Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Рөстәм Зарипов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рөстәм Зарипов

A Ә Б В Г Д Е Җ <= З => И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Локман Закир Әлфәт Закирҗанов Марат Закиров Исхак Закиров Рифкат Закиров Илдар Закиров Мөхәммәтдин Закиров Риф Закиров Харис ЗАКИРОВ Айгөл Закирова Гөлүсә Закирова Зөләйха Закирова Мөслиха Закирова Роза Закирова Эльмира Закирова Альберт Зарипов <Әбүзәр Зарипов Әхтәм Зарипов Изаил Зарипов Марсель Зарипов Рәис Зарипов Рәфхәт Зарипов Рөстәм Зарипов Рубис Зарипов Сәгыйдулла Зарипов Хәмзә Зарипов Алисә Зарипова Зәлидә Зарипова Рәмзия Зарипова Чулпан Зариф Фирдәвес Зарифуллин Сиринә Заялова Дания Заһидуллина Миншәех Зәбиров Ркаил Зәйдулла Илгиз Зәйниев Айдар Зәкиев Мирфатыйх Зәкиев Рәшит Зәкиев Гөлшат Зәйнашева Мөнирә Зәйнәгабдинова Риф Зәйнетдин Резеда Зәйни Шаһиморат Зәйни Зәки Зәйнуллин Шәмсетдин ЗӘКИ Рөстәм Зәкуан Якуб Зәнкиев Динара Зиннәтова Гөлнара Зиннәтуллина Азат Зиннуров Алсу Зиннурова ДиләрәЗөбәерова Ләис Зөлкарнәй Фәиз Зөлкарнәй Зөлфәт Фарсель Зыятдинов Сәйдә Зыятдинова Фирая Зыятдинова Фәнис Зыялы
Рөстәм Зарипов
Рөстәм Зәет улы Зарипов 1952 елның 27 октяберендә Татарстанның Саба районы Түлешкә авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. 1974 елда Саба урта мәктәбен тәмамлап, Казан төзүче инженерлар институтына укырга керә. Институтны тәмамлап чыккач, үз белгечлеге буенча хезмәт юлын башлый: юл төзүче мастер, төзелешкә бәйле оешмаларда инженер, өлкән инженер, баш инженер, төзелеш оешмасы җитәкчесе вазифаларын башкара. 1984-1990 елларда Мөслим милиция бүлегендә сәяси эшләр буенча башлык урынбасары булып эшли, аннары озак еллар буена әүвәл Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр идарәсе башлыгы урынбасары һәм «Газпром» акционерлык ширкәтенең җаваплылыгы чикләнгән «Таттрансгаз» җәмгыятендә техник күзәтү инженеры сыйфатында хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә.
Р.Зарипов мәктәп елларыннан бирле әдәби иҗат эше һәм музыка белән мавыга. 1976 елда «Идел» альманахында аның «А-у-у-у» дигән беренче хикәясе дөнья күрә, соңга таба хикәяләре һәм шигырьләре белән башка матбугат басмаларында да исеме еш күренә. 1978 елда иҗат иткән «Тамчы гөл» (җыры белән көе дә үзенеке) халык арасында нык таныла. Аның үз сүзләренә язган башка көй-җырлары да бар («Алфавит», «Мөһаҗир җыры», «Бүре» Һ.6.).
Рөстәм Зарипов Татар Иҗтимагый Үзәкнең (ТИҮ) Мөслим бүлекчәсен җитәкли, ТИҮ корылтайларында катнаша. 1999 елда аның Казандагы «Мәктәп» нәшриятында эчтәлеге-рухы белән милли яңарыш идеяләрен чагылдырган мәкаләләре, шигырьләре һәм юморескалары тупланган «Тамчы гөл» дип исемләнгән беренче китабы басылып чыга. 2004 елда исә Татарстан китап нәшриятында шул ук исем белән авторның икенче китабы да дөнья күрә. Монысында проза, шигъри әсәрләре, публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре белән беррәттән, язучының бер пьесасы да урын алган. Р.Зарипов — 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тамчы гөл: шигырьләр, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 206 б. — 2000 д.
Чыңгыз хан китергән бәйрәм: публицистика. — Казан: Фән һәм техника, 2007. — 3166. —1000 д.
Әфлисун җиле: шигырьләр, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 95 б. — 1000д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Кыдашева 3. Безнең Рөстәм китап чыгарган // Татарстан яшьләре. —2004. — 27 март.
Лотфуллина Й. йөрәгеннән чыга аның моңнары // Шәһри Чаллы. — 2004. — 16 апр.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013