күпкә югары, көчле, ә сөйләгән сүзе тәмле, кызыктыргыч. Хәтта тавыш белән сөйләмәсә дә, шушы такталарга язылган бер-ике сүз әллә каян кычкырып тора. Укыганда үзең үк тавышны шул тонга көйлисең. Бичара халык бу кадәр төче һөҗүмгә түзәргә тиеш. Кая анда геноцид, террор – халык  күптән инде реклама тарафыннан чолганышта калган. Шәһәр кешесе күптән инде гап-гади табигать баласы һәм җәмгыятьнең бер вәкиле булуын онытты. Ул бүген мөхтәрәм кулланучы. Шушы товарларны үзендә булдырырга тиешле зомбилаштырылган бер зат. Шәһәрнең хуҗасы – реклама. Кешеләр монда фон гына.
Ах, анасын сатыйм икән! Ялгыш юл читендә торган фахишәгә туктый яздым. Минеке кебек үк елкылдап торган кеш тун кигәч, мин аны гыйффәтле, ну, гыйффәтле үк булмаса да, тәрбияле кыз дип торам. Хәзерге фахишәләр тәнен урам чатына  чыгып сатадыр, дип уйламый идем. Аларның телефон номеры язылмаган кәгазь, алай гынамы – стена калмады бугай инде. «Досуг» дип язылган кәгазь кисәкләрен минем ал төстәге «Vits»ыма да кыстырып киткәлиләр.
Бу фахишә затлы туннан булса да, бот төбеннән генә кыска ак итәге һәм озын кунычлы лаклы итекләре кем икәнен әйтеп тора. Хәер, ялгышуым да бар. Хәзер кызларның киенү рәвешенә карап, кемнең кем икәнен әйтү авыр. Бәлки бу кыз бала да төнге клубка дискотекага барырга җыенгандыр. Әнисен иптәш кызымда кунам, дип алдагандыр.
Бүген үземне дә берәү «снимать» итмәкче иде бит әле. Өстемдә тыйнак кына кыска кара күлмәк, аягымда замш кара итекләр. Чәчем дә җирән-кызыл яисә сарыга буяган түгел, пөхтә генә карэ итеп киселгән каракучкыл төстә. Читтән караганда теләсә кем килеп бер кичкә кочаклашып ятарга, йә булмаса, сөяркә булырга тәкъдим итәрлек дәрәҗәдә тупас күренми идем. Әле кайда бәйләнә бит – Академия театрында!
Бүген театрда «Кодача» спектаклен уйнадылар. Баш режиссер Айрат Абушахманов куйган бу постановка теләсә кайсы мюзиклга торырлык иде. Рәхәтләнеп, тәм табып карап утырдым. Спектакль тәмамлануга кием элгечләре янына килеп чиратка бастым. Театр кием элгеченнән башлана, диләр. Шунда тәмамлана да икән ул. Мин тунымны алып көзге каршына килеп басуга көзгедәге сурәтем янында бер пеләш баш пәйда булды.
– Мондый чибәр туташлар ялгызы йөрергә тиеш түгел, – ди арттан бер тавыш. Майлы, төче, ялагай. Мин борылмый гына көзгедән тавыш хуҗасын эзләп табам. Илле яшьләр чамасындагы пеләш башлы бер ир күзләре белән минем тун эчендәге тәнемне капшый.
– Тиеш түгел дип кайда язылган? – Шактый тапталган сүз әйтсәм дә, җавабымнан канәгать калам. Миңа бу ирнең әрсез күзләре ошамый.
– Тормышта күп әйберләр язылмаган кануннарга нигезләнә.
– Кануннарны яхшы беләбез без. Әмма андыен ишеткән юк иде әле, – дим. Үзем тагын да төгәлрәк итеп җавап бирә алмавыма үртәләм.
– Яши-яши, тормыш тәҗрибәсе ишеттерә ул, – дип үҗәтләнә пеләш баш. Мин төймәләремне эләктереп бетерәм дә аңа карап борылып басам. Сизеп торам, карашым усаллана бара. Мин аны махсус озаклап күзәтәм.
Сүз дә юк: костюмы үзенә үлчәп теккән кебек. Галстугы да килешле сайланган. Әмма баш түбәсе пеләш һәм түп-түгәрәк корсак бу җан-тәннең бозыклыгы турында шактый гына дөрес мәгълүмат бирә. Өстәвенә башының пеләш җире театрның зур люстралары утында ялтырап-ялтырап китә. Мин киң итеп елмаям да:
– Тәҗрибәгез би-и-ик зур булырга охшаган, – дип китеп барам.
Ул тагын нәрсәдер әйтергә омтылып кала. Азгын! Театрга спектакль карарга түгел, интеллектуалкалар күзләргә килгән, димәк. Миннән алдагы рәттә генә утырды ул. Спектакль барышында як-ягына карап утыруыннан ук аның монда ни өчен килүен чамалап була иде инде.
Биек үкчәле итекләрдә акрын гына машинама таба атлап килеп, ишегенә үрелүем булды – тагын юлымны бүлделәр. Тагын теге пеләш баш.
– Һәр очраклылык ике зарурлыкның кисешүе, дигән бер акыл иясе. Менә тагын очраштык, – дигән була.
– Әгәр дөньядагы һәр әрсезлекне очраклылык, дип бәяләсәк, бу дөнья хаос булыр иде.
– Карагыз әле, туташ, – ди бу минем төртмә телемә игътибар итмәгәнгә салышып. – Сез миңа ошадыгыз, мин дә сезгә ошармын, дип уйлыйм, – ди бу ялтырап торган «Сузуки-Джиб»ына ишарәләп. – Бәлки берәр ресторанга кереп чәйләп, танышып утырырбыз. Монда якында гына «Дансан» бар. Мин сезнең карамакта бүген.
«Дансан», димәк. Инглиз теленнән «Бию кичәсе» дигәнне аңлатамы әле ул? Картлач, биерлек рәтең бармы соң синең? Пеләш мөлдерәтеп миннән җавап көтә.
Ә минем сабырлык, ниһаять, төкәнә. Мин серле итеп елмаям да акрын гына аның ачык изүләреннән күренеп торган галстугыннан тартып пеләш башны үземә якынрак тартам. Һәм йомшак кына сүз башлыйм:
– Әйтегез әле, зинһар, миннән сезгә нәрсә кирәк? Театрга килгән, сәнгать белән кызыксына, шактый ук затлы киенгән, әмма барыбер фахишә инде, димәкчеме? Әллә соң сезгә хатыныгыз бирмәдеме? Сез үзегезнең ниятләрегезне яшереп торуны да кирәк санамыйча миңа бәйләнүегез белән ни дәрәҗәдә мәгънәсез булуыгызны күрсәтәсез. Шуннан соң сез миңа ошарга да тиешме әле? Фу! – Сүземнең ахырына тегене ычкындырып ике кулымның да урта бармакларын өскә чөям. Пеләш башның күзләре маңгаена менә. Ул аңга-санга килгәнче мин машинама кереп утырам да кабызып газга басам. Аның «Сука!» дип кычкырып калуын ишетәм. Җавап итеп арткы юлны күрсәтә торган көзгегә карап телемне күрсәтәм дә үз-үземнән канәгать елмаеп юлымны дәвам иттерәм.
Менә бу кеше дә хәзерге заман стереотиплары корбаны инде. Ягъни стереотип буенча мин аның пеләш башы, инәдән генә төшкән костюмы һәм текә машинасына карап, акча янчыгының калынлыгын чамаларга һәм шуңа кызыгып, язылмаган яңа канун нигезендә килешенеп сатылырга тиеш идем. Ә бит сатылырга да мөмкин иде. Күпләр сатыла да. Тартма-тартма конфет, букет-букет чәчәкләр, кыйммәтле рестораннар һәм ялтыравык тормышның ымсындыргыч купшылыгына кызыгып бозыклык юлына баса, сөяркә булып яши, шул азгын ирнең кыланмышларына түзәргә мәҗбүр була. Әле йокы бүлмәсендә аның әллә ни майтара алмавы билгеле булгач та, яшь, матур чагының кадерен белмичә түзә. Кая инде, үзен бәхетнең койрыгыннан тоттым дип саный, чөнки тулай торактагы элекке бүлмәдәш кызларының күбесе кесәсендә кинога алып барырлык та акчасы булмаган «булдыксыз» малайлар белән очраша. Ә ул текә машинада җилдерә әнә! Шул рәвешле бичара сөяркә горурлыгын югалткан горур Венерага әверелә...
Кыскасы, бүген кич өйдә диңгез тозлары салып кайнар ваннага гына кереп утырасы калган. Mail.ruга кереп йолдызнамәне укырга кирәк булган икән, мөгаен, анда берәр киңәш әйтелгәндер әле.
Җомга кичнең күңелсез тәмамланасын теләми идем, шуңа да «Своя компания» ресторанына кереп пицца алып чыгам. Миңа «Маргарита» пиццасы бик ошый. Дүрт төрле сыр сибеп пешерелгән сап-сары пиццаның кап уртасына матур итеп кып-кызыл җиләк куялар, аны ямь-яшел базилик яфрагы белән бизиләр. Шуны зәйтүн маена манып ашыйсың. Артыннан куе сөткә ясалган кофе дә йотып куйсаң, күңел төшенкелеге шунда ук юкка чыга. Нишлисең, кулланучылар заманында яшибез: корсак белән күңел бер тирәдәрәк яши.
Сипайлово бистәсендәге 65  квадрат метрлы бер бүлмәле фатирыма кайтып кергәндә кәеф шактый гына күтәренке иде. Төнгә каршы ашарга ярамаса да, җомга көнне диета саклап утырып булмас, дип пиццаны ашыйм. Ваннага кереп биттән макияжны сөртеп алам да зәңгәр төн төсендәге ефәк урынымны җәеп йокларга ятам.
 
Шимбә
                      
She’s got both hands                                              Обе ее руки
                           In her pocket                                               В карманах,
                           And she won’t look at you          И она не будет на тебя смотреть,
                           Won’t look at you                    Не будет на тебя смотреть.
                           She hides true love                        Она прячет свою любовь
                           En su bolsillo                                          В его карман…
                           She’s got a halo around her finger                        Вокруг ее пальца сияние,
                           Around you                                            Вокруг тебя…
 
                                                                                           Леди Гага «Alejandro»
 
Мине Мадоннаның «Сelebration» җыры уята.  Бу минем Sony Ericsson шалтырый дигән сүз. Әлеге җырны яңа гына күчереп алдым әле, шуңа да кинәнеп тыңлап ятам. Мадоннаның җыры ярты сүздән өзелә. Теге якта бер хатын шалтыратучыга ягымлы тавышы белән «Аппарат абонента выключен или находится вне зоны действия» дип аңлатырга тырышадыр инде. Әмма шалтыратучы, күрәсең, аңа ышанмый, ун секундтан янә Мадонна җырлый башлый. Йа Хода, иртә таңнан кем йокламый инде, дип карават читендә идәндә яткан телефонны күзләрне ачмый гына капшап табып алам.
– Алло, – дим йокылы тавыш белән.
– Сәлам! Бүген кич белән нишлисең?
Кәрим тавышы. Тиз генә җавап бирә алмыйм, әлбәттә. Мин әле иртән торып нәрсә эшлисемне белмим, ә ул кич турында сорый.
– Белмим, нигә?
– Кыскасы, – ди Кәрим, әйтерсең лә озаклап минем хәл-әхвәлләрне  белешкән дә хәзер шуңа йомгак ясый. – Бүген мин сине концертка чакырам, кичке җидедә башлана, соңга калма! Бармыйм, дип киреләнеп тормыйсың. Билетлар алынган, көтәм. Ярый, пока. – Үзенә хас булмаган өлгерлек белән Кәрим тиз генә сөйләде дә трубкасын куйды.
Мин аны-моны уйлаганчы теге якта «пуп-пуп» дигән авазлар гына ишетелә иде инде. Иртә таң дисәм дә, сәгать ун җиткән. Урыннан тормый гына телевизорны кушып җибәрәм. Карават каршына урнаштырылган плазмалы экранда «Fashion TV»  каналы пәйда була. Телевизор күптән инде кабельле телевидениегә кушылган булса да, телевизор белән әллә ни мавыкмыйм. Миндә, гадәттә, бер канал гына тора, ул да булса – мода каналы. Экранда нәрсә күрсәтүләренә артык игътибар бирмичә генә йомшак җылы урынымда иркәләнеп ятам әле.
Кәрим нинди концерт икәнен дә, кайда буласын да әйтмәде. Шулай да барырга уйласам, матур булырга кирәк. Кичә солярийга яки спа-салонга языласы калган икән. Ярар, аннан башка да матурлык серләрен беләбез. Югыйсә, спа-салон дигән булып, әллә нинди колак ишетмәгән, консультантлар үзләре дә аңламаган инглиз сүзләре куллана-куллана әллә ниткән процедуралар тәкъдим иткән булалар да, баксаң, ул гап-гади массаж яки тән тиресен чистарту кебек эш булып чыга. Күптән түгел Dior косметикасыннан битлек, лосьон кебек кирәк-ярак алган идем, шуларны башлап карыйсы булыр...
Бераздан мин диңгез тозлары салып, суны мул күбекләндереп ванна әзерлим. Фатирны яңгыратып музыка кушам. Джениффер Лопесның соңгы альбомын алган идем, шуны куям. Ванна кергәнче Jardin кофесын кайнатып эчәм.
Тагын Мадонна җырлый башлый. Телефон дисплеенда Регина пәйда була. Ашыкмый гына  «Алло!» дим. Регина исә, киресенчә, ашыга бугай:
– Кара әле, минем белән шопингка чыкмыйсыңмы?
Регина һәм шопинг – минем өчен бу ике сүз бер төшенчә кебегрәк яңгырый хәзер. Чөнки Регина – чын мәгънәсендә шопоголик. Моннан ике ай элек яраткан кешесе белән ташлашканнан соң йоктырды ул бу чирне. Ташлашканчы, Леша белән Регина бер минутка да аерылыша алмыйлар иде. Аларны сиам игезәкләре кебек бер-берсеннән башка күргән дә юк иде, әмма килде бер көн – Лешаның мәхәббәте бетте (ул  үзе шулай дип атады) һәм ул Регинаның фатирыннан әйберләрен җыйды да әнисе янына кайтып китте.  Сөйгән ярының янәшәсендә  юклыгын Регина шопингка алыштырды. Ул күп көннәрен шушы шөгыль белән үткәрә башлады,  аңа иярсәң – көне буена әзерләнеп чык дигән сүз.
– Мин концертка барам бүген, аңа кадәр ванна керәсе, маникюр, педикюр дигәндәй... Бәлки... – дип Регинаны кунакка миңа килергә, ә иртәгә бергәләп чыгарга үгетләмәкче идем, ул ишетмәде дә:
– Ярый, алайса, пока, – диде һәм теге якта тагын «пуп-пуп» дигән авазлар гына ишетелеп калды.
Нәрсә, әллә бүген иртән телефоннан сөйләшү өчен хакларны йөз тапкырга арттырып куйганнармы соң? Барысы да ике сүз әйтә дә трубкасын ташлый. Боларга бик игътибар итмичә генә кечкенә өстәлдә кайчаннан бирле укырга чират көтеп яткан «Караван» журналын алам да ваннага кереп китәм.
Ап-ак йомшак халатыма төренеп ваннадан чыкканда, төш вакыты җиткән иде инде. Суыткычтан форель балыгын алып куям. Бераздан бутерброд ясап ашыйсы булыр. Ә хәзер тәнгә май сөртеп (Stixтан эфир мае алган идем), битлекләр ясап бит тиреләрен чистартырга кирәк.
Концертка барырга көн буе әзерләнә торгач, нәкъ җиде туларга биш минут кала «Юбилейный» мәдәният сарае каршына килеп туктадым. Ишек төбендә үк мине Кәрим көтеп тора. Бер урында гына  басып тора алмый, минем соңга калуым өчен нервлана. Мин чыгып машинага утыргач та дүрт тапкыр шалтыратты.
– Син миңа ярты сәгать элек үк «Округ Галле»да дигән идең, ике тукталышны ташбака да тизрәк үтә! – дип каршылады ул мине. Ә мин, юләр, аннан «Чок гүзәлсең, туташ» дигән кебегрәк сүзләр көтәм. «Махмаrа»дан алган кара күлмәгем белән яңа туфлиләремне күрмәвенә эчем пошып куя. Үзе дә тырышкан әле: әйбәтлеккә генә дигән костюмын кигән, галстугы гына туры килми, туфлиларын да очлы башлысын ала алмады микән инде? Вестибюльгә керүгә үк шуны аңлап алам: бу кадәр үк тырышып әзерләнмәсәм дә яраган. Хәзер концертларга джинсы чалбар, майка, футболка киеп барсаң да, берәү дә кырын карамаячак икән.
Кәрим юкка сабырсызланган: концерт егерме минутка соңлап башланды. Аның «бик яхшы концерт» дип мактаганы гап-гади «татарча солянка» булып чыкты. Бик тантаналы башланып китсә дә, соңрак артистлар халыкка якынрак булабыз, дип җырларга чыкканнарын да онытып сөйли башладылар. Халык ни, артистның үзенә шулкадәр якынлык кылуыннан бик мәмнүн булды, кушылып җырлый башлады. Безнең алда утырган бер апа үзен сабан туе мәйданында дип хис итте булса кирәк: урыныннан торып бии үк башлады. Бераздан аңа башкалар кушылды.
Тәнәфестән соң концерт мәхшәргә әйләнде. Безнең алда утырган теге түтәйләр компаниясе икенче бүлеккә шактый ук күңеллеләнеп кергән иде, өстәвенә калганын үзләре белән алып кергәннәр: урындык астыннан салып утыра торгач, тәмам исерде болар. Закускалары да шунда ук: тирә-якка казылык исе таралды. Боларның бәйрәме иң югары ноктасына җитте, җыр саен чыгып биеделәр. Ул арада сәхнәгә калган тамашачылар да яраткан җырчыларына уңнан-сулдан күчтәнәч ташыды. Белүемчә, элегрәк тамашачылар артиситларга чәчәк бүләк итәләр иде, хәзер стандартлар үзгәргән икән. Хәер, минем күптән инде татар концертында булган юк икән. Кечкенә чакта авылга Әлфия Авзалова килгәч, әни апа белән икебезне ияртеп алып барган иде. Анда да мин барабан каккан тавышка куркып елагач, апа кире өйгә кайтарып куйды.
Шуннан теге компания бии торгач, сәхнәгә үк менеп китте, исерек авызлары белән артистларны үбеп төште. Җырчы әфәнделәр баштарак үзләренең җырлары белән шулай дәртләндерәбез, дип уйласалар да, соңрак ялгышуларын аңладылар булса кирәк: җырларын башкаруга артык сүз озайтып тормыйча тизрәк сәхнәдән таю ягын карый башладылар.
Мин инде яртысыннан ук Кәримнең кабыргаларын терсәгем белән капшый башлаган идем. Кәрим генә «җиде йөз сумлык билетлар бит, утырыйк инде» дип түздерде. Сабырлыгым дүрт сәгатькә җитте дә төкәнде.
– Кәрим, әйдә кайтыйк, мин сине виски белән сыйлыйм, ардым, тагын ун минуттан артым квадратка әйләнә. Кайтмасаң, кал, мин киттем. – Шулай дип ялына торгач, Кәрим риза булды. Алдагы рәттәге компаниягә карап авыз суларын корытып утырган Кәримгә виски белән сыйлыйм, диюем дә тәэсир итте бугай.
Без акрын гына кузгалдык. Янәшәдәге капкорсаклы бер абзый гына: «Бик күңелле бара бит, кая ташлап китәсез инде?» – дип елмаеп калды.
Кәрим янәшәдәге пассажир урынына утырган да турсаеп бара. Хәтта куркынычсызлык каешын да эләктермәгән.
– 700 сумлык билет өчен тагын 500 чыгарып саласың була, – дим моңа.
Ул илтифат итмәгәнгә салыша. Уф, кияүгә чыкмаган карт кыз кебек кыланмаса да ярар иде, рульдә дигәч тә мин – ир-ат, ул – янәшәдә булган өчен хатын-кыз түгел бит инде. Моның канына тоз саласы килеп алдагы машинага зур тизлек белән якынлашам да кинәт тормозга басам. Кәрим утыргычка ябыша, аяклары белән тормозга баскан галәмәте чыгара, үзе бөтен көченә акыра:
– Ты дура, Кәримова, хочешь убиться – без меня, ладно?! – Ул ни өчендер русчага күчә.
– Адреналин, – дим елмаеп кына. – Бәлки яшисе килү теләгең уяныр, югыйсә, янәшәдә тораташ утырадыр кебек тоела.
– Ну, менә сиңа кем түзсен соң шушындый холкың белән! - дип сүз башлый Кәрим.
– Син түзәсең бит әле. Әле 700 сумыңны жәлләмичә концертка да алып бардың.
– Стерва, шушы сүзне әйтми калып булмый идеме инде? Мин сине азрак татар җыры, татар моңы ишетсен, дип тырышкан булам тагын.
– Кәрим, ишетмәдем бит, нәкъ менә татар моңын ишетмәдем бүген, – дип Кәримне тагын да кыздырып җибәрәм.
– Син башта ук скептикларча карашта идең. Үзгәрмисең... – Ул тәрәзәгә таба борылып утырган була. Мин газга тагын да ныграк басам.
Кәримнең турсаюыннан тәм таба башлыйм. Аны тагын да ныграк үртисе килә.
Сөйләшүебез өйдә дәвам итә.
– Юк, син әйт әле, нәрсәсе белән ошамады сиңа бу концерт? – Кәрим тынычлана алмый, беренче булып сүзне ул башлый.
– Нәрсәсе ошарга тиеш соң аның? Теге исерек компанияме?
– При чем монда алар? Мин җырчылар, артистлар турында сорыйм.
– Җырчысы нинди, тамашачысы шундый.
– Бер-ике кешегә карап кына бөтен зал турында фикер йөртмә.
– Бер атна элек кенә филармониядә  «Виртуозы Москвы» концертында булдым. Анда бөтенесе тын калып, ләззәтләнеп оркестрны тыңлады. Минем өчен концерт шундый булырга тиеш. Ә синең бу тамашаңны концерт дип атап булмый, чөнки ул күңел ачу кичәсе генә иде. Аның игъланына да шулай дип язарга кирәк булган. Аннан соң юньле концерт алты сәгать бармый ул, – Мин Кәрим алдына форель балыгы кисеп куям, вискины ачып бокалларга салам, лимон теләм. Боларны сөйли-сөйли эшлим.
Кәрим алдына куйган бокалны да күрмичә үзенекен тукый:
– Таптың чагыштырыр нәрсә: камерный оркестр концерты белән эстраданы бер җепкә тезмә инде. Менә син үзеңне бик зәвыклы кешегә саныйсың инде. Йә әйт ул чагында, татар җырчыларыннан кемне тыңларга соң?
– Син бит халыктан чыккан җырчыларны яратасың. Үзеңә ошаганны тыңла.
– Сиңа нәрсәсе белән ошамый соң алар? Татар җыры булуы  җитмиме сиңа?
– Үзең уйлап кара: сүзе татарча, көе – этем белсен кайдан, башкару манерасы – һиндча. Мин һинд көйләрен үзләре башкаруында да тыңлый алам. Әнә бер киштә дисклар арасында этник музыка дигәне дә  әллә күпме. Оригинал һәрвакыт яхшырак була. Аннан соң әйт әле: ул алып баручы кыз нигә дип шулкадәрле акыра? Аңа микрофон бирмәгәннәрме әллә? Хәзерге заман техникасы белән аккустиканы менә дигән итеп эшләп була.
– Син нәрсә, бүгенге көндә аңа җиткән конферансье юк. Ул иң кыйммәтле тамада да әле.
– Дөрес әйтәсең, нәкъ менә тамада, ә конферансье түгел. Һәр нәрсәне үз исеме белән атарга кирәк, һәр кәсепнең үз атамасы...
– Менә син үзең кемне тыңлар идең соң?
– Соңгы вакытта Филүс Каһировны ишеткән бар, дискын алырга иде әле. Чыктымы икән?
– Чыкты бугай, ул миңа да ошый. Ә Салават? Яратасыңмы син аның җырлавын?
– Миңа ул үзе ошый, – дим мин һәм кычкырып көлеп җибәрәм. Бу Кәрим кебек агач милләтчеләргә тема гына бир, шундук бәхсәкә кереп китәләр. Кая ул, аның кебекләргә идеология бир, юләрне гыйбадәт кылырга мәҗбүр ит кенә, маңгаен яра, дигән кебек сукырларча шуңа иярә. Кәрим дә милләт чире белән авырый: яхшымы, яманмы – аерып тормый, иң мөһиме– татарча булсын. Мин аны үзен интеллигенциягә санап, журналистның  барлы-юклы акчасына канәгать булып яшәвен аңламыйм, халыкның башын катыруда тәнкыйтьлим, ул исә миндәйләрне рухи бушлык тудыруда гаепли. Җитмәсә, безнең кебек кулланучыларны бернәрсә дә җитештермәүче вампирларга тиңли. Форсат чыкканда, ул үзенең фикерләрен белдерергә ашыга, мәйдан булса, тизрәк сөйли башлый. Шуңа да ул борын төбендә виски салынган бокалны күрмичә дә кызып-кызып бәхәс куерта.
– Әйдә, татар җыры өчен! – дим мин, ниһаять. Без күтәреп куябыз. Икенче тост – Филүс, өченчесе – Салават, дүртенчесе татар милләте өчен күтәрелә. Кем өчен генә эчмибез, әмма шушы кичкә көн буена тырышып әзерләнгән туташ, ягъни минем өчен бер күтәреп кую уе Кәримнең башына кереп тә чыкмый ичмасам.
Виски минем аңны томаларга өлгерә. Мин Кәримгә кофе тәкъдим итәм, ул миңа утырып кына торырга куша, үзем пешерәм, ди. Бераздан ул алдыма яңа пешкән хуш исле кофе белән чынаяк китереп куя. Кофе өстенә корица сипкән. Мин бер генә йотам да ваннага юынырга кереп китәм. Виски мәкерле уеннарын уйный башлый, ахрысы, мин биттән макияжны сөртеп алырга пенканы таба алмый гаҗиз булам. Югыйсә, һәрнәрсә үз чираты белән үз урынында тора иде бит: башта пенка, аннан тоник-лосьон, төнге крем.
Шулай да мин үземне кулга алып юынып, өстемне алыштырып, йомшак халатымны киеп янә кухняга кереп утырам. Кәрим берни булмагандай кофе эчә, әйтерсең  лә бер шешә вискины мин берүзем эчеп бетергәнмен.
– Син бизәнмәсәң дә бик чибәр, Зөлфия, – ди ул, озаклап мине күзәтә. Кәрим күптән инде миңа гашыйк. Әмма шул ук вакытта хисләрен белдерергә дә курка. Ул әкрен генә минем чәчләремнән сыйпый, бит очларына кагылып үтә. Мин күзләремне йомам. Тәнгә ниндидер бер рәхәтлек тарала. Кәрим кыюланып китеп, якын ук килеп утыра да кулларны үбә башлый, йөзен минем учларга терәп, битеннән сыйпата. Эчке бер тавыш миңа торып китәргә куша, әмма мин урынымнан кузгалырга иренеп Кәримнең ихтыярына буйсынам...
Иртә белән янымда мыш-мыш килеп берәүнең йоклаган тавышына уянып китәм. Күзне ачканчы аның кем икәнен төшенергә тырышам. Алдагы көн искә төшә. Кәрим! Ачышыма инанырга теләп тизрәк күзләремне ачып карасам, янымда шәп-шәрә бер ир ята. Чыннан да Кәрим. Абау, мин дә шәрә. Кәрим дөньясын онытып җәйрәп төшеп йоклый. Мин аның кулы өстенә ятканмын. Башымны күтәреп кулын читкәрәк алып куям. Минем төн төсле зәңгәр атлас тышлы мендәр өстендә аның ап-ак кулы мәрмәр кебек күренә. Бу тәннең җәй көне пляж, кыш көне солярий кебек нәрсәләрне күргәне бар микән? Хәтта кан тамырлары да зәңгәр булып беленеп тора. Бу интеллигент кисәге мәгарәдә яшиме икән әллә? Мин Кәримнең тәнен өйрәнәм дә тизрәк өстенә ябып куям. Ул әйләнеп ята. Яткан көе генә кичәгене искә төшерергә, һич булмаса хәтердә торгызырга теләп тирә-якны күзәтәм.
Минем фатир сюрреалистик картинаны хәтерәләтә. Сальвадор Дали картиналары бер читтә торсын. Ак халат идәндә ята, аның янына Кәримнең  кара төстәге сыңар ноские сузылган. Икенчесе күренми. Фатирдагы бердәнбер картинага аның вьетнам базарыннан йөз сумга алган галстугы эленеп калган. Картина Уфада яшәүче рәссам Руслан Ахуновның абстракционизм рухындагы эше. «Сары дәрвиш» дип атала, күргәзмәсендә алган идем. Аның астындагы комодта Кәримнең чалбары ята, янәшәдәге урындыкта пиджагы. Ул пөхтәләп төрелгән. Нишләп төреп утырды икән?
Бу манзарадан минем кәеф бөтенләй төшә. Мин укшый ук башлыйм. Тизрәк торып ваннага юнәләм. Баш авырта, минем үтереп әфлисун яки лимон ашыйсы килә. Әмма өйдә цитрус затыннан бернәрсә дә юк икәнен беләм. Битне салкын су белән юам да көзгедәге сурәтемә карап башка мәңге эчмәскә ант итәм һәм кухняга кереп кофе кайнатырга куям.
Кичәге көнне тарихтан сызып атарга, һичьюгы хәзер үк онытырга теләп кофе эчәргә утырам. Үз-үземә шушы иртәдән яңа тормыш башларга сүз бирәм. Ул арада Кәрим торып ваннага кереп китә. Мин аны юри ишетмим, чөнки яңа тормыш башладым инде. Ләкин бераздан оят җирен тастымал (аны Ив Рошедан бүләк итеп салганнар иде) белән генә каплап, секс-гигант кыяфәте чыгарып, үз-үзенә бик ышанган хәлдә Кәрим кухняга керә.
– Хәерле иртә! – ди ул һәм үтеп барышлый иреннән үбеп ала. Хәерле ди сиңа, пычагым! Кичәге виски аның организмында шактый озын чылбырлы реакцияләр үткән. Шулай да дәшмим. Кәрим берни булмагандай кофе салып ала да эчәргә утыра. Аның кәефе шәп, әлбәттә. Читтән караганда без яңа гына өйләнешкән яшь, бәхетле парны хәтерләтәбездер. Әмма пар була алсак та, бер-беребезгә тиң түгел. Мин Зөлфия Кәримова – башкаланың бер  зур гына реклама компаниясендә пиар-менеджер булып эшлим, 27 яшемдә инде минем үз фатирым, машинам, ике югары белемем, яхшы эшем бар. Бик күпләр уйлаганча, чибәр, акыллы да әле үзем. Кәрим исә журналист, милләтче. Хәзерге заманның теләсә кайсы яшь иҗади интеллигенция вәкиленеке кебек ни торыр урыны, ни акчасы, ни ышанычлы киләчәге юк. Аның каравы киләчәккә ышанычы зур. Һәм, үзе әйтмешли, бай рухи дөньясы бар. (Ул бай рухи дөньяны кичә миңа да күрсәтеп маташты әле.) Болары принцип түгел әле аның, иң мөһиме: мин Кәримне яратмыйм. Ә мәхәббәт кызык нәрсә: ул йә була, йә юк. Шуңа да Кәримнең хыялларга әвәс романтик күңеле канатланып еракларга очмасын өчен искәртеп куям:
– Кичә безнең арада булганнар берни турында да сөйләми, оныт.
Кәрим тончыга яза. Әмма сиздермәскә тырыша. Дәшми. Мин дә сүзсез генә кофемны эчеп бетерәм дә караватыма барып ятам. Юк, бүтән болай эчмәскә кирәк һәм андый концертларга йөрмәскә... Ә, онытканчы даруханәдән йөккә узмас өчен дару төймәләре дә алырга кирәк.
Шулай да Кәрим кайтып китәргә ашыкмый. Мин бераз хәл кергәч, шопингка чыгып керергә уйлыйм. 
 
Шопинг
 
Мин күп беләм: кикбоксинг, тхэквондо, ай-ки-до... һәм башка шундый куркыныч сүзләр.
                           Гламур дөньядан
 
– Кәрим, минем белән шопингка чыгасыңмы?
– Кая?
– Фирма «Мир»га. – «Мир» күңел ачу-сәүдә үзәген элеккедән калган гадәт буенча һаман да фирма дип йөртәләр. Совет чорында анда тегү фабрикасы урнашкан булган, үзгәртеп корулардан соң башкасы калмагач, иң соңгы итеп шушы фабриканы  күңел ачу һәм сәүдә үзәгенә үзгәртеп куйдылар.
– Юк инде, җанкисәккәем, – ди Кәрим. – Мин сиңа иптәш кызың түгел, – дигән була. Ияреп барса, үзем дә шулайрак уйлый башлар идем инде, чыннан да аңа карата ихтирамым бетәр иде. Мин аның моңсу карашын да, аптырабрак калган йөзен дә күрмәмешкә салышам. Дөресрәге, бу минутларда Кәримнең рухи халәте мине әллә ни кызыксындырмый, мин кием шкафы каршына килеп басам да шопингка нәрсә кияргә белми карап торам.
– Нәрсә кияргә икән, Кәрим? Тышта җылымы бүген?
– Базарга барыр өчен дә кием сайлама инде, син бигрәк тагын. Джинса, кроссовкалар, футболкаң юкмыни? – Кәрим миңа карамый гына пульт төймәләренә баскалап телевизордан каналлар актара. Хатын-кыз ялтыравыклы журналга тотынса, ир затының эче пошкан була, үзләре телевизордан бер рәтле программа  табып, шуны тыныч кына карап утыра да алмыйлар.
– Вьетнам базарына барабыз, димәдем бит, – дип шкафтан бер күлмәкне алам. Күптән инде Кира Пластининадан алган бу күлмәкне кияргә форсат чыкмый тора иде, ботильоннар белән матур да, уңайлы да булачак.
Мин көзге каршына утырып биткә макияж ясыйм. The Body Shopтан алган кремны сылыйм, аның өстенә тон бирүче кремны сөртәм. Бит очларын бераз алландырам, күзләргә тимим. Көмеш түгәрәкләргә энҗе бөртеге утыртылган алкаларны тагам. Кәрим карашын бер миңа, бер телевизор экранына күчереп утыра бирә. Тагын бер сәгатьтән әзер булам. 
Юл уңаена Кәримне өенә озатып куям. Ул тыйнак кына рәхмәт әйтеп төшеп калганда, берни булмагандай күз кысып «Очрашканга кадәр» дим дә «Мир»га элдерәм. Игътибар итмәгәнгә салышсам да,  укымышлы дус-әфәндемнең  үз-үзеннән канәгатьсезлеге йөзенә чыккан, карашы белән минем карашны эзли, тота алса, тагын әдәп-әхлак, үгет-нәсыйхәт тулы озын-озакка сузылган сүз боткасы башланыр иде. Шуңа да моңа юл куймаска тырышып җилбәзәклек саклавым иде.
Машинаны «Мир»ның парковкасына кертеп куям һәм туп-туры өченче катка менәм. Артта ишекләр ябылуга тирән итеп сулыш алам. Борынны затлы, яңа әйбернең хуш исе иркәләп үтә. Бу байлык исе, муллык исе, затлы, гамьсез-ваемсыз тормыш исе. Тышта нинди генә һава торышы булуга карамастан, монда һәрвакыт бертөрле рәхәт җиңел һава. Мондый супермаркетларда куәтле кондишннар эшли. Шуңа да совет чоры биналарында була торган тынчулык та, үтәли искән җил дә юк монда.
Килеп керүгә үк шәһәрнең машина тулы урамнары да, Кәримнең иртәдән бирле озатып йөргән моңсу авыр карашы да онытыла. Тагын бер тапкыр тирән итеп сулыш алам да алга – яңа, матур коллекцияләр белән танышырга...
Француз теленнән кергән «бутик» сүзендә әллә ни затлылык юк анысы, әмма безнең яктагы супермаркетларда бер-бер артлы тезелгән бутиклардагы сатучылар аны башкача аңлый булса кирәк. Алар үзләрен югары гильдия сәүдәгәрләре дип белә, ахры.
Бутикларда киемгә карап каршы алалар. Аның үтә күренмәле диварлары арасындагы беленер-беленмәс кенә пыяла ишеген ачып эчкә атлауга иң беренче итеп сине сатучыларның  ялкау карашы сканер аша үткәрә. Әйтерсең лә алар күренми торган күзлек кигәннәр дә шул күзлек синең өстеңдәге киемеңнең кайсы кибеттән, ничә сумга алынуы турында төп-төгәл мәгълүмат бирә. Әгәр син шул күзлектән дресс-контрольне үтә алсаң, сатучы сине ялап чыгарырга әзерлеген күрсәтеп елмая һәм «Мин сезгә ничек ярдәм итә алам?» дип яныңа килеп тә баса. Эчтән «Дура, берничек тә» дисәң дә, тыштан елмаеп кына җавап бирәсең, чөнки монда дорфа кыланырга ярамый.
Дорфалык биредәге идиллияне боза. Ә «Мир»да чын мәгънәсендә идиллия хөкем сөрә. Монда күбрәк иртәгәсе көне өчен кайгырмыйча гына яши торган яшьләр йөри. Алар бүгенге заманның урта сыйныф балалары, үзләрен «алтын» дип атарлар иде. Кызлар дус кызлары белән йөрүне кулай күрә, егетләр исә еш кына әниләре белән дә килә. Монда үзләрен эстет дип санаучы әтиләр дә килгәли. Андый хәл сирәк була, әлбәттә. Монда кычкырып сөйләшмиләр. Әкрен генә үзара гәпләшеп, яңа кием-салым, вак-төяк карап, үзеңне күрсәтеп,  арлы-бирле сәйран кылып йөрү – «Мир»да төп шөгыль шул. Монда ашыкмыйлар, кешеләр бер-берсенә әллә ни игътибар итми. Син алар өчен әллә бар, әллә юк. Маникенга да кызыксыныбрак карыйлар әле. Башкалар да синең өчен шулай – бихисап кешеләр арасында син яңа киемнәр белән япа-ялгызың каласың.
Монда яңа нәрсәгә карап «Ай, кыйммәт бит!» дияргә ярамый, әйберләр кыйммәт түгел, бары тик синең акчаң гына аз була ала. Югыйсә, теге «югары гильдия сәүдәгәрләре» сине тәкәббер карашлары белән бутиктан «сөреп» чыгарачак. Әйе, әйе, аларда шундый телепатлык сәләте дә бар.
Монда егетләр-кызлар үзара танышмый диярлек. Чөнки монда киләчәкләрен ата-аналары билгеләп куйган яшьләр йөри.  Ә алар – кичәге совет кешеләре, бүген инде аристократлыкка дәгъва итүче акчалы катлам теләсә кем белән танышуга каршы. Аларның бер  генә дә кичәге совет тигезлегенә кайтасы килми. Шуңа да балаларның дуслары туганчы ук сайланган, мәхәббәт критерийлары билгеләнгән була. Ә инде ул балалар арасыннан берәрсе җилбәзәклек кылып, ата-ана сүзеннән чыкса, ул инде дөнья әдәбиятының классикасына әйләнәчәк. Әнә алар гамьсез генә атлап, бүгенге көннең рәхәтенә ләззәтләнеп «Мир»да йөриләр. Алар бүгенге көннең яшь аллалары һәм алиһәләре. «Мир» – аларның Олимпы.
...Шушы олимпның бер ресторанына кереп тамак ялгап алмакчы булам.  Җайлап кына «Планета суши»ның почмактагы буш урынына кереп утырам. Шундук официант килеп җитә һәм меню китабын калдыра. Мин китапны ачканчы күрше өстәлләрне күзәтәм. Каршыдагы өстәл артында бер ир-егет утыра. Чибәр, яшь. Аполлонга охшаган. Егерме беренче гасыр Аполлоны, әлбәттә, бөдрә чәчле, шәрә тәнле түгел инде. Ике бортлы костюм кигән, галстуклы, аякларында очлы башлы чем кара замш туфлялар. Чәче а-ля Джастин Тимберлейк итеп алдырылган. Ул да мине шушы рәвешле күзәтә. Мине Афродитага тиңләмидер, шулай да берәр Голливуд йолдызына охшатырга тырышадыр. Хәер, Голливуд та бөтен дөнья халкы өчен шул ук Олимп. Анда да шундый ук аллалар, алиһәләр. Аларга табынабыз, аларга охшарга тырышабыз.
Шулай дип уйлыйм да бу фикергә үртәлеп куям. Бу дөньяда без ни өчендер бертөрлелеккә омтылабыз, һәрнәрсәдән үзебезгә таныш булган әйберләрне эзлибез. Һәрвакыт кемнедер кабатлыйбыз, әйтерсең лә, башкача яши белмәс идек. Ә үзебез дәррәү кубып социалистик тигезлектән баш тарттык, аны инкарь иткән булдык. Минем бу күңелсез фәлсәфи уйларымны бүлеп официант килеп җитә. Меню китабын актарып тормыйча гына заказ бирәм: «Мне роллы,  «Филадельфия» и «Пу эр» с земляникой». Официант андый чәй бетте, ди. Мин үртәлеп кенә «Эрл грей» сорыйм.
Аполлон һаман мине күзәтә. Мин игътибар бирмәгәнгә сабышам. Бел, җаным, мин ресторанда утырсам да, үземнең «Мир»да икәнемне онытмадым, ә монда танышмыйлар... Бу язылмаган кагыйдәне ул да белә иде булса кирәк, килеп сүз башламады. Без шулай карашлар белән генә аралаштык та аерылыштык. Якшәмбе кичендә хәзерге заманның офис кортларына телепатларча аралашу да бик җитә, күрәсең. Һәрхәлдә, бу кызыксынулы карашлар, ирен читендәге каһкаһәле елмаюлар, күз сирпүләрдән мин канәгать калган идем.
Кайтышлый «Матрица» супермаркетына кереп атналык азык-төлек алып чыгам. Брокколи кәбестәсен таба алмыйм. Шулай да минем арба шактый авырая, аны иренеп кенә тәгәрәтеп кассага киләм. Монда унбишләп касса бар, әмма кибеттә кеше күп булуга карамастан, аларның биш-алтысы гына эшли. Совет чоры халык күңелендә озын чиратлар һәи дорфа сатучылар белән истә калса, ул чиратлар безнең «берьяклы» капитализмга да мирас булып күчкән, ахрысы. Совет кешеләре соңгы яңалыкларны шул чиратларда белгән булса, хәзерге заман чиратларында сөйләшмиләр.
Әйберләрне төяп чыгып киткәндә күзгә теге Аполлон чалынып кала. Безнең карашлар тагын очраша. Мин аңа «сау бул» дигәнне аңлатып елмаям да тизрәк ишеккә юнәләм. Ул елмаеп җавап бирә һәм баш иеп саубуллаша.
Бүгенге шопингтан соң миңа ир-ат игътибары әллә ни кирәкми дә инде...
 
Дүшәмбе
 
Юк, дүшәмбе соңга калырга ярамый. Дүшәмбе – авыр көн, сишәмбе – эшли торган, чәршәмбе ялларны планлаштыра, пәнҗешәмбе – җомга алдыннан гарәфә, җомга – соңгы эш көне. Шулай булгач, эшкә уннан да соңга калмыйча барып җитәргә кирәк. Иртәнге сигезенче яртыда шалтыраган будильникны тагын ярты сәгатькә күчереп куям да төп-төгәл сигездә сикереп торам.
Ашыкмыйча гына юынып чыгам, кофе кайнатам. Ул арада биткә макияж ясыйм. Телевизорда «Fashion TV» каналы соңгы мода яңалыкларын күрсәтә. Иркенләп кенә кофе эчәм дә киенеп беткәч сәгатькә карыйм. Юлдагы машина бөкеләрен исәпкә алганда, ашыгырга кирәк. Мин ашыга-ашыга иртәнге картинамның соңгы штрихларын төшерәм: прическаны тагын бер кат рәтлим, «Dior Addict 2» хушбуен сибенәм. Ишекне бикләгәнче лифт төймәсенә басам. Ачкычларны сумкага салып куюга шатыр-шотыр килеп лифт ишекләре ачыла. Җиденче каттан төшеп җиткәнче лифтның исән-имин генә эшләп торуын тели-тели төймәгә басам. Ул бишенче катта туктап тагын бер кешене ала. Аскы күрше лифтка керә дә миңа арты белән баса. Күрәсең, ул да дүшәмбене яратмыйдыр һәм эшкә соңгы кала язганын бик күрсәтәсе килмидер. Ә болай мин лифтта кешеләрнең үз-үзен тотышы буенча этикет кагыйдәләрен бик белеп бетермим. Безнең стандарт лифтларга биш кеше сыя, дип язалар. Биш таныш булмаган кеше шул бәләкәй генә квадрат метрга кереп басканнан соң еш кына авыр тынлык урнаша.  Анда исәнләшү дә ничектер сәер генә килеп чыга: лифтка аркаңа сулап барасы күрше бер дә сине күрүенә шатланып исәнләшми инде. Берәрсе кече йомышын йомышлап чыкмаса, рәхмәт әйтерсең. Менә шул лифтка пес итү галәмәтен мин беркайчан да аңламадым инде. Ничек өлгерәләр диген? Хатын-кызлар түгелдер инде алар, дигән шигем генә бар.
Машина руле артына утыруга үзеңнең хатын-кыз икәнеңне онытырга туры килә. Чөнки иртән зур шәһәрнең тыгын урамнарында йә – син, йә – сине... Югыйсә, син – чәйнек. Берәр гаишник туктатса гына, асыл заттан икәнеңне искә төшереп, ташламалар өмет итә башлыйсың.
Октябрь проспектындагы бизнес-үзәккә килеп җиткәндә ун тула иде инде. Мин йөгерә-атлый килеп керәм дә лифт чакырам. Вахтадагы сакчы минем болай «кабаланып» йөрүемә өйрәнеп беткән, шуңа да пропускны сорап тормый. Мин лифтны түземсезләнеп көтеп алам да аның ишекләр шома гына ачылуга эчкә үтәм һәм лифт ишекләре тизрәк ябылсын иде, дип ялварам. Чөнки, гадәттә, инде кузгалып киттем дигәндә генә тагын бер соңга калып ашыгучы кеше анда бер аягын кыстырырга өлгерә. Лифт ишекләре юри үртәгәндәй әкрен генә ачыла да теге кеше кереп баскач, аны да үчекләп озак итеп ябылмый тора. Бу юлы да киттек дигәндә ике ишек арасына кара портфель кереп кысыла. Мин тирән сулыш алып башымны аска иям. Лифтта шефның кыйммәтле туфлялары пәйда була. Тиз генә башны күтәреп исәнләшергә мәҗбүрмен. Ярый да ул җитәкче һәм чиновник булу жанры кануннары нигезендә берәр җирдә тоткарланган гына, ә мин соңга калдым. Лифтта гравитация көчен күралмыйча алтынчы катка менеп барабыз. Ә ул, әйтерсең лә, юри мыштырдый. Тагын бер мизгел, һәм лифт идәне минем караштан икегә ярылачак. Ничек тә бу тынлыкны өзәргә кирәк, әмма башка бер генә юньле сүз дә килми. Шеф сүзне үзе башлый, өстенлек аңарда:
– Как провели выходные? – Андрей Евдокимовичка шушы минутта минем ялларны ничек үткәрүем кызык, имеш. Дөресрәге, ул җаваптан бигрәк аналогик сорау өмет итә. Димәк, аның үзенең мактанасы килә. Тагын экстрим булгандыр инде, кыяфәтенә караганда – бик канәгать, табигатькә чыкканнар, ахрысы. Андрей миннән ике яшькә кече. Хәзерге заманның «алтын яшьләре» сериясеннән. «Үзем тапкан мал түгел, атайныкы жәл түгел» дип яшәми инде ул. Ул атай тапканны күбәйтергә кирәклекне бик яхшы аңлап үскән. Шуңа да 25 яшенә менә дигән сноб булып өлгереп җиткән.
Ә минем ялларның ничек үтүе турында дөресен әйтә алмыйм инде, гафу итегез, үземнең дә онытасым килә: Андрейга концертка охшаган бер тамашада булдым, аннан соң «культурно» гына виски эчеп исердем дә үземә гашыйк интеллигент кочагында төн үткәрдем дисәм, ул минем турыда нәрсә уйлар? Гәрчә ул үзе дә еш кына шулай отыла: атна ахырында бик текә «вечеринка» көтә, «будут клевые телки» дип шаулап йөри дә дүшәмбе көнне ул «вечеринка»ның гадәти эчү мәҗлесе, «телка»ларның күрше ишек алдындагы элекке танышлар булуы ачыклана.
Гомумән алганда, ул хезмәткәрләренең шәхси тормышы белән  артык кызыксынмый. Мәсәлән, аның өчен минем биография финанс институтын тәмамлаганнан соң гына башлана. Аның каравы, эштә игътибарсыз калдырганы юк. Бу юлы да баштан аяк күздән кичереп чыкты да: «Отлично выглядите», – дигән булды. Андрей кебек эстетлардан мондый сүз ишетү – иң югары бәя, иң көтелгән мактау инде ул!
Дүшәмбе иртән соңга калып шеф белән бергә килүебезне күргәч ресепшнда утыра торган Ленусикның (ул үзен шулай мыскыллый) күзе маңгаена менде. Лена бик гадәти, үтә дә баналь секретарьша: шундый ук надан һәм шундый ук акыллы курчак булып күренергә тырыша. Өстәвенә безгә эшкә алынуын белү белән иренен кызылга, чәчен сарыга буяп йөри башлады. Гәрчә безнең компаниянең уставына секретарьша сары чәчле булырга тиеш дип язылмаса да. Андый пункт, мөгаен, «секретарьша кызлар ассоциациясе»нең уставына керәдер инде. Ул Андрей белән безнең икебезне бергә күргәч исәнләшергә дә онытты. Үтеп барышлый «Милочка, немного артистизма не хватает для идеального образа секретарьши» дигәнрәк кинаяле елмаю ташлаган булам. Аның карашында «Стерва!» дигән ысылдау укып өлгерәм. Менә шуннан соң хатын-кызларны телепат түгел диген инде!
Кабинетка керү белән компьютерны кабызам. Һәм иң беренче эш итеп электрон почтаны тикшереп чыгам. Ике көн эчендә кирәкмәгән месседжлар белән тулган. Күбесен укып та тормый бетерәм. Казаннан икетуган энем Марат туган көненә чакырып хат җибәргән. Марат елына ике тапкыр туган көн үткәрә: берсе чынлап та дөньяга килгән көнендә, икенчесен үзе теләгән вакытта. Бусы – үзе теләгән вакыт. Шуңа күрә җитди кабул итәргә кирәкми. Җавап итеп тиз генә открытка салам да башка хатларга күчәм. Калганнары – эш буенча рассылкалар. Аларны компьютерның эш өстәленә күчереп алам һәм ләззәтләнеп «Косынка» пасьянсын ачам...
Бераздан ишектә Эдуардның башы күренә. Димәк, иртәнге кофе вакыты җиткән. Эдуард – хәзерге заманның аристократлыкка дәгъва итүче катламы арасында киң таралган исем. Ярый инде Людовиклар юк! Эдик та «алтын» буыннан. Үзенә «Эдик» дип дәшкәнне яратмый, «Не отзовусь» дип куркыта. Бу репликаның «Красотка» фильмыннан икәнен төшенгәнгә күрә, мин исә аны махсус Эдик дип үртим. Ул күбрәк инглизчә сөйләшергә тырыша. Без татарчабызны рус сүзләре белән чуарлап бетергән кебек, аның да сөйләме инглиз һәм рус телләренең катнашмасыннан гыйбарәт.
– Тime for coffee, – ди ул исәнләшкәнче үк.
Ул яныма ук килеп басып мониторга күз төшергәнче, тиз генә «Косынка»ны ябарга өлгерәм. Минем нишләгәнне күрми торсын әле!
Тагын ун минуттан без беренче каттагы буфетның барында утырабыз. Мин латте кофесына заказ бирәм, Эдуард капуччино ала. Ул үзенең ялларының ничек үтүе турында сөйли:
– Ә беләсеңме, бу ялларда без кайда булдык?
– Кайда? – дигән булам, гәрчә мине бу егетнең ялларда кайда, кем белән нәрсә эшләве кызыксындырмый, диярлек. Гадәттә, алар гел бертөрле үтә: ул атна саен бик күп акча туздырып ял итә. Һәм шул турыда атна саен нәкъ шушы урында миңа отчет бирә. Мин аны, гадәттә, игътибар белән тыңлаганга сабышып ул пауза ясаган урыннарга «Ух ты!», «Вау», «Какой ты молодец!», «Супер!» дигән кебегрәк сүзләр кыстыргалап куям. Иң мөһиме: буталмаска һәм аның соңгы сүзенә карап, туры килгәнрәген сайларга гына кирәк. Шуңа да ул мине кызыклы әңгәмәдәш дип таба.
– Абзаковода тау чаңгысында шудык! – ди ул һәм минем күзләрдән сокланулы-кызыгулы мәгънә эзләп тынып кала. Миңа артистланып утырырга туры килми: шул мизгелдә бармен алдыма латтены китереп куя. Мин сөтле кофе исенә ләззәтләнеп күзләремне йомам. Эдуард үзе теләгән реакцияне күрмәгәч, сүзен дәвам иттерергә дип авызын ача. Мин шунда «Вау!» дип куям. Ул бу аваз ияртеменең аның сүзләренә каратамы, кофегәме икәнен аңламыйча бер-ике мизгелгә аптырап кала, әмма дәвам итә:
– Анда хәзер яңартканнар, бу атнада үзем дә яңа чаңгыларымны алып барган идем. Тәэссоратлар – супер! Син күз алдына да китерә алмыйсың!  Адреналин – море! It is wonderfull! – Эдуардның янып торган күзләренә карап, ике тонга югарырак тавышын тыңлап, озакламый бу буын авызын хисләр белдерергә генә ача башлаячак, дигән фикергә киләм.
– Чынлапмы? - дигән булам.
Эдуард горур рәвештә җавап бирми, канәгатьлек белән капуччиносының күбегенә өрә.
Безне Ленусик чакырып ала. Биш минуттан оперативка башланачак икән. Дүшәмбе болай да авыр көн, ә монда оперативка, диләр.
Оперативкага соңга калган кешенең «сөякләрен юып алу», гадәттә, киеренкелекне йомшартып җибәрә торган бер чара. Шуңа да кем дә булса соңга кала икән, моны яхшыга юрарга кирәк. Җыелыш вакытында да уклар күбрәк аңа юнәлгән була. Шуны без интуиция, хәтта ки инстинкт дәрәҗәсендә тоеп, «оперативка» диюгә ашыга-кабалана башлыйбыз. Соңга калсаң, гадәттә, алдагы ярты сәгатьтә мондыйрак сценарий буенча яшәп аласың: коллегаларың, ике йөзле адәм актыклары, амебалар, соңга калуыңнан файдаланып әле генә атна буена җыелган ачуын алыр өчен,  синең турыда үзләренең үтә дә гади фантазияләрен эшкә җигеп төртмә сүз кыстырып калырга тырышып утырды. Син соңга калып, шефның мәгънәле карашын каһәрле тәнеңә сеңдереп үзеңнең урыныңа кереп постың. Шуннан инде син шеф сөйләгәннәрне тыңларга кирәклеген дә онытып каршыда, уңда, сулда утырган теге амебаларның канәгать чырайларыннан телепатия ярдәмендә нидер укырга тырышасың. Ә алар, әйтерсең лә Иисусның ике ягына тезелешеп утырган апостоллары, бөтен ауралары белән синең өчен ябылганнар. «Тайные вечерия», диярсең, пычагым кергере. Әйтерсең лә, син – Иуда. Дүшәмбе оперативкасы дигән бу ритуалда катнашырга, сүз әйтергә, фикер белдерергә, Алла сакласын, каршы әйтергә бүген синең хакың юк. Атна буена тырышып эшләгән эшләрең – ноль. Син шушы минутларда коллегаларыңның баш мие буразналарын актарырга хыялланып утырган арада, шеф соңгы җөмләсен кабатлап, карашын  туп-туры сиңа төби дә тамагын кырып куя һәм исемең белән нәкъ сиңа дәшә. Аның тавышы тыныч, сабыр, ләкин бу ясалма сабырлык. Әмма ул бүген мәрхәмәтле, кәефе шәп, шуңа да синнән бернәрсә дә сорап тормый, сүзен дәвам иттерә. О шеф, яшәсен мәрхәмәтле шеф! Әйе, ул безнең барыбызны да тигез күреп ярата, мондый җитәкче хыялда гына була ала, дип эчтән генә рәхмәт укый-укый дикъкать белән аны тыңлый башлыйсың. Атна саен кабатланган сүзләрне тыңлап ялыккач, игътибар янә коллегаларга күчә: бу юлы алардан кимчелек эзли башлыйсың. Күңелдән генә аларның һәркайсының портретын төшерәсең. Шаржлар килеп чыга. Мәсәлән, дизайнер Ренат оперативкаларга бер дә соңга калмый, аның каравы гел йоклый. Ул инде бу компаниядә эшләү вакытында күзләрен ачып йоклый алу сәләтен талант дәрәҗәсенә кадәр үстерде. Бухгалтер Оксана исә, киресенчә, беркайчан да йокламый торган кешене хәтерләтә. Аның очлы карашы бөтен нәрсәне күрә, сизгер колагы бөтенесен дә ишетә. Оксана – бүгенге заман боссларының хыялында гына була торган офис хезмәткәрләренең тере үрнәге: беркайчан да йокламый, ашамый, эчми, авырмый, эш сәгате беткәннән соң тоткарланып эшләсә дә, зарланмый, «юк» дия белми, ялгышмый, кирәкле мәгълүматны автомат рәвештә кычкырып әйтә, акыллы, чибәр, уңган һәм башкалар, һәм башкалар.
Алай да оперативкаларның файдасы бар ул. Чөнки ул – дүшәмбе иртәсендә даими алына торган стресс. Ә стресс, галимнәр күптән түгел генә ачыклаганнар – организм өчен бик яхшы прививка икән. Аз күләмдәге стресслар канга ниндидер гормоннар коя, шулар организмның яшәү көчен, ә бәлки яшисе килү теләген арттыра.
«Кайберәүләр хезмәт хакын эштә утырган өчен түлиләр, ә эшләгән өчен премия тиеш, дип уйлый». – Шеф гадәттә җыелышны шушы сүз белән тәмамлый. Без һәммәбез дә теге «кайберәүләр» дигәненең үзебез түгеллегенә ышанган хәлдә кабинетларыбызга таралышабыз.
Башка вакытта Андрей ярыйсы гына кеше дә бит, кәнәфиенә утырса, ак якалы клеркка әйләнә дә куя...
 
Нью-Йорк. Стейк Хаус
 
Төш вакыты җитәрәк Эдуард керә.
– Әйдә Нью-Йоркка, – ди ул.
– Урыннар алдыңмы соң? – дим эшемнән бүленми генә.
– Әйе. Анда безнең компания җыелачак.
Эдик «безнең компания» дигәндә, гадәттә, опус мәгънәсен күздә тотып әйтә.  Гәрчә бу турыда кычкырып әйтмәсә дә, ул үзен бу компаниянең лидеры итеп хис итә. Очрашуларны ул оештыра, бу мохиткә керергә лаек кешеләрне ул сайлап ала. Бу компаниянең мәнфәгатьләре, кызыксыну даирәсенә бик туры килеп бетмәсәм дә, Эдуард мине еш кына үзе белән чакыра һәм минем белән манипуляцияли алам дип эчтән генә горурлана. Шул ук вакытта бу компаниягә мөкиббән китеп сокланмавыма үртәлеп тә йөри.
Кыскасы, бу компания кешеләре гламур малайлар, кызлардан тора. Алар үзләрен эрудит саный, бик күп укыйлар, мәгълүмат җыялар, һәрберсе IQының күпме икәнен белә, иптәшләре алдында аны кимендә унга арттырып әйтүенә шик юк. Алар ресторанда күп вакытта текила, яисә текила кушып ясалган коктейль эчә, бу эчемлекнең нәкъ менә индеецлар магвей, без исә агава дип атаган лаләсыманнар семьялыгы чәчәгеннән ясалуын, исемен үзәк Мексика таулары арасына урнашкан Текила провинциясеннән алынуына кадәр белә. Ә инде текила эчүнең чын мәгънәсендә йоласы барлыгы турында әйтеп торасы да юк. (Болар турында бер очрашуда сөйләгәннәр иде.) Алар шул ук вакытта сәламәт яшәү рәвеше яклы, фитнес, бассейнга йөриләр, еш кына экстремаль спортка да бирелеп алалар, секска мөнәсәбәтләре консерватив, партнерларны еш алыштыруны өнәмиләр. Кайсы ресторанга барып, анда нәрсә ашасалар, шул ризыкның кайсы милләттән керүе, ничек пешерелүе белән кызыксыналар, белмәгәннәрен кесә компьютеры аша тиз генә интернетка кереп карап алалар.
Алар шулай ук киемгә, тышкы кыяфәткә зур игътибар бирәләр, «стиль» сүзенә табыналар. Миңа еш кына алар белән кызык була, әмма аралашу күпкә китсә, аларны артык вакчыллыкта гаепли башлыйм. Бу аяклы, ялтыравык энциклопедияләрнең бөтен уйлаганы, сулаганы – яңалык артыннан куу. Болар акча артыннан куарга кирәклекне белми торган, мохтаҗлык белән таныш булмаган яшьләр. Әйтерсең лә алар шундый программага көйләнеп куелган робот-курчаклар. Һәрдаим үз-үзләреннән канәгать карашларына рух кына җитми.
Без Эдуард белән беренчеләрдән булып килеп утырабыз. Безгә официант шундук меню китапларын калдырып китә. Мин аңа берочтан өстәлне кабат сөртеп алырга кушам һәм «Боржоми» сорыйм. «Клиент һәрвакыт хаклы» дигән кагыйдәне онытып, ул йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыгара, ләкин дәшми. Ул яшен тизлегендә әйләнеп килеп өстәлне сөртеп ала. Эдуард заказ бирә. Мин дә бекон белән «Цезарь» салаты китерергә кушам.
Ул арада безгә Юля белән Марат килеп кушыла. Юля килә-килешкә «Бон жур» дип французча сәлам бирә дә «How are you, amigo?» дип Эдуардны өч тапкыр үбеп ала.  Шуннан инде бөтен кеше дә игътибар итәрлек итеп сумкасын өстәлгә куя. Димәк, яңа сумка. Мин аңа сораулы карашымны төбим. Ул «Domani»дан, распродажа, 7 мең сум», ди тантаналы итеп. «Син күпмегә алдың?» дип кызыксына Эдик сумканы әйләндергәләп карап.  «40 процент  sale» икән. Сүз дә юк, шәп сумка, әмма мин андыйны алмас идем.
Минем телефонда Мадонна җырлый башлый. Эдик, Марат, Юля беравыздан шушы темага күчәләр. Регина шалтырата: «Кара әле, ефәк күлмәк кияргә иртәме әле? Кичкә күңелле генә partyга барасы иде», – дип сорый. «Иртә түгел, хәтта босоножкалар да кия аласың, кара аны ефәк күлмәккә шпилька кирәк», дип киңәш итәм.
Бераздан Эдик белән безнең заказларны китерәләр.
Төшке аш вакыты күңелсез генә үтә. Эдуард иптәшләре белән геокешинг планын тикшерә, мин ара-тирә аларның әңгәмәсенә сүзләр кыстыргалап, башка өстәлләр артындагы клиентларны күзәткәләп утырам.
 
Икенче бүлек
 
Айдар      
 
Как же странно иногда бывает в жизни. Ты живешь, живешь какой-то обычной жизнью, и друг в ней появляется человек. Мужчина. Точнее, сначала ты появилась в его жизни. И вот ты смотришь на этого мужчину, и думаешь – нет, это совсем не то, что тебе нужно. Но этот мужчина делает так много усилий, чтобы стать ближе к тебе, он так настойчиво пытается ворваться в твою жизнь, его становится так много. Он везде. Он встречает тебя после работы, поджидает где-нибудь, провожает, постоянно звонит, что-то говорит или молчит в трубку, и ты понимаешь, что это он.
Но однажды, сидя с друзьями в кафе, ты вдруг подумаешь: вот интересно, а где сейчас этот человек, и почему он сегодня ни разу не позвонил? А потом подумаешь – ой, а почему я об этом подумала? И как только ты об этом подумала, через некоторое время ты понимаешь, что ты вообще ни о чем другом думать не можешь. И весь твой мир, в котором было так много друзей, всяких интересов, сужается до этого человека. И все! Тебе остается только сделать шаг навстречу этому человеку, и ты делаешь этот шаг… И становишься такой счастливой.
 
Евгений Гришковец («Планета» спектакленнән)
 
Кичә таба Кәримнән смс килә. «Бу атнада Айдар Уфада була». Сизгән икән, каһәр суккыры. Минем Айдарга битараф түгеллегемне сизгән. Айдарның да миңа карата кызыксынуы барлыгын күрми калмагандыр. Шулай да мин сер бирмәскә тырышып «Шуннан ни?» – дип җавап язам. Кәрим җавап язып тормый, шалтырата. Тавышыма мөмкин кадәр битарафлык төсмерләре чыгарырга тырышып «Алло!» дигән булам.
– Иртәгә Айдар Уфага килә, командировка. «Лидо на Пушкина»да безнекеләр җыела. Киләсеңме?
– «Безнекеләр» – кемнәр ул?
– Ну, без инде, татар лидерлары.
– О, юк, миңа концерт та бик җиткән!
– Ярар, карышма әле. Айдарның аларны да күрәсе, танышасы килә.
– Ә мин нигә кирәк соң анда?
– Ну... – Кәрим тотлыга язып дәвам иттерә. – Айдар синең турыда да сорады. Шуңа гына чакыруым.
Ике арада тынлык урнаша. Кәримнең шушы мизгелләрдә ниләр кичергәнен аңласам да, үземне ничек тотарга белми аптырыйм. Тиз генә җавап та табып булмый бит әле. Айдарның мине сораштыруына шатланам, ләкин «тәм вә ләззәт милләткә хезмәт итмәктә» дип яшәгән, әмма шул ук вакытта милләтнең түгел, үзләренең дә киләчәкләрен күрергә ашыкмаган псевдолидерлар белән буш лыгырдавык сүзләр тыңлап утырасы килми.
Кәрим өстәп куя:
– Әмма син дәшмәскә тырышыбрак утырырсың инде.
– Нигә?
– Беләм мин синең позицияне.
– Сезнең нечкә милли күңелегез күтәрерлек түгел, дисең инде.
– Менә-менә, башларга гына торасың син. Зинһар өчен...
– Миңа соңрак килерсез кунакка, «Лидо»дан соң.
– Алай да була, ләкин син барыбер кил әле, яме.
– Ярар...
– Сөйләштек, пока.
– Хуш.
...Эш сәгате бетәргә унбиш минут кала мин компьютерны сүндерәм дә киенә башлыйм. Бүген фитнес-клубка бара торган көнем дә бит әле. Еллык абонемент әрәм булып калмасын.
 «Планета фитнес»та кеше күп түгел. Мин бер сәгатьләп вакытны анда  үткәрәм. Инструктор белән бер-ике сүз әйтешүдән кала берәү белән дә сөйләшмим. Бөтен күнегүләрне җиңел, һичбер авырлыксыз үтәвемнән канәгать калып душка кереп китәм.
Иркенләп, тәмен белеп юынам. Сөртенгәндә, көзгедән озаклап сул иңемә төшерелгән татуировкамны карап торам. Анда гарәп хәрефләре белән матур итеп Тукай сүзләрен яздырган идем: «Гөл яшәрмәс...» Узган җәйдә Казанда «Шагыйрь мәхәббәте» операсын тыңлап рухлангач, төшерткән идем...
«Лидо на Пушкина»га соңга калып, шулай да ашыгып килеп кергәндә, Кәрим һәм аның милли лидерлары җыелган иде инде. Түрдәге чаршаулар белән әйләндереп алынган аулаграк урынны сайлаганнар. Заказлары килгән, ләкин ашый башламаганнар әле. Сөйләшәләр. Канәгать чырайларына караганда, бу әңгәмә аларга ошый. Галәмәт тә ошый булса кирәк. Бу аларның һәркайсының  утырып торышларына ук язып куелган. Әгәр дә берәр милли матбугатның фотохәбәрчесен чакырып төшерттереп калсаң, киләчәк буыннар кулдан-кулга йөртеп караячак, һәр тарихи датага багышлап чыгарылган китапта урын алачак сурәт буласы.  Үзенә бер «Кәрим и Ко».
Кәрим мине күрү белән торып басты. Каршы алды, кулдан үбеп күреште. Тунымны салдырып элгечкә элеп куйды. Җиде буын бабасы аристократ булган диярсең, аның бу хәрәкәтләрендә ник бер ясалмалылык сизелсен! Мин аның бу кадәр итәгатьле кылануына аптырап күзләренә карыйм. Кәрим кыюланган, карашында үз-үзенә ышанганлык билгеләре, хәтта тантана итә. Кыскасы, ул үзенең стихиясендә, икенче төрле әйткәндә, үз тәлинкәсендә. Кәрим миңа урынны Айдар белән икесе арасына калдырган. Утырышуга ул таныштырып чыкты: «Илмир, аның иптәш кызы Лилия, Айгөл, Денис, Илшат», – диде ул сәгать теле уңаена санап. Лилия исемлесе – яулыклы кыз. Калганнарын исемнәре минем хәтердә калмады да диярлек. Үз чиратымда этикет кушканча елмаеп «Зөлфия» дип баш кактым. Шушы урында Кәрим: «Менә шушы чибәр туташка милләт җене йоктыру эше белән ничә ел чиләнәм инде»,– дип шаяртырга тырышты. «Бик шат, бик шат» диештеләр, әллә минем белән танышуларына, әллә Кәримнең тырышлыкларына. Айдар минем колакка ук иелеп: «Туташ, чок гүзәлсез!» диде, нигәдер төрекчәләп. Оялган булып аска карыйм. Сагынганмын икән...
Кәримнең «лидерлар» дигән яшьләре безнең өчебездән – миннән, Кәримнән һәм Айдардан – кечерәк яшьтә, хәтта студентлардыр да. Боларның күзләрендә үз хакыйкатенә нык ышанганлык ярылып ята. Яшьлекләре белән бу хакыйкатьне алар калган бөтен нәрсәне инкарь итү аша расларга тырыша торганнардан. Яулыклы кыз килеп утыруга ук үтә дә җитди һәм тыныч караш белән мине җентекләп өйрәнде дә үзенә бер нәтиҗә ясап куйды. Мондыйрак бәһа булды, ахрысы: башта ул хөрмәт иткән Кәрим абыйсының миңа шулкадәр игътибар күрсәтүенә ачуланды,  аннан соң «кяфер» булуым өчен үзенә үзе уйлап чыгарган гадәте буенча кызганды һәм гафу итте.
Аның янындагы кыз кызыкты һәм сокланды. Ә янәшәсендәге егет ни өчендер мине күрмәде дә диярлек. Ул Айдарга мөкиббән киткән иде, бу танышу процедураларының тизрәк тәмамлануын теләп кыбырсып ук куйды. 
– Шуннан, шуннан, безнең заманда Рәмиевләргә ихтыяҗ юк, дисез инде, Айдар әфәнде? – дип әңгәмәне өзелгән урыннан ялгап җибәрмәкче булды.
– Әйе, юктыр, мөгаен. – Айдарның җавабыннан көләсе килә. «Әйеме, юкмы, мөгаенмы? Син өч вариантның өчесен дә әйттең», дим шаярып. Бу сүзләр аның фикерен чуалта, ул бу шаярудан канәгать калып елмая, ләкин тамак кырып куя  да сүзен дәвам иттерә:
– Беренчедән, безнең халыкның Дәрдемәндләр бирә алган бөтен нәрсәсе дә бар. Икенчедән, бу халыкка күпме бирсәң дә, аз. Бу халык андый шәхесләргә лаек түгел әле.
– ХХ гасыр башында лаек булганмы? – Теге егет чын-чынлап милләт дулкынында йөзмәктә.
–  Бәлки. – Айдар бер мизгел уйланып ала. – Ул вакытта Рәмиев кебек кешеләргә ихтыяҗ булган. Бүген ул юк. Ул вакытта – милләт формалашу чорында гына әле. Шуңа да рухи лидерларга да, матди лидерларга да ихтыяҗ җитәрлек дәрәҗәдә булган. Бүген исә милләт үсешенең башка бер баскычына күчә... 
Һәм шушындый эчтәлекле әңгәмә белән өч сәгать вакыт үтә. Миңа күңелсез. Түземсезләнеп кул сәгатендә минутлар саныйм. Һәм, ниһаять, ресторан бикләнер алдыннан гына таралышабыз.
Мин Кәрим белән Айдарны кунакханәгә илтеп куям.
Икенче көнне без Айдар белән генә очрашабыз. Академия театрында спектакль карыйбыз, кичке ашны «Дуслык» ресторанында ашыйбыз. Айдар – Мәскәүдән килгән продюсер, Кәримнең икетуган абыйсы. Безнең сөйләшер сүз дә, уртак тема да күп. Ул Кәримнән аермалы буларак, милләт тирәсендә генә «биеми», аның кызыксыну даирәсе күпкә киң. Ә иң мөһиме:  ул үзен хатын-кыз янында ничек тотарга кирәклеген  белә. Аның белән ярты сәгать аралашканнан соң теләсә кайсы хатын-кызлар үзен эталон итеп хис итә башлый. Айдарның нәкъ шушы сыйфаты аркасында мин хисләр өермәсенә кереп бөтереләм...
Атна ахырында мин Айдарны аэропорттан озатып калам. Елый-елый. Сагына-сагына.
 
Evitest
 
Милләтенә хәрам даһиларның
Аналары бала төшерә.
Йолдыз Миңнуллина
 
Гыйшыклык эйфориясен әкренләп сагыну алыштырды. Бер атна үтүгә Айдар миңа «Үземнең картлач икәнемне дә беләм, әмма барыбер кирәк син миңа. Сагынам», – дип смс язды. Мин шушы смска канәгать булып тагын бер атна сөенеп йөрдем. Икенче атнасында: «Кайларда йөрисең, сөйгән яр?» – дигән эчтәлекле смс килде. Моңа:  «Мин дә сагынам», – дип җавап яздым...
Өченче атна китте. Ике атна инде ресторанга барган юк, шопингка чыкмыйм. Хәтта фитнес-клубка да атнасына бер генә сугылам. Мин Интернетта сирәк утырам. Аның каравы эштән соң өйгә ашыгам, әллә кайчан алып та һич вакыт тимәгән китапларны укыйм. Умберто Эконың «Имя розы» романын йотлыгып укып чыктым. Хәзер инде Хэмингуэйга әйләнеп кайттым. Классика укыйм, Моцарт белән Мусоргскийны тыңлыйм. Укыган бер китап турында эчтән генә Айдарга сөйләп йөрим. Гомумән, мин һәрнәрсәне уемда гына булса да Айдар белән бүлешәм. Киләсе очрашуда аның белән генә сөйләшәсе темаларны хәтергә бикләп барам. Тормышта нинди яңалык бар – тизрәк аның белән бүлешәсе, фикерен тыңлыйсы, киңәш сорыйсы килә. Тик боларны бары тик ул үзе шалтыратса яисә очрашкач кына сөйләшеп була. Мин аңа теләсә кайсы вакытта шалтырата алмыйм, чөнки ул... хатыны янында булырга мөмкин. Әйе, ул өйләнгән ир. Мин аңа гашыйк булганда, ул мине күргәнче... өйләнгән иде инде. Бу турыда соңрак белдем, ләкин ул вакытта аның өйләнгән-өйләнмәгән булуы мөһим түгел иде инде. Социаль статуслар ул вакытта шартлы, ай-һай, бик тә буш сүзләр иде әле...
Шулай беркөнне Хэмингуэйның «Праздник, который всегда с тобой» китабын алып ваннага кердем. Күбекле суда озак кына иркәләнеп укып яттым да ваннадан чыкканчы сөлгегә үрелдем. Сөлге исә элгән җиреннән шуып идәнгә төшеп китте, аны алырга иелгән идем, күкрәгем ванна читенә тиеп китте. Нык бәрелмәдем анысы, әмма күздән утлар күренде.
Шулвакыт мин күкрәкләремнең үзгәрүенә игътибар иттем. Тулышып киткәннәр, авыртып торалар. Юкка түгел бу. Димәк...
Мин тиз генә җылы итеп киенәм дә, чәчләремне дә киптереп тормастан, яулык бөркәнеп даруханәгә йөгерәм. Йорт янында гына тәүлек әйләнәсе эшли торган даруханәнең ишекләре минем арттан ябылырга да өлгерми кала. Тизрәк фармацевт сатучыны дәшә башлыйм.
– Миңа тест кирәк. Йөклелекне билгели торган.
Сатучы кыз минем кыяфәтемә күз төшерә дә елмаюын яшерә алмыйча төрттереп ала:
– Алай тиз билгели торганы юк аның.
Аның шаяруын аңлап елмайган булам. Чыннан да кыяфәтемә карганда алай уйларга урын бардыр.
– Миңа берьюлы берничәне бирегез, – дим.
– Evitest бар. Ярыймы? 98% дөрес билгели.
– Ярый, ярый, бирегез генә.
– Беренче тапкырмы? – Сатучы кыз уң кулның атсыз бармагыма карый.
– Әйе.
– Аннотациясен яхшылап укыгыз. Ике сызык булса, узгансыз дигән сүз.
– Ярар, – дим оялып кына.
– Көтеп алынганмы?
Аның бу кыю соравыннан аптырап калам. Айнытып җибәрә. Ник, хәзер бөтен кеше дә шулай дип сораячакмыни? Бөтенесенә дә аңлатырга кирәк булачакмыни?
Җилкәләремне сикертәм дә:
– Әллә инде, – дим һәм тизрәк чыгып китү ягын карыйм. Ә бәлки бер генә сызык  күрсәтер әле?
Әйе шул, менә бер атнадан артык инде «тоткарланалар». Күкрәкләр дә авыртып тора. Мине берьюлы мең төрле каршылыклы хисләр биләп ала. Әмма эчтә ниндидер шатлыклы, бәхетле хис бөтенесенә берүзе каршы тора.
Мин фатирга керү белән киемнәремне юл уңае сала-сала бәдрәфкә үтәм. Тестны карап өлгерә алмыйм – телефон шалтырый. Кулдагы шул кечкенә кәгазь кисәген кая яшерергә белми азапланам. Аптырагач, учыма кысып телефонга йөгерәм.
Регина шалтырата.
– Бер яхшы хәбәрем, бер начар хәбәрем бар. Синең белән уртаклашмый булмый. Леша кайтты, – дип тезә ул.
– Котлыйм.
– Ләкин минем аның белән яшисем килми икән. Бусагадан кире бордым. Башкача итеп гашыйк буласым, яратасы, яратыласы килә. Синең кебек итеп тилереп гашыйк буласы килә.
«Хәлләремне белсәң, бер дә тилерәсең килмәс иде әле», – дим эчтән генә. Мине нидәндер курку хисе биләп ала. Үземне гаепле кеше итеп хис итә башлыйм. Шул ук вакытта эчке бер табигый тойгы миңа башка көч бирә.
– Яратырдай кешесе булса, рәхим ит, – дим.
– Юк шул. Танышлар арасында бер дә андые юк, – дип уфтанып ала. –  Синдә ни хәлләр?
Әйтте ди менә! Минем үзем өчен дә сер булган нәрсәне шушы барлы-юклы утыз минут эчендә инде икенче кеше белергә тели. Әгәр шикләрем чынга аша калса, алдагы тугыз айда күпме булачак алар? Кулымдагы тестның сызыкларына күз салам. Икәү!
– Э-э-э, ярарлык... бугай.
– Шалтыратамы соң?
– Ыһы.
– Нәрсәләр сөйли?
– Гадәттәгечә инде.
– Сагынам, диме?
– Ыһы.
Мин Регинага ымлыклар белән генә җавап бирә башлыйм. Ә ул һаман төпченүен белә.
– Киләм, димиме?
– Э-э-э... – дип сузам. Регина үзенчә аңлый.
- Кайчан?
– Э-э-э...
Монысын да үзенчә шәрехли:
– Менә син бәхетле ичмасам! Кызыгам мин сиңа! Ярый, пока. – Пуп-пуп-пуп...
Мин каушап идәнгә утырам. Берара исерек кеше кебек кулымдагы тестка карап торам да тагын бәдрәфкә юнәләм.
Тагын бер тест ясыйм. Анысы да шулай ук күрсәтә. Бераздан тагын берне. Шундый ук сызыклар.
Анадан тума чишенеп ташлап идәннән түшәмгә кадәр сузылган көзге алдына килеп басам. Эчем күренми әле. Уңнан да күренми, сулдан да, алдан да. Ефәктән тегелгән озын эчке күлмәгемне киеп, эч турысына бәләкәй мендәр кыстырам. Башта шушылайрак түгәрәкләнер. Аннан тагын да зураер инде. Менә болайрак булыр. Матур буласы икән. Аякларны аерыбрак  тегеләйгә-болайга йөреп карыйм. Артым белән генә килеп әркен генә караватка утырам. Рәхәт халәт.
Тизрәк Айдарга әйтергә кирәк. Ул да сөенер микән? Ничегрәк әйтергә инде? Баштарак «куркам, кешеләр ни әйтер, оят бит», дип мышкылдап алырмын инде. Ул мине юатыр. Сүзләрен табар, ир кеше бит ул...
Шулай хыялга бирелеп йокларга ятам. Иртән тагын бер тест эшлим. Ике сызык күрсәтә. Инде дүртесе дә ялгышмас, дигән уй белән Айдарга смс язам: «Вакытың булгач, шалтырат әле».
Эшкә бару белән ялт иттереп бөтен эшләрне эшләп куям да Айдардан шалтырату көтәм. Ә ул шалтыратмый да шалтыратмый. Эш телефоныннан аның номерын җыям.
– Сәлам!
– У-у-у! Сәлам инде, сәлам! – Айдар кем беләндер сөйләшеп торган, ахрысы, «Бераздан керерсең әле, миңа монда Уфадагы иң яраткан каналдан шалтыраталар»,  – дигән була, чукынчык.
Без хәл-әхвәлләр белешәбез. Ул кызып-кызып үзенең даһи эшләре белән мактанып ала. Мин сабыр гына тыңлыйм.
– Менә шулай инде безнең хәлләр – көне-төне милләткә хезмәт итмәктә, – дип йомгаклый ул шактый озакка киткән монологын.
– Милләтең рәхмәтсез калмас. Һичшиксез. Болай ук тырышкач.
– Кулдан килгәнчә инде, – ди. Ул минем нәрсә әйтергә теләвемне чамалаудан ерак, әлбәттә.
– Милләтеңне арттыру мәсьәләсен әйтәм. Тест ике кызыл сызык күрсәтә, - дим.
Тынлык урнаша. Бераздан Айдар телгә килә һәм бөтенләй мин көтмәгән сүзләр әйтә:
– Без уйнадык, менә уенның нәтиҗәсе. Котлыйм, – ди ул.
– Рәхмәт, әтисе, – дим ишеткәннәремне тиз генә аңлап җиткермичә.
– Ә әти кеше чыннан да минме соң?
Айдарның тавыш тембрында салкынлык сизмәгәнгә сүзләренең мәгънәсенә тиз генә төшенә алмыйм.
– Ә кем алайса?
– Юк, болай гына.
– Нишлибез соң?
– Уйлашырбыз әле. Әйдә, мин сиңа соңрак шалтыратырмын, хәзер минем эшем бик каты тыгыз, көтәләр, – дип бу тизрәк саубуллаша.
Мин сөйләшүнең болай килеп чыгуына һаман да ышанмыйча телефон трубкасына карап торам. Ләкин эчке тавыш минем шушы минутта Айдарсыз калуым турында көйли. Акылым исә киресенә ышандырырга тырыша. Болай тиз һәм адәм актыкларыча баш тартуы мөмкин түгел, янәсе...
 
Токсикоз
 
Тагын атна ярым вакыт үтә. Айдардан бер мыскал да хәбәр юк. Вакыты юктыр. Эше күп. Мин үземне шулай дип тынычландырам. Ә карындагы кечкенә генә – әле ике сантиметр тирәсе генә нәниемне башкача юатам: «Без икәү, без икәү, без ялгыз түгел»,  – дим.
Чәршәмбе иртән Андрей Евдокимович мине үзенә чакыртып ала.
– Хәерле иртә, Зөлфия Наилевна, – дип каршылый ул ишектә күренүгә.
– Хәерле, – дим елмаеп.
– Сезгә бик җаваплы эш йөкләмәкче булам. Иртәгәдән башлап атна ахырына кадәр командировкага җибәрергә иде. Самолет белән очарсыз. Өч көнлек укуга. Беләм, сезгә укырга кирәкми  инде, сез болай да безнең иң әзерлекле кадр, әмма комачауламас, Европадан килгән менеджерлар PR буенча мастер-класслар үткәрәчәк, ял да итәрсез, күңел ачарга да форсат чыгар, – дип миңа билетлар тоттыра.
Мин шатланып риза булам.
Өч көн сизелми дә үтә. Кайтканда үземне кыен хис итә башлыйм. Күңел болганган кебек, күз кабаклары авыраеп гел йоклыйсы килеп тора. Шулай да Уфа аэропортына килеп төшкәч, җиңеләеп калам. Мине агентлыкның шоферы каршы ала. Зарланмыйча гына өйгә кайтарып куя. Караватка ятып хәл җыеп алам, юынып чыгам да ашап та тормыйча йокларга ятам. Дүшәмбе иртән эшкә барып оперативканы ярымйокылы килеш кенә үткәреп чыгам, чөнки үлемнән калып була, ә оперативкадан – юк. Командировканың ничек үтүе турында бер сүз белән генә җавап бирәм: «Супер!» Теләсә ничек аңласыннар. Чыгу белән Айдарның телефонын җыям.
– Алло! – Сагындырган тансык тавыш.
– Сәлам!
– Сәлам, әнисе! – Минем баш күккә тия яза. Хәлләр мин уйлаганча ук начар түгел бугай.
– Айдар, минем токсикоз башлана кебек. Күңел болгана. Хәл юк, йоклыйм да йоклыйм.
– Булыр инде.
– Нишлибез соң? Мин бит эш кешесе. Өйдә генә ята алмыйм, болай дәвам итсә, эшли дә алмыйм. Ничек аңлатырмын?
– Кайтып мендәреңә капланып елыйсың да, калганын үзең хәл итәсең инде.
– Нәрсә диюең бу?
– Мин сиңа нәрсә дип әйтә алам инде: син бала-чага түгел, 27 яшеңдә. Аборт ясат, дисәм, яшең бар. Ясатма, дисәм, бөтен җаваплылыкны да үз өстемә ала алмыйм, аңлап торасыңдыр, син акылсыз кеше түгел бит...
– Айдар, хәзер, бер минут. Мин сиңа кабат шалтыратырмын. Миңа бәдрәфкә йөгерергә кирәк.
Мин шулай дип трубканы ыргытам да тамагыма килеп төелгән укшуны басар өчен бәдрәфкә йөгерәм. Бераздан җиңел булып кала.
Янә кабинетка кереп Айдарга шалтыратам. Ул телефонын алмый. Тагын шалтыратам. «Аппарат абонента выключен или находится вне зоны доступа» дип җавап бирә. Димәк, Айдар бүгеннән – «вне зоны доступа». Кәримгә шалтыратам.
– Хәзер үк очрашыйк әле.
Кәрим бераз аптырап кала, әмма ризалаша. Ярты сәгатьтән ул мине «Мир» фирмасындагы кафеда каршы ала.
– Нәрсә булды?
– Булмады. Айдар сиңа шалтыратмадымы?
– Юк. Тиеш идемени?
– Белмим.
Сөйләшмибез. Официант икенче тапкыр заказ алырга килгәч,  икебезгә дә «Боржоми» сорыйм. Бераздан мин сүз башлыйм:
– Син нигә әүлия булып кыланып утырасың әле, бернәрсә дә белмәгәнгә салышып? Айдар белән бернәрсә дә сөйләшмәдегезмени? Син башта ук аның кем икәнен белә идең бит.  Нигә мине кисәтмәдең? Нигә мине араламадың? Дус, имеш... Интеллигент кисәге. Төкерәм мин синең интеллигент булуыңа. Кысылмыйм, дидең инде, ә минем баш-аягым белән нинди ятьмәгә эләгүем синең өчен берни тормый идеме? Хәер, син миннән шулай итеп үч алгансыңдыр әле. Янәсе, менә, күрмәгәнен күрсен әле адәм актыклары белән өстерәлеп йөреп, дигәнсеңдер. Беләм, син үзең дә миңа кызыгып йөри идең, тешең генә үтми иде. Әҗерен алсын, дигәнсеңдер. Яратам гына, димә. Яратуның ни икәнен белмичә мәхәббәт уены уйнарга тотынасыз. Нәрсә беләсез соң мәхәббәт турында? Сезне шул бер мизгеллек оргазмнан башка тагын нәрсә кызыксындыра соң? Йә, әйт, нәрсә телеңне тешләдең? Җавабың юкмы? Үзегезгә кирәктә сандугач кебек сайрый идегез бит әле, җавап бирергә кирәк булгач кына, партизан булып кыланасыз. – Мине тагын укшыта башлый. Буыла язып, тынып бетеп туктап калам. Ике куллап авызымны каплыйм. Кәрим бу кыланмышны үз файдасына аңлап телгә килә. Күзләрендә усал очкыннар кабына. Ул миңа шундый ук тон белән җавап башлый:
– Син, сазаган кыз, өстерәлчек, мине кем дип белдең әле шулай мыскыл итәргә? Җитте, күпме түзәргә була? Өйләнгән ир белән кем сиңа өстерәлергә кушты? Үзеңнең азгынлыгыңны тыя алмаганга хәзер мин гаеплеме? Беләсеңме, туйдым мин синең акыл өйрәтүләреңнән! Имеш, син генә акыллы, син генә күп беләсең! Имеш, ул иномаркада җилдерә, ул яхшы рестораннарда типтерә, чит илләргә ял итәргә йөри. Имеш, акча – бер букча! Гламур-лямур, имеш. Ә без надан, «Война и мир» укып үскәнбез! Авыл мокытлары! Үзеңне бел!  Эстет, эрудит булып кылану гына җитми шул ул, булырга да кирәк! Нәрсә, хәлеңнән килмиме? Ялкаулык буамы? Төкерәм мин синең гламурыңа!
Имеш, без ярата белмибез, ул гына белә! Ә нәрсә үзең изге булып кыланасың соң? Бер гөнаһсыз фәрештә дип белдеңме әллә үзеңне? Саныйммы, мин белгән гөнаһларың гына да мәңге җәһәннәм утына торырлык! Ул гына акыллы, ул гына гөнаһсыз, ул гына затлы, ул гына дөрес, ул гына зәвыклы икән! Каян килгән диярсең! Әйе, без мокыт инде, барыбыз да синең кебек тууга алтын бишектән төшмәгән бит (ул ни өчендер мине әнисе белән генә үскән авыл кызы икәнлегемне онытып җибәргән)! Мондый холкың белән син мәңгегә дә кияүгә чыга алмаячаксың (Кәрим ни өчендер мине кияүгә чыгарга атлыгып тора, дип уйлый)...
Туктарга җыенмый иде, ахрысы. Минем укшудан түзәр чама калмады. Өстәл артыннан тиз генә торып китә алырлык хәлем дә юк. Укшытуга чыдарга тырышудан күзләргә яшь тулды. Кәрим моны үзенең сүзләреннән дип уйлап тавышын киметә төште, әмма мине сүгүен дәвам иттерде. Бушансын инде... Мин каршы дәшеп тормадым, акрын гына торып бастым да чайкала-чайкала бәдрәфкә таба киттем.
Аңга килеп, кафега чыкканда, өстәл артында Кәрим юк иде инде.
Көч-хәл белән өйгә кайтып кердем. Керүгә тизрәк бәдрәфкә юнәлдем. Озак тордым анда. Кичкә кадәр минем бәдрәфкә йөрүләр ешайды. Ә төнгә исә анда бара алмас булдым, яныма чиләк куйдым.
 Уяулы-йокылы төн шулай үтә. Минем укшу басылмый, ә ашказаны әйләнеп чыгардай булып киерелә. Менә хәзер мин Сальвадор Далины бөтен нечкәлекләре белән аңлыйм. Иртәнгә минем аякта басып торырлык та хәл калмый. Аптыраганнан ашыгыч ярдәм чакыртам. Эшкә шалтыратып отгулларны алам. Авырыйм, дип алдыйм.
 Озакламый ашыгыч ярдәм килеп җитә. Йөкле булуымны әйтеп,  уколлардан баш тартам. Табиб мине дәваханәгә барырга, хатын-кызлар консультациясенә исәпкә басарга үгетли. Мин ризалашам, чөнки сәламәт бала табасым килә. Тиз генә әйберләремне җыям. Биек үкчәле итекләремне кигәндә, табиб кинәш бирә: «Тигез табанлы аяк киеме кисәгез, үзегезгә уңайлырак булыр». Мин аяк киемнәр шкафыннан тигез табанлы итек эзлим. Берничә киштәгә тезелгән аяк киемнәре арасында андые юк. Минем, гомумән, мәктәптән үк тигез табанлы аяк киеме кигән юк икән. Әни канаты астыннан чыгып киткән көннән алып. Шуңа да биек үкчәле кара итекләрне киеп ишеккә юнәләм...

"Идел" журналы №...


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013