Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Сөләйман Бакыргани
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Сөләйман Бакыргани

A Ә <= Б => В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Шәехзадә Бабич Идрис Багданов Локман Бадыйкшан Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ Маргарита Баимова Рамазан Байтимеров Үзбәк Байчура
Заһирә Байчурина Госман Бакиров
Марсель Бакиров Сөләйман Бакыргани Баласугани Гөлнар Балтанова Р.Барҗанов Риза БАРИЕВ Флүсә Бариева Галимҗан Баруди Кәшфи Басыйров Абдулла Баттал Габделбари Баттал
Ринат Баттал Салих Баттал Фәнзаман Баттал Рабит Батулла Хамис Батыров Ибраһим БАШМАКОВ Наташа Башурина Гатаулла Баязитов Нур Баян Әхсән Баян Рәүф Баһаветдинов Баһави
Илүзә Баһавиева Флүр Баһаутдинов Флер Баһманов Хәнәфи Бәдигый Хафизетдин Бәззази Марат Бәдретдинов Хәмзә Бәдретдинов Әлфия Бәдретдинова Гөлназ Бәдретдинова Фирая Бәдертдинова Гөлзадә Бәйрәмова Луиза Бәйрәмова Фәүзия Бәйрәмова Кәбир Бәкер Рәүф БӘХТИЯР Зариф Бәшири Гомәр Бәширов Фәрит Бәширов Альбина Бәширова Зәйнәп Бәширова Сафия Бәширова Рәшит Бәшәр Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Ислам Беляев Бибигөлҗамал Г. Биги Заһир Бигиев Муса Бигиев Рәшит Биглов Ибраһим Биектаулы Айрат Бик-Булатов Сөнгатулла Бикбулатов Инга Бикбулатовa Шәриф БИККОЛ Хөрмәт Бикколов Бикмөхәммәд Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ Римма Бикмөхәммәтова Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ Тәэминә Биктимирова Галимәтелбәнат Биктимерова Ирҗан Бикчәнтәев Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин Рамил Билал Ринат Билалов Фәридә Билецкия Әхтәм Билялов Әбел-Галя ибне әл-Болгари Ибраһим Болгарии Мәхмүд Болгари Таҗетдин ибне Юныс әл-Болгари Хәзәр Болгари Хәсән ибне Юныс әл-Болгари Мансур Борындыкый Әгъдәс Борһанов <Мәүлет Борһанов Равил Бохараев Мәхмүт Бөдәйли Бөтермиш Әлфия Булат Нургали Булатов Габдулла Бубый Дилбәр Булатова Клара Булатова Дилә Булгакова Фәтхи Бурнаш Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ) Флорид Бүләков
Сөләйман Бакыргани «Бакырган китабы» — татар туфрагында тумаса да, кулъязма килеш борынгыдан укылып килгән мәшһүр китап. Аны XII йөздә Урта Азиядә яшәгән Сөләйман дигән суфи шагыйрь төзегән. Ул үзе Бохара янындагы Бакыргани кышлагында туа, гомеренең күп өлешен шунда үткәрә һәм 1186 елда вафат була. «Бакыргани» кушаматы һәм китабының исеме дә шуннан килә. Бу кешенең халык телендә шулай ук «Хәким ата» (укымышлы, хикмәтле кеше) дип тә аталып йөрүе мәгълүм. Әлеге җыентыгына ул үз шигырьләреннән тыш шул чордагы башка суфи шагыйрьләрнең дә әсәрләрен урнаштырган. Иҗатының тел һәм жанр үзенчәлекләре төрки әдәбиятның халык поэтикасы традицияләренә бай. Бакыргани шигырьләре үзләренең эмоциональ-экспрессив яңгырашы белән аерылып тора.
«Бакырган» сүзе безнең борынгы әдәбиятыбызда еш очрый. Шундый популярлык аңар каян килгән? Китап, беренчедән, шигъри эшләнеше белән үз заманы өчен гаять югары дәрәҗәдә тора. Икенчедән, ул. җиңел аңлаешлы гомумтөрки телдә язылган. Шуңа күрә китап күп кенә татар шагыйрьләре (Аллаһияр, Мәүла Колый, Утыз-Имәни һ.б.) иҗатына да зур йогынты ясаган. Хәтта Тукай да үзенең кайбер шигырьләренең өлгесен «Бакырган»нан алып язуын әйтә.
«Бакырган китабы» басмада беренче тапкыр 1846 елны Казанда чыга, аннан соң кат-кат басылып килә. Ничә кат басылгандыр, төгәл мәгълүм түгел, әмма Казан дәүләт университеты китапханәсендә генә дә төрле елларда чыккан 26 басмасы саклана. Элек татарлар арасында кулъязма рәвешендә шулай ук киң таралган «Ахырзаман китабы» (беренче басмасы. — Казан, 1847), «Хәким ата китабы» (Казан, 1846), «Мәрьям ана китабы» яки «Хәзрәти Мәрьям китабы» (Казан, 1878) исемле әсәрләр дә, кайбер әдәбиятчылар уенча, шушы ук авторга нисбәт ителәләр. «Ахырзаман»да һәр дүрт шигъри юлның азагы «Андыйн артык тәкый гаҗәп дыңлары вар» дип бетә, шуннан алып ул халык телендә «Тәкый гаҗәп китабы» исеме белән дә йөри. «Ахырзаман»ны миссионер Ефим Малов 1897 елда русчага тәрҗемә итә һәм әсәрнең авторы, эчтәлеге турында аңлатмалар биреп, Казан Археология җәмгыяте журналында бастыра. Миссионерларның үзләре өчен 150 данәсе аерым китап булып та чыга.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Күпрелезадә М. Төрек әдәбиятында элек мөтәссәвирләр. — Истанбул (?), 1919.
Бакырган китабы: ХII-ХVIII йөз төрки-татар шагыйрьләре әсәрләре / текстны басма өчен Ф.Яхин әзерләде. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. — 3-8 б.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013