Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Юныс Әминов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Юныс Әминов

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Юныс Әминов

(1921 — 1982)

Юныс Шәрип улы Әминов 1921 елның 1 декабрендә Татарстан АССРның хәзерге Әгерҗе районы Салагыш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1936— 1939 елларда Минзәлә педагогия училищесында укый, аны тәмамлагач, бер ел Актаныш районында балалар укыта. 1940 елның ноябрендә Кызыл Армиягә алынып, 1942 елның мартына кадәр хәрби мәктәптә укый, аннары взвод командиры сыйфатында Дон фронтына җибәрелә. 1943 елның 6 мартында Ю. Әминов яралы һәм контузияле хәлендә фашистлар кулына эләгә һәм 1944 елның августында Совет Армиясе частьлары азат иткәнгә кадәр Румыниядәге хәрби әсирләр лагерында тоткынлыкта яши. 1945 елның январеннан ул янә фронтта, сугыш беткәнче алгы сызыкта була, Будапештны штурмлауда, Братиславаны азат итү сугышларында катнаша.

Армиядән кайткач, Ю. Әминов берникадәр вакыт хуҗалык оешмаларында төрле эшләрдә эшли, аннары озак еллар буе Әгерҗе районының Барҗы авылы җидееллык мәктәбендә балалар укыта. 1949—1953 елларда, эшеннән аерылмыйча укып, Алабуга Укытучылар институтының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Бала чагыннан ук әдәбият белән кызыксынган һәм үзе дә каләм көчен сынап караган Ю. Әминов илленче еллар башында чынлап торып әдәби иҗат эшенә керешә. 1950 елда языла башлап, 1955 елда тәмамланган һәм шул елны Минзәлә театры коллективы тарафыннан сәхнәгә куелган «Язылмаган законнар» исемле беренче күләмле әсәре үк Ю. Әминовны сәләтле драматург итеп таныта. Бу спектакль 1957 елда, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында, Мәскәү тамашачыларына да күрсәтелә.

Драматургның шуннан соң иҗат ителгән һәм темасы белән илленче-алтмышынчы еллар авыл тормышына багышланган «Гөлчәчәк» (1956), «Тамырлар» (1961), «Әти балак» (1964), «Гөлҗәннәтнең җәннәте» (1966), «Уҗым бозавы» (1966), «Минем җинаятем» (1968), гражданнар сугышы чорында авылдагы сыйнфый көрәш вакыйгаларын үзәккә алган «Умырзая чәчәкләрем (1959), сәүдә хезмәткәрләре тормышын яктырткан «Сатучылар» (1961) исемле комедия һәм драмалары шул чорда Татарстанның Минзәлә, Әлмәт, Республика күчмә театрлары һәм Башкортстанның Салават, Сибай театрлары сәхнәләрендә уңыш белән баралар. «Умырзая чәчәкләре» белән «Гөлҗәннәтнең җәннәте» драмалары шулай ук Татар дәүләт академия театрында да куела, ә «Умырзая чәчәкләре» рус теленә тәрҗемә ителеп, Казанның Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) репертуарына кертелә. Әдипнең «Язылмаган законнар», «Тамырлар» драмалары буенча Минзәлә драма театры сәхнәсендә кУелган спектакльләр өчен режиссер С. Өметбаев 1960 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

1959—1961 елларда Ю. Әминов Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1969 елда гаиләсе белән Әлмәт шәһәренә» күчә Һәм гомеренең соңгы көннәренәчә шунда яшәп иҗат итә.

Драматургның Әлмәт чорындагы әдәби иҗаты тематик яктан да төрләнү-киңәю кичерә: аның әсәрләренә шәһәр тормышы, нефтьчеләр, завод эшчеләре образлары килеп керә. «Кан кардәшләр» (1972), «Сафура бураннары» (1975), «Сөймим дисәң дә...» (1976), «Очрашырбыз, Гөлсылу!» (1980) кебек комедия һәи драмалар әнә шул тематик колач киңәюенә мисал булып торалар. Язучы бигрәк тә Әлмәт татар драма театры коллективы белән иҗади дуслыкта яши: аның һәрбер яңа пьесасы диярлек тамашачы хөкеменә беренче булып шушы театр сәхнәсе аша җиткерелә.

Ю. Әминов утыз еллык иҗат гомерендә ике дистәдән артык сәхнә әсәрде иҗат итте. Аның иң яхшы пьесалары сугыштан соңгы татар драматургиясенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә. Аларда әдип үзенә генә хас шигриятле драматургик алымнар белән замандашларының рухи матурлыгына һәм максатчыл хезмәт активлыгына дан җырлый һәм уңай геройлары үрнәгендә тамашачы һәм укучы күңелендә югары әхлак һәм гражданлык сыйфатлары тәрбияләргә омтыла.

Драматургия һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ю. Әминовка 1981 елда Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.

Юныс Әминов, озакка сузылган каты авырудан соң, 1982 елның 3 декабрендә Әлмәт шәһәрендә вафат булды. Ул 1958 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Бер пәрдәле пьесалар.— Казан: Таткитнәшр., 1959.—80 б. 10 000. Р е ц.: Н у р у л л и н И. Кече жанр — зур эчтәлек.— Кит., Нуруллин И. Образлар дөньясында.— Казан, Таткитнәшр., 1964, 46—58 б.; Шул ук мәкалә.— Сов. әдәбияты, 1960, № 1, 112—117 б.

Язылмаган законнар: Драма 4 пәрдәдә.— Казан: Таткитнәшр., 1960.— 100 б. 4 000.

Тамырлар: Сатирик комедия. 3 пәрдәдә, 4 картинада.— Казан: Таткитнәшр., 1962.—95 б. 12 000. Рец.: Әминов Г. Тормышның үзеннән алынган геройлар.— Сов. әдәбияты, 1962, № 12, 149—150 б.

Гөлчәчәк: Пьеса 4 пәрдәдә.— Казан: Таткитнәшр., 1964.—76 б. 8000.

Кошның үз канаты була: Өч пәрдәле муз. комедия.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—91 б. 10 000.

Дүрт пьеса. (Р. Ишморат кереш сүзе).—Казан, Таткитнәшр., 1970.—256 б., портр. 6 000. Рец.: Ханзафаров Н. Мещанлык бәхетенә каршы.— Казан утлары, 1972, № 9, 162—165 б.

Гөлҗәннәтнең җәннәте: Пьесалар.— Казан: Таткитнәшр., 1973.—262 б., портр. 9 000.

Рәшидә чебешләре: Хикәя.— Казан: Таткитнәшр., 1974.—31 б. 13 000.

Сафура бураннары: (Пьесалар).— Казан: Таткитнәшр., 1976.—224 б. 8 000. Рец.: А р с л а н о в Г.— Соц. Татарстан, 1977, 8 июль. Драмалар, комедияләр.—Казан: Таткитнәшр., 1981.—384 б., портр. 7 000. Рец.: Вәлиев Мансур. Авыл кешесенең матурлыгы.— Казан утлары, 1982, № 12; 154—156 б.

Очрашырбыз, Гөлсылу!: Сәхнә әсәрләре.— Казан: Таткитнәшр., 1984.— 168 б. 15 000.

Аның турында

Гыйләҗев А. Ак нур белән.—Казан утлары, 1971, № 12, 130—134 б. Миңнуллин Г. Кеше күңеле.— Ялкын, 1971, № 12, 19 б. Юныс Әминов.— Сов. мәктәбе, 1972, № 5, 43 б. Әхмәдуллин А. Кешелекле иҗат.— Казан утлары, 1981, № 12, 159— 162 б. Мәхмүтов һ. Тормыш дөреслегенә омтылып: Ю. Әминовка 60 яшь.— Соц. Татарстан, 1981, 1 дек. Мөсәгыйть Ф. Сәхнәдә яңа әсәр. («Әти балак» пьесасы).— Сон. Татарстан, 1965, 19 дек. Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә. Гыймранова Д. Сәхнәдә — кешеләр язмышы. (Умырзая чәчәкләре» пьесасы).— Соц. Татарстан, 1969, 6 июль. Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә. Афзал Г. «Минем җәннәтем».— Соц. Татарстан, 1973, 6 май. Шул исемдәге әсәр. Минзәлә татар дәүләт драма театрында. Илялова И. «Кан кардәшләр».—Соц. Татарстан, 1975, 19 янв. Шул исемдәге драма Татар дәүләт акад. театры сәхнәсендә.



©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986).


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013