Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Мөхәммәд Әмин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Мөхәммәд Әмин

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Мөхәммәд Әмин Тарихта сынлы сәнгать, җыр һәм музыка осталарына ихтирам белән карап, аларны тирәсенә җыйнаган Мөхәммәд Әмин хан үзе дә әсәрләр язган дигән караш урнашкан. М.З. Хөсәенов «Тәварихы Болгария» исемле китабында Мөхәммәд Әмин дә шагыйрь булган, халык телендә Болгар шәһәрен җимерүче саналган Аксак Тимергә карата «Гыйкаб» («Үч алу») исемле әсәр язган дип сөйли. Автор аныкы дип, 12 юллык шигырь урнаштыра.

Чыкды һиҗрәттән йиде йөз 3 илледә —
Төшде галәмгә хәраблык зилзилә.
Үзе — аксак, гаклы — ахмак, фетнәдар
Золымыны изһар кылды һәр йирә.
Күп голәма вә мәшайехләр шәһид
Булдылар, дине ислам нурилә.
Дарел-ислам фетнәсендин, бел гайан,
Булды вәйран, акды йәшләр хәүфилә.
Нә җәвап бирүр хода кашыда ул,
Сурса алла шиддәт вә гыйкаб илә.
Йа илаһи, әй лә ул бәндәңне сән
Ахирәтдә залим вә җаһиле илә.

Н. Ф. Катанов Мөхәммәд Әминне «татар шагыйре» дип атый һәм әле китерелгән юлларны русча тәрҗемәсе белән бастырып чыгара. Бу шигырь «Мөхәммәд Әмин бәете» дип тә йөртелә. Әсәрдә ул вакытларда татар халкы өчен Болгар шәһәренең җимерелүеннән дә зуррак берәр хәлнең булмаганлыгы аңлашыла. Әсәрнең XVI йөз урталарына кадәр иҗат ителгәнлеге күренә. Чөнки Идел һәм Урал буенда яшәгән халыклар, бигрәк тә татарлар өчен Казанның Мәскәү дәүләтенә кушылуыннан да зуррак вакыйга булмаган. Шуның белән бәйләнештә «Казан алынганы бәете», «Сөембикә бәете», «Шаһгали бәете», «Хан кызы бәете», «Ханәкә Солтан бәете» кебек әсәрләр иҗат ителгән.


©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгшарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 1нче том


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013