Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Салих Баттал
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Салих Баттал

A Ә <= Б => В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Шәехзадә Бабич Идрис Багданов Локман Бадыйкшан Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ Маргарита Баимова Рамазан Байтимеров Үзбәк Байчура
Заһирә Байчурина Госман Бакиров
Марсель Бакиров Сөләйман Бакыргани Баласугани Гөлнар Балтанова Р.Барҗанов Риза БАРИЕВ Флүсә Бариева Галимҗан Баруди Кәшфи Басыйров Абдулла Баттал Габделбари Баттал
Ринат Баттал Салих Баттал Фәнзаман Баттал Рабит Батулла Хамис Батыров Ибраһим БАШМАКОВ Наташа Башурина Гатаулла Баязитов Нур Баян Әхсән Баян Рәүф Баһаветдинов Баһави
Илүзә Баһавиева Флүр Баһаутдинов Флер Баһманов Хәнәфи Бәдигый Хафизетдин Бәззази Марат Бәдретдинов Хәмзә Бәдретдинов Әлфия Бәдретдинова Гөлназ Бәдретдинова Фирая Бәдертдинова Гөлзадә Бәйрәмова Луиза Бәйрәмова Фәүзия Бәйрәмова Кәбир Бәкер Рәүф БӘХТИЯР Зариф Бәшири Гомәр Бәширов Фәрит Бәширов Альбина Бәширова Зәйнәп Бәширова Сафия Бәширова Рәшит Бәшәр Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Ислам Беляев Бибигөлҗамал Г. Биги Заһир Бигиев Муса Бигиев Рәшит Биглов Ибраһим Биектаулы Айрат Бик-Булатов Сөнгатулла Бикбулатов Инга Бикбулатовa Шәриф БИККОЛ Хөрмәт Бикколов Бикмөхәммәд Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ Римма Бикмөхәммәтова Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ Тәэминә Биктимирова Галимәтелбәнат Биктимерова Ирҗан Бикчәнтәев Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин Рамил Билал Ринат Билалов Фәридә Билецкия Әхтәм Билялов Әбел-Галя ибне әл-Болгари Ибраһим Болгарии Мәхмүд Болгари Таҗетдин ибне Юныс әл-Болгари Хәзәр Болгари Хәсән ибне Юныс әл-Болгари Мансур Борындыкый Әгъдәс Борһанов <Мәүлет Борһанов Равил Бохараев Мәхмүт Бөдәйли Бөтермиш Әлфия Булат Нургали Булатов Габдулла Бубый Дилбәр Булатова Клара Булатова Дилә Булгакова Фәтхи Бурнаш Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ) Флорид Бүләков
Салих Баттал
(1905-1995)

Шагыйрь, прозаик һәм драматург Салих Баттал (Салихҗан Вазих улы Батталов) 1905 елның 5 августында элекке Казан губернасы Спас өязе (хәзерге Алексеев районы) Зур Тигәнәле авылыыда урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Алты яшендә үзлегеннән укырга-язарга өйрәнә, соңыннан күрше Урта Тигәнәле авылы мәдрәсәсендә һәм гражданнар сугышы чорында бер кыш Чистай шәһәрендәге Шиһап хәзрәт мәдрәсәсендә укый. 1921 елгы кытлык вакытында урта хәлле крестьян хужалыгы тәмам бөлеп, хәлсезләнеп калгач, уналты яшьлек Салих, апасы һәм җизнәсенә ияреп, Мәскәү өлкәсенә үз көнен үзе күрергә чыгып китә. Ул төрле көнлекче эшләрдә эшли: совхоз һәм хосусый хужалыкларда икмәк, яшелчә җыеша, вагоннардан утын, күмер, торф бушатыша, җир казый, көтү көтә һ. б. 1924 елда, Мәскәү өлкәсендәге Соболево-Щелково туку фабрикасында эшләгәндә, фабрика янындагы татар клубы стена газетасында яшь егетйең В. И. Ленин үлеменә багышланган беренче шигыре «дөнья күрә». Тиздән шигырьне Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Эшче» газетасында да күчереп басалар. С. Батталның әдәби иҗат юлына аяк басуы әнә шулай башлана.

1924—1926 елларда С. Баттал татар-башкорт эшче яшьләренең Мәскәүдәге ике еллык гомуми белем курсларында укый. Бер ук вакытта шигырьләр язуын да дәвам иттерә. Алар шул замандагы Мәскәү татар көндәлек матбугатында даими басылып торалар. Курсларны тәмамлагач, С. Баттал Мәскәү өлкәсендәге Вербилка фарфор фабрикасында эшли башлый, төп хезмәте белән бергә, татар эшчеләре арасында мәгариф-агарту эшләрен оештыручы вазифасын да үти. Бераз соңрак (1928 елда) фабрикада эшләгәндә алган тәэсирләр нигезендә С. Батталның беренче сәхнә әсәре — «Организатор» исемле комедиясе языла. Комедия 1928—1929 елларда Мәскәү Үзәк татар эшче театры сәхнәсендә күп мәртәбәләр уйнала. Ул шулай ук башка театрларда да уңыш белән бара.

1927 елда С. Баттал комсомол путевкасы белән эшче-крестьян Кызыл Армиясе хәрби һава көчләренең Ленинградтагы хәрби теория мәктәбенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, укуын Оренбург очу мәктәбендә дәвам иттерә (1928—1929), аннан соң өч елдан артык Брянск һәм Казан шәһәрләрендә очучы булып эшли. Бу чорда язучының әдәби иҗаты да активлаша. 1929 елда СССР халыкларының Њзәк нәшриятында әдипнең «Еллар җыры» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга, ә колхозлашу чоры авылындагы сыйнфый көрәшне калку итеп сүрәтләгән «Язучы яулык» (1930—1931) драмасы

Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела.

1933 елның языннан 1934 елның ахырынача С. Баттал һава көчләренең махсус конструкторлык бюросы янындагы сынау отрядында хезмәт итә. 1935 елда исә, хәрби хезмәттән китеп, Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр нигездә әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Бу елларда аның эшчеләр, крестьяннар, Кызыл Армия һәм очучылар тормышына бәйле күп санлы шигырьләре, поэмалары («Кешелек һәм күселек», 1933; «Очучылар турында баллада», 1935; «Авиа-марш», 1940 һ. б.), проза әсәрләре («Очучылар» романы, 1935) һәм «Сынау» (1938) исемле пьесасы языла. Соңгысы 1939 елда Татар дәүләт академия театрында куелып, әдәби тәнкыйтьнең уңай бәясенә лаек була. Ул шулай ук аерым китап булып та басылып чыга.

Ватан сугышы чорында Салих Баттал Хәрби Һава Көчләренең Тын Океан флотында хәрби очучы булып хезмәт итә (1941—1945), япон империялистларына каршы сугышларда катнаша, шәхси батырлыклары өчен сугышчан медальләр белән бүләкләнә. Сугыш елларында әдип партиотик рухтагы шигырьләр һәм «Капитан Гастелло» (1942) исемле поэмасын яза.

Салих Батталның сугыштан соңгы иҗат эшчәнлеге күләмле поэтик әсәрләре белән характерлы. Алар арасында «Олы юл буйлап» («Газзә», 1953) шигъри повесте язучы иҗатының гына түгел, гомумән илленче еллардагы татар совет поэзиясенең күренекле әсәрләреннән саналырга хаклы. Сугыштан соңгы авыл тормышын драматик ситүацияләрдә яктырткан бу повесть шул ук елны рус теленә тәрҗемә ителә һәм «Новый мир» журналында басылып чыга. Шагыйрьнең күләмле эпик әсәре — «Чирмешән якларында» (1934—1970) исемле шигъри романы да игътибарга лаек. Халык җырларының форма үзенчәлекләреннән оста файдаланып язылган, шигъри детальләргә, үзенчәлекле күренешләргә, отышлы драматик ситуацияләргә бай булган бу әсәр 1905—1921 еллар арасындагы татар авылының катлаулы тормышын, кискен сыйнфый каршылыкларын, халык массаларының азатлык өчен көрәшә-көрәшә Октябрь революциясенә килүләрен сүрәтли.

Сугыштан соңгы чорда әдип драматургия һәм проза жанрларында нәтиҗәле эшли. Аның драматик әсәрләреннән эхлак-этика мәсьәләләренә багышланган «Бер карар тирәсендә» (1950), «Киртә» (1959), «Яда өйгә күчкәч» (1959), «Њтеп барышлый» (1960), «Бәрәкәтле чәй» (1969) кебек пьесаларын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Проза жанрында С. Баттал үзенең балаларга атап язылган «Очучы язмалары» (1951) китабы һәм «Сигезенчесе кем?» (1965), «Баштан үткәннәр» (1972) исемле повестьлары белән билгеле. «Сигезенчесе кем?» повестенда совет иле төзелешенең иң киеренке чорлары — беренче бишьеллыклар һәм Бөек Ватан сугышы чоры фонында бер очучының катлаулы язмышы тасвирлана. «Баштан үткәннәр» дигән автобиографик әсәрдә исә автор, узган гомеренең беренче яртысына күзәту ясап, туган җир һәм чор турында уйлануларын, В. Чкалов, А. Фадеев, Г. Ибраһимов кебек күренекле замандашлары белән очрашуларын яза.

С. Баттал әдәби тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. Ул А. Пушкинның күп кенә шигырьләрен һәм «Поп һәм хезмәтче Балда турында әкият»ен, В. Маяковскийның «Владимир Ильич Ленин» поэмасын, шулай ук рус совет язучысы Н. Никитинның «Төньяк Аврора» исемле күләмле романын тәрҗемә итте.

Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Салих Баттал Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде (1957).

С. Баттал—1934 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр: Поэзия.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—343 б порт. — 5000.

Сайланма әсәрләр: Проза.— Казан: Таткитнәшр., 1974.—403 б. 9000.

Еллар җыры: Шигырьләр.— М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929 — 95 б. 2000.

Еллар җыры: Шигырьләр.—М.: Центриздат. 1931.—78 б. 7000. Шигырьләр.— Казан: Татгосиздат, 1934.—112 б. 6000.

Очырткыч һәм аэроплан: (Балалар өчен шигырьләр).— Казан: Татгосиздат, 1934.—19 б. 20000.

Очучылар: Роман.— Казан: Татгосиздат, 1935.—222 б. 10100 [Тышл.: 1936].

Џава диңгезендә: [Хикәя].— Казан: Татгосиздат, 1939.—80 б. 5000.

Шигырьләр.— Казан: Татгосиздат, 1940.—86 б. 6000.

Сынау: Пьеса, 5 пәрдәдә,—Казан: Татгосиздат, 1941.—95 б. 3070.

Илем-анам: (Шигырь һәм поэмалар).— Казан: Татгосиздат, 1944 — 40 б. 511 б.

Шигырьләр.— Казан: Татгосиздат, 1946.—46 б. 10195.

Лачын (Бер очучының күргәннәре): Хикәя.— Казан: Татгосиздат, 1948 — 27 б. 5000.

Олы юл буйлап: Шигырьләр һәм поэмалар /Авт. биогр. белешмәсе белән—Казан: Татгосиздат, 1950.—116 б. 5065.

Очучы язмалары.—Казан: Татгосиздат, 1951.—95 б. 5065.

Газзә: Шигырь белән язылган повесть.— Казан: Татгосиздат 1953 — 84 б. 4000.

Олы юл буйлап: (Шигырь белән язылган повесть).— Казан: Таткнигоиздат, 1955.—108 б., 1 б. портр. 3000. Рец.: Ахунов Г. Поэзиянең олы юлыннан.— Кит.: Ахунов Г. Әдәби язмышлар: Мәкаләләр. Казан, 1970, 129—139 б.

Очучы язмалары.— Тулыл. 2-басма.— Казан: Таткитнәшр., 1958.— 124 б., ил. 7000.

Комедияләр.— Казан: Таткитнәшр., 1959.—176 б. 5000.

Шигырьләр һәм поэмалар.— Авт. биогр. белешмәсе белән.— Казан: Таткитнәшр., 1959.—200 б., портр. 4000.

Фоат сәяхәте. Шигырь.— Казан: Таткитнәшр., 1960.—15 б. (Балалар күңеле). 25000.

Очучылар турында баллада.— Казан: Таткитнәшр., 1961.—19 б., ил. 16000. Совет кешеләре: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1962.—58 б., ил. 10000.

Сигезенчесе кем?: Повестьлар һәм шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1965.—292 б. 9000. Рец.: Хатипов Ф. Салих Батталның «Сигезенчесе кем?» повесте.— Кит.: Татар әдәбияты мәсьәләләре. 6-ж. Казан, 1974, 79—88 б. (Казан дәүләт пед. ин-ты гыйльми язмалары, чыг. 133); Хатипов Ф. Тугрылык һәм батырлык.— Казан утлары, 1975, № 8, 183—187 б.

Чирмешән якларында: Шигъри роман.— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 127 б., ил. 10000.

Тылсымлы балдак: Шигырьләр, поэмалар, әкиятләр.— Казан: Таткитнәшр., 1980.—79 б. 10000.

Төрле еллар мозаикасы: Шигырьләр, поэмалар. 1941—1982.—Казан: Таткитнәшр., 1983.—64 б. 4000.

По столбовой дороге: Повесть в стихах /Авториз. пер. с татар.— М.: Сов. писатель, 1956.—95 с. 5000. Рец.: Твардовский А. Поэт вспоминает, рецензирует, советует.— Лит. обозрение, 1976, № 4, с. 99—109. О повести С. Баттала с. 103; Рафиков М. С. Батталның «Олы юл буйлап» повеете рус телендә.— Сов. әдәбияты, 1957, № 6, 106—111 б.

Тем, кто помог: Избр. стихи и поэмы. 1924—1956. Пер с татар.— Казань: Таткнигоиздат, 1956.—150 с., портр. 5000.

Кто же восьмой?: Повесть /Пер. Е. Имбовид.— М.: Сов. Россия, 1974.— 83 с.—150000.

То же.—Изд. 2-е, испр.—М.: Сов. Россия, 1979.—96 с. 50000. Рец.: Гордеева В. В защитү доброго имени.— Сов. Татария, 1975, 6 апр.; Никитин С. Суд правый.— Лит. Россия, 1975, 18 июня.

Аның турында

Җәлил М. Хәбәрчеләр хәрәкәте үстергән каләм осталары.— Кит.: М. Җәлил. Сайланма әсәрләр. Т. 3. Казан, 1956, 148—150 б.

Юзиев Н. Тибә генә түгел, җырлый йөрәк...» (Салих Баттал).—Кит.: Юзиев Н. Шигърият дөньясы: Тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1981, 206—215 б.

Әдипкә 60 яшь.—Казан утлары, 1965, № Ю, 91 б.; Соц. Татарстан, 1965, 5 авг.

Мәҗитов 3. Һәр шагыйрьнең үз тавышы.— Кит.: Мәҗитов 3. Сугышчан поэзия. Казан, 1975, 130—138 б.

Салих Батталга — 70 яшь.—Казан утлары, 1975, № 8, 109—110 б.

Давыдов Э. 50-летие С. Баттала.— Сов. Татария, 1955, 23 сент.


©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013