Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Фирдәүс Әһлия
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Фирдәүс Әһлия

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Фирдәүс Әһлия Фирдәүс Әһлия (Фирдәвес Әсәдулла кызы Әһлиуллина) 1954 елның 11 октябрендә Казанда эшче гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1972-1977 елларда Мәскәүдә А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала. Казанга әйләнеп кайткач, берникадәр вакыт мәктәптә укытучы булып эшли, соңрак Казан дәүләт курчак театрында оештыручы-педагог (1978-1979), Татарстан Язучылар берлегендә секретарь-машинистка, Татарстан китап нәшриятында кадрлар бүлеге инспекторы (1981-1985), аннары, 1986-1999 еллар арасында, «Татарстан» журналы редакциясендә редактор-тәрҗемәче, «Мәдәни җомга» газетасы редакциясендә сәнгать бүлеге мөдире һәм корреспонденты вазифаларын башкара. 2000-2007 елларда ул — Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты була. Ул хәзерге вакытта лаеклы ялда.

Ф. Әһлия әдәби иҗат эшчәнлеген студент елларында тәрҗемәче буларак башлый. 1976 елда Татарстан китап нәшриятында татар язучыларының «Запах мяты» исемендә русча чыккан җыентыгында ул тәрҗемә иткән берничә әсәр урнаштырыла. Тора-бара ул үзе дә татар телендә оригиналь әсәрләр язуда каләмен сынап карый: балаларга атап әкиятләр иҗат итә, яшьләр альманахы «Идел»дә кыска хикәяләрен — нәсерләрен, парчаларын бастыра.

Шулай да Ф.ӘҺлияне үзенчәлекле каләм иясе итеп таныткан әсәрләр — сәнгать кешеләре турында сәнгатьле сурәтләү алымнары белән язылган документаль повестьлар һәм хикәяләрдер. Беренче опера җырчысы, Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкая турында «Актриса» (1986), СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тормыш һәм иҗат эшчәнлегенә багышланган «Әлмәндәрләр әманәте» (2001), Россия һәм Татарстанның халык артистлары Нәҗибә Ихсанова турында «Күңел эргәсенә кайту» (2001), Ринат Таҗетдинов турында «Ай тулган төндә» (2001), Вера Минкина турында «Чулпан — таңның көзгесе» (2003) исемле документаль повестьлар, беренче татар хатын-кыз сынчысы Рада Нигъмәтуллина, композитор Фасил Әхмәтов, җырчы Зөһрә Сәхабиева белән Хәйдәр Бигичев һ.б. күп кенә сәнгатькәрләр турында фактик материалга нигезләнеп язылган дистәләгән хикәяләр, иҗат портретлары Ф.ӘҺлиянең әдәби иҗаттагы зур уңышы итеп саналырга хаклы.

Ф.Әһлия шигърият бабында да активлык күрсәтә — балалар һәм өлкәннәр өчен шигырьләр, җырлар яза. Ул — «Кояш баласы» һәм «Ике Тәңре» исемле ике шигъри китап авторы. Аның кайбер лирик шигырьләре композиторлар тарафыннан музыкага салынган. «Гафу итәрсең микән?» (З.Хәйретдинов музыкасы), «Тукай һәйкәле белән сөйләшү» (И.Мәҗитов музыкасы), «Ак манара» (Р.Әхиярова музыкасы) сәхнәдә һәм радио-теле-видение тапшыруларында яңгырый.

Шагыйрә соңгы елларда, үз иҗатының офыкларын киңәйтә барып, борынгы татар халык авыз иҗаты җәүһәрләре — бәет, кыйсса-дастаннар һәм гомумтөрки әдәби традицияләре калыбында бүгенге заманның фаҗигаләрен чагылдырган эпик яңгырашлы әсәрләр иҗат итү юнәлешендә дә уңышлы гына тәҗрибәләр ясый («Сак-Сок фөрьяды», «Соңгы кыл авазы» һ.б.).

Фирдәвес Әһлиягә 2002 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ф.ӘҺлия — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Йолдыз язмышы: докум. повесть һәм хикәяләр / кереш сүз авт. Р.Мостафин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 144 б. — 5000 д.
Ак күгәрчен: әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 48 б. — 30000 д.
Кояш баласы: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. — 64 б. — 2000 д.
Әлмәндәрләр әманәте: докум. повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 47 б. — 2000 д.
Ай тулган төндә: докум. повесть. — Казан: Идел-Пресс, 2001. — 62 б. — 2000 д.
Йөрәкнең соңгы кылы: докум. повестьлар, шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 270 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сафиуллин Ә. Фирдәвеснең «Кояш баласы» // Ватаным Татарстан. —1999. — 13 окт.
Мингалим Р. Әйе... // Мәдәни җомга. — 1999. — 12 нояб.
Сафиуллин Ә. Әлмәндәр яши, Әлмәндәрләр яши... //Ватаным Татарстан. — 2001. —23 нояб.
Әхмәтҗанов М. Фирдәвес Әһлия иҗатына бер караш // Шәһри Казан. — 2004. — 22 окт.
Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013