Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Римма Бикмөхәммәтова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Римма Бикмөхәммәтова

A Ә <= Б => В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Шәехзадә Бабич Идрис Багданов Локман Бадыйкшан Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ Маргарита Баимова Рамазан Байтимеров Үзбәк Байчура
Заһирә Байчурина Госман Бакиров
Марсель Бакиров Сөләйман Бакыргани Баласугани Гөлнар Балтанова Р.Барҗанов Риза БАРИЕВ Флүсә Бариева Галимҗан Баруди Кәшфи Басыйров Абдулла Баттал Габделбари Баттал
Ринат Баттал Салих Баттал Фәнзаман Баттал Рабит Батулла Хамис Батыров Ибраһим БАШМАКОВ Наташа Башурина Гатаулла Баязитов Нур Баян Әхсән Баян Рәүф Баһаветдинов Баһави
Илүзә Баһавиева Флүр Баһаутдинов Флер Баһманов Хәнәфи Бәдигый Хафизетдин Бәззази Марат Бәдретдинов Хәмзә Бәдретдинов Әлфия Бәдретдинова Гөлназ Бәдретдинова Фирая Бәдертдинова Гөлзадә Бәйрәмова Луиза Бәйрәмова Фәүзия Бәйрәмова Кәбир Бәкер Рәүф БӘХТИЯР Зариф Бәшири Гомәр Бәширов Фәрит Бәширов Альбина Бәширова Зәйнәп Бәширова Сафия Бәширова Рәшит Бәшәр Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Ислам Беляев Бибигөлҗамал Г. Биги Заһир Бигиев Муса Бигиев Рәшит Биглов Ибраһим Биектаулы Айрат Бик-Булатов Сөнгатулла Бикбулатов Инга Бикбулатовa Шәриф БИККОЛ Хөрмәт Бикколов Бикмөхәммәд Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ Римма Бикмөхәммәтова Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ Тәэминә Биктимирова Галимәтелбәнат Биктимерова Ирҗан Бикчәнтәев Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин Рамил Билал Ринат Билалов Фәридә Билецкия Әхтәм Билялов Әбел-Галя ибне әл-Болгари Ибраһим Болгарии Мәхмүд Болгари Таҗетдин ибне Юныс әл-Болгари Хәзәр Болгари Хәсән ибне Юныс әл-Болгари Мансур Борындыкый Әгъдәс Борһанов <Мәүлет Борһанов Равил Бохараев Мәхмүт Бөдәйли Бөтермиш Әлфия Булат Нургали Булатов Габдулла Бубый Дилбәр Булатова Клара Булатова Дилә Булгакова Фәтхи Бурнаш Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ) Флорид Бүләков
Римма Бикмөхәммәтова
Туу елы: 1981 елның 26 апреле.
Туган җире: Башкортостанның Стәрлебаш авылы. 1998 елны Стәрлебаш урта мәктәпне тәмамлаган. Шул ук елны БДУның Башкорт филологиясе һәм журналистикасы факультетына укырга кергән. 2003 елда журналистика белгечлегендә махсус ачылаган татар төркемен тәмамлаган.
Укыган вакытта актив иҗтимагый тормышта катнашкан. “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Уфадагы бүлеге рәисе, БДУның “Уфа хәзинәләре” дип исмеләнгән КВН командасының капитаны, “Җидегән” татар яшьләре клубын оештыручысы, координаторы.
2000-2005 еллар – Башкортостанда атнага бер тапкыр чыгучы “Атна” газетасында эшләү чоры.
2005 елда Казанга күчкән. Башта берничә ай “Яңа гасыр” радиосының PR-менеджеры булып эшләгән. 2005 елдан алып бүгенге көндә дә “Ирек мәйданы” газетасының журналисты. Шулай ук “Азатлык” радиосында актив яза.
Казандагы иҗтимагый тормышка килгәндә, “Үзебез” яңа буын хәрәкәте координаторы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзасы.

Татарча сөйләштерәсе иде

Татарстанда туган телгә булган хөрмәтне арттыру, аны үстерү максатыннан оештырылган “Мин татарча сөйләшәм” акциясе быел алтынчы мәртәбә уза. Бу чараның нәтиҗәләре хакында аны үткәрүдә башлап йөрүче “Үзебез” хәрәкәте координаторы, журналист Римма Бикмөхәммәтова белән сөйләштек.
– Римма, урамга чыгып татарларны туган телнең кадерен белергә өндәп йөрү изге һәм файдалы гамәл, әлбәттә. Әмма моның белән генә бар кешенең күңелен йомшартып булмыйдыр. Чөнки күпләр, татарча белем алып яки сөйләшеп ерак китеп булмый, дигән фикердә. Сез андыйларга ничегрәк йогынты ясарга тырышасыз?
– Бердәм дәүләт имтиханнарын татарча биреп булмагач, мәктәпләрдә милли төбәк компоненты юкка чыккач, күп кешедә рухи төшенкелек сизелә. Әмма шуңа да карамастан, без халыкка мин үз телемдә сөйләшәм, татар булып калам, дигән фикерне сеңдерергә тырышабыз. Безнең өчен кешене кызыксындыру, телне белмәгәннәрдә теләк уяту мөһим. Акциядә катнашучылар елдан-ел күбәя. Димәк, бу инде үзе бер алга китеш дигән сүз. Шунысын да әйтик, безнең башлангычны Чиләбе, Омск, Әстерхан татарлары хуплап, аны үзләрендә үткәрә башлады.
– Әлеге чара елдан-ел камилләшә дип әйтергә мөмкинме?
– Без ел саен ниндидер яңалык кертергә тырышабыз. Узган ел “Татар-дозор” маҗара уенын оештырдык. Бу уен Казанның тарихына, татарга кагылышлы истәлекле урыннарга бәйләп уздырыла. Үзенә күрә бер интеллектуаль бәйге. Моңа өстәп алар Казанны “татарчалаштырып” та йөри, чөнки биремнәрнең берсе буенча шәһәрдәге хаталы элмә такталарны барларга, кибетләргә кереп сатучыларның татарча аралашу-аралашмавын ачыкларга тиешләр. Әгәр сатучы татарча белә икән, сату аппаратына махсус ябыштыргыч беркетәләр. Монысы инде сатучыларга татарча мөрәҗәгать итәргә читенсенмәү өчен. “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе республика мәктәпләрендә зур бәйге буларак уза. Баштарак Түбән Кама, Чаллы яшьләре бик актив булды, хәзер аеруча Зәй һәм Яшел Үзән укучыларына “афәрин” дип әйтәсе килә. Быелгы акциядә 90нан артык эш каралды. Тагын бер яңалык “Интернет татарча сөйләшә!” акциясе һәм Казан урамнары буйлап автохәрәкәт оештырыла.
– Туган тел өчен җан атучылар бу бәйрәмгә сөенеп туя алмыйдыр, ә менә ана теленә битараф булганнар канәгатьсезлек белдермиме?
– Урамда татарча белгәннәргә – түштамгалар, ә белмәүчеләр, ләкин татарча өйрәнергә теләүчеләргә сүзлекләр таратканда, берәүнең дә төртмә сүз әйткәне, файдасызга йөрисез дигәне булмады. Киресенчә, кайбер руслар түштамга алыр өчен “Мин сине яратам!”, “чәкчәк”, “Шәймиев”, “Салават”, “Ак барс” дип төрле татар сүзләрен исләренә төшереп тезеп китә.
– Римма, бәйрәм тәэсирләре кем өчендер берничә көнгә сузылса, кемгәдер айга-елга җитәргә мөмкин. Чара белән генә чикләнмичә, татарларның хокукын яклау, битарафлар белән эшләүне дәвам итәсезме?
– Нәтиҗә дигәндә шактый нәрсәгә ирешелде. Татар телендә сөйләшмәүче, товар тышлыкларына мәгълүматны ике телдә язмаучы җитештерүчеләр, татарча элмә такталары булмаган, татарча хезмәт күрсәтмәгән оешмалар, сату үзәкләренең исемлеге булдырылды.
“Кара исемлек”тә торучыларга, кулланучыларның хокукларын бозасыз, дип аңлатырга тырышабыз. Кайберләре бер шалтыратудан хаталарын таный. Кайберләре исәпләшергә теләми. Аларның күбесе: “Татар теле кирәкми, болай да барысы да урысча аңлый”, – дип җавап бирә. Ләкин аларның ялгышлыклары шунда: татар телле аудиторияне кире кагу үзлә­ренә генә зыян, чөнки үз теленә игътибар иткән оешмаларга безнең халык икеләтә теләктәш була. Мәсәлән, “Билайн” элемтә компаниясе. Узган ел алар “татарлашты”. Татарча мәгълүмат алу сервисын да булдырдылар, 14 кешедән торган аерым coll-үзәк эшли. Бүген “Билайн” – белгечләрне эшкә алганда төп критерийларның берсе итеп татарча камил белүне куйган бердәнбер ширкәт. Компания үзенең татарчалашуын татарларга, дәүләт теленә ихтирам йөзеннән эшләнде дип аңлата. Бу адымы белән алар татарда мәхәббәт хисен уятты. Шулай ук “Яндекс”ның татарча эзләү системасы булдырылды, “интерфейс”ы да хәзер үзебезчә эшли. Димәк, эре корпорацияләр татар теленең кулланышта булуын, аның аша проектлар булдырырга, зур аудиторияне җәлеп итәргә мөмкин икәнлеген аңлый.
Быел “ТР электрон хөкүмәте”нең дә татар теленә нинди мөнәсәбәттә булуы тикшерелде. Күп кенә министрлыкларның сайтлары татар телендә эшләми, йә татарча варианты гомумән юк, йә соңга калып яңартыла. Шуларны барлап, Премьер-министрга хат яздык. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, Тукайның туган көнендә, эксперимент буларак, җитәкчеләр, түрәләр бер көн халык белән татарча сөйләшеп карасын иде, дигән тәкъдим юлладык. 26 апрель “Татар теле” яки “Татарча сөйләшү бәйрәме” итеп игълан ителсә дә яхшы булыр иде. Хатлар барып ирешкән, без тәкъдим иткән мониторинг җентекләп тикшерелгән.
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе – ул гражданлык инициативасының бер күрсәткече. Татар теле бездән башка бер милләткә дә кирәкми,димәк, аның ни дәрәҗәдә кулланышта булуы бары тик безгә генә бәйле.
“Мин татарча сөйлә­шәм!” программасы:
20-26 апрель – “Интернет татарча сөйләшә!”
23 апрель – “Татар-дозор” маҗара уены
25 апрель – “Мин татарча сөйләшәм!” автохәрәкәте
26 апрель – Бауман урамында гала-концерт. Башлана 15.00 сәгатьтә
//СӘРИЯ САДРИСЛАМОВА//


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013