Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Альбина Әпсәләмова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Альбина Әпсәләмова

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Альбина Әпсәләмова Альбина Булат кызы Әпсәләмова 1981 елның 24 августында Казан шәһәрендә язучы Габдрахман Әпсәләмовның улы гаиләсендә туа. 1998 елда инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 18 нче номерлы урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 2003 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтында укып, «предприятиеләрнең тышкы икътисад эшчәнлеге белән идарә итү» белгечлеге ала.
Мәктәп елларыннан ук республикада чыгучы газеталар белән хезмәттәшлек итә. 2002-2004 елларда «Восточный экспресс» газетасының культура бүлегендә корреспондент булып эшли, 2004 елның маеннан «Парадигма» матбугат йортында директор урынбасары вазифаларын башкара.
КДФЭИның аспирантурасында «Экономик теория» белгечлеге буенча укый. Альбина Әпсәләмова яшьтән үк каләм тибрәтә башлый. Аның беренче шигыре («Подснежник») 1995 елда «Пионерская правда» газетасында басыла. 1995 елдан башлап шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре «Идель», «Казань», «АНКО» журналларында, «Казанские ведомости», «Молодежь Татарста-на», «Женщина», «Экономист», «Татарские края» газеталарында дөнья күрә. 1997 елдан Альбина Әпсәләмова шагыйрә Наилә Ахунова җитәкләгән «Белая ворона» әдәби үзәгенә йөри. Аның «Осколки снов» дип аталган беренче шигъри җыентыгы 1998 елда Казанда «Карпол» нәшриятында дөнья күрә. Бу китапка иллюстрацияләрне яшь рәссам Наталья Григорьева ясаган. Мөхәррир-төзүчесе һәм кереш сүз авторы — Наилә Ахунова, рецензенты — Борис Вайнер. 2001 елда А.Әпсәләмованың икенче шигырьләр китабы басыла, ул «Я дюблю писать курсивом» дип атала.
«Отдыхает ли природа на потомках гениев?» дигән кереш сүздә Рафаэль Мостафин болай дип яза: «Альбина Әпсәләмова шигырьләре табигый, эчкерсез булулары белән укучыны үзенә җәлеп итә. Шагыйрә тулысынча үзенең сиземләвенә таяна. Ул фәлсәфи социаль нәтиҗәләрне озак уйланулардан соң түгел, киресенчә, көтмәгәндә ясый. Менә шушы «көтмәгәндә»лек аның уңышы, балкышы булып тора. Бу балкышны ул алдан ук дөрес сиземли. А.Әпсәләмова поэзиясендә хакыйкать ярылып ята».
А.Әпсәләмова шәһәр һәм Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты. 1997 елда Казан шәһәрендә яшь журналистлар арасында үткәрелгән «Алтын каләм» бәйгесендә ул лауреат исеменә лаек була. 1999 елда һәм 2002 елларда ел саен үткәрелүче «Галактика любви» дип аталган поэзия һәм автор башкаручылар бәйгесендә беренче урынны ала, 1999 елда яшь шагыйрьләрнең «Нәфис» бәйгесендә призлы урынга чыга.
2001 елда А.Әпсәләмова «Я люблю писать курсивом» җыентыгы һәм әдәбият, сәнгатьтә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен «Триумф» кызыксындыру премиясенә лаек дип табыла. А.Әпсәләмова 2002-2004 елларда Халыкара Пушкин фестивале («С веком наравне») финалисты була. Аның иҗатына танылган язучылар — Андрей Вознесенский, Зоя Богуславская, Юрий Лившиц, Владимир Зимянин, Татьяна Бек — югары бәя бирәләр.
«Белая ворона» әдәби үзәге һәм Халыкара Пушкин фестивале («С веком наравне») чыгарган шигъри җыентыкларда да Әпсәләмова әсәрләренә урын бирелә.
А.Әпсәләмова үзен прозада да сынап карый. Аның проза әсәрләре белән «Казань» һәм «Идель» журналлары битләрендә танышырга мөмкин.
А.Әпсәләмова — 2001 елдан Татарстан, 2002 елдан Россия Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Осколки снов: стихи. — Казань: Карпол, 1998. — 40 с. — 500 экз.
Я люблю писать курсивом: стихи. — Казань: ЦИТИД, 2001. — 80 с.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Бабасына онык бүләге // Мәдәни җомга. — 2001. — 28 дек.
Муравьев А. Ейминулошестнадцатьлет//МолодежьТатарстана. — 1998. — №35. —С. 7.
Б а р м и н Г. Неразбитые сердца в осколках снов // Молодежь Татарстана. — 1998. —№49. —С. 7.
М о л н и н С. Той жизни осколки // Казанские ведомости. — 1999. — № 298. — С. 5.
Юзенчук В. Приз за признание в любви // Казанские ведомости. — 2001. —-№154. —С. 1
Маврина И. Игра пера,ума и сердца//Прямаяречь. — 2001. — № 154. — С. 2. Кузнецов В. Номинанты удивительно хороши // Известия. — 2001. — №225. —С. 2.
Зиганшина А. Триумф казанской поэтессы // Веч. Казань. — 2001. — №195. —С. 1.
ГазизоваЛ. О той, что любит курсив //Респ. Татарстан. — 2001. — № 246. — С. 3. Латыпов Т. Студентка из Казани — лауреат «Триумфа» // Время и день-ги. — 2001. — № 225-226. — С. 4.
Добровольская Е. Дорогая Альбина // Известия. — 2001. — № 230. — С. 8.
Орлов К. Недомолвки Альбины // Известия. — 2001. — № 1. — С. 4; Моя газета. — 2002. — № 3. — С. 6.
Абсалямова М. «Триумф»Альбины Абсалямовой//Восточныйэкспресс. — 2002. —№1. —С. 8.
Зиганшина А. Бэлла Ахмадуллина на сцене волнуется, как дебютантка // Веч. Казань. — 2002. — № 35-36. — С. 12.
Фролов А. В четверг и больше никогда // Независимая газета. — 2002. — 21 февр.
М и т и н а О. После «Триумфа» // Респ. Татарстан. — 2002. — № 41-42. — С. 5.
Владимиров С. «Триумф»: лица и комментарий // Идель. — 2002. — № 4.
ЧащиноваД. Отворчественашихстудентов//Экономист. — 2002. — № 8. — С.4.
Л а р и н а М. Белый цветок Абдурахмана Абсалямова // Веч. Казань. — 2002. — №188. —С. 4.
Гилязова Л. Ноты в песнях, буквы в книжках // Казанский университет. — 2002. —№20-21. —С. 16.
Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013