Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Алинә ӘКМАЛОВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Алинә ӘКМАЛОВА

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Алинә ӘКМАЛОВА
Алинә Әкмалова - Мөслим районы Татар Бүләре урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы. Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм Республика “Сәләт” иҗтимагый оешмасы үткәргән шигырь язучы мәктәп укучылары арасындагы конкурста "Якын дус син, каләмем" шигыре өчен I урын алды.
БӘХЕТ БИТ УЛ СИНЕҢ КҮЗЛӘРДӘ

Моңсу гына караш ташладың да, 
«Бәхет күргәнең бармы» дидең? 
Хәтеремдә... Битем кызарганчы, 
Шашып-шашып бик озак көлдем. 
Синең күзләр кинәт уйга чумды... 
Мин дә көлүемнән туктадым. 
Белсәң иде ниләр уйлавымны, 
Әйтерсең лә туплар шартлады. 
Зәңгәр күзләр миңа сөеп бакты: 
«Бәхетем бит - синең күзләрдә, 
Куанычым - сабыйларча көлгән, 
Ай балкыган алсу йөзләрдә», 
Дип әйттең дә, кинәт китеп бардың, 
Ә мин калдым, чумып уйларга. 
Бөек хисләр кич уенчык түгел, 
Мизгел өчен генә уйнарга. 
Бер минутка гына туктап калдым, 
Ишеттем мин йөрәк сагышын. 
Чыпчык кадерен белми, аңлап булмый 
Сандугачның моңлы тавышын.

* * *

Кул бирешеп, күзләр аңлашуга 
Калган иде бары бер адым. 
Тик нигәдер күкләр пышылдады: 
Алга түгел, артка атладым. 
Пар булсак та, текә ярлар кебек, 
Арабызда дулкын, агымсу. 
Беләм: сиңа хәзер бик тә авыр, 
Ышан, синсез дә бит ямансу. 
Ярлар кушылалмый Һичбер вакыт, 
Ә агымсу акмый торалмый. 
Рельслар янәшә ятса да, 
Бер-берсенә кулын сузалмый.

ЯКЫН ДУС СИН, И КАЛӘМ!

И каләмем, әле дә син бар, 
Адашыр идем лә күптәннән. 
Юл табалмый арлы-бирле йөрим, 
Сорау алам үткән-сүткәннән. 
И каләмем, әле дә син бар, 
Күңел төшәр иде базына. 
Ишекләрен йозакларга бикләп, 
Кагылмас та иде сазына.
И каләмем, әле дә син бар, 
Нуры бетәр иде дөньяның, 
Сандугачка игътибар да итми
Ишетмәмен сагышын торнаның. 
И каләмем, әле дә син бар,
Кем ишетер йөрәк авазын? 
Бар серләрне тыңлап торасың да,
Әкияти җырлар язасың

ПАР КИЛДЕК БУГАЙ

Белмим, бәлки сиңа мин
Тиң дә түгелдер...
Ә бәлки мин - сиңа ьавадыр,
Ә син-күгемдер...
Белмим, бәлки мин - көздер,
Ә син - ямьле яз.
Бәлки мин - синең моңыңдыр,
Ә син - тулы наз.
Белмим, бәлки син - аккоштыр,
Мин - гади тургай.
Тик шулай да бер-беребезгә
Пар килдек бугай.

* * *

Энҗе бөртегедәй сүзләр тезеп,
Миңа юллыйсың.
Җавап хаты бәлки килер, диеп,
Ахры уйлыйсың.
Алам да хатларыңны, уйга чумам,
Тынсыз калам.
Ул сүзләрдә ярты җаның, хыял-өмет
Калган сыман.
Сүзләреңне күзләрең дип, кабул итәм.
Шашып үбәм.
Төшләремдә икебезне аккошлар дип,
Көн дә күрәм.
"Авыл утлары", 3 апрель, 2013.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013