Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Наташа Башурина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Наташа Башурина

A Ә <= Б => В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Шәехзадә Бабич Идрис Багданов Локман Бадыйкшан Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ Маргарита Баимова Рамазан Байтимеров Үзбәк Байчура
Заһирә Байчурина Госман Бакиров
Марсель Бакиров Сөләйман Бакыргани Баласугани Гөлнар Балтанова Р.Барҗанов Риза БАРИЕВ Флүсә Бариева Галимҗан Баруди Кәшфи Басыйров Абдулла Баттал Габделбари Баттал
Ринат Баттал Салих Баттал Фәнзаман Баттал Рабит Батулла Хамис Батыров Ибраһим БАШМАКОВ Наташа Башурина Гатаулла Баязитов Нур Баян Әхсән Баян Рәүф Баһаветдинов Баһави
Илүзә Баһавиева Флүр Баһаутдинов Флер Баһманов Хәнәфи Бәдигый Хафизетдин Бәззази Марат Бәдретдинов Хәмзә Бәдретдинов Әлфия Бәдретдинова Гөлназ Бәдретдинова Фирая Бәдертдинова Гөлзадә Бәйрәмова Луиза Бәйрәмова Фәүзия Бәйрәмова Кәбир Бәкер Рәүф БӘХТИЯР Зариф Бәшири Гомәр Бәширов Фәрит Бәширов Альбина Бәширова Зәйнәп Бәширова Сафия Бәширова Рәшит Бәшәр Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Ислам Беляев Бибигөлҗамал Г. Биги Заһир Бигиев Муса Бигиев Рәшит Биглов Ибраһим Биектаулы Айрат Бик-Булатов Сөнгатулла Бикбулатов Инга Бикбулатовa Шәриф БИККОЛ Хөрмәт Бикколов Бикмөхәммәд Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ Римма Бикмөхәммәтова Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ Тәэминә Биктимирова Галимәтелбәнат Биктимерова Ирҗан Бикчәнтәев Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин Рамил Билал Ринат Билалов Фәридә Билецкия Әхтәм Билялов Әбел-Галя ибне әл-Болгари Ибраһим Болгарии Мәхмүд Болгари Таҗетдин ибне Юныс әл-Болгари Хәзәр Болгари Хәсән ибне Юныс әл-Болгари Мансур Борындыкый Әгъдәс Борһанов <Мәүлет Борһанов Равил Бохараев Мәхмүт Бөдәйли Бөтермиш Әлфия Булат Нургали Булатов Габдулла Бубый Дилбәр Булатова Клара Булатова Дилә Булгакова Фәтхи Бурнаш Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ) Флорид Бүләков
Наташа Башурина

Балачак шигырьләре юата төсле…

Наташага хас самимелек, шаянлык һәм җор теллелек бала чакта, яшүсмер вакытларында язган шигырьләреннән үк күренә...
“Болгария” теплоходы фаҗигасе зур бәхетсезлек китерде, күңелләргә онытылмаслык яра салды, дистәләгән гомерләрне өзде. Алар арасында безнең группадашыбыз Наташа Башурина да бар, урыны оҗмаһта булсын.
Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлеген тәмамлаган Кайбыч районы, Иске Тәрбит авылы кызы Наташа мәктәптә укыган елларында ук “Сабантуй”газетының, “Ялкын” журналының иң актив яшь хәбәрчесе булып танылган иде. Студент елларында да ул актив булды. Язмалары, шигырьләре даими чыгып торды.
Берничә көн элек “Сабантуй” газетының 90 нчы еллардагы төпләмәләрен актарганда Наташаның шактый сандагы шигырьләрен кабат укып утырдым. Һәм аларда янә Наташага хас самимелек, шаянлык һәм җор теллелек белән очраштым кебек. Шигырьләре юата төсле...

Айзирәк Гәрәева.
ИнтерТат.ру.
Яратам

Яратам мин авылымны
Аның йомшак җилләрен.
Ак мамыктай күпереп яткан
Карабодай җирләрен.
Барыннан артык яратам
Авылым кешеләрен.
Миңа матур сүзләр белән
Иркәләп дәшүләрен.
1994

Күлмәк

Бүген әнием кибеттән
Алган өр яңа күлмәк.
Күлмәгемне эләр өчен
Тапмыйм гына бит элмәк.
Кая гына куйыйм икән
Мин бу матур күлмәкне?
Әни эштән кайту белән
Ясатырмын элмәкне.
1993

Ачуланган

Көне буе бүген буран уйный
Эре-эре кар ява, җил уйный.
Әйтерсең, кемгәдер ачулы,
Урамда тузынып кыш дулый.
1993

Эт елы

Эт елы икәнен, ахры,
Безнең эт тә беләдер.
Бәлки шуңа күрә дә ул
Бeртуктаусыз өрәдер.
Хәзер хәтта үземә дә
Еш өргәли башлады.
Безнең ел диюдер,
Тыңламый да башканы.
1994

Күбәләк

Бүген мәктәптән кайткач,
Күз тәрәзәгә төште.
Зур күбәләк иде анда,
Үзе нәкъ чәчәк төсле...
Канатлары сары аның,
Ә очлары кап-кара.
Кызгандым күбәләгемне,
Очырдым күккә таба.
1993

“Ялкын”га теләкләр
Һәр ай саен өебезгә
Килә “Ялкын” журналы.
Әйтерсең, ул көнне өйгә
Сибелә таң нурлары.
Шигырь, рәсемнәр белән
Матур итеп бизәлә.
Хәтта сабый баланың да
Кулында “Ялкын”, әнә.
Үскән инде ничә буын
Серләшеп “Ялкын” белән!
Аның белән мин дәбик дус
Шуңа серләрен беләм.
70 яшь тулган “Ялкын”га
Быелның март аенда.
Аны котлап сыерчыклар
Сайрашалар каенда.
Олы юбилее белән
Мин дә котлыйм “Ялкын”ны.
“Ялкын” кебек йөрәкләр дә
Булса иде ялкынлы!
1994

Моңлы азан

Иртән азан тавышыннан
Күңелгә шатлык тула.
Шул моңлы азан тавышы
Кайгы-хәсрәтне ала.
Азаным, моңлы азаным,
Җан өр татар өенә.
Тирбәлсен яңа бишекләр
Моңлы азан көенә.
1994



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013