Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әлфия Булат
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Әлфия Булат

A Ә <= Б => В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Шәехзадә Бабич Идрис Багданов Локман Бадыйкшан Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ Маргарита Баимова Рамазан Байтимеров Үзбәк Байчура
Заһирә Байчурина Госман Бакиров
Марсель Бакиров Сөләйман Бакыргани Баласугани Гөлнар Балтанова Р.Барҗанов Риза БАРИЕВ Флүсә Бариева Галимҗан Баруди Кәшфи Басыйров Абдулла Баттал Габделбари Баттал
Ринат Баттал Салих Баттал Фәнзаман Баттал Рабит Батулла Хамис Батыров Ибраһим БАШМАКОВ Наташа Башурина Гатаулла Баязитов Нур Баян Әхсән Баян Рәүф Баһаветдинов Баһави
Илүзә Баһавиева Флүр Баһаутдинов Флер Баһманов Хәнәфи Бәдигый Хафизетдин Бәззази Марат Бәдретдинов Хәмзә Бәдретдинов Әлфия Бәдретдинова Гөлназ Бәдретдинова Фирая Бәдертдинова Гөлзадә Бәйрәмова Луиза Бәйрәмова Фәүзия Бәйрәмова Кәбир Бәкер Рәүф БӘХТИЯР Зариф Бәшири Гомәр Бәширов Фәрит Бәширов Альбина Бәширова Зәйнәп Бәширова Сафия Бәширова Рәшит Бәшәр Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Ислам Беляев Бибигөлҗамал Г. Биги Заһир Бигиев Муса Бигиев Рәшит Биглов Ибраһим Биектаулы Айрат Бик-Булатов Сөнгатулла Бикбулатов Инга Бикбулатовa Шәриф БИККОЛ Хөрмәт Бикколов Бикмөхәммәд Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ Римма Бикмөхәммәтова Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ Тәэминә Биктимирова Галимәтелбәнат Биктимерова Ирҗан Бикчәнтәев Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин Рамил Билал Ринат Билалов Фәридә Билецкия Әхтәм Билялов Әбел-Галя ибне әл-Болгари Ибраһим Болгарии Мәхмүд Болгари Таҗетдин ибне Юныс әл-Болгари Хәсән ибне Юныс әл-Болгари Мансур Борындыкый Әгъдәс Борһанов <Мәүлет Борһанов Равил Бохараев Мәхмүт Бөдәйли Бөтермиш Әлфия Булат Нургали Булатов Габдулла Бубый Дилбәр Булатова Клара Булатова Дилә Булгакова Фәтхи Бурнаш Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ) Флорид Бүләков
Әлфия Булат Кайчандыр мин остазым күренекле тәнкыйтьче Гази ага Кашшаф авызыннан беренче тапкыр «Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә», дигән әйтем ишеткән һәм тормышымда күп тапкырлар шул әйтемнең дөреслегенә ышанган идем. Мин сөйләргә теләгән очрак нәкъ менә шундый халәткә туры килә кебек.
Эш болай булды. Без күптән түгел минем туган якларымда булып, Бәлэбәй төбәге буйлап килә идек. Дим елгасы буйларыннан сикереп чыгып, район үзәге Кыргыз-Миякәгә җитеп килгәндә, ачык далада, алда, ап-ак карлар эченнән дүрт-биш яшьлек баласы белән асфальт карасында өзгәләнеп басып торган хатынкайны абайлап алдык без.
— Утыртыйкмы? — дип сорады машина йөртүчем.
— Утыртыйк, — дидем мин.
Менә без аларны яныбызга алып, тагын да алга җилдерә башладык.
— И-и, ходаем, әллә Айдар абый инде сез? — дип кычкырып җибәрде арттан әлеге хатынкай. — Менә сиңа вакыйга дисәң дә, вакыйга!
Сөйләшеп киттек. Без бераз гына булса да танышбыз икән, ягъни мәсәлән, сиксәненче еллар уртасында мин шушы Дим буенда яткан Канбәк авылына кайткалап йөргән заманнарда, ул шул авыл мәктәбендә укыткан һәм минем белән очрашу да оештырган булган икән. Үзе Өязе елгасы буйлап безнең авылдан түбәндәрәк яткан Шатман авылыннан, шулай ук мин белгән кеше — озак еллар колхозда партком секретаре булып эшләгән, туган авылы, туган ягы турында байтак кына мәгълүматлар туплаган үзешчән тарихчы, берничә ел элек кенә вафат булган бик тә яхшы кеше Габдулла Гатиятуллинның кызы икән.
— Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас, Айдар абый, — дип сөйләп китте Әлфиябез. — Без бит улым белән, сезгә, Казанга шигырьләр җибәрү очен районга — почтага барабыз! Менә бит ул без җибәрәсе дәфтәр! — ул сумкасыннан аксыл дәфтәр тартып чыгара. — Ничек кенәләр туры килүен кара!..
Әлфия дүрт бала анасы. Олы кызы кияүдә, икенчесе, улы — хәрби хезмәттә. Әле гаиләсе белән безнең ут-күршеләребез Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылында яшәп, Нурсөя һәм Гөлнур дигән кызлар үстереп ята икән. Ул гомер буе мәхәббәттә шагыйрь Фәнис Яруллин һәм аның җәмәгате Нурсөя ханымнан үрнәк алып гомер иткән, ул гына да түгел, «Әгәр ир балам булса Фәнис, кыз балам булса Нурсөя ку. шам» дип хыялланып яшәгән булган. Әмма аңа Ходай Тәгалә ике кыз насыйп иткән, чөнки, җәмәгать, бераз шаяртып әйтсәк, Фәнис урынына Гөлнур туып куйган. Әмма Фәнисне дә табарга һәм үстерергә дигән уеннан кире кайтканы юк икән әле Әлфиянең. Амин, шулай булсын!..
Профессиональ укытучы, әмма эшсез укытучы. Авылларда хәзер шундый катлам да барлыкка килде. «Шигырь язам, йон эрлим, шәл һәм оек бәйлим, — дип язды ул үзенең соңгы хатында. — Ирем шигырь язарга һич кенә дә комачауламый, шунысы әйбәт».
Шигырьләренә килгәндә, ул шигърияттә бөтенләй үк яңа кеше түгел икән. Әлфиянең шигырьләре байтак вакыттан Миякә, Бишбүләк район газеталарында басылып килә, хәтта Уфаның үзәк газета-журналларын-да да чыккалаганы бар икән. Моннан берничә ел элек Башкортстанның «татар телле (??) язучылар берлеге» аның шигырьләрен бик тырышып тикшергән һәм бик тырышып оныткан да булган, аннан ул Бәләбәйдә үткәрелә торган «Илһам чишмәләре» ярышында лауреат дигән исемгә дә лаек булган икән. Әмма, нишлисең, оныталар конкурс үткәрүчеләр соңыннан үзләренең җиңүчеләрен, оныталар икән.
Ләкин әлегә китаплары булмаса да, яшь шагыйрәнең үзен Дим-Өязе буе халкы һич кенә дә онытмый һәм олуг бер ярату белән «Шагыйрәбез Әлфия Булат» дип кенә йөртә икән. Әйе, аның халыкка танылган тәхадлусы — псевдонимы шундый.
Мин Әлфиянең шигырьләре белән тәфсилләп танышып чыктым. Минем фикеремчә, аның Казанның иң таләпчән матбугатында да чыгарга хокукы бар. Аңарда татар шигъриятенә бик кирәк булган көрәшче шагыйрь сурәте төсмерләнә. Мәтрүшкәле, чикерткәле аланнар, шигъри таллар патшалыгы булган, әдәбиятыбызга Акмулла кадәр бөек Акмулланы биргән Өязе үзәннәреннән бик тә кызыклы шагыйрә дөньяга килде сыман. Хәер, ул үзе дә турыдан-туры Акмулла якташы, Акмулла авылдашы бит. Мин Әлфиягә киләчәктә иҗат уңышлары, яңа, моңача күрелмәгән биеклекләр теләп, аның күңелгә ошаган берничә шигырен укучыларга тәкъдим итәргә булдым.
Айдар Хәлим.
31 март 2000 ел. Чаллы.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013