|
Зәлидә Зарипова Тайсуганда 1952 елның 28 мартында туган. Үз авылында сигезьеллык, Габдрахманда урта мәктәп тәмамлагач, ягъни 1971 елдан бирле Миннебай газ эшкәртү заводында оператор булып эшли. 1972 елдан Әлмәттә яши.
Зәлидә Зарипованың шигырьләренә фикерне төзек итеп, анык итеп, үзенчә әйтеп бирергә омтылыш хас. Ул туган як табигатен, аның кешеләрен калку, җете төсмерләр белән сурәтли.
"Аргамак" журналы № 3, 1996.
|