|
КАҺАРМАННАР ХӘТЕРЕ МӘҢГЕЛЕК
Июнь ае илебез һәм халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы башланган ай буларак әле бик күп еллар сакланыр. Пенза өлкәсе Кикин урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләү дәверендә, укучыларым белән якташ һәм милләттәш сугышчыларыбызның язмышын даими өйрәнәбез. Журнал укучыларга Абдрахман Хөснетдин улы Баткаев (1902-1942) турында һәм ул фронтта иҗат иткән кайбер шигъри хатларын тәкъдим итәбез.
Абдрахман Баткаевның улы Заһидулла (ул безнең авылда яши, 81 яшендә) сөйләвенчә, аларның әтиләре бик укымышлы, дини кеше була. Рус телен дә яхшы белә: авылдашлары аңа хатлар, адреслар яздырырга еш килә. А.Баткаев балаларына беренче дин сабагын да үзе бирә. Диндарлык нәселләреннән килгән әлеге токымның бер тармагын — «Азанчылар», икенчесен «Аетлар» дип атап йөртәләр.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка киткән Абдрахман 1942 елда каты яралана. Санитарлар аны икенче көнне генә табып ала. Аягы төзәлгәнче А.Баткаев госпитальдә ята һәм шул чорда өенә еш яза. Улы Заһидулла абзый әйтүенчә, хатларның күбесе Балашове госпиталеннән килә. Шигъри хатларда ватанпәрвәрлек хисе көчле. Соңгы хатында хәтта шаяру катыш юллар да бар.
1943 елда Баткаевлар йортына «похоронка» килә. Абдрахман Баткаев фронтта батырларча һәлак була.
АБДРАХМАН БАТКАЕВНЫҢ ШИГЪРИ ХАТЛАРЫ
Өйгә кайтыр идек -
Язу бирми безгә китәргә.
Ходай язган бөтен күрәчәккә
Кирәк булыр сабыр итәргә.
Төрле музыкалар уйнаталар.
Безнең күңелләрне ачарга.
Мөмкин түгел янган йөрәкләрне
Музыкалар белән басарга.
Сабый чакта рәхәтләнеп үстек,
Җиләк җыя идек урманда.
Ничек безгә Ходай түзем биргән
Кар базында посып кунарга.
Минем урын якын тәрәзәгә,
Кояш нуры килеп төшәдер.
Әни кәбәм, сезне сагынганда
Сызлый йөрәк, бәгърем пешәдер.
Нурлы кояш карый тәрәзәдән
Бозлары йөри ханның нурындый.
Ходай миңа насыйп итәрме икән
Котылырга шушы урындый?
Әмән тынычланам шушы көндә,
Тәрәзәдән кояш караса.
Юк ихтыяр кулда, нихәл итим,
Минут тормас идем яраса.
Бөтен илдә шулай сансыз кеше
Балаларын ташлап китәләр.
Әллә сыймаганнар җир йөзенә,
Кан түгәргә мәҗбүр итәләр
Аяк баскан чакта йөрәк түзми,
Кеше әгъзасына басыла.
Гаҗәп: нинди авыр хәлләр
Килә адәмнәрнең башына.
Бу сугышка түзми түгел адәм -
Ватыладыр шәһәр каласы.
Адәм үлеп яткан кар астында -
Өйдә көтә мескен баласы.
Ничә бәла салган бу дөньяга
Гитлеризм дигән патшасы.
Бу сугыштан кайтыр бәхетлесе,
Ләкин кайта алмас барчасы.
Сугышта булган ат, хайван да
Михнәт күрә: агач кимерә.
Әнкәй, больницада газиз балаң
Сезне сагына, сагыштан тилмерә.
Илгә очып килгән матур кошның
Вата күрмә корган оясын.
Ходай миңа насыйп итәрме икән
Туган илнең тыныч дөньясын?
Ут кабынган иде куфаема,
Янып китте тәнем, пешкәнче.
Окоп эчләренә керә идек,
Кинәнәдер идек шуңарга.
Бу сугышлар миңа сәбәп булды
Аяк бармакларым туңарга.
Биек тәрәзәм зур өйләрдә,
Әкиятләр сүләп ятабыз.
Кайсы газет укый, кайсы зарланадыр:
Туган илгә кайчан кайтабыз?
Күктән бомба явып торган чакта,
Урман агачлары ауганда,
Гаҗәп итәм: ничек исән калдым,
Яңгыр кебек пуля яуганда.
Безнең Шабай күле — түгәрәк күл,
Кевделәргә бара елгасы,
Рәхәт күреп үстек сабый чакта,
Хәзер килде кайгы дөньясы.
Сабый чакта рәхәтләнеп үстек,
Җиләк җыя идек урманда.
Ничек безгә Ходай түзем биргән
Кар базында посып кунарга.
Дошманнарны җиңеп кайтыр идем,
Язу бирми безгә китәргә.
Ходай биргән бөтен күрәчәккә
Кирәк булыр сабыр итәргә.
Әҗәл җитми, тими икән
Немецларның үткен пульляры,
Госпитальдә яткан иптәшләрнең
Сызлый аяклары, куллары.
Баз эченедә посып озын төндә,
Михнәт күрдек сугыш юлында,
Хәзер инде туный тәнебезне
Үткен пычак — доктор кулында.
Бер генә сүз әйтәм, ул да булса
Үземнең сөекле анама,
Хәерле догаңны кыл син, әни,
Госпитальдә яткан балаңа.
Өзеп алыр идем, ашар идем
Алма агачының алмасын.
Алты ай тула — госпитальдә ятам,
Ничек ахры йөрәк янмасын.
Госпитальдән чыгып киттек,
Төн урталары җиткәч,
Туган җиргә кайтып булмый.
Ерак җирләргә киткәч.
Кереш мәкаләне һәм шигъри хатларны
басмага Пенза өлкәсе Каменка районы
Кикин урта мәктәбенең,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Равилә Баткаева әзерләде.
|