Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Зәйнәп Бәширова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Зәйнәп Бәширова

A Ә <= Б => В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Шәехзадә Бабич Идрис Багданов Локман Бадыйкшан Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ Маргарита Баимова Рамазан Байтимеров Үзбәк Байчура
Заһирә Байчурина Госман Бакиров
Марсель Бакиров Сөләйман Бакыргани Баласугани Гөлнар Балтанова Р.Барҗанов Риза БАРИЕВ Флүсә Бариева Галимҗан Баруди Кәшфи Басыйров Абдулла Баттал Габделбари Баттал
Ринат Баттал Салих Баттал Фәнзаман Баттал Рабит Батулла Хамис Батыров Ибраһим БАШМАКОВ Наташа Башурина Гатаулла Баязитов Нур Баян Әхсән Баян Рәүф Баһаветдинов Баһави
Илүзә Баһавиева Флүр Баһаутдинов Флер Баһманов Хәнәфи Бәдигый Хафизетдин Бәззази Марат Бәдретдинов Хәмзә Бәдретдинов Әлфия Бәдретдинова Гөлназ Бәдретдинова Фирая Бәдертдинова Гөлзадә Бәйрәмова Луиза Бәйрәмова Фәүзия Бәйрәмова Кәбир Бәкер Рәүф БӘХТИЯР Зариф Бәшири Гомәр Бәширов Фәрит Бәширов Альбина Бәширова Зәйнәп Бәширова Сафия Бәширова Рәшит Бәшәр Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Ислам Беляев Бибигөлҗамал Г. Биги Заһир Бигиев Муса Бигиев Рәшит Биглов Ибраһим Биектаулы Айрат Бик-Булатов Сөнгатулла Бикбулатов Инга Бикбулатовa Шәриф БИККОЛ Хөрмәт Бикколов Бикмөхәммәд Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ Римма Бикмөхәммәтова Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ Тәэминә Биктимирова Галимәтелбәнат Биктимерова Ирҗан Бикчәнтәев Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин Рамил Билал Ринат Билалов Фәридә Билецкия Әхтәм Билялов Әбел-Галя ибне әл-Болгари Ибраһим Болгарии Мәхмүд Болгари Таҗетдин ибне Юныс әл-Болгари Хәзәр Болгари Хәсән ибне Юныс әл-Болгари Мансур Борындыкый Әгъдәс Борһанов <Мәүлет Борһанов Равил Бохараев Мәхмүт Бөдәйли Бөтермиш Әлфия Булат Нургали Булатов Габдулла Бубый Дилбәр Булатова Клара Булатова Дилә Булгакова Фәтхи Бурнаш Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ) Флорид Бүләков
Зәйнәп Бәширова

(1903—1984)

Зәйнәп Хуҗахан кызы Бәширова 1903 елның 5 октябрендә хәзерге Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала. 1917 елны Казанга килеп, башта хосусый мәктәптә, аннары укытучылар семинариясендә укый. Шуннан соң бер ел авылда мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе булып зшли. 1920 елда комсомол сафына кереп, шул ук елны Казандагы кыска сроклы партия мәктәбен, аннары 1921-1924 елларда Казан университеты каршындагы рабфакны тәмамлый.

Шушы чорда газета-журналларда яшь комсомолканың шигырьләре һәм мәкаләләре басыла башлый. 1921 елда «Очкыннар» исемле беренче җыентыгы, ә 1923 елда үз шигырьләре һәм шигъри тәрҗемәләре тупланган «Яшь инкыйлабчы җырлары» дигән икенче китабы басылып чыга. Бер төркем шигырьләре, аерым бүлек рәвешендә, шул ук 1923 елны Ф. Бурнаш төзеп чыгарган «Көрәш җырлары» исемле күмәк җыентыкка да урнаштырыла.

Азатлыкка чыккан халыкның бәхетле киләчәге хакына яшьләрне иҗади хезмәткә, көрәшкә чакыру, ленинизм идеяләренең мәңгелек булуын раслау, шуңа тирән ышаныч — 3. Бәширова шигырьләренең төп пафосын, рухын билгели.

1928 елда Мәскәүдәге Дәүләт журналистика институтын тәмамлагач, 3. Бәширова берникадәр вакыт Мәскәүдә газета редакциясендә эшли. 1930 елда аны Коммунистлар партиясенә член итеп алалар. Утызынчы еллар башында ул Горький өлкәсе Кызыл Октябрь районында чыга торган «Октябрь коммунасы» исемле газетаның редакторы була, ә 1935—1937 елларда Казанда Татарстан дәүләт нәшриятының (Татгосиздатның) яшьләр-балалар әдәбияты секторында өлкән редактор хезмәтен башкара. Соңыннан, пенсия яшенә җиткәнче (1958), китапханәләр системасында эшли.

3. Бәширова 1984 елның 8 июлендә Казанда вафат булды.

БИБЛИОГРАФИЯ

Очкыннар: [Шигырьләр җыентыгы].— Казан: Татар, дәүләт нәшр., 1921.-31 б. 3000.

Яшь инкыйлабчы җырлары. 3-кит.— [Казан]: Татар яшь коммунистлар союзының өлкә ком., 1923.— 26 б. 1000.

Аның турында

Гайнуллин М. Зәйнәп Бәширова.—Сов. әдәбияты, 1963, № 8, и9—142 б.

Зәйнәп Бәшировага 70 яшь.—Азат хатын, 1973, № 10, 10 б.


©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013