Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Фәнис Зыялы
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Фәнис Зыялы

A Ә Б В Г Д Е Җ <= З => И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Локман Закир Әлфәт Закирҗанов Марат Закиров Исхак Закиров Рифкат Закиров Илдар Закиров Мөхәммәтдин Закиров Риф Закиров Харис ЗАКИРОВ Айгөл Закирова Гөлүсә Закирова Зөләйха Закирова Мөслиха Закирова Роза Закирова Эльмира Закирова Альберт Зарипов <Әбүзәр Зарипов Әхтәм Зарипов Изаил Зарипов Марсель Зарипов Рәис Зарипов Рәфхәт Зарипов Рөстәм Зарипов Рубис Зарипов Сәгыйдулла Зарипов Хәмзә Зарипов Алисә Зарипова Зәлидә Зарипова Рәмзия Зарипова Чулпан Зариф Фирдәвес Зарифуллин Сиринә Заялова Дания Заһидуллина Миншәех Зәбиров Ркаил Зәйдулла Илгиз Зәйниев Айдар Зәкиев Мирфатыйх Зәкиев Рәшит Зәкиев Гөлшат Зәйнашева Мөнирә Зәйнәгабдинова Риф Зәйнетдин Резеда Зәйни Шаһиморат Зәйни Зәки Зәйнуллин Шәмсетдин ЗӘКИ Рөстәм Зәкуан Якуб Зәнкиев Динара Зиннәтова Гөлнара Зиннәтуллина Азат Зиннуров Алсу Зиннурова ДиләрәЗөбәерова Ләис Зөлкарнәй Фәиз Зөлкарнәй Зөлфәт Фарсель Зыятдинов Сәйдә Зыятдинова Фирая Зыятдинова Фәнис Зыялы
Фәнис Зыялы

Фәнис Зыялы – татар халкына зур талантлар бүләк иткән Арча ягы егете. 1975 елның 14 октяберендә Өчиле авылында туган. Тукайның әнисе Мәмдүдә белән авылдаш ул. Фәнис, мәктәпне тәмамлап, Арча педучилищесында бер ел укыганнан соң, 1993 елда Төркиягә укырга китә. Бер ел Измир каласында төрек телен өйрәнеп, Конья шәһәрендәге Сельчук университетына укырга керә. Анда хокук факультетында белем ала. Шул ук уку йортында аспирантура бетерә.
Нечкә күңелле, тирән тойгылы егетне әби-бабайлар туфрагыннан, туган телдән, гореф-гадәтләрдән озакка аерылып тору үтә хисләндергән, күрәсең, соңгы елларда шигырьләр яза башлаган ул. Инде бер җыентык чыгарырга да өлгергән. Хисләр өермәсенең кәгазьгә теркәлүе, бәлки, Фәниснең Төркиядә туып үскән себер татар кызы белән тормыш корып, Анадолуда төпләнеп калуына да бәйледер. Элек, студент вакытта, Ватанын сагыну вакытлыча гына булса, хәзер инде ул аны гомер буе озата барачак үзәк өзгеч моңга әверелгән. Шулай булгач, йөрәкне ярып, күңелдән шытып чыккан уй-хисне кәгазьгә төшерми калып буламы соң? Бүгенге көндә шагыйрь Фәнис Зыялы Анталия шәһәрендә адвокат булып эшли. Аның сабырлыгы, тырышлыгы, үҗәтлеге, хезмәтен яратуы һәм аны җиренә җиткереп башкаруы белән, чит ил вәкиле булуына карамастан, югары баскычларга менәчәген, зур уңышларга ирешәчәген хәзердән үк тоемларга мөмкин.
"Ватаным Татарстан"

Үстергән балаң кайда?

Ана телем 

Җаным, тәнем минем син, әй изге ана телем, 
Бал чәчәгемдер син, минем татлы телем. 
Кояш нурыдай якты, җылы синең сүзләрең, 
Чишмә суыдай чиста син, татар телем. 
Җир җиләгедәй эрисең авызда, газиз телем, 
Чык суыдай шифалы син, минем дәва телем. 
Кар бөртегедәй ап-ак син, минем йомшак телем, 
Чәчәкләр кебек хуш исле син, минем татар телем! 
Киң тугайлар кебек син, минем бишек телем, 
Иделем кебек тирәндер син, минем туган телем! 
Йөрәкләргә хуш килә синең ягымлы сүзләрең, 
Кирәк вакытта ут ачасың син, минем татар телем!!! 

Димәк... 

Сиңа охшарга телим мин, 
Синең кебек булу хыялда. 
Димәк, 
Кирәк тимер йозак куеп, 
Нәфсемне дә бераз тыярга. 
Сиңа охшарга телим мин, 
Синең кебек булу хыялда. 
Димәк, 
Сызылып ал таң атканда 
Юнәлешем булсын кыйблада. 
Сиңа охшарга телим мин, 
Синең кебек булу хыялда. 
Димәк, 
Кайта күңел ерак далалардан 
Хезмәт өчен корган ояга. 
Сиңа охшарга телим мин, 
Синең кебек булу хыялда. 
Димәк, 
Хөрмәт итә белү кирәк, 
Сөя белү кирәк дөньяда... 

Күбәләк 

Ул иркен-киң болыннарда 
Мәхәббәт күбәләге 
Чәчәкләрнең эзләп йөрде 
Матурын, түгәрәген. 
Бер-бер артлы, төрле төсле 
Чәчкәгә кунгалады. 
Өйгә кайтмый бик күп тапкыр 
Болында кунгалады. 
Алсу чәчәкләрнең таҗын 
Кара тапка буяды, 
Көнлек кыска гомерендә 
Нәфесен тыялмады. 
Мизгел килеп, көтмәгәндә, 
Көнне давыл каплады. 
Күбәләктәй гөлчәчәкнең 
Энәсенә кадалды. 

Әй, ана 

Күкрәк сөтең биреп, 
Җылы назга төреп, 
Бишек җырың җырлап, 
Йомшак тәнен сыйпап 
Үстергән балаң кайда? 
Әй, изге газиз ана. 
Төн йокыларың бүлеп, 
Бар сабырлыгыңны биреп, 
Йөрәк тибешен санап, 
Сулыш алышын тыңлап 
Үстергән балаң кайда? 
Әй, изге газиз ана. 
Аның өчен кайгырып, 
Егылганда юатып, 
Теләгәндә йоклатып, 
Әкиятләр сөйли-сөйли 
Тәрбия биргән балаң 
Хәзер кайда ул, ана? 
Ә син аңа бишегендә 
Нинди көйләр көйләдең. 
Ходаеңнан тел ачкычын 
Кайсы телдә теләдең? 

Кыяларда бөркет 

Очып йөри бөркет һаваларда, 
Киң кырларга гүя ул ия, 
Кыяларны сайлап оя кора, 
Текә таш та аңа баш ия. 
Барча кош-корт аннан тетрәп тора, 
Исеме үк гайрәт – ул Бөркет 
Ялгыш адым, шунда – һөҗүм сиңа, 
Тыйнак булсаң гына аяу көт! 
Канатларын җәеп, мәгъруранә 
Бөркет оча чиксез иркендә. 
Чикли алмас беркем аның иркен 
Туган җире – кыя илендә. 
Күтәр, әйдә, башың, милләттәшем, 
Син бит хуҗа туган илеңдә! 
Бөркет кебек оч син югарыда, 
Санашсыннар синең белән дә. 

Сүз 

Ах бу күңел – үпкә, рәнҗешләр, 
Каты әйтеп яра салулар. 
Гайбәт түгел инде, гадәте дип, 
Арттан гына сөйләп калулар. 
Нечкә хискә тәңгәл нечкә сүзем – 
Кайчак алмаз, кайчак мамык ул. 
Сөйдергән дә, биздергән дә сүздер, 
Йөрәгеңә тисә, ук та шул. 
Сүзнең ачысы бар, татлысы, 
Сөйләм күрке шул ул – татлы тел. 
Утка-суга сала ялгыш бер сүз, 
Саклап калганы да шул ук тел. 
Солых илтә илгә ипле бер сүз, 
Аны бозучы да шул ук тел, 
Ил агасы итә яхшы бер сүз. 
Гүргә керткәне дә ул. Шуны бел! 

*** 
Рух азыгы дин гыйлемедер, 
Акылныкы исә фән. 
Икесен кушсаң, тигез була 
Аң белән ныклы иман. 

*** 

Еллар үтә, гомер уза, диеп 
Минутларны әрәм үткәрмә. 
Күңелләргә җыйган милли уйны 
Мирас итеп өйрәт бүтәнгә. 

*** 
Мөлаемлык вә итагать – 
Иманлылык галәмәте; 
Файдасыз һәм күп сөйләшү – 
Риялык галәмәте. 

*** 
Иң хәерле кеше булыр 
Сөенгәндә шөкер итүче, 
Кайгы-хәсрәт килгән чакта 
Шөкер, сабыр итүче. 

Мин яратам 

Мин яратам туган ягымның 
Болыннарын, тауларын. 
Болыннарны бизәп-бизәп 
Алсу җиләк тулганын. 
Мин яратам туган якның 
Каеннарын, зелпесен. 
Урманнарның күрке булган 
Ак бүресен, төлкесен. 
Мин яратам үз халкымның 
Горефен, йолаларын. 
Гамьле уйның күрке булган 
Ямьле гает айларын. 
Мин яратам туган якның 
Суларын һәм кырларын. 
Шагыйрьләргә мәккә булган 
Кырлаен һәм Тукаен. 
Мин яратам татарымның 
Тарихын – борынгысын. 
Бабам мирасын саклаган 
Иманлы тарихчысын. 
Мин яратам үз халкымның 
Рух һәм күңел байлыгын. 
Горурланам, күрсәм әгәр, 
Күккә ашкан байрагын.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013