Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Клара Булатова
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе
Вәсилә Хәйдәрова. Борак

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

5 минутта сайт ясагыз

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru
Клара Булатова Клара Булатовага 70 яшь тулу уңаеннан

ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ТУГАН ТЕЛ ХАДИМӘСЕ

Башка авторлар, ничектер, анысын белмим: әмма минем өчен иң кыены язмага исем табу. Бу мәкалә дә аннан чыгарма түгел. Төрле исемнәр уйлап карадым да, шушы атамага тукталдым. Әлбәттә, ул да күңелне тәмам канәгатьләндереп җиткерми. Шулай да бу исем, минем карашымча, Клара Булатова эшчәнлегенең асылын шактый тулы чагылдыра. Мин инде аны ярты гасырга якын беләм. Шушы вакыт эчендә еллар агышы, җәмгыять белән бергә, бу затның да теге яки бу дәрәҗәдә үзгәреше, рухи һәм җисмани эволюциясе табигый. Әмма анда татар шигъриятенә, газиз ана теленә, алар аркылы сөекле халкына тугрылык, хадимәлек, мөкиббәнлек һич тә үзгәрмәде, киресенчә, арта, көчәя генә барды. Мин бу Мөхтәрәмә затны әдәбияттан, татар яшәешеннән башка күз алдына да китерә алмыйм. Әгәр дә ул йә җәннәттәй тормыш, йә газаплы шигърият дилеммасы /сайлау мөмкинчелеге/ алдында калса, (иманым камил!), һичшиксез, соңгысын сайлар иде. Аның һәрбер күзәнәге тумыштан ук шигъри рух белән сугарылган, шигърият—аның иманы, кыйбласы, яшәешенең асылы. Ул— могҗизалы сүз сәнгатенең чын мәгънәсендә хезмәтчесе, хадимәсе, фидакарь көрәшчесе.

Клара Булатова, кайда гына укыса да, эшләсә дә, нинди генә вазифалар башкарса да, ул, иң беренче чиратта, шагыйрә. Бу аңа Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләт, талант. Ул аның бөтен тотышында, холкында, сөйләмендә, эш-гамәлендә сизелеп тора. Үзенең "Тәрҗемәи хәлем"ендә К. Булатова болай дип яза: "Тормыш һәм иҗат юлым икесе бергә башлагандыр дип беләм: шигырьләрне үзем белә башлаганнан бирле чыгарам, нәкъ шулай "чыгарам", ә язам түгел. 1943 елның ачлыктан шешенеп-интегеп утырган кышында инде хәреф танысам да, кулыма каләм алып язмый идем әле. Әмма әллә күпме такмак туглаган телем инде...

Мәрхәбәне урыныннан
Алып кына ташласы;
Паек та кайтмый, ичмасам,—
Кич әллә ни ашасы,

—дигән... юлларны чыгаруга, әни миңа шагыйрьлек язмышын юрап куйган иде... Сарман урта мәктәбендә укыганда минем байтак кына шигырьләрем район газетасында гына түгел, республика матбугатында да басылып чыкты. Казанда иң беренче күренүем 1953 елда "Чаян" журналында булды".

Әлмәткә күчеп килгәч, К.Булатованың иҗади активлыгы тагын да арта. Биредә ул әдәби түгәрәккә йөри, әдипләр белән очрашып тора, киңәш-консультацияләр ала. Республиканың гәҗит-журналларында, күмәк җыентыкларда аның шигырьләре бер-бер артлы басылып тора. Шагыйрәнең тәүге китабы — "Язлар алда" исемле шигъри җыентыгы 1967 елда нәшер ителә. Яңадан ике елдан "Һәрвакыт янымда" китабы басыла. Гомумән, К. Булатованың ике дистәгә якын китабы дөнья күргән. Арада чәчмә әсәрләр дә, балаларга атап чыгарылганнары да бар.

Күрәсез: шагыйрәнең дөнья күргән иҗат мирасы шактый күләмле. Ә бит әле аның басылмый калган язмалары да бар.

Һәр иҗат әһеле сәнгати яктан камил әсәрләр генә тудырырга омтыла. Әмма моңа һәрчак ирешеп булмый. Клара Булатова әсәрләре арасында да, аеруча башлангыч чорда, әдәби яктан йомшаграк парчалар, тезмәгә салынган гадәти юллар, конкрет факт-вакыйга белән мавыгулар, шигъри кабатланулар очрап куя. Әмма бу төр күренешләр аның иҗатында азчылык урынны алып тора.

КДУның I курс студентлары-группадашлар.
Сулдан уңга: Хатыйп Миңнегулов, Клара Булатова,
Лена Таҗиева (Яруллина) һ. б. 1960 ел.

Мин К. Булатованың язганнары белән азмы-күпме хәбәрдар кеше. Бу мәкаләне әзерләгән вакытта да янә бер мәртәбә шагыйрәнең китаплары белән танышып чыктым һәм шундый бер нәтиҗәгә килдем: Клара Булатова чын мәгънәсендә олы, талантлы әдибә. Ул күләм ягыннан гына түгел, ә мәгънәви, эстетик җәһәттән дә бай мирас, рухи хәзинә тудырган. Аның иҗатыннан башка соңгы ярты гасыр татар шигъриятен күз алдына да китереп булмый. Шагыйрәнең татар сүз сәнгатендә үзенә лаеклы мөхтәрәм урыны бар. (Юкка гына аның шәхесе һәм иҗаты 50-60 елларда ук Хәсән ага Туфан кебек бөек шагыйрьне дә илһамландырмаган икән шул!)

К.Булатова иҗаты хакында Н.Исәнбәт, С.Хәким, Ш.Маннур, ГАфзал, Р.Гаташ, Т.Галиуллин, Р.Рахмани, Мансур Вәлиев, Л.Кәшфиева кебек әдипләрнең, тәнкыйтьчеләрнең дә уңай, кызыклы фикерләре бар. "Аның шигырьләре,—ди, мәсәлән, Н.Исәнбәт,—чынлап та шигырь. Аңарда бай хиссиятләр теле, тоткарсыз тойгы, табигый агым бар". ГАфзал фикеренчә, "Клара Булатова шагыйрь булып туган кеше, шигырь җанлы, шигырь җенле, фанатик шагыйрә, талантлы, бик популяр шагыйрә ул".

Кабатланмас шәхесләр генә иҗатка сәләтле. К.Булатова да әнә шундый затларның берсе. Аны беркем белән дә бутап булмый: аның үз йөзе, үз холкы, үз карашы, үз гомер юлы бар. Нәкъ әнә шул үзенчәлекләр шагыйрә иҗатының асылын, төп эчтәлеген билгели, бөтенлеген тәэмин итә. Аның чичәнлеге хакында инде алдарак сүз булган иде. Бу сыйфат әдибәнен күп кенә әсәрләрендә нык сиздерә. Ул еш кына, ничектер, язучыдан бигрәк, сөйләүчене хәтерләтә. Әйтерсең, автор үзенең шигъри юлларын, укучыдан бигрәк, тыңлаучыга, аудиториягә сөйләп тора: аңа дәшә, мөрәҗәгать итә, ике арада диалог-әңгәмә кора. Аның теленнән, табадан төшкән коймак кебек, хикмәтле, йомры сүзләр чыгып кына тора.

К.Булатова һәм язма әдәби мирасны, һәм мифология, фольклорны камил белә, дөресрәге, болар аның күңеленә сеңгән, зиһени хәзинәсенә әйләнгән. Шуңа күрә ул татарның образлы фикерләү үзенчәлекләрен, сурәтле код-детальләрен, архетипларны яхшы тоемлый, тыңлаучы белән автор мөнәсәбәтләрен уртак бер дулкынга көйли белә. Аның иҗатындагы мәкаль-әйтемнәр, алынма поэтик юллар, традицион сурәтләр, мифологик элементлар тырпаеп, күзгә ташланып тормый, ә әсәрнең гомуми аһәңе, төп текст тукымасы белән табигый керешеп китә. Мәсәлән, бер шигырендә автор фольклордагы бер җырның юлларын ала да, аларны үз фикер-тойгыларына туры килешле тезмәләр белән яраклаштыра.

Җырлаучыга көй кирәк,
Җанга җылы сүз кирәк.
Җырласаң да, еласаң да,
Уйласаң да түз, йөрәк "...
Җырлаганда, ят та ярый,
Елаганда, үз кирәк".


Хәзерге әдәбият фәнендә "интертекстуаль алым" дип йөртелгән бу күренеш шагыйрә иҗатында еш һәм уңышлы гына кулланыла.

К.Булатованың күпчелек шигырьләре традицион, классик форма-шәкелләрдә, җыр, такмак, мөнәҗәт үлчәмнәрендә язылган. Хәтта ул бер шигырен мишәр татарларының табын җыры формасында, ягъни өч юллык строфа рәвешендә дә иҗат иткән:

Хәсрәтләрем карадыр...
Хәсрәтләрем каралыктан
Чәчләрем агарадыр.


Шуның белән бергә К.Булатованың шигъри техника, форма өлкәсендә эзләнү-тәҗрибәсе дә кызыклы гына. Ул урыны белән аерым сүзләрне, юлларны кабатларга, үлчәм-вәзеннең, рифма-кафиянең, строфаның төрле шәкелләрен, вариантларын кулланырга да ярата.

... Бу җырларда бернинди дә яңалык юк,
Көйләр шул ук, сузләр шул ук кала әле,
Ә шулай да,
Ә шулай да
Син аларга колак салып кара әле.


* * *
Бүтән килмә минем яныма син,
Куркыныч ут минем йөрәктә.
Сүнеп барган утка кагылма син,
Син яңадан аны көйрәтмә,
Син яңадан аны дөрләтмә...

К.Булатованың аерым шигырьләре моноспектакльне хәтерләтә. Аларда автор үз-үзе белән сөйләшә, бәхәс кора.

Булмаганны!
"Сөйми башлады",—дип,
Ник сөйлисең юкны? Кит әле!V Сөйми башлар өчен, башта сине
Яратырга кирәк бит әле...


* * *
... Кояш көлеп торган җәйге көндә
Көтмәгәндә аяз ил күген
Кара болыт килеп каплаганны
Күрденме син? —
Ә мин, мин курдем...

Гомумән, автор шигъри яңгырашка, аһәңлелеккә нык игътибар итә. Мөгаен, шуңадыр да аның күп кенә парчаларына композиторлар тарафыннан көйләр дә язылган ("Су буенда кыяк үлән", "Шушы яктан, шушы туфрактан без", "Кыңгырау чәчәкләре", "Асылмалы күпер", "Якын дустың барын онытма" Һ.6.).

Шагыйрә иҗатында кызыклы шигъри табышлар, отышлы сурәт-детальләр еш очрап тора.

Өндәү билгеседәй туры
Калырга купме тырыш -
Сорау билгесе шикелле
Бөгә дә куя тормыш...

* * *
...Миңа һәрвакыт бары егерме,
Тик... ике ярым егерме генә.

* * *
... Каеннардан сары яфрак төште,
Өзгәләнә күңел...
Җан яраткан, күңел тарткан кешем
Үземнеке тугел,
Үземнеке тугел.
Ах, минеке тугел,
Үземнеке тугел.

***
Каеннар саргайган, чигәләр агарган.
Куцелләр, әйтерсец, япъ-яшъләр.
Һаман да сөяләр, һаман да көтәләр
Ярлары кайтмаган кәләшләр.
Антитезалы, контрастлы фикерләү татар шигъриятендә элек-электән күзәтелә. К.Булатова да бу алымга еш мөрәҗәгать итә. Әмма ул капма-каршылыкларның диалектик берлеген, гармониясен дә тудырырга омтыла.

... Яшь аралаш көлеп гомер итәм,
Елап яшим көлке аралаш...

* * *
Ерак ярларны чорный һәр төнне
Томан да сыман, төтен дә сыман.
Кайтыр көнецне сагынып көтуе
Рәхәт тә сыман, читен дә сыман.


К.Булатова—лирик, лиро-эпик, эпик әсәрләр авторы. Алар җыр, багышлау, робагый, поэма, хикәя, повесть, кыйсса, истәлек һәм башка жанрларда. Аның шигъриятендә лирик башлангыч өстенлек итә. Уй-кичерешләр, хис-тойгылар, тәэссорат-эмоцияләр әдибә әсәрләренең төп эчтәлеген билгели. Лирик каһарман һәм автор образы аның иҗатында шактый якын һәм еш кына үзара керешеп тә китә. Алар өчен ихласлылык, тормышчанлык хас. Романтик күтәрелеш, тойгылар да тәмам чынбарлыктан аерылып китми. Бу хакта кайвакыт автор үзе дә искәртә:

Еракларда зәңгәр һава төсе...
Хыялларда йөзеп чыгарлык.
"Берни дә юк анда ",—дигән төсле—
Итәгемнән тота чынбарлык.


Лирик герой, авторның үзе кебек үк, актив табигатьле, хәрәкәтчән. Бер шигырен ул юкка гына "Терекөмеш булу кирәк миңа, Болай яшәү өчен" (ягъни"барлык җиргә, бөтен эшләргә" өлгерү өчен), — дип төгәлләми. Еш кына "Сүз сәнгате бер, аны ир-ат, хатын-кыз әдәбиятына бүләргә ярамый",— дип әйтергә яраталар. Гомумән, бу фикер дөрес. Әмма хосусый планда ул бәхәсле. Чөнки хатын-кыз физиологик җәһәттән генә түгел, ә психологик, тоемлау, фикер-кичерү ягыннан да ир-атлардан билгеле бер дәрәҗәдә аерылып тора. Бу сүз сәнгатендә дә ачык чагыла. Күп кенә җыр-бәетләрнең, мөнәҗәтләрнең, гәрчә авторлары күрсәтелмәсә дә, хатын-кызлар тарафыннан иҗат ителүе бәхәс тудырмый. Газизә Сәмитова, Заһидә һәм Сания Гыйффәтләр, Саҗидә Сөләйманова язган шигырьләрдә дә хатын-кызларга хас лиризм, эмоциональлек сизелеп тора. Клара Булатованың "Бала тудыру йортында" шигыре мондый юллар белән башлана:

Ир-хатынга дөнья уртак, диләр,
Монда ту гел ләкин уртагы...
Бу дөньяның ирләр белми торган,
Белә алмый торган почмагы.


Шагыйрәнең лирик каһарманы—бай табигатьле, сизгер, тәэсирләнүчән хатын-кыз. Ул мәңгелек мәхәббәт утында да яна, баласы, гаиләсе өчен шатлана һәм борчыла да; замана болгавырлыгы аның җанын да кимерә. Иң мөһиме: бу героиня битараф, ваемсыз, гамьсез түгел. Ул бөтен күңеле белән кешеләрне гафләт йокысыннан уятырга, рухи яктан пакьләргә, җәмгыятьтә инсани мөнәсәбәтләр урнаштырырга омтыла, шушы изге юлда яна, көя. Шунысы кызыклы: шагыйрәнең лирик каһарманы (һәм автор үзе дә) үз-үзенә тәнкыйди караш та ташлый: "... Без акылдан чынлап яздык бугай,—Акыл керер чакта", "Иске-москы киеп, мин бичара, Экраннарга чыгып утырам. "Туган телем", "Иман, денем" диеп, Нишләп йөргән булам, котырган. Шигырьләрең, җырың кемгә кирәк? Кемгә кирәк үзең, ниһаять?..."

Туган җир, туган туфрак һәркемгә якын, үз. Нәкъ шуңа күрә дә бу хакта күпләгән әсәрләр иҗат ителгән. Болар арасында К.Булатованың да матур-матур парчалары бар. Аның "Шушы яктан, шушы туфрактан без" шигыре үзе генә дә ни тора!

... Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Читтә йөрсәк, шуңа күрәдер,
Чишмә чыңлап, өянкеләр елап,
Таллар җырлап төшкә керәдер...


Шагыйрә еш кына туган табигать белән керешеп китә: әйтерсең, елга-сулар, тал-өянкеләр, былбыл-сандугачлар аның ишләре, сердәшләре. Әмма туган җир өчен ул үзен җаваплы да саный:

... Елгаларга төшеп сулар алам,
Йолдызларга карап уйланам.
Туган җирем, мин бит бар гамеңне
Йөрәгенә җыйган бер балаң...


Шагыйрә өчен туган җир, табигать, әби-бабай, ата-ана аерылгысыз төшенчәләр.

... Әткәм печән чапкан аланнарны,
Әнкәм җиләк җыйган аланны.
Шул чактагы бөтенлеге белән
Хәтер генә саклый аларны.


К.Булатовада вакыт, гомер агышын тою көчле. Ул аны яз, җәй, көз, кыш фасыллары, аккан сулар, искән җилләр, яңа ел тематикасы аркылы сурәтләргә ярата. Шагыйрә аларны рухи халәт белән янәшә дә, капма-каршы да куя, ике арада гармоник мөнәсәбәтләр дә урнаштырырга тырыша.

Безнец дә бит яшьлек бар иде:
Дүрт фасылы елныц яз иде...

* * *
Кырык яз,
Кырык җәй,
Кырык көз,
Кырык кыш.
Ах, кайчан үткән бу?!
Кырык яшь—картлыкның яшьлеге,
Яшьлекнең картлыгы икән бу..


К.Булатованың озын-озак иҗат юлында эчке бер эволюция дә күзәтелә: нечкә лиризм арта, уй-кичерешләрдә табигыйлек, фәлсәфи яңгыраш көчәя. Шагыйрәне гомер узу, рухи кыйммәтләрнең югала баруы борчый. Аның иҗатында сызлану, сыкрау кебек экзистенциаль мотивлар арта бара. Юкка гына ул соңгы китапларының берсен (Казан, 2003.-148 б.) "Әрнү" дип исемләмәгәндер.

Клара Булатова шагыйрә генә түгел, чәчмә әсәрләр авторы да. "Яшел каләм" китабына (Казан: Рухият, 2003. 160 б.) аның хикәя-повестьлары, истәлекләре тупланган. Дөрес, әле аларның кайберләренә әдәби гомумиләштерү, психологик дәлилләү җитеп бетми. Шулай да гыйбрәтле хәлләрне, аянычлы язмышларны гәүдәләндерүләре белән бу язмалар игътибарга лаек. "Кара кыйсса" хикәясе—спектакль өчен менә дигән материал. "Яшел яфрак—яшәү төсе" повесте да драматик табигатьле. Анда Анна исемле керәшен кызы белән Миңлегали арасындагы мәхәббәт күңелләрне тетрәндерерлек итеп тасвирлана. Повестьның шигъри юллар белән тәмамланган ахыры да мәгънәле, ямансу:

Яшел яфрак яшел Тарыйсын
"Ни хәлләр?" дип никлэр сорыйсын,?
Яшел яфрак—яшәу төседер,
Торыйсыннар яшьлек өчендер.


"Яшел каләм" китабына өлешчә автобиографизм да хас. Андагы вакыйга-хәлләр, "Ләрия" һәм "мин"нәр аркылы без авторның да тормыш юлын, рухи халәтен шактый дәрәҗәдә күзаллыйбыз. Шунысы кызыклы: К.Булатова үзенең чәчмә әсәрләрендә дә, ничектер, шагыйрә булып кала. Аларда субъектив башлангыч, эмоциональ мөнәсәбәт көчле, шигъри юллар да очрап куя.

Рәдиф Гаташ, Клара Булатова һәм Разил Вәлиев. 1982 ел.

Автобиографизм, шигъриятлек аеруча эпистоляр төзелешле "Искәндәр кыйссасы"на хас. Ул, Урта гасыр әдәби традицияләрен дәвам иттереп, чәчмә һәм тезмә юлларны катнаштырып язылган. Бу әсәр Хәсән Туфан һәм Клара Булатова шәхесләрен, иҗатларын аңлау, танып-белү ягыннан бигрәк тә мөһим. Әмма биредәге Тәнәкә һәм Искәндәр реаль шәхесләр генә түгел, ә билгеле бер әдәби гомумиләштерүләргә, романтик яңгырашка ия булган сәнгати образлар да.

* * *
Клара Булатова инде менә 50 елдан артык шигъри бәйгедә, туган теле өчен изге көрәштә. Бу чорда аңа юлларның тигезен һәм чокырлысын үтәргә дә, көннәрнең аязын һәм болытлысын күрергә дә, хисләрнең татлысын һәм ачысын кичерергә дә туры килгәндер. Әмма кечерәк кенә гәүдәле, шашкын күңелле бу зат һич тә туктап калмый, һаман алга бара, яшәү мәгънәсен, гомер фасылларының асылын аңларга омтыла. Аның хис-кичерешләргә бай, халыкчан рухлы, афористик яңгырашлы шигырьләре уйландыра, дулкынландыра һәм — иң мөһиме—яшәүнең кадерен белергә, хәтер дәвамчанлыгын тоярга ярдәм итә. Шагыйрәнең бер парчасында бөтен кайгы-газапларны, тетрәнүләрне, йөрәгең түзсә, үткәрергә, кичерергә була диелә.

...Кайнар яшьләреңне йотып була,
Вакытсыз, дип, агып бетмәсен.
Хисләреңне тыеп тотып була, —
Ә йөрәк соң, йөрәк нишләсен?


Бу сорауга, мөгаен, "янсын" дип кенә җавап бирергә кирәктер. Чөнки шагыйрьгә йөрәк яну-көю өчен бирелгән. Моңа кадәр, Клара ханым, янып-көеп яшәдегез, калган гомерегез дә шигърият, туган тел, милләт, табигать, инсаният өчен янып-көеп үтсен!

... Гомернең, шушы гомернең
Минеке калганнары—
Үтмәгән, китмәгәне дә,
Бетмәгән, җитмәгәне дә
Бар әле, алда әле.

Амин, шулай булсын!

Xатыйп Миңнегулов.
январь, 2006.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2012