|
Абдулла Вазих улы Батталов 1916 елның 1 маенда Татарстанның Биләр (хәзерге Алексеевский) районының Олы Тигәнәле авылында туа.
Авыл мәктәбендә җиде класс бтергәннән соң, колхозда эшли. Чистайда, Донбасста эшләп ала. 1937 елны аны армиягә алалар. Абдулла бик теләп бара, чөнки кече чшьтән үк хәрби кеше булырга хыяллана. Ул Казанда, Кремльдә хезмәт итә. Аны кече командирлар курсына укырга билгелиләр. Ләкин көтмәгәндә Абдулла бәхетсезлеккә очрый: аягын имгәтә. Госпитальдә ятып чыкканнан соң, хәрби хезмәткә яраксыз дип, аны өенә кайтарып җибәрәләр.
Олы Тигәнәледә Абдулланы клуб мөдире итеп куялар. Һәрбер чарада конферансье да, артист ат, укучы-декламатор булып та катнаша. Әдәбият белән дә мавыга, күп укый, аеруча Такташ поэзиясен ярата. Үзе дә шигырь язгалый. Кайбер язмаларын район газетасына җибәреп карый. Аның әсәрләрен яратып кабул итәләр, газета битләрендә бастыралар. Бераздан үзен дә редакциягә чакырып, корреспондент урыны тәкъдим итәләр. Сугыш алдыннан Абдулла берничә ай редакция хезмәткәре булып эшли.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, аягы зәгыйфь булуга карамастан, Абдулла фрнтка омтыла һәм үз теләгенә ирешә. Аның кайда ничек сугышканы, ничек әсирлеккә төшүе әлегә билгеле түгел.
Демблин лагеренда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша. Алар белән бергә антифашистик оешмада эшли башлый: элемтәче вазифасын үти. 1943 елның августында, яшерен оешманың эше ачылганнан соң, җәлилчеләр кулга алыналар һәм фашист суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителәләр. 1944 елның 25 августында 12 сәгать 27 минутта фашист палачлары Абдулла Батталны гильотинада җәзалап үтерәләр.
Рафаэль Мостафин. “Җәлилчеләр” Казан, ТКН, 1988.
|