Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Рәшит Бәшәр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рәшит Бәшәр

A Ә <= Б => В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Шәехзадә Бабич Идрис Багданов Локман Бадыйкшан Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ Маргарита Баимова Рамазан Байтимеров Үзбәк Байчура
Заһирә Байчурина Госман Бакиров
Марсель Бакиров Сөләйман Бакыргани Баласугани Гөлнар Балтанова Р.Барҗанов Риза БАРИЕВ Флүсә Бариева Галимҗан Баруди Кәшфи Басыйров Абдулла Баттал Габделбари Баттал
Ринат Баттал Салих Баттал Фәнзаман Баттал Рабит Батулла Хамис Батыров Ибраһим БАШМАКОВ Наташа Башурина Гатаулла Баязитов Нур Баян Әхсән Баян Рәүф Баһаветдинов Баһави
Илүзә Баһавиева Флүр Баһаутдинов Флер Баһманов Хәнәфи Бәдигый Хафизетдин Бәззази Марат Бәдретдинов Хәмзә Бәдретдинов Әлфия Бәдретдинова Гөлназ Бәдретдинова Фирая Бәдертдинова Гөлзадә Бәйрәмова Луиза Бәйрәмова Фәүзия Бәйрәмова Кәбир Бәкер Рәүф БӘХТИЯР Зариф Бәшири Гомәр Бәширов Фәрит Бәширов Альбина Бәширова Зәйнәп Бәширова Сафия Бәширова Рәшит Бәшәр Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Ислам Беляев Бибигөлҗамал Г. Биги Заһир Бигиев Муса Бигиев Рәшит Биглов Ибраһим Биектаулы Айрат Бик-Булатов Сөнгатулла Бикбулатов Инга Бикбулатовa Шәриф БИККОЛ Хөрмәт Бикколов Бикмөхәммәд Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ Римма Бикмөхәммәтова Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ Тәэминә Биктимирова Галимәтелбәнат Биктимерова Ирҗан Бикчәнтәев Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин Рамил Билал Ринат Билалов Фәридә Билецкия Әхтәм Билялов Әбел-Галя ибне әл-Болгари Ибраһим Болгарии Мәхмүд Болгари Таҗетдин ибне Юныс әл-Болгари Хәзәр Болгари Хәсән ибне Юныс әл-Болгари Мансур Борындыкый Әгъдәс Борһанов <Мәүлет Борһанов Равил Бохараев Мәхмүт Бөдәйли Бөтермиш Әлфия Булат Нургали Булатов Габдулла Бубый Дилбәр Булатова Клара Булатова Дилә Булгакова Фәтхи Бурнаш Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ) Флорид Бүләков
Рәшит Бәшәр Валалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәр (Рәшит Гаффар улы Бәшәров) 1949 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Яңил авылында крәстиян гаиләсендә туа. Урта белемне туган авылында алганнан соң, 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый, аны тәмамлагач, өч ел Лениногорск районы Куакбаш авылы сигезьеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм укыту бүлеге мөдире булып эшли, аннары Лениногорск шәһәрендә 32 нче номерлы һөнәри-техника училищесеның директор урынбасары һәм 1977-1979 елларда тимер-бетон җиһазлары заводында мастер хезмәтләрен башкара: 1979 елда Чаллы шәһәренә күчеп, 1987 елга кадәр КамАЗның пресс-рам һәм запас частьлар заводларында инженер-диспетчер, автомат линияләр операторы булып эшли.
1987-1989 елларда Р.Бәшәр Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. Укуын тәмамлап кайткач, Чаллы шәһәрендәге «Таң йолдызы» газетасында бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип, 1996 елдан «Аргамак» журналы идарәсендә җаваплы сәркәтип һәм 2001 елдан «Аргамаk»ның дәвамы булган «Мәйдан» (Чаллы) журналында әдәбият бүлеге мөхәррире булып эшли.
Рәшит Бәшәр укучыларга, нигездә, балалар язучысы буларак билгеле. Аның балалар өчен язган шигырьләре һәм хикәяләре республика матбугатында узган гасырның алтмышынчы еллар ахырларында күренә башлый, һәм шул вакытларда ук ул «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы, «Ялкын» журналы оештырган шигырь конкурсларында җиңүче булып таныла.
Шагыйрь буларак, Р.Бәшәр бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен яратып яза. Аның 1975-2003 еллар арасында басылып чыккан унлап китабының күпчелеге нәниләргә багышланган. Шигърияте тулысынча сурәтлелеккә нигезләнгән. Нәниләр өчен язган шигырьләрендә ул заманча тормыш күренешләрен, вакыйгаларны балалар күңеленә, аңына җиңел барып җитәрлек, аларда хыялый кызыксыну уятырлык шигъри образлар, маҗаралы детальләр аша бирергә омтыла, шул рәвешчә, турыдан-туры үгет-нәсихәтсез генә, баланың аң-белем, әхлакый тәрбиясенә педагогларча уңай йогынты ясый. Кечкенә генә шигырьдә дә хәрәкәт, вакыйгалар агышы өстенлек итә, бу исә укучыны фикер йөртергә, уйланырга этәрә.
Р.Бәшәрнең татар балалар әдәбиятындагы шигъри иҗаты укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде: «Сандугачлы бишек» китабы өчен ул 2000 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Р.Бәшәр проза жанрында да уңышлы гына эшли. Аның эшче яшьләр, укучы балалар, яшүсмерләр тормышына, заманның төрле фаҗигале, гыйбрәтле вакыйгаларына багышланган, кеше шәхесенең рухи дөньясын социаль-әхлакый, тәрбия, табигатьне саклау мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләндергән, күләмнәре ягыннан җыйнак-кыска повестьлары да бар («Акбалык», «Ачык капка», «Яшел поезд», «Иртәгә дә яшисе бар», «Миләш», «Бер өйдә җиде кеше», «Минем әтиемне сугышта үтерделәр», «Җилдә тирбәлүче бишекләр»). Алар әдипнең аерым җыентыкларында һәм, барысы бергә тупланып, «Мәйдан» журналының махсус Р.Бәшәр иҗатына багышлап чыгарылган 2002 елгы 4 нче санында урын алган.
Р.Бәшәр —1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Әйлән-бәйлән: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. — 32 б. — 9000 д.
Бәйрәм: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. — 23 б. — 17000 д.
Яшел океан: шигырьләр. —- Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. — 16 б. — 10000 д.
Ак әкият: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 32 б. -— 4000 д.
Иртәгә дә яшисе бар: повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 112 б. — 15000 д.
Ай кызының зәңгәр чиләге: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 966. —10000 д.
Сандугачлы бишек: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. — 176 б. — 3000 д.
Җиләк малай: шигырьләр. —Чаллы: Газета-журнал нәшр., 2002. — 80 б. —1500 д.
Кояшлы яңгыр: шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 2003. — 47 б. — 8000 д.
Ачык капка: хикәяләр, повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 254 б. — 3000 д.
Җәй кызы: шигъри әлифба. — Казан: Мәгариф, 2007. — 24 б. — 2000 д.
Йолдызлы тай: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 40 б. — 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. ТУГРЫЛЫК
Әмәк Ф. Күңелдәге кызыл миләшләр // Казан утлары. — 1999. — № 10. — 182-183 б.
Абдуллина Р. Үзенчәлекле язучы // Мәйдан. — 2002. — № 4. — 7-11 б.
Дунай Ф. Чабатасы түрдә түгел // Мәдәни җомга. — 1998. — 2 окт.
Нурмөхәммәтов Т. Сабый-абый // Шәһри Казан. — 1999. — 1 окт.
Гыйльманов Г. Кыйбласы — балачак иле // Р.Бәшәр. Сандугачлы бишек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. — 159-170 б.
Сафин Ф. Тылсым иясе // Р.Бәшәр. Җиләк малай. — Чаллы: Газета-журнал нәшр., 2002. — 3 б.
Шәрәфиен Р. Күңел кошлары адашмасын // Мәдәни җомга. — 2004. — 7 май.
Сверигин Р. Яңа замана, яңа геройлар // Казан утлары. — № 11. — 2004. — 167-1686.
Шәрәфиев Р. Бу нинди... сугышлы балачак? // Казан утлары. — № 10. — 2006.—169-1736.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013