Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Алисә Зарипова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Алисә Зарипова

A Ә Б В Г Д Е Җ <= З => И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Локман Закир Әлфәт Закирҗанов Марат Закиров Исхак Закиров Рифкат Закиров Илдар Закиров Мөхәммәтдин Закиров Риф Закиров Харис ЗАКИРОВ Айгөл Закирова Гөлүсә Закирова Зөләйха Закирова Мөслиха Закирова Роза Закирова Эльмира Закирова Альберт Зарипов <Әбүзәр Зарипов Әхтәм Зарипов Изаил Зарипов Марсель Зарипов Рәис Зарипов Рәфхәт Зарипов Рөстәм Зарипов Рубис Зарипов Сәгыйдулла Зарипов Хәмзә Зарипов Алисә Зарипова Зәлидә Зарипова Рәмзия Зарипова Чулпан Зариф Фирдәвес Зарифуллин Сиринә Заялова Дания Заһидуллина Миншәех Зәбиров Ркаил Зәйдулла Илгиз Зәйниев Айдар Зәкиев Мирфатыйх Зәкиев Рәшит Зәкиев Гөлшат Зәйнашева Мөнирә Зәйнәгабдинова Риф Зәйнетдин Резеда Зәйни Шаһиморат Зәйни Зәки Зәйнуллин Шәмсетдин ЗӘКИ Рөстәм Зәкуан Якуб Зәнкиев Динара Зиннәтова Гөлнара Зиннәтуллина Азат Зиннуров Алсу Зиннурова ДиләрәЗөбәерова Ләис Зөлкарнәй Фәиз Зөлкарнәй Зөлфәт Фарсель Зыятдинов Сәйдә Зыятдинова Фирая Зыятдинова Фәнис Зыялы
Алисә Зарипова
Тулы исеме: Зарипова Алисә Фәнил кызы.
Туган көне: 8 апрель, 1989 ел.
Туган ягы: Балтач районы, Норма авылы.
Укый: КДУ, татфак, 5 курс.
Шигаре: Һичкайчан өметне югалтмаска
Яраткан төсе: кызыл
Максаты: “Янәшәмдәге кешеләрне елмайтып яшәргә”.
Аңа ирешер өчен нишлисең? Көлдерәм
Ничек? Үзем елмаям, миңа карап елмаялар.
Ни өчен нәкъ менә татфакка кердең? Идеалист идем. Татар теле-әдәбиятын укыту, белем бирү ...һәм идеалымны таптым.
Хәзер дә идеалистмы? Әйе. Кызганычка каршы.
Ник, кызганычка? Чөнки идеалистлар беркайчан да модада түгел иде, аларны гел кактылар-суктылар, хәзер дә бетерергә тырышалар.
Характерың буенча син нинди? Үземә кагыйдәләр уйлап чыгарам һәм шулардан тайпылмаска тырышам.
Еш язасыңмы, күп язасыңмы? Еш язам, әмма җимеш булып өлгәннәре күп түгел. 70 ләп шигырем, 3-4 хикәям бар.
Сине көтәм

Тышта бүген салкын, әче җиллэр исә,
Сине күзлим, җаным, юллардан,
Әллә инде белми, әллә белеп юри,
Син килмисең, көтәм бит һаман...
Искә төшсә синең җылы куен 
Сүнгән өмет тагын яңара,
Җем-җем итеп янган, күңелемдә калган,
Күзләреңне күрим яңадан!...
Озак көтәм сине, ник килмисең инде?..
Өши минем битем, маңгаем...
“Туңгансыңдыр инде, утыр әйдә бире”, –
Дип килерсең син дә, трамваем!...

 Салкын...

Ә син беләсеңме ялкын тулы салкын төннәрне?
Япа-ялгыз мендәр кочагында күз дә йоммый таңны көтүләрне?

Ялкын...

Сиңа таныш сүзләр бу мәгънәгә ияме икән?
Күздәреңдә тоташ кисәк-кисәк бозлар,
Нигә минем  ялкын сине ише иткән?

Көтәм...

Синең карашыңнан бер назлы нур көтәм...
Елмаюың, сүзең шундый кирәк, иркәм...

Сөям...

Тын алырга куркып шәмне кулда тотам...
Тып-тып учка тама җанга яра сала...
Сине сөю генә үтми әле кала...

* * *

Караш...
Синең күзләр миңа төбәлгән,-
Минекеләр – сиңа...
Араларда дивар, дивар, дивар...
Үтәр өчен каршылыклар алып батыр елар...
Синең күздә ризасызлык,
Миндә – сабыр җебе белән теккән түзем,
Ике күзем яшьле, – тик нигәдер
Әйтер өчен җитми сүзем...
Елар өчен яшьне, әйтер өчен сүзне, 
Сөяр өчен хисне – сорап алмыйлар!
Үтә... бар да үтә, тик хис кала...
Үкенечме, сагыш – моң катыш...        

* * *

Яңгыр ява, тәрәзәмне ачтым әле!
 Әйдә керсен, күкрәве дә, яшене дә !
Үткәндәге бөтен хаталарны
Юып кына алсын әле, алчы әле!
Яңгыр ява...
Шәһәр өстен шарлавыктай элпә каплый,
Кем өчендер Алла бабай һаман әле
Иман саклый...

* * *

Сөюдән исереп, җилләрне тиң итеп,
Әй очтык җиһанга, әй очтык!..
Яшь идек, тиң идек,
Ак кардан саф идек...
Соң түгел шул әле сөяргә!
Күзләрең карасы, битләрең алмасы
Һәр иртә назланып уята!
Гел бергә, мәңгегә, яшәвем гомергә – 
Синеке, синеке, синеке!..
Без очтык пар канат,
Тормасын сагалап 
Дөньяның ачысы, кайгысы!..
Тик сиңа үреләм, упкынга сикерәм!..
Мәхәббәт шушыдыр, ахрысы!...

Түгел!

Бүген мин үземә хыялый булырга юл куйдым!
Хыяллар дөньясы беркатлы була алмый – 
Тәм тойдым!..
Мәхәббәт, сөюгә тоткынлык шаукымы хас түгел...
Мин – бер көй, син – аның асылы,
Син – күңел!..
Ак карга чәчелгән миләштәй...
йөрәгемә түгел!...

Йокысыз төн

Карлар кыштыр – кыштыр һаман ява,
Ал лампаның уты күңелемә уйлар сала...
Бу – чит кала.
Карлар коя...
Хисләр ташкынында иң мөхимен тотып алу кая?..
Бу – меңьеллык гомер таңын беренче кат күргән бала.
Сулык-сулык, ашык-пошык шәраб йота..
Ал лампаның уты тарихтагы тик бер хискә илтә..
Таңгы кояш белән сабый хыял сүтә.

Мин синнән киткәндә...

 Тамчылар күгәргән ишеккә шакыды..
Ә сүзләр кирәкми ахрысы,
Мин синнән киткәндә...
Яфраклар бер-берсен кыйнады,
Бу – көзнең соңгысы, ахрысы,
Мин синнән киткәне...
Көзгедә елмаю сагышы,
Өмет бар, “җибәрмим!”, – дисәңче!
Мин синнән киткәнче, киткәнче...



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013