Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Илгиз Зәйниев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Илгиз Зәйниев

A Ә Б В Г Д Е Җ <= З => И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Локман Закир Әлфәт Закирҗанов Марат Закиров Исхак Закиров Рифкат Закиров Илдар Закиров Мөхәммәтдин Закиров Риф Закиров Харис ЗАКИРОВ Айгөл Закирова Гөлүсә Закирова Зөләйха Закирова Мөслиха Закирова Роза Закирова Эльмира Закирова Альберт Зарипов <Әбүзәр Зарипов Әхтәм Зарипов Изаил Зарипов Марсель Зарипов Рәис Зарипов Рәфхәт Зарипов Рөстәм Зарипов Рубис Зарипов Сәгыйдулла Зарипов Хәмзә Зарипов Алисә Зарипова Зәлидә Зарипова Рәмзия Зарипова Чулпан Зариф Фирдәвес Зарифуллин Сиринә Заялова Дания Заһидуллина Миншәех Зәбиров Ркаил Зәйдулла Илгиз Зәйниев Айдар Зәкиев Мирфатыйх Зәкиев Рәшит Зәкиев Гөлшат Зәйнашева Мөнирә Зәйнәгабдинова Риф Зәйнетдин Резеда Зәйни Шаһиморат Зәйни Зәки Зәйнуллин Шәмсетдин ЗӘКИ Рөстәм Зәкуан Якуб Зәнкиев Динара Зиннәтова Гөлнара Зиннәтуллина Азат Зиннуров Алсу Зиннурова ДиләрәЗөбәерова Ләис Зөлкарнәй Фәиз Зөлкарнәй Зөлфәт Фарсель Зыятдинов Сәйдә Зыятдинова Фирая Зыятдинова Фәнис Зыялы
Илгиз Зәйниев
Илгиз Газинур улы Зәйниев 1987 елның 23 маенда Татарстанның Аксубай районы Карасу авылында эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. 1994 елны Карасу урта мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә. Мәктәптә уку дәверендә республика күләмендә үткәрелгән спорт, фән, җыр ярышларында катнашып, алдынгы урыннарга ирешә. Мәктәптә укыганда шигырь, әкият язу белән мавыга, хикәя жанрында да каләмен сынап карый. 2002 елда беренче пьесасын («Җәйге төннәрдә...») яза. 2004 елда мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлегенә укырга керә. Уку белән параллель рәвештә язуын да дәвам итә. Беренче курсның уртасында «Яңа татар пьесасы — 2004» конкурсында катнашып, лауреат исеме һәм Мәдәният министрлыгы бүләгенә лаек була («Ай кызы» музыкаль драмасы). 2005 елның октябрендә Уфа «Нур» театрында И.Зәйниев пьесасы буенча куелган беренче спектакль — «Туйга ничә көн кала...» музыкаль комедиясенең премьерасы уйнала (реж. Ф.Бикчәнтәев). 2006 елның 14 маенда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә аның пьесасы буенча куелган «Мәхәббәт турында сөйләшик» («Әйткән идең...») моңсу комедиясенең премьерасы уйнала (реж. Р.Фазлыев). Шул ук елның сентябрь аенда Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында «Амазонка һәм Айдар» музыкаль комедиясе куела (реж. Р.Әюпов). Шул ук елның ноябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә режиссер Р.Фазлыев тарафыннан «Суган чәчәге» исемле сагышлы комедиясе («Яңа татар пьесасы — 2006» конкурсының I премия лауреаты) куела. Шул елның 24 декабрендә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында «Урман сlub» тамашасы уйнала (реж. И.Камалиев).
Ул 2009 елда Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек була.
И.Зәйниев — 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Рахман Р. Горький цвет // Звезда Поволжья. — 2007. — 22-28 нояб.
Игламов Н. Две реальности // Звезда Поволжья. — 2007. — 6-12 дек.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013