Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Рәиф Әмиров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рәиф Әмиров

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Рәиф ӘмировУфадагы күренекле татар галиме, мөгаллим һәм язучы Рәиф Әмиров бу көннәрдә үзенең 70 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Уфада үзе озак еллар эшләгән Башкорт дәүләт педагогия университетында аны рәсми котлау чаралары да үтте.
Рәиф Әмиров - күпкырлы талант иясе. Башкортстанның Балтач районында туып үскән милләттәшебез соңгы кырык елга якын гомерен Башкорт дәүләт педагогия университетына багышлаган. Ә утыз ел буе андагы урыс әдәбияты кафедрасына җитәкчелек итә ул. 27 яшендә үк кандидатлык диссертациясен яклаган яшь белгеч, күп тә үтми, докторлык хезмәтен дә башкарып чыга һәм профессор дәрәҗәсен ала. Шулай ук әллә күпме аспирантлар әзерли танылган галим һәм мөгаллим.
Халыкара югары уку йортлары академиясе академигы, халыкара Кол Гали бүләге иясе Рәиф Әмиров әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек һәм вакыт таба. Дистәләрчә китап авторы башкаларның җыентыкларын да нәшриятка әзерли, әдәби рецензияләре аша файдалы киңәшләрен бирә. Татар һәм башкорт әдипләренең иҗатларын төпле өйрәнеп язган йөзләрчә мәкаләләре бар аның. Әлеге көндә дә бу эштән туктамый Рәиф Әмиров. 70 яшьлек юбилеен да яңа гыйльми хезмәтләре һәм әзер әдәби-публицистик кулъязмалары белән каршы алган тынгысыз язучы. Киләчәккә уй-ниятләре тагын да зурдан булуын әйтә юбиляр.
Профессор Рәиф Әмиров тынгысыз җәмәгать эшлеклесе дә. Милләтенең язмышы өчен битараф булмаган шәхес озак еллар инде Башкортстан татар милли хәрәкәтенең алгы сафында. Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы буларак дәрманлы эшли ул. Башкортстан татар телле язучылар берлеген оештыру юлында да көрәшче рухын күрсәтә атаклы милләттәш. Дистә ел буе кырыктан артык мәхкәмә утырышлары аша шушы берлекне рәсми теркәтүгә иреште Рәиф әфәнде. Татар язучылары берлегенең киләчәктә нәтиҗәле эшчәнлегенә өмет белән карый милләт улы.
Башкорт дәүләт педагогия университетында узган юбилей кичәсендә Рәиф Әмировны котларга күп хезмәттәшләре, талиплары, аспирантлары, танылган язучылар килгән. Алар һәммәсе дә юбилярга иң җылы котлау сүзләрен һәм ихлас рәхмәтләрен әйтте. Түгәрәк туган көн булгач, әлбәттә инде, бүләкләр дә шактый. Казаннан килгән якташыбыз, халык шагыйре Роберт Миңнуллин да Татарстанның төрле оешмалары, шул исәптән, Бөтендөнья Татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырды.
Чыгыш ясаучылар профессорның һәртөрле талантлары хакында сөйләү белән бергә, аның кешелекле һәм аралашуда гади булуын да ассызыклады.

Татар-информ.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013