Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Фирдәвес Зариф
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Фирдәвес Зариф

A Ә Б В Г Д Е Җ <= З => И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Локман Закир Әлфәт Закирҗанов Марат Закиров Исхак Закиров Рифкат Закиров Илдар Закиров Мөхәммәтдин Закиров Риф Закиров Харис ЗАКИРОВ Айгөл Закирова Гөлүсә Закирова Зөләйха Закирова Мөслиха Закирова Роза Закирова Эльмира Закирова Альберт Зарипов <Әбүзәр Зарипов Әхтәм Зарипов Изаил Зарипов Марсель Зарипов Рәис Зарипов Рәфхәт Зарипов Рөстәм Зарипов Рубис Зарипов Сәгыйдулла Зарипов Хәмзә Зарипов Алисә Зарипова Зәлидә Зарипова Рәмзия Зарипова Чулпан Зариф Фирдәвес Зарифуллин Сиринә Заялова Дания Заһидуллина Миншәех Зәбиров Ркаил Зәйдулла Илгиз Зәйниев Айдар Зәкиев Мирфатыйх Зәкиев Рәшит Зәкиев Гөлшат Зәйнашева Мөнирә Зәйнәгабдинова Риф Зәйнетдин Резеда Зәйни Шаһиморат Зәйни Зәки Зәйнуллин Шәмсетдин ЗӘКИ Рөстәм Зәкуан Якуб Зәнкиев Динара Зиннәтова Гөлнара Зиннәтуллина Азат Зиннуров Алсу Зиннурова ДиләрәЗөбәерова Ләис Зөлкарнәй Фәиз Зөлкарнәй Зөлфәт Фарсель Зыятдинов Сәйдә Зыятдинова Фирая Зыятдинова Фәнис Зыялы
Фирдәвес Зарифуллин
Язучы-прозаик Фирдәвес Зариф (Фирдәвес Зәбихулла улы Зарифуллин) 1961 елның 25 декабрендә Татарстанның Төньяк Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Күгеш авылында туа. 1977 елда Күгеш сигезьеллык, 1979 елда Норлат урта мәктәпләрен һәм 1980 елда Казанда һөнәри училище тәмамлаганнан соң, пассажир автотранспорты предприятиесендә һәм «Оргсинтез» җитештерү берләшмәсендә эретеп ябыштыручы булып эшли башлый. Белемен арттыру нияте белән 1984 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә һәм, кереш сессия узуга, Көнбатыш Себергә — Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәренә китеп, шахтага җир асты тау эшчесе булып урнаша. (Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген ул 1990 елда тәмамлый.)
1986 елда Ф.Зариф Казанга әйләнеп кайта: башта партиянең Татарстан өлкә комитеты нәшрияты матбагасында басучы (печатник), аннары Язучылар берлегенең Г.Тукай исемендәге клубы директоры һәм Татарстан радиосында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1994 елда «Мирас» журналы редакциясенә бүлек мөхәррире булып күчә. 1995 елдан бирле ул әлеге журналның баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә.
Фирдәвес Зариф балалар әдәбияты өлкәсендә дә нәтиҗәле иҗат итә. Балалар өчен язган хикәя һәм әкиятләрендә ул яшь буынга милли-әхлакый тәрбия бирүне, балалар күңеленә табигатькә сакчыл мөнәсәбәт сыйфатларын сеңдерүне максат итеп куя («Татлы җәй» җыентыгы, 2002).
2003-2004 елларда Ф.Зарифның повестьлары һәм хикәяләре тупланган тагын ике китабы дөнья күрә («Мин көтәрмен сине...», «Пар дулкын»). Ул — тәҗрибәле журналист, укучыларга әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр авторы буларак та таныш. Кол Гали исемендәге Халыкара премияләр комитеты рәистәше, рус һәм татар телләрендә нәшер ителә торган «Сабыйга» журналының редакция советы әгъзасы.
Ф.Зариф — 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге, 2002 елдан Россия Язучылар берлеге, 2003 елдан Язучылар берлекләренең Халыкара бергәлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Татлы җәй: хикәяләр, әкиятләр. — Казан: Инновацион технологияләр үзәге, 2001.—166. —3000 д.
Мин көтәрмен сине...: повесть. — Казан: Мастер-Лайн, 2003. — 48 б. — 1000 д.
Пар дулкын: повестьлар, хикәяләр һәм әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 207 б. — 3000 д.
Чишмә: хикәятләр, әкиятләр. — Казан: Мәгариф, 2007. — 23 б. — 2000 д.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013