Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Рәшит Биглов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рәшит Биглов

A Ә <= Б => В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Шәехзадә Бабич Идрис Багданов Локман Бадыйкшан Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ Маргарита Баимова Рамазан Байтимеров Үзбәк Байчура
Заһирә Байчурина Госман Бакиров
Марсель Бакиров Сөләйман Бакыргани Баласугани Гөлнар Балтанова Р.Барҗанов Риза БАРИЕВ Флүсә Бариева Галимҗан Баруди Кәшфи Басыйров Абдулла Баттал Габделбари Баттал
Ринат Баттал Салих Баттал Фәнзаман Баттал Рабит Батулла Хамис Батыров Ибраһим БАШМАКОВ Наташа Башурина Гатаулла Баязитов Нур Баян Әхсән Баян Рәүф Баһаветдинов Баһави
Илүзә Баһавиева Флүр Баһаутдинов Флер Баһманов Хәнәфи Бәдигый Хафизетдин Бәззази Марат Бәдретдинов Хәмзә Бәдретдинов Әлфия Бәдретдинова Гөлназ Бәдретдинова Фирая Бәдертдинова Гөлзадә Бәйрәмова Луиза Бәйрәмова Фәүзия Бәйрәмова Кәбир Бәкер Рәүф БӘХТИЯР Зариф Бәшири Гомәр Бәширов Фәрит Бәширов Альбина Бәширова Зәйнәп Бәширова Сафия Бәширова Рәшит Бәшәр Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Ислам Беляев Бибигөлҗамал Г. Биги Заһир Бигиев Муса Бигиев Рәшит Биглов Ибраһим Биектаулы Айрат Бик-Булатов Сөнгатулла Бикбулатов Инга Бикбулатовa Шәриф БИККОЛ Хөрмәт Бикколов Бикмөхәммәд Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ Римма Бикмөхәммәтова Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ Тәэминә Биктимирова Галимәтелбәнат Биктимерова Ирҗан Бикчәнтәев Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин Рамил Билал Ринат Билалов Фәридә Билецкия Әхтәм Билялов Әбел-Галя ибне әл-Болгари Ибраһим Болгарии Мәхмүд Болгари Таҗетдин ибне Юныс әл-Болгари Хәзәр Болгари Хәсән ибне Юныс әл-Болгари Мансур Борындыкый Әгъдәс Борһанов <Мәүлет Борһанов Равил Бохараев Мәхмүт Бөдәйли Бөтермиш Әлфия Булат Нургали Булатов Габдулла Бубый Дилбәр Булатова Клара Булатова Дилә Булгакова Фәтхи Бурнаш Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ) Флорид Бүләков
Рәшит Биглов

Пәйгамбәр иленә сәяхәт

Безне ниләр көтә?

Диния нәзарәте сәркәтибе Нафигулла хәзрәт Әшировның миңа Хаҗга барырга тәкъдим ясавына башта ышанмыйчарак тордым. Әтием патша заманында ук армиядә хезмәт иткән көннәрдә дә биш вакыт намазын калдырмаган. Аның гына түгел, гомер-гомергә Ислам диненә табынган ата-бабалары өчен дә Хаҗ кылу тик хыялларында гына яшәгән.
Ә мин кем? Гыйбадәт кылырга да өйрәтелмәгәч, Аллаһы тәгаләгә инану гына җитәрме һәм андый изге сәфәр кылырга хакым бармы? Хаҗ гамәлләрен үтәү - берсүзсез Оҗмахка керүгә дәгъва бит ул...
- Иманың камил булу да җитә, - дип тынычландырды мине хәзрәт. - Синең матбугат битләрендә руханилар хезмәтен чагылдыруың, изгеләргә теләктәш булуың да гыйбадәткә тиң. Ә намаз укырга, инша Аллаһ, шунда өйрәнерсең. Мәдрәсә мөгаллиме Касыйм хәзрәт Сәлимов исә минем икеләнүемә гаҗәпләнде.
Мөмкинлеге чыкканда бармый калу үзе бер хилафлык, дигән фикерне әйтте ул. Гомумән, хаҗга китәргә җыенганда, нинди генә сораулар туса да, без аңа мөрәҗәгать иттек. Касыйм хәзрәт теләкләре булган һәркемгә намаз укырга, тәһарәт алырга, мөселманнарның югары мәдәниятенә хас булган барлык нәрсәләрне дә өйрәтергә әзер иде. Сәфәргә әзерлек барган көннәрдә егетләрнең берсе аңа шундый сорау бирде:
- Бик хәвефле юл, диләр бит әле, Касыйм абый, һәлак булу очраклары турында сөйләп, шик тудыралар, нишләргә икән?
- Бүредән курыксаң, урманга бармыйсың да куясың инде, -дип җавап бирде ул. - Гомумән, тәкъдирең җитсә, кайда үлсәң дә барыбер түгелмени? Яшерен-батырынлык юк, Хаҗ юлы корбансыз булмый. Кая гына барсаң да, Хак тәгалә кодрәтеннән ары китә алмыйсың.
- Әйе, дин тоткан мөселманга Хаҗ кылу - тән һәм күңел пакьлегенең иң югары ноктасы, - дип дәвам итте ул сүзен. - Шуңа күрә, искиткеч газапларга карамастан, Мөхәммәт пәйгамбәрнең асыл ватанына бара торган сукмаклардан борын-борыннан кеше өзелмәгән. Ми кайнатырлык эссе чүлләр аша җәяүләп тә, дөяләргә, ишәкләргә атланып та Мәккәи-мөкәррәмәгә юл тотар булганнар. Юл газабы исә икешәр, өчәр елга сузылган. Кешеләр шунда юлбасарлар кулына дучар булган. Хаҗиларны әсир төшереп, коллыкка сату очраклары шушы гасырның алтмышынчы елларына кадәр дәвам иткән. Болардан тыш, кешеләр төрле авыруларга юлыккан, үзләренең әҗәлен тапкан. Хаҗ юлында җан-тәслим кылу исә әле дә иң зур бәхет - җәннәткә керүнең туры юлы, дип исәпләнә. Шуңа күрә, сәламәтлеге начарайгач, дөньядан үтү өчен бирегә килүчеләр әле дә юк түгел...

Юлга чыгар алдыннан

Ниһаять, юлга чыгар вакыт җитте. Хаҗ кылуның нәрсә икәнен укып яки ишетеп кенә беләбез. Бәхеткә, арабызда анда барып кайтучылар да бар иде. Алар без барасы илдәге кануннарның кырыслыгы, Хаҗ кылуның авыр булуы, 50-60 градус эсселектә шактый сынаулар үтәчәгебез турында сөйләде. Шуңа күрә икеләнүчеләр, сәфәрдән баш тартучылар да табылды.
Чынлап та, шөбһәләнерлек нәрсәләрне элегрәк тә ишеткәнебез бар иде. Мәсәлән, имештер, берәү Кәгъбәтуллада "кара таш"ны үпкәндә, косып җибәргән. Шундагы хезмәткәрләр, изге урынны мәсхәрәләде дип, аны шунда ук сугып үтергән. Ә бит күңел болгану, укшыту - башка эссе кабуның төп билгеләре. Ә безнең белән ниләр генә булмас?..
Хаҗ кылу чын мөселманнарга гына рөхсәт ителә. Башка диндәге яки динсез кешеләргә изге җирдә булу катгый тыела. Сүрәткә төшерергә дә, рәсем ясарга да ярамый. Атеизм закон тарафыннан эзәрлекләнә. Ә инде бу тәртипләрне бозучы табылса, ул минутында ук Каты хөкемгә тарттырыла. Бернинди тикшерү дә, суд та үткәрелми. Гарәп полициясе исә үтә сизгерлеге белән аерыла. Мәсәлән, Мәккәгә барып җиткәч, без урнашкан кунакханәдән барлык хаҗиләр дә Кәгъбәтуллага китте, дежурда өч кеше калдык. Шул вакыт полиция киемендәге кеше килеп керде дә, безгә мөрәҗәгать итте. "Пашпорт" дигән сүзеннән генә нәрсә теләгәнен аңладык. Әмма андый мөһим документны саклап йөртер өчен ихрамнарыбызның кесәсе юк. Без шуны аңлатырга тырыштык, барып чыкмады. Әмма хакимият вәкиле аптырап калмады, кулындагы таяк белән ихрам итәген күтәреп, дежур егетнең сөннәтен карады. Шуннан соң гына, дусларча елмаеп, хушлашып китеп барды.
Әмма, шушы кырыс законнарга карамастан, кызыксынучанлыгына баш була алмаучылар табылып тора. Мәсәлән, бер җәһүд милләте кешесе Хаҗ кылуның нәрсә икәненә төшенү өчен гарәп телен, гореф-гадәтләрен өйрәнгән һәм, күзенә кечкенә фотоаппарат беркетеп, Кәгъбәтуллага үткән. Ләкин ул барыбер фаш ителгән һәм җәзага тарттырылган.
Тарихта, мөселманнарның шушы тәртипләрен бозып, исән-аман кайту очраклары да бар. Мисалга үткән гасырда яшәгән маҗар галиме Анри Вамберине һәм Голландиядән Көнчыгышны өйрәнүче Снук Хюргроньены китерергә мөмкин.
Башка төрле диннәрдән баш тартып, Ислам динен кабул итүчеләргә исә хөрмәт аеруча зур. Безнең белән бергә, мәсәлән, Хаҗ кылырга руслар һәм украинлылар да барды. Аларның барысы да югары аңлы, мәдәниятле кешеләр. Бу җәһәттән Бөре шәһәрендә яшәүче Василий Пантелеевич Сулиманың фикере игътибарга лаек. Ул башкорт кызына өйләнгән, Бөредә 172 кешедән торган мөселман җәмгыяте төзегән. Хаҗга ул үзе белән медицина институтында укыган кызын да алып барды.
- Икенче дингә күчү Аллаһыга ышанучылардан зур ихтыяр көче таләп итә бит. Ничек итеп бу адымны ясарга тәвәккәлләдегез? - дип сорадым мин аңардан.
- Мин Коръәнне дә, Библияне дә җентекләп өйрәндем, - дип җавап бирде Василий Пантелеевич. - Аллаһы тәгаләнең берлегенә чын күңелдән ышанам. Коръәннең исә өстенлекләре аеруча зур.
Урыс егете Владимир Филиппов та тормыш иптәше белән бергә хаҗи булып кайтты. Ул Калуга авиация училищесын тәмамлаган, татар кызы белән тату гаилә корган, улына Мәгъсүм дип исем кушкан.

Барыбыз да бертигез

Хаҗның иң беренче таләбе - госел кылып (чиста юынып), ихрамнарга төренү. Алар изар һәм рида дип атала. Хаҗилар изарны, ягъни ак материалны (киң "шадра" тастымал да ярый) кендекне һәм тезләрне каплап торырлык итеп урый. Шундый ук материалның икенче кисәген сул як «кулбашка ябып, очларын уң як култык астына китереп, булавка белән каптырып куя. Башка бернәрсә дә кияргә ярамый. Ялангач аякларда да тегелмәгән, ягъни ябыштырып эшләнгән резина яки сланец чүәкләр генә булырга тиеш. Бу җәһәттән төп таләп - хаҗиларның өстендә дә, аякларында да җеп белән тегелгән кием булмасын.
Ә Хаҗияләрнең ихрамнары бөтенләй башкача. Аларга энә белән тегелгән киемнәр дә ярый. Тик чәчләре, ялангач балтырлары һәм беләкләре күренеп тормасын.
Без ихрамнарны Төркия җирендә кияргә тиеш идек. Әмма төрле сәбәпләр аркасында бу ниятебез барып чыкмады. Шуңа күрә, киемнәребезне Казан шәһәренең "Татарстан" кунакханәсендә үк алмаштырырга туры килде.
Кунакханә турына бер-бер артлы автобуслар килеп туктады. Дистәләгән кызыксынучан күзләр каршында без ап-ак ихрамнарда автобусларга төялдек. Аннан - Казан аэропорты...
...Ниһаять, һавага күтәрелдек. Стюардессаның очу шартлары турындагы игъланына җавап итеп, бердәм тәкъбир әйтү яңгырады. Аннары микрофонда Чистай мәчете имам-хатибы Габделхак хәзрәт Саматовның тавышы ишетелде.
- Әссәләмәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! - дип башлады ул вәгазен. - Мөхтәрәм җәмәгать, сезне изге гамәл юлына аяк басуыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Сез хәзер барыгыз да ихрамлы. Иншаллаһ, тәннәрегез дә, күңелләрегез дә пакьләнде, димәк. Инде без Аллаһ тәгалә вә тәбарәкә каршысында барыбыз да бертигез, яңа туган гөнаһсыз балаларга тиңбез. Барыбыз да атабыз Адәм вә анабыз һава балалары. Ул чакларда кешеләр милләткә бүленмәгән. Шуңа күрә мөселманнар кешеләрне урысларга, татарларга, мариларга һәм башка милләтләргә бүлеп карамаска тиеш. Хаҗиларга ихрамлы вакытларында әдәпсез сүзләр сөйләү, якынлык кылу вә хатыннарының тәннәренә һәвәс илә кул тидерү, гөнаһ эшләр кылу, кеше илә назаглашу, киек хайваннарны үтерү вә киек аулаучыларга ярдәм итү тыелмактыр. Бер-берегезне рәнҗетә күрмәгез, хәтер калдырырга тырышмагыз.
Ә без шуларны исебездә тоттыкмы соң? Бу җәһәттән, сер түгел, кешеләрнең ике төргә бүленүе күзәтелде. Беренчесе (күпчелеге) Аллаһы сөбханә вә тәгаләнең берлегенә, бөеклегенә чын күңелдән ихлас инанган, бөтен булмышы белән дингә бирелгән, барлык йолаларны, Хаҗ кагыйдәләрен төгәл үтәүче саф күңелле кешеләр һәм аларга зур хөрмәт белән караучылар. Алар теләсә нинди шартларда да биш вакыт намазын укып, укый алмый калганнарын каза кылып (мөмкинлек тугач уку), кыенрак вакытларда кулларыннан килгәнче ярдәмләшеп йөрделәр, азакка кадәр иманнарына тугрылык күрсәттеләр.
Икенче төркем (алар бәхеткә азчылыкны тәшкил итте) - дингә бернинди мөнәсәбәте булмаган, "кирәкле" кешеләргә үзләрен яхшы яктан күрсәтергә тырышучылар. Алар арасында колхоз рәисе, гыйльми хезмәткәр кебек анда-монда колак салып, "искәнеп" йөрүче ясалма кешеләр дә бар иде. Андыйлар, әлбәттә, авыррак бирелә торган Хаҗ гамәлләреннән читтә йөрде. Дөрес, аларның әлләни хөсетлекләре тимәде. Шулай да чит илдә затлы әйберләр эзләп, чират бозып, гомуми кәефкә бераз йогынты ясадылар.
Тик ни хәл итмәк кирәк, барыбыз да адәм балалары, табигать һәркемне үзенчәлекле иткән, кешеләр шартларга кулайлашып, төрле юнәлештә формалашкан. Яман уйлы кешеләр Хаҗга барып кайту белән генә сафланмас, һәрхәлдә шунысы бәхәссез, Хаҗ сәфәре әллә нинди каты бәгырьле, рия гамәлле кешеләргә дә уңай йогынты ясамый калмады, минемчә. Чөнки озын сәфәр һәркемне үз-үзен танырга, уйланырга ярдәм итә...
Көн урталарына очкыч түбәнәя башлады. Стюардесса Кипрның Ларнака аэродромында тукталыш ясаячагыбызны әйтте. Тышта 35 градус эсселек.
Бу көннең беренче яртысы иде. Аэровокзал хезмәткәрләре ап-ак ихрамдагы пассажирларны ачык йөз белән каршы алды. Очкычны ягулык белән тәэмин иткән арада бер тар гына тыкрык аша үткәрделәр. Без шунда ук киштәләре затлы әйберләрдән сыгылып торган кибет эченә барып чыктык. Анда ниләр генә юк! Кесәләребездә доллар яки Кипр акчасы булмагач, һәркайсы күп төрле товарга, чиксез муллыкка соклану белән генә хушланды...
Без янә очабыз. Бу якларда беренче генә тапкыр сәфәр кылуыбызны искә алып, микрофон аша күренекле шәһәрләрне, географик урыннарны күрсәтә бардылар.
- Игътибар итегез, хөрмәтле хаҗилар, Сахара чүле өстеннән очабыз... Мисыр чиген узабыз. Әнә Нил елгасы. Әнә Каһирә...
Кич җитте. Караңгы бик тиз төшкәндәй булды. Ниһаять, очкыч түбәнәюгә бара. Аста - Җиддә шәһәре. Төрле төстәге утлар җемелдәве иксез-чиксез күкрәп үскән гөл бакчасын хәтерләтте.
Берничә Мәскәүне яки Ленинградны кушсаң, Җиддә кадәр була, диләр. Ул - Кызыл диңгез буендагы халыкара порт калаларының берсе. Аэродромы да безнең яклардагы бәләкәйрәк шәһәр кадәр бардыр. Очкыч безне халыкара аэропортның эченә үк диярлек кертеп куйды. Ул бернинди стенасыз дистәләрчә гектар җирне алып торган күпсанлы һәм биеклегеннән баш әйләнерлек колонналар башына күтәрелгән ак гөмбәзләрдән гыйбарәт икән.
Җиддә шәһәренең хаҗилар өчен иң кыйммәтле үзенчәлеге шулдыр: бу анабыз һаваның беренче тапкыр аяк баскан шәһәре.
Без таможняда. Җирле халык вәкилләрен беренче күрүебез. Төз гәүдәле, горур кыяфәтле, яшь кенә чибәр кешеләрне сайлап куйганнар диярсең. Барысы да аяк йөзләренә кадәр сузылган озын күлмәкле, ап-ак ефәк яулык өстеннән бизәкле таҗ кигәннәр. "Мархаба" (рәхим итегез), "Соуит?", "Түрки?" дигән сүзләр ишетелә. Ягымлы елмаюлары аша күңел якынлыклары сизелеп тора. Шул ук вакытта безнең халыкларның кулларыннан әйберләрен ычкындырмаска, багажларыннан күз яздырмаска тырышуларына гаҗәпләнебрәк, көлемсерәбрәк карыйлар шикелле.
Без таможняга барып кергәндә ястү вакыты иде. Идән тап-таза. Башта намаз укыдык. Аннары паспортларыбызны теркәү башланды. Биредә "кем өлгерденеке" дип өелешүгә, төрткәләшүгә юл куелмый. Зифа буйлы, үз кадерләрен, үз кыйммәтләрен яхшы аңлаучы гарәп хезмәткәрләре үзләрен искиткеч тыныч, тәрбияле тота, урын алып калырга тырышучыларны зур түземлелек белән тынычландыралар. Әмма бездәгечә акырып-бакырып түгел. Берәү шулай да, "мин бит бу кеше артыннан торам, нишләп син мине тыясың" дигән кыяфәт белән тартышырга тотынган иде, гарәп хезмәткәре аңа елмаеп, гаҗәпләнү генә белдерде. Куанычка, башкалар мондагы тәртипкә тиз төшенде. Теге ертышып алга узучы исә соңыннан үзе дә кыенсынды, бик уңайсызланып кына кире чигенде. Ә гарәп хезмәткәре аңа дусларча елмаю белән генә чикләнде.
Шулай да халкыбызның мәдәниятен, ят җирләрдә, чит ил кешеләре алдында үзләрен тотышын күрсәткән кайбер шәрехләрне сүрәтләп үтү киләчәк өчен фәһемле булыр, дип уйлыйм. Менә иң типик мисалларның берсе. Таможняны үтеп, автобусларга төялешкәндә хаҗиларыбыз тәртипне янә онытты. Тизрәк кереп, урын алып калырга, дип ишеккә тыгылышты. Әмма ишек әле ачылмады. Дистәгә якын йөк төяүче (барысы да тап-таза, зәңгәр киемдә - их, шуларның мәдәният чаткысын аз гына булса да безнең зыялыларга күчерергә!) тәртип урнаштырырга, ишарәләр ярдәмендә нәрсәдер аңлатмакчы булып карадылар. Ләкин кая ул! Бер адым да чигенмәскә, дип ант иткәннәр, диярсең. Әмма гарәп хезмәткәрләре тынычлыкларын барыбер саклады. Шофер автобусны бик зур саклык белән артка чигендерә башлады. Аннан соң гына пассажирларны утырта торган махсус урынга барып туктады. Тик җитәкчеләребезнең берсе, тавышын күтәребрәк, үзебездәгечә "йөрәккә ятышлы" сүзләр белән аңлаткач кына, башта хатын-кызны һәм карт-корыны утырту башланды.
Билгеле, барыбыз да төялешеп беттек, бер генә кеше дә урынсыз калмады. Әмма автобус эчендә "тамаша" дәвам итте. Анда автобусның багажнигы бик зур, барлык нәрсә сыярлык. Әмма абзыйларыбызның берсе чемоданын алып кергән дә, аяк астына куйган. Шофер йөк төяүчене чакырып алды да, шул чемоданны багажникка урнаштырырга кушты. Ләкин, нишлисең бит, "мал иясе" чит кеше кулына һич тә бирергә теләми, тарткалашырга кереште. Янә үз хаҗиларыбызның берсенә аңа "үтемле" сүз әйтергә туры килде. Ләкин "мал иясе"' бу юлы да бирешмәде, чемоданын бик горур кыяфәт белән итәгендә алып барырга тәвәккәлләде. Тик автобус урыныннан кузгалмады, шофер тыныч кына акыл көченең өскә чыгуын көтте. Тик ул өскә чыкмады. Әлеге дә баягы, үзебездәгечә эттән алып, эткә салып тиргәү, тупас сүзләр куллану нәтиҗәсендә генә "мал иясе" чемоданын кулыннан ычкындырды. Мәккәгә барып, автобустан төшәргә вакыт җиткәч, шофер әле кузгалмый торуны сорады. Ул башта автобусның түбәсенә урнашкан теге абзыйның кыйммәтле чемоданын алып кереп, хуҗасының кулына тоттырды. Аның йөзендә шушы ямьсез холыклы кешегә гаҗәпләнү дә, аны битәрләү тойгысы да сизелмәде.
Тәүге тәэсоратлар, фикерләр менә шулай җирле халык белән үзебезнекеләрне чагыштыру ярдәмендә туды. Әйе, халкыбызны адәм төсле, чын мәдәниятле итеп тәрбияләү өчен әле безгә бик күп тоз ашарга кирәк, океан кадәрле сулар агызасы бар икән шул.
Я, инша Аллаһ, шушы Хаҗ гамәлләребез күңел сафлыгы һәм мәдәниятебез юлында тәүге адым булыр, чит-ят җирләрдәге тәртипне мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрү милләттәшләребезгә шактый файда китерер, дип ышанам.
Шунысын да әйтергә кирәк. Югарыдагы күренешләрне мисалга китереп, мин тоташ халкыбызны бер үлчәүгә салырга теләмим. Әйтеп үтүемчә, арабызда чын-чыннан зыялы кешеләр күп булды. Баягы чемодан тартышучы кебек әфәнделәрнең күңеле, дөньяга карашлары илебездәге һәркайсыбызга билгеле әхлакый шартлар җирлегендә формалашкан. Әйе, кайчак бер-беребезгә ышанычны югалту сәбәпләре дә бар. Кеше әйберен урлау бездә шактый киң таралган җинаятьләрнең берсе бит. Гарәп илләрендә исә урлашу бик тә сирәк күренеш. Чөнки "җитез куллы" кешеләргә биредә закон аеруча каты. Әгәр карак җинаять өстендә тотылса, судсыз-нисез аның сыңар кулын кисәләр. Икенчегә эләксә, азак кулыннан да кала. Ә инде берәр төрле могҗиза белән өченче тапкыр "батырчылык" кылса, газиз башы белән дә хушлашырга туры килә. Болар өчен өч шаһитның раславы да җитә. Угры шунда ук кулга алына, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртыла һәм махсус хирурглар җинаятьченең кулын беләзектән кисеп ала. Аннары, канын туктатып, киселгән кул чугын янчыкка салып, муенына тагып җибәрәләр. Монда хөкемдарның да, яклаучының да хаҗәте юк. Тик шунысы бар - каракны каза күрүче үзе генә ярлыкый ала. Ул аның язмышын хәл итүдә тулы хокуклы хуҗасына әверелә.
...Таможня аша үткәч, аэропортта шактый вакыт автобус көтәргә туры килде. Шул арада безне яшь кенә гарәп егетләре сырып алды. Алар белән турыдан-туры сөйләшә алмасак та, дусларча елмаю, ымлашу, "руси", "түрки" дигән сүзләр ярдәмендә аңлаштык. Махсус эш киемендәге гарәп яки негр егетләре идәнгә тузан кунарга да ирек бирмиләр, минут саен җыештырып торалар, безгә карап, елмаеп алырга да форсат табалар. Ирексездән үзебезнең кызыл танаулы вокзал эшчеләре күз алдына баса. Аларны шушы чип-чиста киемле, тыныч, аракы эчүдән җыерчыкланмаган нурлы йөзләр белән чагыштырасы килә.
Хаҗ юлы элек-электән иң авыр юллардан санала, дидек. Без исә моны тоймадык, дияргә ярый. Бу тәңгәлдә Диния нәзарәте рәисе, шәйхелислям мөфти Тәлгать Таҗетдин галиҗәнапләренең Ислам дөньясында казанган югары абруе зур роль уйнады. Гомумән, ул безнең исән-аман йөреп кайтуыбыз турында олы хәстәрлек күрде. Проблемалар юлда да бер-бер артлы туып торды. Мәсәлән, Җиддә аэропортында, Мәккәгә бару өчен автобуслар көтеп, шактый утырырга туры килде. Хаҗ кыла торган җирдә яшәү һәм туклану өчен түләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булды. Тәлгать хәзрәтләренең дипломатик тапкырлыгы, югары шәхесләр белән акыллы мөгамәлә кору осталыгы кыен хәлдән чыгарды. Аның белән сөйләшкәч, Согуд Гарәбстаны короле Габдел Әзиз совет мөселманнарын кунак сыйфатында кабул итәргә боерган. Шуннан соң күп тә үтмәде, безне алырга барлык уңайлыклары булган автобуслар килеп тә җитте. Алар безне Мәккәнең иң яхшы кунакханәләренең берсенә илтеп урнаштырды.

Әссәламәгаләйкүмг Кәгъбәтулла!

Борынгы ата-бабаларыбыз күрергә хыялланган, хөрмәтләп мөнәҗәтләр иҗат иткән, бай тарихи чыганакка әверелгән Кәгъбә ташын үз күзебез белән күрү, шул тарафка карап гыйбадәт кылу вакыты җитте. Аның янына бару зур тантана төсен алды. Ике йөздән артык кеше, ике төркемгә бүленеп, бишәрләп, тигез сафларга басты. Колонна башында, ярым ай һәм биш чатлы йолдыз рәсемнәре төшерелгән зур яшел байрак тотып, Уфа мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләрнең берсе барды. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исә колонналарга җитәкчелек итте.
- Ләббәйкә л-лаһүммә ләббәйкә... - дип, ул микрофон аша талибия (Аллаһы тәгаләгә мактау сүзләре) әйтүне башлап җибәрде. Моңа ике йөздән артык ирләр тавышы дәррәү кушылды. Мәккә урамнарында бөтен халык безгә, дусларча елмаеп, юл бирде. Безгә һәркем сокланып карап калды.
Ниһаять, без иң изге урында. Ягъни, атлаган саен искә төшерергә тиешле кыйблабызга килеп җиттек. Аңа карап азан әйтү, намаз уку, гомумән, "кыйблаңны бел" дигән нәрсәләрне менә шушында төшендек. Кыйбланы Кояш чыккан якта, дип әйтү - ул безнең илләр кебек Согуд Гарәбстаныннан төньяктагы илләр өчен генә икән. Ә менә Ямән мөселманнарының кыйбласы үзләреннән төньякка, Сингапурныкы көньяк-көнбатышка, Марокконыкы көнбатышка туры килә. Мәккә халкы исә, шәһәрнең уртасына, ягъни Кәгъбәтулла урнашкан тәңгәлгә карап гыйбадәт кыла.
Аңа керер алдыннан барыбыз да аяк киемнәрен салдык. Идәннәре ап-ак мәрмәрдән, һәр тарафта чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Бирегә изге таш тирәли урап, догалар кылу өчен меңнәрчә кеше җыелган. Алар арасында - Сингапур, Малайзия, Пакистан, Африка илләре мөселманнары. Ак, кара, сары һәм башка төстәге тәнле кешеләрнең барысы да бертөрле - ак ихрамда.
Шунда минем игътибарымны кеше утыртылган носилканы баш очларына кадәр күтәргән негрлар җәлеп итте. Башта аптырап калдым. Баксаң, әҗәле якынлашканын сизгән яки, картаеп, йөри алмас хәлгә килгән кешеләр шулай, бик күп хак түләп, Хаҗ кыла икән.
Сафа һәм Мәрвә таулары арасын җиде тапкыр йөгереп үткән зәм-зәм суыннан авыз иттек. Ул тәме буенча башка чыганак суларыннан аерылмый да кебек. Әмма эссе ком чүленнән чыккан бердәнбер чишмәнең барыбер үзенә генә хас хикмәте, тәме бар.
- Моннан ун ел элек алып кайткан зәм-зәм суым әле дә саклана, - дип сөйләде хаҗиларның берсе, - бозылмый да, тынчымый да, микроблар да ияләшми. Чөнки составында көмеш бар.
Кешеләрнең шуны эчеп хәле яхшырганын, шунда ук баш авырулары беткәнен, күз кабаклары ялкынсынуларның минутында ук юкка чыкканын үз күзләрем белән күрдем. Медицина белән танышлыгым булгач, моңа, әлбәттә, гаҗәпләнмәдем. Кеше үзенең бөтен ихласлыгын биреп, чын күңелдән ышанып эчкәч, аның барлык нерв күзәнәкләре, организм үзеннән-үзе буйсына һәм шифа таба. Күрәсең, кешенең безгә мәгълүм булмаган тылсымлы көчләре хәрәкәткә килә.

Чираттагы гамәл

Хәзер безгә корбан чалу һәм таш ату йолаларын үтисе калды. Гарәфәт тавында акшам һәм ястү намазларын укыгач, Мөздәлифә яланына барып, төнебезне ачык һавада үткәрдек. Иртә белән шунда ташлар җыеп, Минага - корбан чалу һәм таш ату урынына юнәлдек.
Биредә Тәлгать хәзрәтләре үзенең зирәклеген тагын бер тапкыр раслады. Иртәнге намаздан соң ул, корбан чалып, үз куллары белән пылау пешереп сыйлады. Аннары, хаҗиларны җыеп, кыскача гына вәгазь сөйләде.
- Мөхтәрәм хаҗилар, - диде ул, - күреп торасыз, халык биредә бихисап. Шуңа күрә, Хаҗ гамәлләрен җиренә җиткерәм дип, тагын тоннельләрдә, этеш-төртешле юлларда бер-берегезне югалтып, интегеп йөри күрмәгез. Хәзер инде Мәккәи-мөкәррәмәбезгә юл тотыйк. Таш атарга иртәгә автобус белән килербез. Ыргыта алмаганнар - борчылмагыз. Шайтан тарафына автобус тәрәзәсеннән генә таш атсагыз да, инша Аллаһ, Хода кабул итәчәк.
Шулчак дүрт-биш шәкертебез, тирләп-пешеп, таш атудан кайтып керде.
- Тоннельгә барып җиттек дигәндә генә, капкасын яптылар, нибары ике минутка соңга калдык, - дип сөйләде алар, - ябылмый торса ни булган, ичмасам, эшебез тизрәк бетәр иде, дип сукрана-сукрана, тоннельнең аргы башына урау юлдан барып чыксак, носилкаларда шуннан үлекләр чыгаралар.
Икенче көнне бу каһәрле тоннельдә 1426 кешенең (соңрак аның моннан да күбрәк икәне ачыкланды) якты дөнья белән хушлашуы билгеле булды.
Бу җәһәттән, җирле матбугат һәм информация чаралары да игълан итте. Мәсәлән, инглиз телендә чыга торган "Гарәбстан яңалыклары" дигән газетада Индонезиядән репортаж, басылып чыкты. Хәбәрченең: "Әтиегез Хаҗ юлында дөнья куйган икән, бик көяләнгәнсездер, әлбәттә?" - дигән соравына: "Дөньяда иң якын кешеңне югалту җиңел түгел, билгеле, - дип җавап бирә кызы. -Әмма безне горурлык хисләре юата. Чөнки әтием бик тә изге кеше, ул туп-туры оҗмахка барып керде, димәк".
Шул тоннельгә эләгеп, исән калган бер үзбәк егете белән дә сөйләшергә туры килде. Аягы җәрәхәтләнгән, дару сөртеп бәйләнгән.
- Аягым кемнеңдер тешләренә кадалды булса кирәк, - дип аңлатты ул, - исән калуына шөкранә кылып, - анда егылсаң, көнең бетте дигән сүз. Тыгызланып тулган халык арасында егылган кешегә теләсәң дә ярдәм итеп булмый. Таптап китәләр...
Бу җәһәттән, Мина янындагы бу тоннельдәге фаҗига төрле гайбәтләр, имеш-мимешләр тууга сәбәпче булды. Мәсәлән, Хаҗ юлында кеше никадәр күп үлсә, шул кадәр савабы зур, шуңа күрә бәндәләрне оҗмахка озату нияте белән махсус рәвештә оештырылмадымы икән, дигән сорау куючылар да табылды. Бу тәңгәлдә шушы аянычлы вакыйганың эчендә кайнап чыккан хаҗиларыбызның берсе - Василий Сулема тулы җавап бирә.

Василий ни сөйли?

- Мөздәлифә яланында ясигъ намазыннан соң, - дип сөйләде ул, - ничектер, гомеремдә беренче тапкыр булса кирәк, авыр йокы басты, күзләрем йомыла башлады. Өстәвенә, баш авырта. Мин, чия-көрән төстәге җәлпәк ташка башымны куеп, азрак черем итеп алырга булдым. Юлга аркылы яткан тау артында Мина шәһәре. Төн узгач, без әнә шунда, шайтан өстенә таш атарга барачакбыз. Көн авыр булачак, шуңа күрә күп уйламаска, ничек тә йоклап алырга тырышам. Шулай күпме ятканмындыр, мин үземне ниндидер сихри дөньяда дип хис иттем. Ике-өч адым ераклыкта нәзек кенә 170 сантиметр чамасы биеклеккә үскән тал кәүсәсен күрәм. Аның дүрт ботагыннан эллипска охшаган яфраклары талгын җилферди. Бер карасаң, алар үтә күренмәле дә кебек. Кояшның көмеш нурлары аша тал кәүсәсенең дә, яфракларының да барлык күзәнәкләре дә аерым-ачык күренә икән, димен. Менә каяндыр аяк йөзләрен каплап торган ап-ак озын күлмәкле, сөттәй ак бөдрә чәчле, калын иренле гарәп малае миңа карап елмая. Бу малай кулын әкрен генә башыма куйды һәм кулбашларымнан бармак очларыма кадәр сыйпап төшерде. Бөтен тән күзәнәкләренә кадәр илаһи рәхәтлек йөгерде.
Ниһаять, моңлы азан тавышына уянып киттем. Янымдагы тал куагы да, ак күлмәкле малай да юкка чыкты. Мин иртәнге намазга ашыктым. Аннары Гарәфәт тавына юнәлдек. Биредә, ике йөз ел буена күрешә алмый йөргәннән соң, атабыз Адәм белән анабыз Һава очрашкан. Башкача беркайчан да аерылышмас өчен. Шуңа күрә дә бу изге урыннарда йөрү Хаҗ гамәлләрен үтәү программасына керә. Ихлас ышанган өчендер, Гарәфәт тавының ташына таянып алу да ниндидер сихри көч бирә, хәл кертә кебек. Бу тауны урап килүемә Мөфти Тәлгать Таҗетдин белән Диния нәзарәтенең җаваплы сәркәтибе Нафигулла Әширов хәзрәтләренә тап булдым һәм күргән төшемне сөйләдем.
- Бик күркәм төш күргәнсең, - диде ул, ягымлы елмаеп, -димәк, син фәрештәң сагы астында. Инша Аллаһ, юлың хәерле булыр.
Икенче көнебез дә ачык һавада үтте. Без анда вак ташлар җыйдык. Иртәгә Шайтанга таш ату йоласын үтәргә тиешбез. Азан тавышына уянып киттем. Тирә-ягыма карыйм - нишләптер безнекеләр күренми. Таш атарга китеп беттеләрме икәнни?
Утыз метр чамасы ераклыкта Индонезия хаҗилары колоннасы. Шуларга кушылып, мин дә Минага табан юл тоттым. Яңа гына кояш чыккан мәл. Аркылы яткан тау астыннан тоннель үтә. Аның озынлыгы 500 метр, киңлеге - 20, биеклеге 15 метр. Көн яктылыгы бирә торган лампалар балкый. 100 метр саен җилләткечләр эшли.
Иртәнге 7 сәгать. Эсселек 30 градус. Тоннельне чыгу белән, тирән чокыр өстеннән күпер башлана. Аның астыннан машиналар агыла. Таш атып кайтып килүчеләрнең "Ләббәйкәләре" яңгырый. Кыскасы, әле тыныч, иркенләп үтәрлек. Әмма таш аткан урынга халык бигрәк тә күп өелгән. Шулай да, шартлы баганаларның берсенә якынлашып, мин дә бу гамәлне үтәдем.
Сәгать сигез тулды. Миңа баягы тоннель аша кире чыгарга кирәк. 15-20 минут атлыйсы бар. Әмма каршы яктан килүче халык дулкыны куерганнан-куера бара. Ә индонезиялеләр инде 100 метр чамасы үтеп өлгергән. Миңа нишләргә? Юл уңаена да кешеләр күбәйде. Шуларга кушылып, этешә-төртешә бара торгач, халык агымы мине саз суыргандай, алга этәрде. Егерме минут эчендә биш метр чамасы үтелде.
8 сәгать 20 минут. Әле тоннельгә барып җитәргә 25 "метр чамасы үтәргә кирәк. Халык агымын әкрен генә шул "аждаһа" авызына суыра. Ниһаять, кычкырыш, елаш тавышлары ишетелә башлады. Миңа, шөкер, гарәпчә дә, инглизчә дә аңлашыла. "Кислород юк", "Кешеләр һәлак була", "Тоннельдә тончыгып үләләр!" дигән сүзләрне ишетәм. Менә шушында инде мин кайбер кешеләрнең чын-чыннан ахмаклыгына тап булдым. Бигрәк тә һиммәт гәүдәле африкалылар һәм төрекләр шашынды. Алар, халыкны ерып үтү өчен иңгә-иң кушылып, гаять зур чөй ясадылар. Хәрбиләр аны "боевой клин" яки "дуңгыз" дип атый. Ягъни, иң алга бер кеше, аның артына ике, өч, дүрт һәм шул рәвешле дистәләрчә кеше төзелгән калын һәм очлы колонна барлыкка китерделәр һәм алга, халык өстеннән бара башладылар. Ә бит Хаҗ кылучылар башлыча бик олы кешеләр, араларында хәтта йөзгә җитеп килүчеләр дә бар. Ә "чөй"нең дәһшәтле, кискен ударына көч-дәрте ташып торган ир-егетләр дә каршы торырлык түгел. Аның рәхимсез басымы астында егылып тапталучы кешеләрнең ялварулы тавышларын да ишетмиләр, күз яшьләрен дә күрмиләр, имгәнүчеләрне бар дип тә белмиләр.
Тоннельгә егерме метрлап ара калды. "Сугышчан чөй" алга шуышуын дәвам итте. Илле яшьләр тирәсендәге бер ханым курку катыш җан көченә акырды да, "дуңгыз" астында калып, җан-тәслим кылды. "Сугышчан чөй" астында минем күз алдымда гына әлләкүпме кеше ятып калды. Үлек һәм ярым үлек кеше гәүдәләреннән, кан һәм тир кушылып, коточкыч масса барлыкка килде.
"Аждаһа" авызына унсигез метр чамасы калды. Акырган, елашкан тавышларга колаклар тона. Унбиш метр калгач, инде "дуңгыз"ның да хәрәкәте тукталды. Монда инде бернинди көчнең дә кирәге калмады. Егерме алты яшьләр чамасындагы егет, Скандинавиялеме, хорватмы, бу хәлдән котылу чарасын тапты булса кирәк. Ул, ихрамын салып, бер очын күпер рәшәткәсенә бәйләде. Башта сул аягын, аннары уң аягын да чыгарды. Шулай итеп, ул күпернең тәбәнәгрәк урынына кадәр үрмәләп, җиргә сикермәкче иде. Әмма, бәхетсезлеккә каршы, баягы "дуңгыз" хәрәкәткә килде. Егетнең куллары ычкынды һәм ун метр чамасы биеклектән түбәндәге ташлар өстенә барып төште. Коты алынып кычкырган тавышы гына ишетелеп калды. Шулай итеп, берничә секунд эчендә таза-сау яшь кенә кеше газиз җаны белән хушлашты.
Ә миңа нишләргә? Алга бару мөмкин түгел. Үкчәләремне асфальтка терәп, мин кешеләр арасына кысыла-кысыла, берчә аркам, берчә кулбашларым белән артка чигәргә тотындым. Ничә метр үтелгәндер, иркенәя башлады, миннән күрептерме, башкалар да чигенергә кереште.
9 сәгать 30 минут. Бер негр хаҗиясе башта ачуланган иде, үлемнән котылу юлы икәнен аңлагач, "сорри" диде. Гафу итегез, дигән сүз. Аннары "шукран" (рәхмәт) дип елмайды. Мин үлемнән тулысынча котылдым һәм кызганнан-кыза барган кояш нурлары астында бушка таратыла торган су эзләп киттем. Ниһаять, таптым. Бер литрлы пачканы тын да алмыйча эчеп бетердем. Икенчесе белән коендым. Аннары яшь кенә бер солдаттан:
- Айна дабитука? (Офицерың кайда?)" - дип сорадым.
Ул рацияле машинаны күрсәтте. Мин, аның янына барып, машина хуҗасына үзем булдыра алган кадәр инглизчә эшнең нәрсәдә икәнен аңлаттым. Гарәп офицеры рация аша тиешле урынга хәбәр итте. Озакламый сирена белән җиһазландырылган ике мотоцикл узды, аннары "Тойот" базасыннан ашыгыч ярдәм машиналары кузгалды. Болар безнең "Волга"ларга охшаган җиңел машиналар. Мегафоннар гарәп, инглиз, төрек, үзбәк һәм башка әлләничә телдә һаваны ярып оран салды. "Тоннельдә үлем!", "Якын бармагыз!", "Артка чигенегез!" һәм башкалар.
Тоннель эчендә һәм аның авызында 52 меңләп кеше җыелган (рәсми мәгълүматлар буенча). Җилләткечләр сүндерелгән, имеш, дигән хәбәр дөрес түгел. Алар бу кадәр халыкка һава биреп җиткерә алмый. Матбугатта башта 1426 кеше һәлак булды, дип игълан ителгән иде. Ә ул 1456 булып чыкты. Шуларның 560 ы иртә таңнан мине ияртеп алып киткән индонезиялеләр булган. Сәгать 11 дә вертолеттан тоннель алдына махсус гаскәр солдатлары килеп төште. Алар әйтеп аңламаганнарны резина күсәкләр белән куып, халыкны артка чигендерә алды. Тоннельдән үле гәүдәләрне һәм үлем чигендәгеләрне чыгару башланды. Табиплар һәм шәфкать туташлары, көчләре җиткән хаҗилар имгәнүчеләргә ярдәмгә ашыкты, үле гәүдәләрне ташыдылар. 10-15 минуттан хәрби частьлар носилкалар, су һәм кислород мендәрләре китерде. Шулчак кинәт кенә минем дә башыма хәвефле уй төште. Ә минем кызым кайда? Газиз Тәңрем, шушы мәхшәргә генә эләкмәгән булса ярар иде! Әле тегеләй, әле болай йөгереп, аны эзләргә керештем. Аннары урау юлдан үзебез урнашкан палаткага кайттым. Күз нурым! Ул урыныннан кузгалмаган, озак йоклап соңга калган булып чыкты.
Бу җәһәттән, мөфти Тәлгать Таҗетдин хәзрәтләренең алдан күрә белүе, акыллы киңәше хаҗиларыбызга зур бәхет китерде. Аңа хаҗилар әле булса чиксез рәхмәтләр юллый. Тәлгать хәзрәт минем төшемне дә яхшылыкка юраган иде. Юраганы юш килде. Өнемдә ул бөтен төгәллеге белән расланды...
Әйе, Василий Пантелеевичның фикере һич тә яңалык түгел. Монда бернинди арттыру да юк. Тәлгать Таҗетдиннең абруе барлык Ислам дөньясына таралган. Урындагы хәбәрчеләрнең соравы буенча ул гарәп телевидениесе буенча бер сәгатькә якын чыгыш ясады. Нәкъ шул вакытта без шәһәр кибетләренең берсенә барып кердек. Телевизорны халык сырып алган. Хәзрәтнең гарәп телендә чатнатып сөйләгән тавышыннан башка чебен очканы да ишетелми. Ә безнең совет мөселманнары икәнебезне белгәч, ачык йөз күрсәтеп, пепси-кола һәм җимеш сулары белән сыйлап чыгардылар. Эх, дибез, телләрен дә аңласак, үзебез дә сөйләшер, уй-кичерешләребезне уртаклашыр идек.

Бәләкәй дуслар

Бәндә кайда да бер икән. һәркем белмәгәнен белергә, ишетмәгәнен ишетергә, күрмәгәнен күрергә тырыша. Ә бала-чага элемтәгә олыларга караганда җиңелрәк керә. Мәккәдән Мәдинәгә китәргә дип автобусларга төялештек. Ләкин ниндидер сәбәп белән урамда озак кына тукталып торырга туры килде. Караңгы төшеп, өйләр утлар нурына чумды. Көндезге эсселек сүрелә төшкәч, без дә автобуслардан чыктык. Шунда эреле-ваклы озын күлмәкле малайлар безне сырып алды. Булдыра алган кадәр ымлашып, безнең белән дә сөйләштеләр, значок сорыйлар, үзара шаярышалар, көрәшәләр, көлешәләр. Равил Мамлеев бу юлы да эшне җиңеләйтте. Безнең сорауларны малайларга, аларның җавапларын безгә аңлатып торды.
- Инде ярты төн җитеп килә, нишләп йокламыйсыз? Әти-әниләрегез югалтмыймыни? - дигән сорауларны бирдем.
- Без шулай инде, - дип җавап бирде берсе, - көндезге эсседә барыбер бернәрсә дә эшләп тә, уйнап та булмый. Шуңа күрә, урамга көн сүрелгәч кенә чыгабыз.
- Исемең ничек? - дип сорагач, Мөхәммәт, дип җавап бирде.
- Мин дә Мөхәммәт, - диде хаҗиларыбызның берсе (Диния нәзарәтенең хәзерге җаваплы сәркәтибе), димәк, адашлар булабыз.
Моны ишеткәч, бәләкәй Мөхәммәтнең йөзе тагын да яктырып китте, күзләреннән куаныч чаткылары очты.
- Таныш булыйк, - дип кулын сузды ул.
- Таныш кына түгел, чын дуслар булырбыз синең белән, -дип, безнең Мөхәммәт Галләм аңа сәгать чылбыры бүләк итте. Бәләкәй Мөхәммәт шунда ук олы адашының кочагына ташланды, шатлыгын кая куярга белмәде. Ә берничә көннән соң, Мәдинәдән кайтуыбызны ул кунакханә ишеге төбендә көтеп алды һәм адаш абыйсына үзе дә бүләк тапшырды.
Гарәп малайлары арасында Рәшит, Сәгыйть, Касыйм, Габдерәүф, Әбуталип һәм безнең хаҗилар йөрткән башка исемлеләр дә табылды. Гарәп балалары үзләренең бертуган абыйларын күргәндәй, чын күңелләре белән куанды.

Һинд кызы Иман

Бу безгә кечкенәдән таныш олы мәгънәле сүзнең кыз балаларга да кушылуын башыма да китергәнем юк иде. Кем соң ул? Бу - Хаҗ сәфәребезнең иң матур бизәкләренең берсе булган биш яшьлек һинд кызы. Без аның белән табигый рәвештә икебез өчен дә уртак булган бала хисләре аша дуслаштык. Бала-чага кайда да бер икән. Согуд Гарәбстанында да шулай булды.
...Мәккәгә без Җиддә аэродромыннан шактый йончып (ике тәүлек буена йокларга туры килмәде) барып төштек. Кунакханәдәге бүлмәләрнең берсенә урнашкач, тамак ялгаганны да көтмичә, йоклап киткәнмен. Көн урталарына кадәр уянмаганмын. Минем белән янәшә урнашкан хаҗилар каядыр чыгып киткән. Чыркылдап көлгән бала тавышына уянып китсәм, бүлмәдә беркем юк. Ялгыш ишетелгәндер дип, икенче якка борылып яттым. Әмма күзләремне йомарга да өлгермәдем, тагын сабыйларга гына хас ләззәт белән чыркылдап көлгән тавыш яңгырады. Әйләнеп карасам, янә беркем күренми. Мин ишек яңагыннан каршы як стенага сузылган чаршау буйларын күзәтергә керештем. Ниһаять, чаршау итәгенең бер почмагы селкенеп куйды. Мин, йоклаганга салышып, күзәтүемне дәвам иттем. Менә чаршау почмагы ачылды, чем-кара күзле бик чибәр кыз бала пәйда булды. Тыела-алмыйча, мин дә елмаеп куйдым, күзләребез очрашкач, кызчык ялт итеп чаршауны япты да, кычкырып көлә-көлә ишекле-түрле йөгерергә кереште. Бу инде, качышлы уйнау тәмамланды, дигән сүз.
Әмма күп тә үтмәде, бала икенче төрле уен уйлап тапты: бүлмәнең теге ягыннан, рәхәтләнеп көлә-көлә, чаршауга төрткәләргә, аны җиңел генә тибрәлдерергә кереште. Шул арада басынкы гына хатын-кыз тавышы ишетелде. Аннары, шул ук турыдан чаршауны ачып, яшь кенә ханым ягымлы тавыш белән үзләренең телендә нәрсәдер әйтеп, баланы эчкәрәк алып кереп китте. Бу кызның комачаулавы өчен гафу үтенүе иде.
Арытабан Иман безнең кайтып кергәнне көтеп алыр, янә уен башланыр булды. Без исә Мәдинәдән, Җиддәдән, Минадан яки башка Хаҗ кылу урыннарыннан күчтәнәчсез кайтмадык. Шушы җилбәзәк кыз аша әтисе Әбүбәкер, әнисе Фатыйма һәм Амани апасы белән дә таныштык.
Ә нишләп алар кунакханәдә яши? Үз йортлары юкмыни? Гомумән, Согуд Гарәбстанына башка илләрдән вакытлыча эшкә килүчеләр күп. Әбүбәкер исә - һиндстаннан, кунакханә хуҗасы белән эшлекле бәйләнеш урнаштырган. Ике як өчен дә файдалы эшләр белән мәшгуль. Без урнашкан бүлмәләр дә аның исәбендә икән. Шуралар җөмһүриятеннән хаҗилар килгәч, бүлмәләрнең бер өлешен безнең өчен бушатып торырга булган.
Әбүбәкер гаиләсе белән без бертугандай мөгамәлә иттек һәм шуңа ныклап төшендек: ашау-эчү биредә бик кыйммәт икән. Шуңа күрә үзебездән арткан ризыкны гел аларга бирә бардык. Хаҗиларыбыз исә икмәккә мохтаҗлыкның нәрсә икәнен белми. Иртәнгелекне, төшкелекне яки кичкелекне ашаудан баш тартучылар җитәрлек булды. Әбүбәкерләр исә, аларның өлешен тәкъдим иткәнгә куанып, рәхмәт әйтеп ашарлар иде.
Билгеле, үзләренең дә сыйлары юк түгел. Бәйрәм ашы кара-каршы дигәндәй, һинд күршеләребез безгә гел хөрмәт күрсәтергә тырышты. Мәсәлән, безнең өчен иң зур сый - кайнар чәй булды. Чөнки су кайнату, чәй пешерү мөмкинлекләре дә, булганын салып эчәргә чынаяк кебек нәрсәләр дә юк. Фатыйма ханымның исә чәйне үзләренчә пешереп, көмеш подноска утыртып табынга бирүе безгә бәйрәм кебек тоелды.
Әмма, ничек кенә булмасын, тормышның матур мизгелләре мәңгелек түгел. Хаҗ гамәлләребезне төгәлләп, кайтып китәр вакыт җиткәч, моны Иман да яхшы аңлады. Иртәгә юлга чыгабыз дигән көнне ул инде чыр-чу килмәде, качышлы да уйнамады, тик чаршау эченнән башын сузып, безгә моңсу гына елмаер булды. Алмаштырып куйганнар диярсең! Миңа да ничектер ямансу. "Без киткәндә елап калыр микәнни?" дигән уй борчыды. Ичмасам, яныбызга да чыкмый бит әле...
Ниһаять, уйларымны белгәндәй, чаршау эченнән Иман килеп чыкты. Егерме көнгә якын яшәп, минем янга үзе башлап килгәне юк иде. Ә бу юлы тартынып тормады, бәләкәй генә кәгазьгә төргән әйберне теземә китереп куйды да, көлә-көлә, үз бүлмәсенә йөгерде. Әмма бу көлүе тәүге көннәрдәге кебек дәртле яңгырамый иде. Ачып карасам, Амани апасы һәм әти-әнисе белән төшкән фотолары икән. Аларның почмакларын түгәрәкләп кискән. Матурлаган, янәсе. Үземнең бүләгемне исә иртәгә, чыгып китәр алдыннан гына бирергә ниятләгән идем. Аны минутында ук кертеп тапшырдым. Бу әйбәт тә булды. Югыйсә, аерылышкан көнне елашырга туры килсә, нишләрсең?..
Без киткәндә Иман татлы йокыда иде. Аны уятмый гына хушлаштык.

Эчкерсез дуслык

Дуслыкка, татулыкка омтылу кебек табигый, гүзәл хисләр Хаҗ кылуның башыннан азагына кадәр дәвам итте. Сагынып искә алырлык чын мәгънәсендә эчкерсез дуслар белән табыштык. ...Мәккәнең үзәк урамы буйлап китеп барам. "Аптека" дип язылган бер йорт турына барып җиткәч, эчтән кемнеңдер тәрәзә шакыганы ишетелде. Мин бер генә борылып карадым да, юлымны дәвам иттем. Әмма теге тәрәзәне ныграк шакырга кереште. Ул мине чакыра. Икеләнә-икеләнә эчкә уздым. Каршы алучы миңа татарча эндәшкәч кенә, иң яхшы хаҗиларыбызның берсе - Рамил Мансуровны танып алдым. Үзен хуҗаларча тота. Өстәл артында дарулар төреп утыра.
- Моны ничек аңларга? - дип сорадым аңардан.
- Менә, - диде ул, - сатуга дарулар әзерлим.
Моны аптека хуҗасы раслагач кына, ышандым. Ул, Сәлим Манир Тунузи, чыгышы буенча Бангладештан. Хаҗга килүчеләр белән шәһәр тулгач, эшләре тыгызлана төшкән. Чөнки даруларга сорау кискен арткан. Ә йомыш белән генә кергән Рамил, инглизча сөйләшеп, боларның хәл-әхвәлләрен аңлаган. Уфа медицина институтының дүртенче курс студенты икәнен белгәч, Сәлим аңа эш тәкъдим иткән. Биредә санаулы гына көннәр яшисе. Рамил, әлбәттә, эшкә урнаша алмый. Шуңа күрә, ул үзенең буш вакытларын Сәлим Тунузига ярдәм итүгә багышлаган.
Рамил Мансуров Казанда туып-үскән, иңглиз теле юнәлеше буенча махсуслашкан 18 нче урта мәктәпне тәмамлаган һәм Уфа медицина институтының дәвалау факультетына укырга кергән. Шуның өстенә, укудан аерылмыйча, мәдрәсә тәмамларга да өлгергән.
- Руси кешеләре начар дип уйлый идем, - ди Сәлим әфәнде, - ләкин мөселман кайда да иманын югалтмый икән, әлхәмдүлиллаһи, барыбыз да бер ат# балалары кебекбез. Аллаһы тәгалә барыбызга да шушылай дуслашып, гел генә тату яшәргә насыйп итсен.
Монда, Рамил кебек очраклы рәвештә танышып, Сәлим әфәндегә ярдәмгә керешкән Мисыр егете Гомәр Габдел дә бар. Ул Каһирәдә адвокат булып эшли. Бирегә Хаҗ кылырга килгән. Ә гарәп егете Габдел Бонзи шушы аптеканың даими хезмәткәре.
Әйе, интернационализм, халыклар дуслыгы - Ислам кануннарының иң мөһим таләпләре. Берләшү, сыешып тыныч яшәү, бер-берең белән изгелектә узышуны Согуд Гарәбстанының радио, телевидение һәм матбугат басмалары да пропагандалый. Боларны Шәйхелислам, мөфти Тәлгать Таҗетдинның һәр вәгазендә ишетергә мөмкин. Мәккә, Мәдинә, Җиддә һәм башка шәһәрләрнең руханилары да шушы фикерләрне телләреннән төшерми. Ә безнең татар егете Рамил Мансуров, Бангладеш һинде Сәлим Манир Тунузи, Каһирә гарәбе Гомәр Габдел, шул ук аптека хезмәткәре Габдел Бонзиларның эчкерсез дуслыгы - менә шул изге вәгазьләрнең җимеше.
Шушы кыска гына вакыт эчендә бу егетләргә туганнарча очрашу шатлыгын кичерергә дә, дулкынланырга, борчылырга, хәтта кайгырып күз яшьләрен түгәргә дә туры килде.
Эш менә ничек була. Корбан гаете көнне хаҗилар, Хаҗ гамәлен үтәргә дип Минага юнәлде. Гомәр Габдел исә теге фаҗига булган тоннель аша таш атарга киткән җиреннән кайтмый. Ике көн, өч көн уза. Мәрхүмгә багышлап дога кылалар, өчесен үткәрәләр. Ниһаять, елашып утырганда, дүртенче көн киткәч, Гомәр кайтып керә. Тоннельдән ул имгәнеп чыккан һәм шифаханәдә дәваланып яткан. Бу инде чиксез бәйрәмгә әверелә.
- Хушлашу кыен булды, - ди хәзер Рамил, - Сәлим әфәнде җәйге каникул беткәнчегә кадәр булса да калуымны үтенгән иде. Тик нишләмәк кирәк? Сагындырыр, дип курыктым. Чит илдә бер , көне дә бер ел кебек үтә, диләр бит андый хәлне башларыннан үткәргән кешеләр. Күңел дигәнең шулай инде: хәзер менә дусларымны сагынам.
Үзем дә шулай.
"Аргамак" журналы № 5-6, 1995.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013