Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Якуб Зәнкиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Якуб Зәнкиев

A Ә Б В Г Д Е Җ <= З => И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Локман Закир Әлфәт Закирҗанов Марат Закиров Исхак Закиров Рифкат Закиров Илдар Закиров Мөхәммәтдин Закиров Риф Закиров Харис ЗАКИРОВ Айгөл Закирова Гөлүсә Закирова Зөләйха Закирова Мөслиха Закирова Роза Закирова Эльмира Закирова Альберт Зарипов <Әбүзәр Зарипов Әхтәм Зарипов Изаил Зарипов Марсель Зарипов Рәис Зарипов Рәфхәт Зарипов Рөстәм Зарипов Рубис Зарипов Сәгыйдулла Зарипов Хәмзә Зарипов Алисә Зарипова Зәлидә Зарипова Рәмзия Зарипова Чулпан Зариф Фирдәвес Зарифуллин Сиринә Заялова Дания Заһидуллина Миншәех Зәбиров Ркаил Зәйдулла Илгиз Зәйниев Айдар Зәкиев Мирфатыйх Зәкиев Рәшит Зәкиев Гөлшат Зәйнашева Мөнирә Зәйнәгабдинова Риф Зәйнетдин Резеда Зәйни Шаһиморат Зәйни Зәки Зәйнуллин Шәмсетдин ЗӘКИ Рөстәм Зәкуан Якуб Зәнкиев Динара Зиннәтова Гөлнара Зиннәтуллина Азат Зиннуров Алсу Зиннурова ДиләрәЗөбәерова Ләис Зөлкарнәй Фәиз Зөлкарнәй Зөлфәт Фарсель Зыятдинов Сәйдә Зыятдинова Фирая Зыятдинова Фәнис Зыялы
Якуб Зәнкиев
(1917-2003)
Якуб Камали улы Зәнкиев 1917 елның 6 апрелендә Иркутск шәһәрендә дөньяга килә. Ул кечкенәдән үк затлы-зыялы гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Үзе дә гомерен күңелләргә яктылык өләшүгә, мөгаллимлек итүгә багышлый. 40 елдан артык балаларга аң-белем, ныклы тәрбия бирүче Якуб ага Зәнкиев «Россия Федерациясе мәктәпләренең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек була. Себердә, үзе яшәгән төбәк мәктәпләрендә балаларны татар әдәби телендә укыту буенча да сокланырлык уңышларга ирешә.
Бер үк вакытта Я.Зәнкиев журналистика, әдәби иҗат эше белән дә ныклап шөгыльләнә. Аның көн кадагына суккан үтемле язмалары, очерк-зарисовкалары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре район-өлкә матбугатында, Татарстанда чыгучы төрле газета-журналларда әледән-әле күренеп тора. Бер үк вакытта ул үзен фольклорчы буларак та таныта. Укучыларыбызны Төмән татарлары хәяты, гореф-гадәтләре, татар әдәби телендә борынгы төркилек чалымнары аеруча нык сакланган Себер шивәсе белән якыннан таныштыра. Якуб Зәнкиев укучыларга «Иртеш таңнары», «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романнары, «Кайчы колак» кебек хикәяләр җыентыклары белән таныла.
1994 елда Татарстан китап нәшриятында басылган «Иртеш таңнары» романы өчен Якуб Зәнкиев 2002 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Яу кырында күрсәткән батырлыклары I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпсанлы медальләр, тыныч хезмәттәге фидакарьлеге исә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең югары бүләкләре белән бәяләнә.
Ул 2003 елның 7 мартында бакый дөньяга күчә.
Я.Зәнкиев — 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Иртеш таңнары: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1994.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

. Мортазин М. Иртеш ага да ага... // Татарстан яшьләре. — 1989. — 26 авг.
Әхмәтова-Урманче Ф. Беренче сукмак // Ватаным Татарстан. — 1994. — 21 окт.
Хәбибуллина Л. Якуб Зәнкиевнең «Иртеш таңнары» романының идея-сәнгать көче // Яңарыш. — 1997. — 1 апр.
Алишина X. Себер татарлары елъязмасы: Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы // Мәдәни җомга. — 1997. — 11 апр.
Хәмитев Г. Яшисең икән, димәк, юкка түгел... // Татар иле. — 2001. — № 18.
Хәмитев Г. Ул Себеркең асыл егете // Мәгърифәт. — 2001. — 6 апр.
Хәбибуллин X. Чын мәхәббәт бармы? // Казан утлары. — 2002. — № 2. — 182-1846. Әхмәтова-Урманче Ф. Хәзинәдар // Мәдәни җомга. — 2002. — 5 апр. Речекбаева Р. Онытылмас олуг зат //Яңарыш. — 2003. — 4 апр. Хәмитев Г. Үлчәшмичә гадел булып // Шәһри Казан. — 2003. — 7 май. Хатипов Ф. Ерактагы якын Себер // Мәдәни җомга. — 2007. — 11 май.

© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013