Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Абдулла Әхмәт
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Абдулла Әхмәт

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Абдулла Әхмәт
(1905—1976)

Aдбдулла Әхмәт (Абдулла Сафиулла улы Әхмәтов) 1905 елның 25 мартында хәзерге Курган өлкәсенең Притобольный районы Звериный (Звериноголовск) авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Унбиш яшенә кадәр ата-ана йортында тәрбияләнеп, авыл мәктәбендә башлангыч белем ала. Соңыннан, махсус курслар тәмамлап, 1922—1923 елларда Чиләбе өлкәсенең Олы Солтан авылы балалар йортында тәрбияче, аннары үз авылларында уку йорты мөдире булып эшли. Шул вакытларда ул Уралда чыга торган «Социализм юлы» газетасына хәбәрләр яза башлый. 1925 елда партия-совет мәктәбен тәмамлаганнан соң, яшь хәбәрчене Свердловск шәһәрендә татар телендә чыга торган «Сабан һәм чүкеч» газетасы редакциясенә эшкә чакыралар. Журналистлык хезмәте һәм ул вакытта Свердловскида яшәүче Идрис Туктаров кебек яшь каләмнәр белән аралашу А. Әхмәтнең иҗат сәләте ачылуына уңай йогынты ясый: газета-журналларда бер-бер артлы аның очерклары, кыска хикәяләре, ә 1931 елда Мәскәүнең «Центриздат» нәшриятында «Кара баганалар» исемле беренче китабы дөнья күрә.

1932 елда А. Әхмәт Казанга күчеп килә. 1932—1936 елларда ул—Казаь дәүләт педагогия институты студенты. Институтны тәмамлагач, Ватан сугышына кадәр башта «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары Казан химия-технология техникумында һәм музыка мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Әдипнең бу еллардагы иҗатыннан колхозлашу чорындагы авыл тормышын чагылдырган «Күршеләр» (1933), балалар өчен «Йолдыз» (1934), «Шикле кеше» (1936) һәм халык иҗаты сюжетына нигезләнеп язылган «Үги кыз» (1940) исемле пьесаларын күрсәтеп үтәргә мөмкин (беренче икесе А. Алиш белән берлектә иҗат ителә). «Үги кыз» пьесасы 1940—1941 елгы театр сезонында Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала һәм матбугатта уңай бәя ала.

Бөек Ватан сугышы башлангач, А. Әхмәт фронтка китә. Ике ел буе алгы сызыкта гади солдат булып фашистларга каршы сугыша; яраланып, госпитальдә дәваланып чыккач, яңадан алгы сызыкка кайта һәм сугышның ахырына кадәр «Алга, дошман өстенә!» исемле фронт газетасы редакциясендә эшли, шунда совет солдатларының сугышчан батырлыклары турында күп санлы очеркларын, хикәяләрен иҗат итә. Соңыннан, 1952 елда, бу очерк һәм хикәяләрнең иң яхшылары, тулыландырылып һәм әдәби яктан кабат эшкәртелеп, «Солдат хикәяләре» исеме астында аерым китап булып басылып чыга. Фронттагы сугышчан хезмәтләре өчен А. Әхмәт Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә, Шул ук фронт шартларында ул КПСС сафларына член итеп алына (1944).

1946 елда армиядән кайткач, А. Әхмәт башта Татарстан китап нәшриятында яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире (1946—1951), аннары «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналының җаваплы редакторы булып эшли.

А. Әхмәтнең сугыштан соңгы иҗаты проза һәм драматургия жанрларының һәр икесендә дә нәтиҗәле эшләве белән характерлы. Бу елларда ул ^Фтьчеләр тормышына багышланган «Кара алтын» (1947), «Яшәү көче» (1951) исемле очерк китапларын һәм «Серләр» (1948), «Егет сүзе» (1954) исемле драма әсәрләрен яза. Пьесалар икесе дә Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелып, «Серләр» дигәне берничә сезон буе уңыш белән баРа, ул шулай ук Уфа, Свердловск, Бөгелмә театрлары репертуарына да Кертелә.

А. Әхмәт калдырган әдәби мирасның күп өлеше балалар өчен язылган әсәрләрдән гыйбарәт. Ул — ике дистәгә якын китап авторы. Мәктәп һәм пионерлар тормышы белән даими кызыксынып яшәве, нәни замандашларының психологиясен, хыял-омтылышларын нечкә сиземләве аңа бу өлкәдә уңышлы гына әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә.

А. Әхмәт татар халык иҗаты әсәрләрен туплау, әдәби эшкәртү һәм матбугатка әзерләп чыгару буенча да күп эшли. 1938 елда ул, фольклорчы Хәмит Ярми белән бергә, «Халык иҗаты» исемле зур җыентык бастырып чыгара. Аның тарафыннан төзелгән һәм кат-кат басылган «Хуҗа Насретдин мәзәкләре», «Мәкальләр», «Табышмак әйтәм — табыгыз» дигән җыентыклар да киң җәмәгатьчелек тарафыннан уңай бәяләнә.

А. Әхмәт озакка сузылган каты авырудан соң 1976 елның 28 октябрендә Казанда вафат булды.

Ул 1939 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр.— Казан: Таткнигоиздат, 1956.—248 б. портр. 8000.
Сайланма әсәрләр.— Казан: Таткитнәшр., 1964.— 354 б. 13 000.
Кара баганалар: Хикәя.— М.: Центрйздат, 1931.— 40 б. 10 000.
Күршеләр: Пьеса 4 пәрдәдә.— Казан: Татгосиздат, 1934.— 57 б. 7000. А. Алиш белән бергә язылган.
Йолдыз: Балалар өчен 4 пәрдәлек пьеса.— Казан: Татгосиздат, 1935.— 27 б. 7000. А. Алиш белән бергә язылган.
Шикле кеше: Пьеса 3 пәрдәдә.— Казан: Татгосиздат, 1939.— 44 б. 6000.
Үги кыз: Ни чәчсәң, шуны урырсың. (Сюжеты әкияттән). 3 пәрдәдә, 5 картинада.— Казан: Татгосиздат, 1941.— 31 б. 3070.
Безнең танк: Хикәя.— Казан: Татгосиздат, 1944.— 14 б. 15 000.
Кара алтын: Очерк.— Казан: Татгосиздат, 1947.— 56 б. 10 000.
Укытучы Мөкәррәмә апа: (Очерк.).— Казан: Татгосиздат. 1947.— 16 б. 10 000.
Солдат балалары: Хикәяләр.— Казан: Татгосиздат, 1948.— 71 б. 8000.
Әби сые: Хикәя.— Казан: Татгосиздат, 1948.— 14 б. 20 000.
Кечкенәләр өчен хикәяләр.— Казан: Татгосиздат, 1949.— 16 б. 5065.
Серләр: Драма 4 пәрдәдә, 5 күренештә.— Казан: Татгосиздат, 1949.— 127 б. 5 000.
Гөлчәчәк: Пьеса-әкият 3 пәрдәдә.— Казан: Татгосиздат, 1951.— 44 б. 8065.
Яшәү көче: Очерклар.— Казан: Татгосиздат, 1951.— 88 б. 5065.
Солдат хикәяләре.— Казан: Татгосиздат, 1952.— 80 б. 5065.
Өч пьеса: [Гөлчәчәк; Шикле кеше; Өмет йолдызы].— Казан: Татгосиздат, 1953.— 104 б. 8000.
Яңа дуслар: Балалар өчен кечкенә хикәяләр.— Казан: Таткнигоиздат, 1954.—51 б. 8000.
Егет сүзе: Комедия 3 пәрдәдә.— Казан: Таткитнәшр., 1958.— 82 б. 4000.
Баһау белән бозау: Хикәя.— Казан: Таткитнәшр., 1959.— 11 б. 25 000.
Пьесалар.—Казан: Таткитнәшр., 1959.—188 б. 7000.
Учак янында: Хикәяләр һәм фронт язмалары.— Казан: Таткитнәшр., 1959.— 84 б. 7000.
Тәгәрмәчләр җыры: Очерклар.—Казан: Таткитнәшр., 1960.—118 б. 4000.
Аларның язмышы: Драма 3 пәрдәдә, 4 күренештә.— Казан: Таткитнәшр., 1963.—68 б. 5 500.
Ауган багана янында: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1963,—76 б., ил. 15 000.
Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1965.—59 б., ил. 10 000.
Җыр белән очрашу: Хикәяләр. Очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1970.— 128 б., ил. 7000.
Зәңгәр конверт: Пьесалар.—Казан: Таткитнәшр., 1975.—334 б. 8000. Тәмле су: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1980.—14 б. 17 000. Пьесалар.—Казан: Таткитнәшр., 1981.—240 б. 5000.
Халык иҗады. [X. Ярми сүз башы белән].—Казан: Татгосиздат, 1938.-— 168 б. 10 145. X. Ярми белән бергә төзелгән. 608
Шул ук.— Казан: Татгосиздат, 1940.— 270 б. 15 050.— (Мәкт. сериясе).
Хуҗа Насретдин мәзәкләре. [Төз. һәм әдәби эшкәртүче А. Әхмәт].— Казаvн: Татгосиздат, 1942.— 176 б. 5076.
Шул ук:—2-басма.—Казан: Таткитнәшр., 1962.—231 б. 30 000.
Шул ук.—Тулыл. 3-басма.—Казан: Таткитнәшр., 1966.—238 б. 50 000. Рец.: Надиров И.—Сов. әдәбияты, 1963, № 3, 147—149 б.
Мәкальләр. [Төз. А. Әх м эт].—Казан: Татгосиздат, 1948.—24 б. 5165.
Табышмак әйтәм — табыгыз. [Төз. А. Әхмәт].— Казан: Татгосиздат, 1949.—32 б. 5065
Черное золото: Очерк/Пер. с татар. К. Горбунова.— Казань: Татгосиздат, 1947.—45 с. 10 000.
Падчерица: Пьеса в 3 д., 5 карт. (По мотивам татар. нар. сказки)/Пер. И. Заботина.— Казань: Татгосиздат, 1948.— 36 с. 10 000.
Случай в мастерской: Пьеса в 1 д., 2 карт.— М.: Отд. распростр. драм. произведений ВУОАП, 1960— 13 л. 300.
Письмо брата: Рассказы/Пер. с татар.— Казань: Таткнигоиздат, 1961.— 27 с, ил. 20 000.
Рассказы. Пер. с татар.— Казань: Таткнигоиздат, 1974.—46 с, ил. 100 000.

Аның турында

Иделле Г. Прозаик һәм драматург Абдулла Әхмәт.—Кит.: Иделле Г. Язучы һәм аның китабы.— Казан, 1964, 124—129 б.
Бакир Г. Каләме очлы, хыялы бай аның.— Сов. әдәбияты, 1965, № 3, 88—91 б.
Язучы Абдулла Әхмәткә 70 яшь.—Казан утлары, 1975, № 3, 127—128 б.
Утны-суны кичкән язучы.— Татарстан яшьләре, 1975, 25 март.
Шәрәфетдинов Г. Балаларның якын дусты.— Ялкын, 1975, № 3, 6 6.
Советские детские писатели: Биогр. словарь. М., 1961, Гл. «Абдулла Ахмет», с. 26.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013