Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Әхтәм Әминов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Әхтәм Әминов

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Әхтәм Әминов

(1918-1942)

Әхтәм Әмин улы Әминев 1918 елда хәзерге Башкортстан АССРның Миякә районы Әнәч авылында крестьян гаиләсендә туа. 1933 елда җидееллык авыл мәктәбен тәмамлагач, Свердловск педагогия техникумына укырга керә. Техникумда укыган елларында беренче шигырьләрен яза һәм Свердловскида чыга торган газеталарда бастыра.

1937 елны Ә. Әминев укуын дәвам итәр өчен Казанга килә һәм 1941 елда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле, әдәбияты бүлеген тәмамлый. Яшь авторның бу чордагы шигырьләре «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре»), «Яшь ленинчы» газеталарында, «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы битләрендә һәм «Очкыннар», «Туган ил» кебек күмәк җыентыкларда дөнья күрә.

Таланты ачылып килгән яшь шагыйрь 1941 елның декабрендә фронтка китә. 1942 елның апрелендә Калуга өлкәсенең Сухиничи, Мещовск шәһәрләре янында барган сугышларда каты яраланып, шул ярадан вафат була. Ә. Әминев шигъри иҗатыннан аерым үрнәкләр Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Алар сафта» (1961) исемле күмәк җыентыкка кертелгән.

Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән солдат-шагыйрь буларак, Ә. Әминевнең исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.

Аның турында

Әхтәм Әминев. (1918—1942): [Биогр. белешмә].— Кит.: Алар сафта/Тө3. С. Шакир —Казан, 1961, 250 б.


©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013