Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Клара Булатова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Клара Булатова

A Ә <= Б => В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Шәехзадә Бабич Идрис Багданов Локман Бадыйкшан Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ Маргарита Баимова Рамазан Байтимеров Үзбәк Байчура
Заһирә Байчурина Госман Бакиров
Марсель Бакиров Сөләйман Бакыргани Баласугани Гөлнар Балтанова Р.Барҗанов Риза БАРИЕВ Флүсә Бариева Галимҗан Баруди Кәшфи Басыйров Абдулла Баттал Габделбари Баттал
Ринат Баттал Салих Баттал Фәнзаман Баттал Рабит Батулла Хамис Батыров Ибраһим БАШМАКОВ Наташа Башурина Гатаулла Баязитов Нур Баян Әхсән Баян Рәүф Баһаветдинов Баһави
Илүзә Баһавиева Флүр Баһаутдинов Флер Баһманов Хәнәфи Бәдигый Хафизетдин Бәззази Марат Бәдретдинов Хәмзә Бәдретдинов Әлфия Бәдретдинова Гөлназ Бәдретдинова Фирая Бәдертдинова Гөлзадә Бәйрәмова Луиза Бәйрәмова Фәүзия Бәйрәмова Кәбир Бәкер Рәүф БӘХТИЯР Зариф Бәшири Гомәр Бәширов Фәрит Бәширов Альбина Бәширова Зәйнәп Бәширова Сафия Бәширова Рәшит Бәшәр Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Ислам Беляев Бибигөлҗамал Г. Биги Заһир Бигиев Муса Бигиев Рәшит Биглов Ибраһим Биектаулы Айрат Бик-Булатов Сөнгатулла Бикбулатов Инга Бикбулатовa Шәриф БИККОЛ Хөрмәт Бикколов Бикмөхәммәд Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ Римма Бикмөхәммәтова Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ Тәэминә Биктимирова Галимәтелбәнат Биктимерова Ирҗан Бикчәнтәев Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин Рамил Билал Ринат Билалов Фәридә Билецкия Әхтәм Билялов Әбел-Галя ибне әл-Болгари Ибраһим Болгарии Мәхмүд Болгари Таҗетдин ибне Юныс әл-Болгари Хәсән ибне Юныс әл-Болгари Мансур Борындыкый Әгъдәс Борһанов <Мәүлет Борһанов Равил Бохараев Мәхмүт Бөдәйли Бөтермиш Әлфия Булат Нургали Булатов Габдулла Бубый Дилбәр Булатова Клара Булатова Дилә Булгакова Фәтхи Бурнаш Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ) Флорид Бүләков
Клара Булатова

Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстан АССРның Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның әтисе дә, әнисе дә укытучылар була, шуңа күрә Кларага бала чактан ук әти-әниләре белән бергә бер төбәктән икенче төбәккә күчен йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә. 1944 елда ул Сарман районының Югары Чыршылы авылында беренче класска керә, өченче класстан Ләке авылы җидееллык мәктәбендә укый, ә урта белемне Сарман урта мәктәбендә 1954 елда алып чыга. Шул ук елның кезеннән К. Булатова хезмәт юлын башлый — Түбән Ләшәү мәктәбендә башлангыч классларда балалар укыта, аннан соң төзелештә эшли, Әлмәттәге кенкүреш комбинатында кассир, «Төзүчеләр» клубында оештыручы була. 1962—1965 елларда ул яңадан мәктәптә — Әлмәт районының Колшәрип авылында тел-әдәбият, тарих укыта. Шунда, 1964 елда, КПСС сафларына алына.

К. Булатованың шигъри иҗаты да нәкъ шул чорда тернәкләнеп китә. Әле мәктәп елларында ук аерым шигырьләре матбугатта күренгән яшь шагыйрә актив рәвештә Әлмәттәге әдәби түгәрәккә йөри, һәм 1956 елдан башлап «Татарстан яшьләре», «Совет Татарстаны» («Социалистик Татарстан») газеталарында, «Пионер» («Ялкын»), «Азат хатын», «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналларында аның күп кенә шигырьләре дөнья күрә. Бераздан аерым шигъри цикллары «Њсү юлы», «Идел» альманахы, «Яшь үрентеләр» кебек күмәк җыентыкларда басыла.

1965—1969 елларда К. Булатова В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам иттерә: 1965 елда аның шигъри бәйләме «Дуслык» исемле күмәк җыентыкта басылып чыга. Шагыйрәнең исеме тәнкыйтьтә җылы сүз белән телгә алына башлый. 1967 елда «Язлар алда» исемле мөстәкыйль китабы — лирик шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

Университетны тәмамлаганнан соң К. Булатова Әлмәт районының Яна Кәшер урта мәктәбенә тел әдәбият укытучысы булып китә. Тәҗрибәле укытучы буларак, 1978 елда аңа РСФСР Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Укытучы-методист» дигән мактаулы исем бирелә.

Җитмешенче елларда шагыйрә тагын берничә шигырь җыентыгы чыгарды. Аның бер бәйләм шигырьләре русчага тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә «Детская литература» нәшриятында чыккан «Песня, мечта и любовь» («Җыр, хыял һәм мәхәббәт») исемле күмәк җыентыкка да кертелгән. Шагыйрәнең егерме елдан артык иҗат эшчәнлеген чагылдырган шигырьләре 1981 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Гел кояшка карап» исемле күләмле китабында урын алган.

К. Булатова— 1970 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Язлар алда: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—64 б. 4000.

Һәрвакыт янымда; Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—72 б., 3500. Рец.: Бәләкәй рецензия.— Казан утлары. 1969, № 8, 187 б.

Җәйләр җитсә: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—112 б. 4000. Рец.: Абдуллина Р.—Казан утлары, 1973, № 8, 187—188 б.

Џәр язның үз җыры: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.—64 б. 2000.

Гел кояшка карап: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1981.—128 б. портр. 2000. Рец.: Кашапов Г. Гел алга карап.— Соц. Татарстан, 1981, 26 янв.; Бәйрәмова Ф.— Казан утлары, 1981, № 11, 184 б.

Марс китабы: Нәниләр өчен шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—24 б. 20 000.

Аның турында

Xатыйп Миңнегулов. ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ТУГАН ТЕЛ ХАДИМӘСЕ? (Шагыйрә Клара Булатованың 70 яше уңаеннан)
Айдар Хәлим. Бу йортларның син кайсында икән? (Шагыйрә Клара Булатованың иҗатына сызатлар)

Лотфуллин Р. Гел кояшка карап.— Казан утлары, 1970, № 9, 151—153 б.

Маннур Ш. Хәерле юл телим.— Казан утлары, 1971, № 2, 184 б.


©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013