|
Әбүзәр Нәҗип улы ЗАРИПОВ 1956 елны Зәй районында туа. Башка яшьтәшләре белән бергә моннан 17 ел элек төзелешкә килә. Хәзер Кама тимер-бетон эшләнмәләр заводында стропчы булып эшли.
Әбүзәр милли хәрәкәтебездә актив катнаша, һәр мәсьәләгә төпле карашы, гаделлеге, конструктив фикерләре белән җәмәгатьчелек игътибарын тарта. Эшче хәбәрченең сәясәткә, татар гаиләсе мөнәсәбәтләренә, әхлакка багышланган язмалары шәһәрдә нәшер ителүче татар газеталарында, шул исәптән "Таң Полдызы"нда еш дөнья күреп килә.
"Төзүчеләр күңеле" китабыннан. Чаллы, 1994 ел.
|