Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Чулпан Зариф
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Чулпан Зариф

A Ә Б В Г Д Е Җ <= З => И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Локман Закир Әлфәт Закирҗанов Марат Закиров Исхак Закиров Рифкат Закиров Илдар Закиров Мөхәммәтдин Закиров Риф Закиров Харис ЗАКИРОВ Айгөл Закирова Гөлүсә Закирова Зөләйха Закирова Мөслиха Закирова Роза Закирова Эльмира Закирова Альберт Зарипов <Әбүзәр Зарипов Әхтәм Зарипов Изаил Зарипов Марсель Зарипов Рәис Зарипов Рәфхәт Зарипов Рөстәм Зарипов Рубис Зарипов Сәгыйдулла Зарипов Хәмзә Зарипов Алисә Зарипова Зәлидә Зарипова Рәмзия Зарипова Чулпан Зариф Фирдәвес Зарифуллин Сиринә Заялова Дания Заһидуллина Миншәех Зәбиров Ркаил Зәйдулла Илгиз Зәйниев Айдар Зәкиев Мирфатыйх Зәкиев Рәшит Зәкиев Гөлшат Зәйнашева Мөнирә Зәйнәгабдинова Риф Зәйнетдин Резеда Зәйни Шаһиморат Зәйни Зәки Зәйнуллин Шәмсетдин ЗӘКИ Рөстәм Зәкуан Якуб Зәнкиев Динара Зиннәтова Гөлнара Зиннәтуллина Азат Зиннуров Алсу Зиннурова ДиләрәЗөбәерова Ләис Зөлкарнәй Фәиз Зөлкарнәй Зөлфәт Фарсель Зыятдинов Сәйдә Зыятдинова Фирая Зыятдинова Фәнис Зыялы
Чулпан Зариф
Чулпан Зариф (Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин) 1969 елның 25 апрелендә Арча районы Субаш-Аты авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1975 елда гаиләсе Арчага күчеп килү сәбәпле, урта мәктәпне Арчада тәмамлый. Мәктәптә укыган елларда район газетасы каршында Радик Фәизов җитәкчелегендәге «Тукай якташы» исемле әдәбият-сәнгать түгәрәгенә йөри, телевидение тапшыруларында катнаша. Татар һәм рус телендә язылган шигырьләре матбугатта күренә башлый. 1987 елда Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә, 1988 елда Казан дәүләт педагогика институтының рус филологиясе факультетына күчә һәм аны 1992 елда тәмамлап, татар әдәбияты кафедрасында аспирантурага калдырыла. 1995 елда филология фәннәре кандидаты, доцент (хәзер филология фәннәре докторы, профессор) Альбина Мазгаровна Саяпова җитәкчелегендә «Сәгыйть Рәмиев иҗатында Көнчыгыш һәм Европа эстетикасы контекстында демонизм проблемасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе язып, аны Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында яклый. 1995-1999 елларда Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетында татар халык авыз иҗаты, XX гасыр башы татар әдәбияты һәм борынгы шәрык әдәбиятыннан студентларга лекцияләр укый.
Аспирантурада укыган һәм Казан дәүләт педагогика университетында эшләгән елларында республикада чыга торган газета-журналларда шигырьләре һәм мәкаләләре басылып чыга, Бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә катнаша. Татар әдәбияты кафедрасы каршында оештырылган «Илһам» иҗат оешмасын җитәкли. Радио һәм телевидениедә оештырылган әдәби тапшыруларда катнаша. Үзлегеннән төрек телен өйрәнә. 1999 елда татар әдәбияты кафедрасында (КДПУ) доцент дигән фәнни исемгә лаек була.
1999 елдан бирле Төркиядә яши, Мугла шәһәре университетында төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасында төрек телендә татар халык авыз иҗаты, татар әдәбияты, татар теле, рус теле дәресләре укыта. Ч.Зариф — 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Кояшка юл тота кәрваным: шигырьләр. — Казан: Матбугат йорты, 2003. — 120 б. — 300 д.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013