Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Нәҗип Әсәнбай
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Нәҗип Әсәнбай

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Нәҗип Әсәнбай

Татарстан белән Башкортстан арасы якыная бара

9 ноябрьдә Уфада Башкортстанның халык язучысы Николай-Нәҗип Әсәнбайның 90 яшьлек юбилеен үткәрәчәкләр. Бер атна дәвамында башкорт театрларының Николай Әсәнбай спектакльләреннән генә торган фестивале узачак.


Николай Әсәнбай 1921 елда Бакалы районы Ахман авылында туа. Утызынчы елларда әтисен кулак дип, авылдан сөрергә булалар. Ләкин кулак ярлыгы тагылган Әсәнбай йөрәге ярылып үлеп, авылны да чыгып җитә алмый кала.

1938 елда Николай Әсәнбай авылдан белем алырга чыгып китә. Бөек Ватан сугышында катнаша, ике тапкыр яралана. Сугыштан соң журналист, Гафури һәм Салават театры җитәкчесе булып эшли һәм шул вакытта драма әсәрләре яза башлый.

Бакалы керәшене Николай үзенә Нәҗип дигән тәхәллүс ала. Аның Гарәбстандагы илче Кәрим Хәкимов турындагы “Кызыл паша” әсәре аша башкорт театры зур дөньяга чыга, чит илләрдә була. Аннан соң Николай Әсәнбайның төп батырлыгы – әсәрләрен башкортча иҗат итеп, татарча газет-журналларга язу, бөтен җирдә татарча сөйләшү.

Сентябрь ахырларында Казанга Салават театры белән бергә Нәҗип ага Әсәнбай да килде. Аның белән шул вакытта очраштык.

Сезнеңчә, Салават театрының Казан гастроле ничек узды?

– Театрлар һәрвакыт дус булды. Республикалар арасында салкын җилләр искәндә дә, театрлар бер-берсен ташламады. Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры Казанга, татар театры Уфага килде.

Ә хәзер аралар тагын яхшырды. Салават башкорт театры бу юлы Казанга минем ике әсәремне – “Җиде кыз” һәм “Чияле тау”ны алып килде. Казан тамашачылары әсәрләремне бик җылы кабул итте.

Гомумән, казаннар югары зәвыклы. Монда данлыклы Камал театры бар. Казанда Туфан Миңнуллин дигән зур драматургыбыз иҗат итә. Аның кебек драматург бөтен Русиядә дә юк.

Сез Башкортстанның Бакалы районыннан, керәшеннәрдән. Бүген Бакалы керәшеннәре тормышы белән кызыксынасызмы? Хәзер анда күп яшьләр татарча да сөйләшми. Аксакал буларак аларга ни әйтер идегез?

– Мин 1938 елдан бирде башкорт мәдәниятенә хезмәт итәм. Әсәрләремне башкортча иҗат итәм. Уфадага “Кызыл таң” газетына татарча да язам. Бакалыга да еш кайтам.

Керәшеннәр белән бик дус. Анда фольклор ансамбльләре дә эшли. Әмма керәшен дөньясы Татарстанда кайный. “Туганайлар” газеты белән элемтәдәмен. Бу газетны яратып укыйм. Башкортстан керәшеннәренә дә “Туганайлар”ны укырга кушам.

Гаиләгез белән таныштырыгыз әле.

– Өч балам бар. Ике кызым – нефтяник. Улым Рөстәм – музыкант, Башкортстанда бик данлыклы кеше. Заманында Юрий Шевчук белән ДДТ төзегәннәр иде. Шевчук “Не стреляй” дигән җыр язгач, аны кулга алырга теләделәр. Шуннан Шевчук Себергә качты. Аның артыннан әнисе дә китте.

Ә система алышынгач, Шевчуклар Петербурга кайтты. Улым Рөстәм аның уң кулы иде. Ләкин без Рөстәмне аның янына җибәрмәдек. Хәзер Рөстәмнең оркестры бар. Ул “Родина” кинотеатры астында урнашкан. Анда сәхнә, зал бар. Рөстәм анда һәркөн концерт куя.

Өч оныгым бар. Берсе бик дини. Бәлки, Каһирәгә укырга китәр әле.

Бүгенге драматургияне ничек бәялисез? Сездән соң зур драматурглар булырмы?

– Татар драматургиясе гомергә югары дәрәҗәдә булды. Башкорт драматургиясе да яхшы. Мин башкорт драматургиясенә караганда, татарныкы турында күбрәк сөйләргә тиешмен. Хәзер яшь драматурглар үсеп килә. Камал театрында Ркаил Зәйдулланы куярга җыеналар икән. Ул бик яхшы шагыйрь.

Сезнең “Кызыл паша” әсәрегез Советлар Берлегенең Гарәбстандагы илчесе Кәрим Хәкимов турында. Гарәп илләрендә чуалыш барганда, “Кызыл паша”ның кирәге артамы?

– Ул минем бик бәхетле әсәрем булды. Аны башкорт театры Мәскәүдә уйнаганда, тамашага гарәп иленең 40 илчесе килде. Аннан мәскәүләр Уфада “Кызыл паша” телеспектаклен төшерде. Бу фильмны 24 гарәп иле сатып алды.

Мин аны Сириядәге дус илчем Феликс Федотов һәм Сирия мәдәният министры белән гарәп телендә дә карадым. Шуннан алар башкорт театрын бөтен гарәп театрларының X фестиваленә чакырды.

“Кызыл паша”ны хәзер дә елга ике тапкыр күрсәтәләр. Анда бүгенге Каддафи, Ливия һәм башка гарәп илләре язмышы күренә. Бүген гарәп илләрендә зур чуалышлар бара. Әле бер кеше: “30 ел элек язылган әсәрең бүгенге Каддафи турында”, диде. Юк, бу әсәр илче Кәрим Хәкимов турында, дип җавап бирдем.

“Әхмәтзәки Вәлиди Туган” әсәрегез Башкортстанны төзегән каршылыклы сәясәтче һәм зур галим Зәки Вәлиди турында. Вәлидигә карашыгыз ничек?

– Системага алмашынгач, әсәр геройлары да үзгәрде. Элек геройларыбыз сыер савучылар, колхоз рәисләре, нефть чыгаручылар иде. Яңа геройларны каян табарга?

Акча артыннан куган, бер-берсен ашарга торган, наркоманнар, эчкечеләр турында язып булмый. Ә олигархларны яратмыйм, җаным сөйми. Яңа капиталистларны да кабул итә алмыйм.

Халкыбыз әле авыр көннәр кичерә. Байларга һәм ярлыларга бүленеп яшәргә тиешбез. Бай һәм бай булмаганнар дөньясы килде, дип яздым бер мәкаләмдә. Без аларга хәзер күнегергә тиешбез.

Менә шуңа күрә кешеләрне тарих аша тәрбияләргә уйлыйм. Әхмәтзәки Вәлиди бөек галим булган, аны халык бик ярата. Әхмәтзәки Вәлиди көрәше яшьләргә үрнәк булып торырга тиеш.

Сез – совет чоры кешесе. Хәзер дингә карашыгыз?

– Бик яхшы. Чөнки кеше ирекле яшәргә яралган. Ходай аны кол итеп яратмаган бит. Кем булып эшләргә тели – шунда эшләсен. Диннең начар ягы юк аның. Ул яхшыга гына алып бара, Ходай юлыннан барырга өнди.

Бүген иҗат итәсезме әле?

– Салават театры куйган “Җиде кыз” һәм “Чияле тау” – минем яңа әсәрләрем. Әмма күзләрем начарланды. Күбрәк интервьюлар бирәм. Газетларда мәкаләләрем чыгып тора.

Әле яңа президент Рөстәм Хәмитов белән очраштым. Аның белән 50 минут сөйләштек. Президент белән очрашу турында “Башкортстан” газетында “Мин туган илемнең якты киләчәгенә ышанам” дигән мәкалә бастырдым.

Сез Башкортстанда иң зур язучы. Аксакалның нинди теләкләре бар?

– Яшьләргә теләкләрем бар. “Чияле тау” әсәрендәге иң төп фикер – чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул. Менә хәзер яшьләр читкә китәргә омтыла. Монысы яхшы, ләкин туган илен ташлап китәргә тырышалар. Мин шуның белән һич килешә алмыйм.

Туган илебезне күтәрергә кирәк, моны яшьләрдән башка эшләп булмый. Яшьләр бөтен өлкәдә дә лидер булырга тиеш. Әгәр шәп яшьләр читкә китсә, бездәге фәнне кем күтәрер, авыл хуҗалыгын кем үстерер?

Шуның өчен яшьләргә теләгем – туган илебезгә хезмәт итегез, чөнки ата-баба биредә җирләнгән, шушы җир өчен кан койган! Мин туган җир өчен бүген дә үләргә әзер! Cаша Dолгов www.Azatliq.org


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013