Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Әрнүле Һәм бөек сер
   


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез
ExactSeek: Relevant Web Search
Amfibi Web Search & Directory

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Шәезадә Бабич

Әрнүле hәм бөек сер

15 (2) гыйнвар көнне күренекле татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабичка 110 яшь тулыр иде. Ул 1895 елда Башкортостанның хәзерге Дүртөйле районына кергән Әсән авылында Мөхәммәтзакир мулла белән Бибисаҗидәбану абыстай гаиләсендә туган. 1919 елның 28 мартында милли азатлык хәрәкәте дошманнары тарафыннан җәзалап үтерелгән. Шагыйрь яшәгән ялкынлы, давыллы гомергә — 24 ел эченә берничә кеше гомере сыеп бетәр иде, мөгаен. Олы шәхесләргә хас булганча, ул гел ашыгып яшәгән: башта авыл мәдрәсәсе, казакъ далаларында хәлфәлек итү, Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә уку, Троицк шәһәрендә балалар укыту, «Хөр милләт» газетасында эшләү, Оренбургта «Кармак» журналында секретарь Вазыйфасын башкару, башкорт милли азатлык хәрәкәте... «Газазил» поэмасы, «Китабеннас» эпиграммалар китабы, «Халкым өчен», «Хөр милләт», «Скрипка», «Мандолин», «Исемнәр бакчасы», «Язгы җыр», «Бер минут», «Кандала» әсәрләре... «Көлке капчыгы»... Бер китапсыз-нисез халык арасында Тукайга тиң мәшһүрлек казанган шагыйрь язмышы...
Яшәгән саен бер нәрсәгә ныграк төшенә барам: Шәехзадә Бабич — XX гасыр татар әдәбиятының иң олы сере. Могҗиза дип әйтәсем килми. Чөнки Бабич — җирнеке, безнеке, халыкныкы! Үлеме, бигрәк тә тууы ераклашкан саен, аның серлелеген, бөеклеген һәм кирәклеген ныграк тоябыз. Ныграк юксынабыз, сагынабыз һәм... көтәбез. Шул ук вакытта ныграк югалтабыз да. Сер нәзберек нәрсә. Аны кадерләп тотарга, үсендерергә һәм тәрбияләргә кирәк. Ә Ба- бич — безнең арага кайтып та җитә алмыйча кабат Әлмисакка китеп бара шикелле. Аңа кадер-хөрмәт ай-һай аз эләкте шул. Халкының ирке һәм мөстәкыйльлеге өчен башын салган шагыйрьне шул ук халкы ярты гасыр буе сүгеп һәм читкә тибеп яшәде. Аның якты рухы рәнҗетелде, мирасы таркатылды, әрәм-шәрәм ителде, туган нигезе юкка чыгарылды... Бабич белән бәйле һәр шәхес эзәрлекләнде, һәр шигырь яисә хатирә дәреслек һәм тарих битләреннән алып ташланды...
Бу хәлне коммунистлар партиясенә сылтап калдыручылар булды. Дөрес анысы, 1919 елның мартында шагыйрьне Зилаир-ның таш урамнарында ерткычларча җәзалап үтергән Смоленск полкына да большевиклар җитәкчелек иткән. Соңыннан да Бабичның исемен «партияле» әдәбияттан ерак тотарга тырышканнар, телгә алганда да, «буржуаз шагыйрь», «капитал иярчене», «милләтче социалист» дигән ярлыклар тагып сөйләшкәннәр.
Хәзер беләбез инде — партия ул халык түгел икән әле. Милләт тә түгел икән. Язмыш та түгел. Партия — уйдырма идеология. Ә халыкның үз идеологиясе, үз хәтере. Халык бервакытта да үзенең шагыйрен онытмый. Мин үскән, укыган 50—60 нчы елларда шагыйрьнең туган авылы Әсәндә (ул минем дә туган авылым) «Бабич» исеме илаһи кимәлдә йөри иде. Партия функцио-нерлары теләгәннән түгел, якташлары, иң гади авыл кешеләре, чынында исә газиз халкы соравы буенча реабилитацияләнде шагыйрь. Әле дә хәтеремдә, безнең класс бер үк вакытта Ш.Бабич музее да иде. Мин Бабич белән янәшә, аның сулышын, карашын тоеп ун ел яшәдем, белем алдым. Мәшһүр авылдашым хакында күп нәрсә белдем. Бабич өчен иң авыр елларда да Әсән кешеләре үз колхозларына «Бабич» исеме бирәләр, аңа багышланган «кызыл кичәләр» дә, Коръән ашлары да уздырылып тора. Мәктәп укучылары Бабич эзләреннән экспедицияләр оештыралар, шул рәвешле, «Бабиччылар хәрәкәте» барлыкка килә, аңа Г.Сабирова, О.Янгирова кебек фидакарь укытучылар җитәкчелек итә. Ә инде Бабичка мөнәсәбәт түзеп булмаслык хәлгә җиткәч (аны «акгвардияче», «контрреволюционер», «колчакчы», «бандит» дип сүгә башлагач), авылның партия ячейкасы махсус җыелышка җыела һәм кискен протест белдереп, шагыйрьнең шәхесен яклап карар кабул итә.
Илленче елларда ук партия тарафыннан реабилитацияләнгән Бабичның иҗади мирасы тарих тузанында тагын утыз еллап аунады әле. Монда инде партиянең бер катнашы да юк. Куркак җитәкчеләр, әдәбият, мәдәният башында торган ялагай функционерларның йөнтәс куллары Бабичның рәнҗетелгән, кимсетелгән мирасы өстендә яткан чор бу. Шагыйрь «кичерелде», әмма дәреслекләргә кертелмәде. Күп әдипләрне сынады бу «могҗизаи исем». Утызынчы еллар башында шәриктәш дустын «капитал иярчене» дип сүгәргә мәҗбүр булган Сәйфи Кудаш Бабичны үзенең рухи остазы итеп таныды. Сөргеннәрдә йөреп кайткан Хәсән Туфан Бабичны үзенең остазы итеп кенә танымады, аның исемен XX йөз башы татар шигъриятенең байрагы итеп күтәрде һәм әдәби процесска ачкыч булырдай мөһим сүзләрне әйтте: «Тукайдан яңа инкыйлаб шигъриятенә Бабич аша гына килеп булган кебек, яңа әдәбияттан Тукайга да Бабич аша гына кайтып була», — диде ул.
Х.Туфанның сүзен Бабичның башка шәкертләре күтәреп алдылар. 1912 елда ук атаклы «Галия» шәкерте фатыйхасы белән әдәбиятка килеп кергән Нәкый Исәнбәт Бабичны Тукай белән янәшә куеп сөйләшә иде. Риза Ишморат та беренче сәхнә дәресләрен Бабичтан алган икән. Бакый Урманче өчен дә Бабич исеме иҗади гына түгел, илаһи мәгънәгә ия иде. Татар өчен Бабичны шушы шәхесләр саклап калдылар. Шулай да, халыкка Бабичны кайтаруда иң күп көч салган кеше профессор Хатип Госман булгандыр. Ул аңа чын мәгънәсендә гашыйк иде. Ул Маркс томнарыннан озын-озын абзацларны да, Бабичның «Газраил» поэмасыннан саллы-саллы өзекләрне дә бер үк тетрәнү белән яттан сөйли иде.
Юк, партиягә генә сылтарга ярамый үзебезнең рухи зәгыйфьлегебезне, кояштан шәүлә ясап, шул шәүләдән куркып йөрүебезне. Куркак җан һәрвакыт куркак һәм сак инде ул. Шул курку аркасында күпме вакытлар Г.Ибраһимовсыз, Г.Исхакыйсыз, М.Җәлилсез яшәдек... Бабич язмышыннан гыйбрәт ала алмаганбыз...
Уфада фидакарь җан Әхнәф Харисов бар иде. Казанда Х.Госман җигелеп эшләсә, Уфада Бабичны ул күтәрде. Казанда Х.Госманны обкомга чакырып интектерсәләр, Уфада Ә.Харисов югары органнардан кайтып кермәде... Шул баруларының берсеннән йөрәк авыруы алып кайтты. Мантый алмады, «Бабич» ди-ди, китеп тә барды.
1978 елда мин Казан дәүләт университетының алыштыргысыз профессоры Х.Госман җитәкчелегендә Ш.Бабичның тормышы, иҗаты хакында диплом эше яза башладым. Уфага, Оренбурга барып йөрдем. Мине, остазым белән парлап, обкомга чакырдылар. Уфадан, аннары Бабич җәзалап үтерелгән Зилаир якларыннан шикаятьләр килгән икән. Карташов фамилияле бер карт большевик язган. Идеологик калыпларга яшеренеп тормаган: «Без Бабичны кабат китапларга кертеп өйрәнү өчен үтермәдек», — дигән ул. Обком безнең дипломны кичерде, әмма диссертация темасын шапылдатып ябып куйды...
Уфада да шул ук хәл. Командировкага баргач, шундук күзәтү астына эләктем. Янымда йөргән сәер кешеләр исемә килеп төшсә, хәзер дә тәннәрем чымырдап, өшеп китә... Мин ул кара шәүләләрне шундук сизеп, аңлап алдым. Аларны үртәмәскә тырыштым. Әмма үз кабинетына чакырып: «Ташла син Бабичны, ул сине юньлелеккә илтмәячәк», — дигән башкорт профессорын гына аңлый алмадым. Ә бит Кирәй ага Мәргән үзенең газиз анасы ягыннан Бабичлар нәселе кешесе иде. Бабич чын-чынлап халыкка туксан яшендә кайтты. Уфада ул Равил Бикбаев хезмәтләрендә, Казанда Х.Госман шәкертләре тарафыннан тергезелде, яши башлады. Ләкин Бабич ялгыз гына кайтмады, аңа ияреп өр-яңа проблема кайтты. Гыйльми хезмәтләрем, тикшеренүләрем дөнья күрә башлагач, башкорт галимнәре мине «Бабичны татарныкы итәргә тырышу»да гаепләделәр. Күпсанлы хатларда, мәкаләләрдә әрнүләр, нахак сүзләр күп булды.
Бабич бервакытта да татарныкы булудан туктамады. Тукай белән янәшә басып, яңа дәвер татар әдәбияты төзүчеләрнең берсе булды ул. Х.Туфанның мәгълүм сүзе өчен генә түгел. Егерменче еллар башында ук Г.Ибраһимов әйтеп калдырган: «Бабич өслүбе», «Бабич романтизмы», соңрак Х.Туфан игълан иткән «Бабич шигыре», «Бабич рифмасы», «Бабич аһәңе», Х.Госман каләменнән төшкән «Бабич көлкесе», «Бабич сатирасы» төшенчәләрен кая куясың?!. 1922 елда шул ук Г.Ибраһимов тарафыннан Ш.Бабич сатирасының үзенчәлеге буларак искәртелгән «күз яше үтәли көлү» дә татарныкы бит! Ә иң мөһиме, әлбәттә инде, Бабичның шагыйрь буларак, «Тукай мәктәбе» традицияләрендә формалашуы, ахыргача шул традицияләргә тугры калуы. Укытучылары да — татар әдәбиятының күренекле вәкилләре: Г.Ибраһимов, С.Рәмиев, М.Гафури, Дәрдмәнд, М.Галәү... Шәкертләре дә татар дөньясының горурлыгы булып әверелгән шәхесләр. Бу хакта сүз булды инде.
Шәехзадә Бабич иҗаты татар өчен бүген дә актуаль. Кайчандыр XX гасыр татар шигъриятенең романтик реализм канатына нигез салып, шул юнәлешнең пәйгамбәре булып яшәгән шагыйрьнең бүген дә тарафдарлары бар. Такташ Бабич егылган җирдән торып китә. Х.Туфан, Ә.Фәйзиләр аның шигъри традицияләрен 50—60 нчы елларга кадәр китереп җиткерәләр. Аннары Роберт Әхмәтҗанов, Рәдиф Гаташ, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов иҗатларында бу традицияләр кабат яңара. Бабич шигыренә хас романтик поэтиканы, легендар, фәлсәфи-символик об-разлылыкны, ироник стильне, фикри тирәнлекне һәм искиткеч моңлы аһәңне без Ркаил — Газинурлар буыныннан танып сөенәбез. Бу — Бабичның татарлыгы хакында сөйләмимени?!
Без бүген бик яхшы аңлыйбыз: XX йөз башында, ягъни Яңа дәвер шигърияте туган чорда, Тукай романтик традицияләргә нигез салган булса, Бабич исә, С.Рәмиев, Дәрдмәндләр белән бергә, татар шигыренең романтик канатын барлыкка китерде. Бабич безнең язмышыбызда. Ул — мәңгелек юлда. Кайту-юлында. Бик озак югалып торган җаннар белән шулай була. Кайту, мәңгелек кайту — бу да язмыш. Шушы язмышы белән дә Бабич беркемне кабатламый, үзенең феноменаль шәхес булуын тагын бер мәртәбә раслый.
«Бабич — чәчкә атканчы өзелгән бөре. Ул ике чор арасында елмаеп сыктаган көенчә ауды», — дип язды Хәсән Туфан. Биш-алты еллык иҗат гомерендә олы бер дөнья һәм әрнүле язмыш тудырып киткән Бабичны өйрәнү бүген дә татар әдәбияты фәненең көн тәртибендә. Шагыйрьнең шәҗәрәсе, тормышы, иҗаты бүген дә кат-кат кайтып өйрәнүне сорый. «Бабич поэтикасы», «Бабич көлкесе», «Бабич сатирасы», «Бабич символы», «Бабич моңы», «Бабич пәйгамбәрлеге», «Бабич гыйсъянчылыгы», «Бабич һәм сәхнә», «Бабич һәм музыка», «Бабич пародиясе», «Бабич — журналист», «Бабич — фольклорчы», «Бабич — сәясәтче һәм гражданин», «Бабич — милләтче» кебек темалар бүген дә үзенең тикшерүчесен көтә.
Бабич — ике чор арасында. Ул тарих төпкелләрендә дә югалып калмаган, кайтып та җитмәгән. Шагыйрьнең иҗаты, язмышы белән бәйле олы сер әнә шунда. Әрнүле һәм бөек сер.
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ.
"Мәйдан", 2005, гыйнвар.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013