Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ)
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ)

A Ә <= Б => В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Шәехзадә Бабич Идрис Багданов Локман Бадыйкшан Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ Маргарита Баимова Рамазан Байтимеров Үзбәк Байчура
Заһирә Байчурина Госман Бакиров
Марсель Бакиров Сөләйман Бакыргани Баласугани Гөлнар Балтанова Р.Барҗанов Риза БАРИЕВ Флүсә Бариева Галимҗан Баруди Кәшфи Басыйров Абдулла Баттал Габделбари Баттал
Ринат Баттал Салих Баттал Фәнзаман Баттал Рабит Батулла Хамис Батыров Ибраһим БАШМАКОВ Наташа Башурина Гатаулла Баязитов Нур Баян Әхсән Баян Рәүф Баһаветдинов Баһави
Илүзә Баһавиева Флүр Баһаутдинов Флер Баһманов Хәнәфи Бәдигый Хафизетдин Бәззази Марат Бәдретдинов Хәмзә Бәдретдинов Әлфия Бәдретдинова Гөлназ Бәдретдинова Фирая Бәдертдинова Гөлзадә Бәйрәмова Луиза Бәйрәмова Фәүзия Бәйрәмова Кәбир Бәкер Рәүф БӘХТИЯР Зариф Бәшири Гомәр Бәширов Фәрит Бәширов Альбина Бәширова Зәйнәп Бәширова Сафия Бәширова Рәшит Бәшәр Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Ислам Беляев Бибигөлҗамал Г. Биги Заһир Бигиев Муса Бигиев Рәшит Биглов Ибраһим Биектаулы Айрат Бик-Булатов Сөнгатулла Бикбулатов Инга Бикбулатовa Шәриф БИККОЛ Хөрмәт Бикколов Бикмөхәммәд Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ Римма Бикмөхәммәтова Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ Тәэминә Биктимирова Галимәтелбәнат Биктимерова Ирҗан Бикчәнтәев Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин Рамил Билал Ринат Билалов Фәридә Билецкия Әхтәм Билялов Әбел-Галя ибне әл-Болгари Ибраһим Болгарии Мәхмүд Болгари Таҗетдин ибне Юныс әл-Болгари Хәзәр Болгари Хәсән ибне Юныс әл-Болгари Мансур Борындыкый Әгъдәс Борһанов <Мәүлет Борһанов Равил Бохараев Мәхмүт Бөдәйли Бөтермиш Әлфия Булат Нургали Булатов Габдулла Бубый Дилбәр Булатова Клара Булатова Дилә Булгакова Фәтхи Бурнаш Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ) Флорид Бүләков
Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ)

(1895—1977)

Заһидә Хөсаен кызы Бурнашева (революциягә каәрге әдәби псевдонимы — Гыйффәт Туташ) 1895 елның 19 октябрендә хззерге Рязань өлкәсенә кергән Әже авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Заһидә башта остабикәгә йөреп укырга-язарга өйрәнә, аннары авыл мәктәбендә белем ала. Яшьтән ук ул китап укырга һәм шигырь язарга һәвәс була. 1913—1914 елларда Мәскәүдә чыккан «Ил» һәм аның дәвамы «Сүз» газеталарында «Гыйффәт Туташ» имзасы белән беренче лирик шигырьләре басыла. Ләкин кызның әдәби иҗат белән шөгыльләнүе әти-әнисенә ошамый: алар Заһидәне өйдә бикләп тота башлыйлар, китапларын яндыралар, укудан, язудан тыялар. Ахырда Заһидә, патриархаль гаилә тәртипләренә түзә алмыйча, туган йортьш ташлап китә. Кызның бу кыю адымы шул чорның матбугатында да унай яңгыраш таба. Әдәби җәмәгатьчелек Заһидәгә ярдәмгә килә: 1915—1917 еллар арасында Мәскәүдә «Гыйффәт Туташ шигырьләре» исеме белән яшь шагыйрәнең бер-бер артлы өч җыентыгы дөнья күрә. Революциягә кадәрге татар хатын-кызларынын аянычлы тормышын реалистик буяуларда тасвирлаган һәм шул гаделсез тормыш тәртипләренә каршы өндәгән бу шигъри җыентыклар шул заман укучылары, бигрәк тә хатын-кызлар арасында киң популярлык казана.

3. Бурнашева Октябрь революциясен шатланып каршы ала һәм, татар хатын-кызлары арасында беренчеләрдән буларак, яңа тормыш өчен актив көрәш юлына баса. 1918 елда ул Коммунистлар партиясенә член итеп алына. Шул ук елда аны Урта Азиягә җаваплы эшкә җибәрәләр. Башта ул Сәмәрканд шәһәрендә «Михнәттәшләр тавышы» («Хезмәттәшләр тавышы», үзбәк телендә) исемле өлкә газетасында эшли, аннары 1919—1920 елларда Төркстан Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының хатын-кызлар белән эшләү бүлегенә җитәкчелек итә. 1920 елның җәендә 3. Бурнашева Коминтернның Мәскәүдә уздырылган Икенче конгрессында кунак булып катнаша һәм В. И. Ленинның ялкынлы речен тыңлау бәхетенә ирешә. Шул ук 1920 елда ул, Көнчыгыш хатын-кызларының бердәнбер вәкиле сыйфатында, Мәскәүдә узган Бөтендөнья коммунист хатын-кызларының Беренче конференциясе эшендә дә катнаша.

1921—1923 елларда 3. Бурнашева РКЛ(б) Њзәк Комитетының хатын-кызлар бүлегендә инструктор булып эшли, ә 1924 елның башында яңадан Урта Азиягә китеп, озак еллар буе Төркмәнстан һәм Кыргызстан республикаларындагы партия һәм совет учреждениеләрендә җаваплы вазифалар башкара. Егерменче елларда аның турыдан-туры җитәкчелеге астында төркмән, кыргыз, таҗик һәм үзбәк кызларыннан күп кенә укытучылар, культура, партия хезмәткәрләре хәзерләнә.

3. Бурнашева 1952 елдан пенсиягә чыгып, Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат эше белән шөгыльләнә. 1971 елда аның, архив материалларына, үзенең һәм революция ветераннарының истәлекләренә нигезләп язган «Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан» исемле китабы дөнья күрә. Күпкырлы иҗтимагый эшчәнлеге һәм укыту-тәрбия өлкәсендәге хезмәтләре өчен 3. Бурнашева «Почет Билгесе» ордены, Үзбәкстан, Кыргызстан Верховный Советлары Президиумының Мактау грамоталары һәм берничә медаль белән бүләкләнә.

Заһидә Бурнашева 1977 елның 5 ноябрендә Казанда вафат булды.

Mh3>БИБЛИОГРАФИЯ

Гыйффәт туташ шигырьләре.— М.: 1915. 3000.

Гыйффәт туташ шигырьләре.— М.: Габдрахман Бурнашев, [1917].—456.

Гыйффәт туташ шигырьләре. 2-кис.—М.: Борадәран Карамышевлар нәшр., [1917].—16 б.

Айсылу. Хәнәфи. Зөһрә йолдыз: (Хикәяләр).—Казан: Мәгариф, 1919.—15 б.

Шул ук.—Казан: Мәгариф, 1921.—17 б. Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан.-Казан: Таткитнәшр., 1971.—152 б., ил. 2500.

Зора юлдуз. (Звезда Венера): Стихи /Пер. с татар. В. Клюева.-Казань: Татгосиздат, 1922.—13 с. 3000.

Аның турында

Гайнуллин М. Заһидә Бурнашева (1895-1977) Кит.: Гайнуллин М. Татар әдипләре: (Иҗат портретлары). Казан, 1978, 194-204 б.

Гайнуллин М. Шагыйрә, коммунист - Соц. Татарстан 1965, 21 окт.

Гафурова Г. Заһидә Бурнашева. - Азат хатын, 1965, № 11, 10-11 б.

Ихсанова Л. Тормыш мәктәбен узганда. - Татарстан яшьләре, 1965, 19 окт.

Гайнуллин М. Шагыйрә, коммунист.—Соц. Татарстан, 1977, 26 нояб.

Гайнуллин М. Азатлык яулап. - Казан утлары, 1975, № 10, 107-1 Заһидә Бурнашевага 80 яшь.—Азат хатын, 1975, № 10, 18 б.

Хасанова А. Женщина-поэт и коммунист.—Сов. Татария, 1965, 21 окт.

Дудкина Н. и Сайдашева М. Высокое призвание.—Сов. Татария, 1973, 22 авг.


©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013