Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Исхак Закиров  Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Тәхәллүсләре "З" хәрефенә башланган әдипләр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Исхак Закиров

A Ә Б В Г Д Е Җ <= З => И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Локман Закир Әлфәт Закирҗанов Марат Закиров Исхак Закиров Рифкат Закиров Илдар Закиров Мөхәммәтдин Закиров Риф Закиров Харис ЗАКИРОВ Айгөл Закирова Гөлүсә Закирова Зөләйха Закирова Мөслиха Закирова Роза Закирова Эльмира Закирова Альберт Зарипов <Әбүзәр Зарипов Әхтәм Зарипов Изаил Зарипов Марсель Зарипов Рәис Зарипов Рәфхәт Зарипов Рөстәм Зарипов Рубис Зарипов Сәгыйдулла Зарипов Хәмзә Зарипов Алисә Зарипова Зәлидә Зарипова Рәмзия Зарипова Чулпан Зариф Фирдәвес Зарифуллин Сиринә Заялова Дания Заһидуллина Миншәех Зәбиров Ркаил Зәйдулла Илгиз Зәйниев Айдар Зәкиев Мирфатыйх Зәкиев Рәшит Зәкиев Гөлшат Зәйнашева Мөнирә Зәйнәгабдинова Риф Зәйнетдин Резеда Зәйни Шаһиморат Зәйни Зәки Зәйнуллин Шәмсетдин ЗӘКИ Рөстәм Зәкуан Якуб Зәнкиев Динара Зиннәтова Гөлнара Зиннәтуллина Азат Зиннуров Алсу Зиннурова ДиләрәЗөбәерова Ләис Зөлкарнәй Фәиз Зөлкарнәй Зөлфәт Фарсель Зыятдинов Сәйдә Зыятдинова Фирая Зыятдинова Фәнис Зыялы
Исхак Закиров

(1911—1944)

Исхак Кадыйр улы Закиров 1911 елның 14 сентябрендә Казан шәһәрендә туа. М. Вахитов исемендәге татар урта мәктәбендә җиде класс белем алганнан соң, хисапчылар курсын, аннары, читтән торып укып, Казан «финанс-экономика институтын тәмамлый. 1934—1941 елларда башта Татарстан дәүләт нәшриятында, соңыннан Татарстан язучылар союзында хисапчы һәм бухгалтер булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлану белән, Исхак Закиров фронтка китә, сугышларда катнаша, дошманны куа-куа, совет гаскәрләре белән бергә Белоруссия җирләренә кадәр барып җитә. Фронтта ул партия сафына алына, сугышчан «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1944 елның 14 июлендә Витебск өлкәсенең Городилово авылы тирәсендә барган каты сугышта парторг Исхак Закиров, ротаны һөҗүмгә күтәреп, дошман ныгытмаларын атакалаганда каһарманнарча һәлак була. Шушы һөҗүм вакытындагы шәхси батырлыгы өчен ул Совет хөкүмәте тарафыннан Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Исхак Закировның шигырьләре көндәлек матбугатта 1929 елдан басыла башлый. Шагыйрьнең иҗат мирасы артык зур түгел, ләкин шул кечкенә мираста да аның поэтик фикер йөртә белүе, тормыш күренешләрен, кеше йөрәгендәге хис-тойгыларны шигъри тел белән әйтеп бирергә омтылуы ачык күренә. Шигырьләренең күпчелеге патриотизм, интернационализм, батырлык Темаларына багышланган. Бу темалар шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы чорында иҗат иткән шигырь һәм очеркларында аеруча калку төс ала. Сугыш елларында аның очерклары һәм шигырьләре «Алга, дошман өстенә!» -дигән фронт газетасында һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында басылалар.
Исхак Закиров шигъри иҗатының аерым үрнәкләре «Татар поэзиясе ан тологиясе» (1956), «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта (1961) һәм «Утлы еллар поэзиясе» (1972) исемле җыентыкларга кертелгән Ватан азатлыгы чәчен гомерен биргән язучы-солдат буларак, Исхак Закировның исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.

Аның турында

Исхак Закиров. - Кит.: Җыр һаман яңгырый: Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булганяшь татар шагыйрьләренең сайланма әсәрләре. Казан, 1961, 183-184 б.


©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013