Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Шәриф БИККОЛ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Шәриф БИККОЛ

A Ә <= Б => В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Шәехзадә Бабич Идрис Багданов Локман Бадыйкшан Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ Маргарита Баимова Рамазан Байтимеров Үзбәк Байчура
Заһирә Байчурина Госман Бакиров
Марсель Бакиров Сөләйман Бакыргани Баласугани Гөлнар Балтанова Р.Барҗанов Риза БАРИЕВ Флүсә Бариева Галимҗан Баруди Кәшфи Басыйров Абдулла Баттал Габделбари Баттал
Ринат Баттал Салих Баттал Фәнзаман Баттал Рабит Батулла Хамис Батыров Ибраһим БАШМАКОВ Наташа Башурина Гатаулла Баязитов Нур Баян Әхсән Баян Рәүф Баһаветдинов Баһави
Илүзә Баһавиева Флүр Баһаутдинов Флер Баһманов Хәнәфи Бәдигый Хафизетдин Бәззази Марат Бәдретдинов Хәмзә Бәдретдинов Әлфия Бәдретдинова Гөлназ Бәдретдинова Фирая Бәдертдинова Гөлзадә Бәйрәмова Луиза Бәйрәмова Фәүзия Бәйрәмова Кәбир Бәкер Рәүф БӘХТИЯР Зариф Бәшири Гомәр Бәширов Фәрит Бәширов Альбина Бәширова Зәйнәп Бәширова Сафия Бәширова Рәшит Бәшәр Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Ислам Беляев Бибигөлҗамал Г. Биги Заһир Бигиев Муса Бигиев Рәшит Биглов Ибраһим Биектаулы Айрат Бик-Булатов Сөнгатулла Бикбулатов Инга Бикбулатовa Шәриф БИККОЛ Хөрмәт Бикколов Бикмөхәммәд Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ Римма Бикмөхәммәтова Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ Тәэминә Биктимирова Галимәтелбәнат Биктимерова Ирҗан Бикчәнтәев Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин Рамил Билал Ринат Билалов Фәридә Билецкия Әхтәм Билялов Әбел-Галя ибне әл-Болгари Ибраһим Болгарии Мәхмүд Болгари Таҗетдин ибне Юныс әл-Болгари Хәзәр Болгари Хәсән ибне Юныс әл-Болгари Мансур Борындыкый Әгъдәс Борһанов <Мәүлет Борһанов Равил Бохараев Мәхмүт Бөдәйли Бөтермиш Әлфия Булат Нургали Булатов Габдулла Бубый Дилбәр Булатова Клара Булатова Дилә Булгакова Фәтхи Бурнаш Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ) Флорид Бүләков
Шәриф БИККОЛ
(1924-1995)
Шәриф Биккол (Биккулов Шәриф Сәгадәтулла улы), 1924 елның 28 маенда, БАССРның Уфа кантоны, хәзер Башкортостанның Кармаскалы районы Карламан авылында туа. 1995 елның 3 сентябрендә вафат.
(Википедия)

БАШ ИЯМ АЛЛАРЫҢДА

МӘХӘББӘТ - ХӘЕР ТҮГЕЛ

Бу -
мәңге тере хакыйкать,
сер түгел,
сәер түгел:
мәхәббәт сорап алынмы
мәхәббәт -
хәер түгел.
Асыл мал түгел,
алырга
алтын тәңкәләр туләп,
ул -
табигатьтән бирелгән
тиңе юк затлы бүләк!
Ул -
зар-интизарлар булып
көтеп алынган кунак;
кунак килеш тә
кол итәр
кодрәтле хаким сымак...

Мәхәббәт -
сагыш чишмәсе, 
өметнен, сүле, 
түле;
бар дөньяңны оныттырган 
илаһи ләззәт күле... 
Җанкаеннан тынгы качса, 
бәндәсе зарланмасын: 
мәхәббәт -
бер үк вакытта 
мең газап шарламасы, 
җан ярасы, 
яшәү дәрте, 
язмышньщ серле кәрте...

...Тик
аны
гомерендә
бер
татырга тиеш һәркем!

БАШ ИЯМ АЛЛАРЫҢДА

Чулпаным булып калыктың Син 
гомерем таңнарында: 
Гүзәллек белән очраштым -
баш иям алларьщда!

Былбыллар булып тибрәндең 
күңелем талларында: 
Мәхәббәт белән очраштым -
баш иям алларыңда!
Сөенсәм дә, көенсәм дә, 
Син булдың яннарымда: 
Тугрылык белән очраштым -
баш иям алларьщда!

ЙӨРӘГЕМ ЯРАЛАРЫ

Укталдым илләрендә, 
кагылдым иңнәрендә; 
ни булса шул булыр диеп, 
кул салдым билләреңә...

Нур ягып йөзләремә, 
карадым күзләреңә; 
зарыктым интизар булып 
бер авыз сүзләреңә...

Тападың эзләремне, 
тайдырдың, тезләремне;
ишеттем боздан да салкын 
"Юк" дигән сүзләреңне...
Гомерем аралары -
йөрәгем яралары... 
...Әрни-сызлый бәгыремнең
син уйган яралары...

"Аргамак" журналы № 7, 1994.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013