Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Шәезадә Бабич
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Шәезадә Бабич

A Ә <= Б => В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Шәехзадә Бабич Идрис Багданов Локман Бадыйкшан Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ Маргарита Баимова Рамазан Байтимеров Үзбәк Байчура
Заһирә Байчурина Госман Бакиров
Марсель Бакиров Сөләйман Бакыргани Баласугани Гөлнар Балтанова Р.Барҗанов Риза БАРИЕВ Флүсә Бариева Галимҗан Баруди Кәшфи Басыйров Абдулла Баттал Габделбари Баттал
Ринат Баттал Салих Баттал Фәнзаман Баттал Рабит Батулла Хамис Батыров Ибраһим БАШМАКОВ Наташа Башурина Гатаулла Баязитов Нур Баян Әхсән Баян Рәүф Баһаветдинов Баһави
Илүзә Баһавиева Флүр Баһаутдинов Флер Баһманов Хәнәфи Бәдигый Хафизетдин Бәззази Марат Бәдретдинов Хәмзә Бәдретдинов Әлфия Бәдретдинова Гөлназ Бәдретдинова Фирая Бәдертдинова Гөлзадә Бәйрәмова Луиза Бәйрәмова Фәүзия Бәйрәмова Кәбир Бәкер Рәүф БӘХТИЯР Зариф Бәшири Гомәр Бәширов Фәрит Бәширов Альбина Бәширова Зәйнәп Бәширова Сафия Бәширова Рәшит Бәшәр Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Ислам Беляев Бибигөлҗамал Г. Биги Заһир Бигиев Муса Бигиев Рәшит Биглов Ибраһим Биектаулы Айрат Бик-Булатов Сөнгатулла Бикбулатов Инга Бикбулатовa Шәриф БИККОЛ Хөрмәт Бикколов Бикмөхәммәд Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ Римма Бикмөхәммәтова Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ Тәэминә Биктимирова Галимәтелбәнат Биктимерова Ирҗан Бикчәнтәев Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин Рамил Билал Ринат Билалов Фәридә Билецкия Әхтәм Билялов Әбел-Галя ибне әл-Болгари Ибраһим Болгарии Мәхмүд Болгари Таҗетдин ибне Юныс әл-Болгари Хәзәр Болгари Хәсән ибне Юныс әл-Болгари Мансур Борындыкый Әгъдәс Борһанов <Мәүлет Борһанов Равил Бохараев Мәхмүт Бөдәйли Бөтермиш Әлфия Булат Нургали Булатов Габдулла Бубый Дилбәр Булатова Клара Булатова Дилә Булгакова Фәтхи Бурнаш Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ) Флорид Бүләков
Шәезадә Бабич

(1895—1919)

Күренекле татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабич 1895 елның 2 (яңа стиль белән 14) январенда элекке Уфа губернасының Бөре өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Дүртөйле районы) Әсән авылында мулла гаиләсендә туа. Унбиш яшенә кадәр авыл мәдрәсәсендә әтисе кул астында белем ала. 1910 елда, казакъ далаларына китеп, Тургай төбәгендәге Дүсәнбай дигән авылда бер ел балалар укыта. Шунда ул казакъ акыннары белән якыннан аралаша, казакъ халык әдәбиятын өйрәнә, үзе дә каләм тибрәтә башлый.

1911 елның көзендә Ш. Бабич Уфа шәһәренә килеп «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Мәдрәсәдә шәкертләр чыгарган «Эләктергеч», «Парлакъ» исемле кулъязма журналларда актив языша. 1913 елда инде аның шигырьләре матбугатта («Акмулла», «Шура», һ. б. журналларда) күренә башлый. Шуннан сод Ш. Бабичның иҗаты зур тизлек белән үсә бара, өч-дүрт ел эчендә ул үзен нечкә хисле лирик һәм үткен, җор сүзле сатирик шагыйрь итеп таныта.

1916 елда «Галия» мәдрәсәсен тәмамлагач, Ш. Бабич бер ел Троицк шәһәрендә мөгаллим булып эшли. Февраль революциясен ул шунда каршылый һәм патша төшерелүне «Яшәсен эшчеләр!», «Хөррият бүләге», «Тәмсил кисәге» кебек революцион рухлы шигырьләре белән алкышлый.

1917 елның җәен Бабич Уфа шәһәрендә уздыра, аннары «Кармак» исемле көлке журналының чакыруы буенча Оренбургка күчеп, журналның җаваплы секретаре булып эшли. Нәкъ шул вакытларда Оренбургта буржуаз милләтчеләр тарафыннан төзелгән «Башкорт мәркәз шурасы»ның милли азатлык, милли автономия турындагы ялган фразаларына алданып, Ш. Бабич Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында башкорт милләтчелегенә бирелеп ала, Зәки Вәлидинең контрреволюцион «Башкорт хекумәте»нә теләктәшлек күрсәтә, хәтта анда эшләшеп тә йөри. Ләкин илдәге революцион вакыйгалар барышында ул үзенең милләтчелек карашларының ялгыш икәнлеген, аларның хезмәт халкы интереслары белән уртаклыгы булмаганлыгын аңлый һәм, 1919 елның февралендә башкорт милли гаскәре Советлар ягына күчкәч, бу адымны мөһим тарихи бер вакыйга буларак кабул итә һәм шул хакта үзенең «Башкорт халкына көйле хитаб» (мөрәҗәгать) исемле мәгълүм шигырен яза.

Ләкин шагыйрьгә совет шартларында озак яшәргә һәм иҗат активлыгын җәелдереп җибәрергә насыйп булмый. 1919 елның 28 мартында ул, типография эшләре буенча Баймак шәһәренә барышлый, юлда, фаҗигале рәвештә һәлак була.

Ш. Бабич — революциягә кадәрге татар демократик әдәбияты, аеруча Тукай поэзиясе тәэсирендә яза башлап, үз иҗатының иҗтимагый мәгънәсен, максатын тулысынча халыкка хезмәт итүдә, аның мәнфәгатьләрен яклауда дип кургән һәм, аерым вакытлы фикри чигену һәм адашулар кичерсә дә, поэтик әсәрләрендә тугандаш татар, башкорт халыкларының рухи хөрлеген һәм күңел матурлыгын илһамланып җырлаган зур талантларның берсе. Кыска гына гомере эчендә ул бай һәм үзенчәлекле поэтик мирас калдыра. Аның лирикасы туган илгә, туган табигатькә чиксез мәхәббәт хисе белән сугарылган. Ш. Бабич шигырьләренең техник яктан камил эшләнүе, нәфислеге, ритмик төзеклеге — музыкальлеге, тел-сүрәтләү чараларының байлыгы, төрлелеге сокландыра. Аның табигый таланты бигрәк тә сатирик әсәрләрендә калку чагыла. 1916—1917 еллар дәвамында язылган «Газазил», «Кандала», «Китабеннас фи хәккыльхаувас» («Күренекле кешеләр хакындагы китап») кебек күләмле һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын казанган поэмалар татар юмор-сатира жанрының классик үрнәкләре булып саналырга хаклы. Сатирик әсәрләре белән шагыйрь бу жанрның Тукайдан соңгы усешенә сизелерлек өлеш кертә, аны форма һәм эчтәлек өлкәсендәге кызыклы табышлары белән баета.

Ш. Бабич үзе исән чагында аның аерым басма рәвешендә нибары бер җыентыгы дөнья күрә («Яшь Башкортстан», Оренбург, 1918). Төп поэтик мирасы исә газета-журналларда басылганынча яки кулъязма хәлендә кала килеп, бары 1922 елда гына Г. Ибраһимов аларның бер өлешен җыеп бастыра («Шигырьләр мәжмугасе», I китап, Казан). Ләкин шагыйрьнең егерменче елларда тупланган гаять бай кулъязма архивының зур өлеше — басылмаган шигырьләре, автобиографик язмалары, көндәлек дәфтәрләре, халык арасында йөргәндә язып алган мәкальләр, әкиятләр соңыннан югала. Илленче елларда Казан һәм Уфа нәшриятларында чыккан җыентыклар шагыйрьнең бүгенге көндә билгеле булган әсәрләре нигезендә төзелгән.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр: Шигырьләр. X. Госман кереш сүзе.— Казан: Таткит-» нәшр., 1958.— 155 б., портр. 9000. Рец.: Хатипов Ф. Ш. Бабичның сайланма әсәрләре.— Кызыл таң, 1959, 10 окт.; Шамуков Г. Шәехзадә Бабичның сайланма зсәрләре.— Сов. әдәбияты, 1960, № 10, 146—151 б. Яшь Башкортстан: (Зәңгәр җырлар). 1—кит.— Оренбург: Дулкын, 1918.— 36 б.

Шигырьләр мәҗмугасы. 1-кит./Г. Ибраһимов ред. һәм кереш сүзе.— Казан: Татгосиздат, 1922.—164 б., портр. 7000.

Бабич Шәехзадә шигырьләре. 1-кис.— М.: СССР халыклары узәк нәшр., 1925.— 32 б., портр. 3000.— Татар һәм башк. телендә.

Избранная лирика/Пер, с башк.— Уфа: Башкнигоиздат, 1966.— 58 с., портр. 50000.

Избранные произведения.—Уфа: Башкнигоиздат, 1958.—292 с. 5000.—На башк. яз. Рец.: Бикмухаметов Р. Слова — самоцветы.— Дружба народов, 1959, № 2, с. 267—268; Васфин Г. Избранные Ш. Бабича.— Агидел, 1961, № И, с. 73—81.—На башк. яз.

Аның турында

Ибраһимов Г. Вакытсыз һәлак булды. (Ш. Бабич).— Кит.: Ибраһи-мов Г. Әдәбият мәсьәләләре. Казан, 1960, 120—133 б.

Әдһәмова С. Безнең Бабич.— Кит.: Әдһәмова С. Хикәяләр. Истәлекләр. Казан, 1971, 59—67 б.; шул ук мәкалә.-—Сов. әдәбияты, 1965, № 1, 11—115 б.

Хангилдин В. Бабич белән бергә үткән бер җәйнең истәлекләре.— Сов. әдәбияты, 1959, № 5, 98—105 б.

Бөдәйли М. Ул тормыш сөя иде.— Сов. әдәбияты, 1965, № 1, 116— 121 б.

Исәнбәт Н. Шәехзадә Бабич: (Истәлекләр).— Казан утлары, 1967, № 6, 127—134 б.

Мәргән К. и Рамазанов Г. О творческом наследии Ш. Бабича.— Лит. Башкирия, 1957, вып. 9, с. 216—220.

Гатауллин Р. По следам поэта.—Агидель, 1961, № 7, с. 77—78.

Сабиров Г. Бабич в Бирске.—Агидель, 1961, № 7, с. 76—77.

Хусаинов Г. Бабич — мастер стиха.— Агидель, 1962, № 2, с. 58—67.

Кудаш С. Два таланта.—Агидель, 1965, № 8, с. 79—91.

Кудаш С. Первая встреча.—Агидель, 1965, № 1, с. 79—87.

Г.Гыйлманов. Әрнүле һәм бөек сер
Cәйфи Кудаш. Мәхәббәт һәм матурлык шагыйре

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013