Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Рубис Зарипов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рубис Зарипов

A Ә Б В Г Д Е Җ <= З => И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Локман Закир Әлфәт Закирҗанов Марат Закиров Исхак Закиров Рифкат Закиров Илдар Закиров Мөхәммәтдин Закиров Риф Закиров Харис ЗАКИРОВ Айгөл Закирова Гөлүсә Закирова Зөләйха Закирова Мөслиха Закирова Роза Закирова Эльмира Закирова Альберт Зарипов <Әбүзәр Зарипов Әхтәм Зарипов Изаил Зарипов Марсель Зарипов Рәис Зарипов Рәфхәт Зарипов Рөстәм Зарипов Рубис Зарипов Сәгыйдулла Зарипов Хәмзә Зарипов Алисә Зарипова Зәлидә Зарипова Рәмзия Зарипова Чулпан Зариф Фирдәвес Зарифуллин Сиринә Заялова Дания Заһидуллина Миншәех Зәбиров Ркаил Зәйдулла Илгиз Зәйниев Айдар Зәкиев Мирфатыйх Зәкиев Рәшит Зәкиев Гөлшат Зәйнашева Мөнирә Зәйнәгабдинова Риф Зәйнетдин Резеда Зәйни Шаһиморат Зәйни Зәки Зәйнуллин Шәмсетдин ЗӘКИ Рөстәм Зәкуан Якуб Зәнкиев Динара Зиннәтова Гөлнара Зиннәтуллина Азат Зиннуров Алсу Зиннурова ДиләрәЗөбәерова Ләис Зөлкарнәй Фәиз Зөлкарнәй Зөлфәт Фарсель Зыятдинов Сәйдә Зыятдинова Фирая Зыятдинова Фәнис Зыялы
Рубис Зарипов Рубис Таҗи улы Зарипов 1939 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасының (элеккеге Ворошилов) хәзерге Тукай районы Теләнче Тамак авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәп елларыннан ук шигырьләр белән мавыга. Армиядә, офицер (отставкадагы подполковник) булып хезмәт иткән елларында да шигырьләр яза. Дистәдән артык китап авторы. Дистәләгән шигырьләргә көйләр язган. 1989 елдан Чаллы шәһәрендә яши.

Өзелмәсен өметләр...
Хәзер җәйләр хатын-кызлар өчен
Күргәзмә залына әйләнде.
Аларның тормышы күлмәк кими,
Шәрә тән йөрүгә көйләнде....
Әй, замана, кая атлыйсың син,
Кая илтәсең җәмгыятьне,
Кая карасаң да тәртипсезлек,
Тәмам бозыклык басты илне!


Әлеге шигъри юлларны кем язды икән дигән уй килдеме башыгызга, җәмәгать? Бу Яр Чаллы шәһәрендә иҗат итүче отставкадагы подполковник Рубис Зарипов сүзләре. Аның дистәгә якын шигырь җыентыгы һәм узе көй язган 4 җырлар китабы бар. Әлеге мәгълүматны без 13 нче октябрь көнне белдек. Мәктәбебезгә шагыйрь-композитор Рубис ага килеп үзе турында, үзе иҗат иткән шигырьләр һәм җырлар турында бик тә эчтәлекле итеп сөйләде. Балалар өчен дә, укытучылар өчен дә иң күңеллесе аның тальян гармунында уйнап, матур һәм дәртле тавышы белән моңлы татар көйләрен җырлавы булгандыр. Шәхсән мин үзем аның тавышына сокландым. Хәзерге көндә җыларын гына түгел, исемнәрен дә хәтерләп булмый торган “ясалма” җырчыларыбыз читтә торсын. Чип-чиста тавыш белән ул сәхнәләрне яңгыратып, үзе язган җырларын да безгә бүләк итте.
Рубис Зарипов җырчы Илһам Шакиров, тел белгече Флера Сафиуллина белән бер авылда туган, яшәгән, бер мәктәптә, бер сыйныфта укыган. Ул алар турында бик мавыктыргыч истәлекләр сөйләде, укучылар өчен күп мәглүмат бирде.
“Мин гомерем буе күзәтчел булдым, бигрәк тә якын дусларымның, хезмәттәшләремнең, хәтта болай гына очраган кешеләрнең, бигрәк тә уңышсыз язмышларның, әңгәмәдәшләремнең аларга гына хас эчке дөньяларын аңларга тырышып яшәдем. Бәхетлеләргә ихлас сөенәм, яшәп-яшәп тә бәхет тәтемәгәннәргә көенәм. Соңгы елларда уйларымны мин шигъри юллар аша укучыга җиткерергә булдым һәм берничә китап чыгардым. Бу – “шигырьләрем”не күрсәтү өчен түгел, ә укучыларым тормыштагы реаль фактларны ничек бар , шулай кабул итсен өчен эшләнгән эшләр” – дип сөйләде Рубис ага.
Соңыннан үзенең китапларыннан күргәзмә оештырды, укучылар , укытучылар, клуб мөдире аның китапларын истәлеккә дип сатып алдылар. Аның шигырьләрен укып күңелеңә җан тынычлыгы алырасың. Сүзне йомгаклап, бу шәхескә тыныч тормыш, сәламәтлек, алда уңышлар телисе килә. Иҗат юлыгыз озын булсын, тагын да эчтәлекле, чын тормышны чагылдыручы шигырьләне күбрәк иҗат итегез.
Хәсәнова Миләүшә.
Мөслим районы, Вәрәшбаш авылы,
укытучы



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013