Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Шәмсетдин ЗӘКИ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Шәмсетдин ЗӘКИ

A Ә Б В Г Д Е Җ <= З => И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Локман Закир Әлфәт Закирҗанов Марат Закиров Исхак Закиров Рифкат Закиров Илдар Закиров Мөхәммәтдин Закиров Риф Закиров Харис ЗАКИРОВ Айгөл Закирова Гөлүсә Закирова Зөләйха Закирова Мөслиха Закирова Роза Закирова Эльмира Закирова Альберт Зарипов <Әбүзәр Зарипов Әхтәм Зарипов Изаил Зарипов Марсель Зарипов Рәис Зарипов Рәфхәт Зарипов Рөстәм Зарипов Рубис Зарипов Сәгыйдулла Зарипов Хәмзә Зарипов Алисә Зарипова Зәлидә Зарипова Рәмзия Зарипова Чулпан Зариф Фирдәвес Зарифуллин Сиринә Заялова Дания Заһидуллина Миншәех Зәбиров Ркаил Зәйдулла Илгиз Зәйниев Айдар Зәкиев Мирфатыйх Зәкиев Рәшит Зәкиев Гөлшат Зәйнашева Мөнирә Зәйнәгабдинова Риф Зәйнетдин Резеда Зәйни Шаһиморат Зәйни Зәки Зәйнуллин Шәмсетдин ЗӘКИ Рөстәм Зәкуан Якуб Зәнкиев Динара Зиннәтова Гөлнара Зиннәтуллина Азат Зиннуров Алсу Зиннурова ДиләрәЗөбәерова Ләис Зөлкарнәй Фәиз Зөлкарнәй Зөлфәт Фарсель Зыятдинов Сәйдә Зыятдинова Фирая Зыятдинова Фәнис Зыялы
Шәмсетдин ЗӘКИ

(1825—1865)

Шәмсетдин Ярәхмәт улы Гобәйдуллин 1825 елда Оренбург өязе Зәк суы буендагы Ишмәт авылында туа. Шул елгага нисбәтән, әдәбиятта аңа «Зәки» дигән нисбә бирелә. Тумыштан ук аның ике күзе дә сукыр була. Мәдрәсәләрдә укып йөргәндә аның исеменә сукыр шәкертләргә әйтелә торган «суфи» кушаматы да өстәлә, һәм ул әдәбият тарихларына «Шәмсетдин Зәки», «Шәмсетдин суфи» исемнәре белән кереп кала.
Дөм сукыр булуына карамастан, Шәмсетдин бик хәрәкәтчән, көчле ихтыярлы булып үсә. Башта ул, үз авылларыннан 30 чакрым ераклыктагы Әтәч авылында Котлыгилде дигән кешедән дәрес ала, соңрак Ашказар-Балыклы авылында Габдрахман хәзрәт мәдрәсәсендә укый. Ниһаять, белемен камилләштерү нияте белән, Казанга килә һәм Күл буе мәдрәсәсенә (икенче мәчет каршындагы Мөхәммәткәрим хәзрәт мәдрәсәсенә) урнаша. Биредә берничә ел укып, заманының алдынгы, галим шәкертләреннән берсе булып җитешә. Ләкин укуын тәмамлый алмый: шәкертләрне дискуссиягә һәвәсләндереп, мәдрәсәдәге тормышның тыныч агымын бозганы өчен, Мөхәммәткәрим хәзрәт аны куып җибәрә. Бу күңелсез хәл Шәмсетдинне олы максат юлыннан туктата алмый. Туган авылына кайтып, мәдрәсә ачып, үзе шәкертләргә дәрес бирү эшенә керешә. Мәдрәсәсенә күп шәкертләр җыела. Әмма эзләнүчән, олы идеалларга омтылучы яшь галим биредә дә тыныч яши алмый, шәкертләрен ияртеп, Эстәрлебаш мәдрәсәсенә күчеп китә.
Ш. Зәки замандашларын да, биографиясен өйрәнүче галимнәрне дә гадәттән тыш сәләте, күп кырлы таланты белән таң калдыра. Р. Фәхретдинов аны Мәгарригә тиңли: «Мәгарри хифыз вә зәкявәт бабында гаҗәеб дөнья мәгъдүд исә, безем шагыйремез дә гаҗәебе дөньядан гад иделмәя сәзадыр»,— ди. Ул аның, Коръәнне генә түгел, «Тәһзиб» («Төзәтү»), «Гакаиде Нәсифи» («Нәсифи гакаиде»), «Давани» кебек зур күләмле китапларны яттан белүенә гаҗәпләнә. Көнкүрештә III. Зәки хәтта ватык сәгатьләрне күрми сүтеп, җыеп төзәткән. Р. Фәхретдинов татар халкында мондый талантлы кешеләр исеме һәм эше эзсез югалуга ачына: Мәгарринең кадерен белгән һәм хезмәтен тәкъдир иткәннәрнең йөздән бере генә бездә булса иде, берең шагыйребез исеме дә мәшһүр булыр иде, ди.
Ш. Зәкине педагог буларак та заманының күренекле кешесе дип бәяләргә нигез бар. Аның шәкертләре арасыннан Мифтахетдин Акмулла, Г. Чокрый кебек күренекле шагыйрьләр үсеп чыга.
1865 елның сентябрендә Ш. Зәки Мәккәгә хаҗга барырга чыга, юлда, Таганрог шәһәрендә, кинәт үлә.
Ш. Зәки иҗаты һәм эшчәнлеге XIX гасырда ук җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә. Ш. Мәрҗани, беренчеләрдән булып, аның талантына һәм галимлегенә соклану сүзләрен «Вафиятел-әсляф...» исемле кулъязма китабына теркәп калдыра. Мөхәммәтзакир Мөхәммәтзариф улы Ишүви исемле кеше 1896 ел башында Бохарада күчерелгән гарәпчә хәдисләр китабы кулъязмасының алдагы язылмаган битләренә «Тәзкирәте Шәмсетдин бине Ярәхмәт» дип шагыйрьнең «Каю җирдә оерсәм, Мәнзилемдер» һәм «Бу сүзе кәгазьгә язмак кирәкдер» шигырьләрен бер әсәр итеп күчереп калдыра. Тышлыкка язылган түбәндәге бәетләр дә Ш. Зәкинеке булу ихтимал:

Китер җаме пыяла, бадәне саф ит,
Йөрткел кәсаэ дәүран, бу дәмләр —ганимәтдер!

(Китер чынаякны, эчемлекне саф ит,
Табын тирәли кәса йөрт, бу вакыт — бәхет!)
Ниһаятьсез сәнең кадрең, — белә ул, кем ула галим, —
Вәли бу йирдә галимләр ки, белмәс кадреңе асла.

(Чиксез синең кадерең, — моны галим булган белә, —
Ләкин бу җир галимнәре кадереңне һич белмәс.)

«Тәзкирәт...» шигыреннән соң «Ишан Хөснетдин әл-Күсв әл-башкоридан нәкыль» дип китерелгән өч бәетнең:

Әгәр тултырсалар йирнең йөзене
Кызыл тыйлля берлән, салмас күзене, —

кебек юллары да Ш. Зәки шигыре булу бик мөмкин.
Ш. Зәкинең кырыкка якын шигыре, авылдашы Зиннәтулла Мөхәммәдрәхим төзегән кулъязма җыентыкка кертелгән хәлдә, Р. Фәхретдинов архивында сакланып, безнең көннәргә килеп җиткән. Мондый фактлар Ш. Зәки әсәрләре укучылар арасында ул вакытларда ук таралган булуын күрсәтә.
Шагыйрьнең иҗат мирасын барлауда һәм саклап калуда Р. Фәхретдинов роле аеруча зур. «Асар»енә материаллар туплаганда, аңа Орск якларында яшәүче Әбүбәкер Хөсәен улы исемле кеше Ш. Зәкинең шигырьләрен һәм гарәпчә язылган бер хатын җибәрә. Р. Фәхретдинов шагыйрьнең татарча биш шигырен (95 юл) һәм гарәпчә хатын «Асар»гә кертә. Гарәпчә язылган алты шигыре һәм фарсы телендәге бер касыйдәсе, китапка сыймау сәбәпле, Әбүбәкер муллага кире кайтарыла. Р. Фәхретдинов, «Асар» басылып чыкканнан соң да, шагыйрь мирасын барлау, саклау эшен дәвам итә. Мәсәлән, «Шура» журналының 1913 ел 11 санында ул Ш. Зәки биографиясенә караган материаллар җыюын белдерә, Оренбургтан Габдрах-ман мулла аңа Шәмсетдин суфиның байтак әсәрләрен саклавын, туларны бастыруны үтенүен яза. «Асар»нең өченче томын чыгарырга теләп, кабат-кабат җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать иткән Р. Фәхретдинов Ш. Зәки әсәрләрен бастыру турында да «Шура» битләрендә җәмәгатьчелеккә яза: әгәр дә бер булдыклы кеше табылып, Шәмсетдин суфиның барлык әсәрләрен җыеп бастырса, мактауга лаек хезмәт күрсәткән булыр, матди файда алмаса да, мәгънәви файда күрер иде, ди. Тик ярдәм итүчеләр табылмаган. Габдрахман исемле кеше кулындагы ул шигырьләрнең шуннан соңгы язмышы билгеле түгел.
Ш. Зәкине суфи дип атау нигезсез түгел. Ул «Әр-рисаләтел-фәризә» («Фарыз эшләр китабы») кебек, гарәп телендә язылган дини эчтәлекле китапларында һәм, өлешчә, шигырьләрендә суфичылык карашларын уздыра. Билгеле булганча, суфичылык идеологиясен яклаучылар идеалистик карашта торалар, үзләрн Алла колы дип саныйлар.
Ш. Зәки поэзиясендә күп гасырлардан бирле килгән фикер торгынлыгына протест, акылга ирек даулау авазы да яңгырый. Аларда, суфилыктан бигрәк, закиле.к-яирәклект ижади уй-.тгяңу өстенлек итә. Замандашы Ш. Мәрҗаничә, акыл белән эш итәргә, уйлануга чакыручы якты фикерле кеше булуын аның Әхмәтҗан Нуриман исемле муллага гарәп телендә язган хатына карап та белеп була. Менә аның тәрҗемәсе:
«Әй, син, мине фәлсәфәгә өйрәнүдән һәм аны өйрәтүдән тыелырга чакыручы! Тыңла! Сине, яныңдагы кешең белән бергә, шаһит итеп әйтәм: Ибраһим пәйгамбәрнең, күктәге җисемнәрнең яктыртуын һәм сүнүен күреп, туларның кодрәт белән барлыкка килүләрен төшенгәннән соң, бу җисемнәрнең алла булырга хаклары юк дигән фәлсәфи фикергә килүендә мин бер дә ярамаган нәрсә күрмим. Мондый көчле дәлилләр аркылы нәтиҗәгә килү бары тик якты, бай һәм камил акыл аркасында гына булырга мөмкин. Ибраһим пәйгамбәр — Аристотель белән Платоңның шәкерте ул, дип юкка гына әйтмәгәннәр...
Дөрес, хакыйкатькә ирешкәннән соң, фәлсәфи фикер йөртүнең кирәге калмый: чөнки фәлсәфә — хакыйкать эзләүчеләрне әзерләүче башлангыч кына ул. Хәтта тәсаувыф юлындагы бәндә дә, әгәр ул үз тирәсендәге суфиларны туры юлга күндерә алырлык булса, фәлсәфәдән котыла алмый. Валлаһи, мин Aлланың: «Җир белән күкнең яратылышы хакында фикер йөртерләр», — дигән сүзләренең мәгънәсен төшенүгә — үземнең бар-лыгымда һәм үсешемдә аллага мохтаҗ икәнемне аңлауга — бары тик шул фәлсәфәне өйрәнгәч кенә элгәштем.
Васыять итеп әйтәм: бозыклыкта да, изгелектә дә уртак юлны тот; көферлектә һәм иманлылыкта, шулай ук кемгәдер каршы булганда яки ияргәндә алдан күрүчәи акыл белән эш ит. Үзең белмәгәннең бөтенесен дә инкяр итмә: син начар ^дип уйлаган әйбердә алла биргән бик күп яхшылыклар булырга мөмкин. Дөреслектән читтә йөргән мөритләр хакыйкатьне ерак Дип уйласалар да, ул бер дә ерак түгел, муен тамырыннан да якынрак.
Сине яныңдагы кешең һәм башкалар белән шаһит итеп әйтәм: мине көферлек һәлакәтенә алып баручы мөселманлык хакыйкатьне эзләп мөселманлыкка алып баручы көферлектән яхшыдыр дип уйламыйм, чөнки хакыйкатьне эзләүче кяфер бозыклык артыннан йөрүче мөселманнан хәерлерәк. Бу сүзләр сине гаҗәпләндерсә дә, тыңла. Минем бу сүзләрем читтән торып, ләкин күңел белән тыңлаучы өчен әйтелә, ә янымда булып та аларны инкяр итүче өчен түгел. Инкяр итүчеләргә хакыйкать нурын көчләп биреп буламы соң? Бала тапмас хатыннарны дәвалау өчен кирәкле чаралар безнең кулыбызда юк шул!
һәйбәт һәм камилләшкән, әмма халыкка сәер күренгән нәрсәне син аңлыйсыңмыни? Мөмкинлек син төшенмәгән әнә шул нәрсәне барлыкка китергән. Ләкин, күрүебезчә, син моны аңлый алырлык түгелсең.
Әйтелгән фикерләрне дәлилләр белән исбат итеп торырга форсат юклыктан, хатымны озынга сузмыйм. Әгәр инде бик кызыксына торган булсаң, сора: бирелгән җаваплардан канәгать булырсың».

Бу юлларны укыгач, шагыйрь образы нәкъ Г. Рәхим сурәтләгәнчә күз алдына килә. «Сукыр суфи булуына карамый, бу кеше безнең күз алдыбызга мескен булып, аягын чак кыймылдатып, таяк белән кармаланып йөргән хәлдә килми, бәлки... юлына аркылы төшкәннәрне кырып-җимереп, җир өстен дер селкетеп, алга, үзенең максатына омтылган бер Алып батыр хәлендә килә».
Ш. Зәки гарәп һәм фарсы телләрен ана теле кебек үк яхшы белә, Көнчыгыш поэзиясенең даһилары — Низами (1141— 1209), Җ. Руми (1207—1273), Хафиз (1325—1389), Нәваи (1441 —1501), Фөзули (1494—1556) кебек шагыйрьләрнең иҗатлары белән якыннан таныш була. Үзе дә гарәп, фарсы телләрендә китаплар, шигырьләр яза, Көнчыгыш әдәбиятының уңай традицияләрен татар әдәбиятында тагын бер җанландырып җибәрә.
Ш. Зәки газәл жанрының классик үрнәкләре белән янәшә куярлык әсәрләр иҗат итә. Тикшеренүчеләр аның шул юнәлештә ирешкән казанышларын аеруча югары бәялиләр. Г. Рәхим, мәсәлән; «...даһилык дәрәҗәсендә истигъдатлы лирик, ...аны мәшһүр Иран шагыйрьләренә тиңләштерәсе килә», — дигәндә, нәкъ шул үзенчәлекне күз алдында тота. М. Гали дә: «Соңгы ике-өч гасыр эчендә язган күп санлы борынгы чор татар шагыйрьләре эчендә, сүз мастеры булу ягыннан, Шәмсетдин дәрәҗәсенә ирешкәннәр юк!, — ди. Ш. Зәки иҗатының бу үзенчәлеге шундый бәягә лаек булуын татар әдәбияты үсеше үзе дә раслады. Татар әдәбиятының олы казанышы буларак, Г. Тукай иҗаты да шул юнәлешнең, шул тенденциянең үстерелүе нәтиҗәсендә мәйданга чыкты. Шуңа күрә, Ш. Зәки иҗатын татар әдәбиятының Г. Тукай шигырен формалаштыру юлына борылышы дип тә билгели алабыз.
Сюжетлары, образлар системасы, сөйләм үзенчәлекләре, жанр ягыннан Ш. Зәки шигырьләре традицион Көнчыгыш классик суфичылык лирикасын хәтерләтә. Р. Фәхретдинов, Г. Рәхим кебек галимнәр Ш. Зәки әсәрләрен, алардагы яңа мотивларны искә алмыйча да, Хафиз Ширази, Фөзулиләр казанышын татар поэзиясенә алып килүләре өчен генә дә әле телгә алынганча югары бәялиләр.
Шагыйрьнең төп казанышлары 40—50 нче еллар татар әдәбиятында күренгән яңалыкларны традицион поэзиягә ачыктан-ачык шаулатып алып керүе белән билгеләнә. «Бүз егет»тәге «үземезнең күңелемез кайгылы көндә әсәргә кайгымыз түкеп» мотивы да, «без тик моңлы адәмнәрнең күңеле ачылсын» дигән максат белән язу да, «Тутыйнамә»дәге көнкүреш хәлләренә, хис, кичереш ягына борылу да Ш. Зәки шигырьләрендә нык сизелә. Шагыйрь бу яңалыкларны суфи әдәбиятының тради-цион мәхәббәт лирикасы белән органик берлектә гәүдәләндерә.
Өч бәеттән генә торган «Бән бу халкың рәсмилә эш кыл-мазым» («Мин бу халык гадәте буенча эш йөртмим») шигыре моңа мисал була ала. Эчтәлегенә караганда, ул шагыйрьнең яшьлек көннәрендә, Казаннан куылгандамы, авылыннан Эстәр-лебашка күчеп киткәндәме, язылган булуы ихтимал. Әсәрдә Г. Кандалыйның «Җен, Иблистән дә битәрмен» шигыре белән күпмедер аваздашлык бар. Шигырьдә чаялык, үз юлында нык тору уй-хисләре өстенлек итә. Шагыйрь кемнәрнеңдер аңа каршы булуына «Бәс, нә гамь, әгъяр әгәр бигәнәдер» («Дошманнарның миңа чит булуы — хәсрәтме ул») дип горур җавап кайтара. Әмма бу каршы якны санламау гына түгел. Шагыйрь дөньяны яхшырту мөмкин булмавына да ачына:

Нигә күңел виререм бу дөньяга? —
Нә кадәр япсам, һаман вәйранадыр.

(Ничек яратыйм соң бу дөньяны?—
Күпме төзсәм дә, һаман хәрабә хәлендә.)

Бу мотив М. Акмулла, Г. Тукай иҗатында да бар. «Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым»,— ди Г. Тукай.
Күренгәнчә, Ш. Зәки шигырьләре афористик төгәл, фәлсәфи Уйланулы, тирән фикерле булулары белән аерылып тора. «Рәхмәте хак» («Алла рәхмәте»), дөньядан бизү кебек мотивлар шигырьгә суфи поэзиясе рухын да бирә. Ләкин беренче аккордыннан ук әсәрдә дөньяви мотив, конкрет чорның конкрет кешесе кичерешләре өстенлек итә.
Ш. Зәки шигырьләре конкрет шәхеснең ихлас күңелдән әйтелгән әрнүле лирик монологы икәне «Бән — ходаның бер гарибе» шигырендә аеруча ачык күренә.

Бән — ходаның бер гарибе, гасый вә җафый колыем,
Күңеленең күземе япты гәрде гафләт карасы.
Галәм эчрә вар улырмы бән кеби пөр ба ситәм? —
Чөнки бәнәм — бу җиһанда бәндәләр бичарасы.

(Мин — ходайның бер гарибе, гөнаһлы һәм җәфалы колымын,
Күңелем күзен каплады гамьсезлек тузанының карасы.
Галәм эчендә булырмы минем кебек күп җәберле? —
Чөнки мин — бу җиһанда бәндәләр бичарасы.)

Шул рәвешчә, баштагы икеюллык белән рифмалашып барган тагын 14 бәеттә кешенең, шәхеснең дөньяда газабы чиксез булуы сурәтләнә. Шагыйрьгә дөнья мифик дию булып күренә.

Ваһ, нә гарьлекдер зәбун улмак бу дошман илкедә,
Ушбу диюең афәтендән җисме, җан кортарасы.

(Аһ, ни гарьлек бу дошман кулында әсир булу,
Шул диюнең афәтеннән тән-җанны коткарасы бар.)

Бу шигырьдә суфилык лирикасы тәэсире, «тәрке дөнья» мотивы башка әсәрләргә караганда көчлерәк сизелә. Олы шигъри талант иясе Ш. Зәки гадәти генә сүзләргә дә аллага сыгынула-рындагы экзальтациягә тиң эмоциональ бизәкле яңгыраш бирә. Шулар тәэсирендә аллага сыгыну төсмере тагын да көчәеп киткәндәй була.
Әмма болар тышкы охшашлык кына. Әсәрләрнең эмоциональ һәм идея-эстетик көч чыганагы — авторның поэтик конкретлыкка ирешә алуында. Бу конкретлык заман, тормыш белән тыгыз бәйләнеш нәтиҗәсендә генә барлыкка килә ала. Шул чорның идеологик хәрәкәтендәге проблемалар әсәрдәге һәр мотивка үз тамгасын салган. Шигырьләрдә аерым шәхес кичерешләре алгы планга чыгарылган. Дөньяга мөнәсәбәт суфиларның трафарет формулаларын кабатлау түгел, ә конкрет чор кешесенең үз заманы каршылыкларын үткен сиземләве рәвешендә. Шигырьләрдә шәхеснең әхлакый пакьлеге, үз-үзен камилләштерү идеясе, максаты төп проблема югарылыгына күтәрелә. Дини суфичылык идеяләре дә асылда шул максатка ирешү юлында бер чара булып кала. Бу момент әлеге шигырьдә аеруча калку. Бөтен көч «нәфеожә каршы юнәлтелә:

Җәң кылале нәфсилә, гөрзилә калкан — вәрагъ,
Бу ләгыйнә Сям вә Рөстәм һиммәтен күстәрәсе.

(Нәфес белән сугышыйк, тыелу — аңа гөрзи, калкан,
Ул ләгънәткә Сям һәм Рөстәм батырлыгын күрсәтәсе иде.)

Шагыйрь укучыларын шул юлга өнди, «тәвәккәллек кылычы» белән эш итәргә чакыра:

Кер ушал мәйдана, ал кулга тәвәккәл тигыны. (418)

Менә шул көрәшне ул галимлек һәм илһам чыганагы дип атый («Эчәле хикмәт шәрабын, очале күкләр яңа»). Күренә ки, суфичылык мотивлары һәм образлары — көн таләбенә, төп максатка ирешү юлында файдаланылган бер чара. Авторны асылда дөнья хәлләре, көнкүреш проблемалары кызыксындыра. Бу шигырь шундый интонациясе һәм мотивлары белән Г. Тукайның «Сөальләр» әсәренә аваздаш.
«Булгай, булмагай» рефренлы шигырендә Ш. Зәки дөньяның барлык рәхәтләрен, ләззәтләрен файдаланып калырга чакыра, актив геройны яклый.

Бу җәһанның шәһренең базарының сәүдәсе күп,
Кыл бу сәүдәне, янә базары булгай, булмагай.
Ат сәнең астыңдадыр — йөргел, бу йирнең хәдден ал,
Нәгяһан ул ат сәнең астыңда булгай, булмагай.

Шәхесне тулы тормыш белән яшәүче ак бәхетле актив зат итү, әхлакый камилләштерү, хикмәт-мәгърифәт иясенә әйләндерү идеалы Ш. Зәки шигырьләрен дини аскетизм пропагандалаган суфичылык, поэзиясеннән нык аера. Бу шигырьне анализлап, шагыйрь иҗатындагы гуманистик фикерләргә аерым игътибар юнәлтүе белән М. Гайнуллин, әлбәттә, бик хаклы.
Ш. Зәки иҗатында дини суфичылык мотивлары, образлары, терминнары шактый актив роль уйный. Аның аерым әсәрләре шул образлардан гына гыйбарәт дип тә әйтерлек. «Гашыйкы ашефтәнең биһудә сайма аһыны» («Борчылулы гашыйк аһын файдасыз димә») шигыре, мәсәлән, суфи дәрвишләрнең аллага бирелү турындагы әсәрләрен хәтерләтә. Мондый шигырьләр кешенең көрәштән ару, өметсезләнү, үз көченә һәм мөмкинлекләренә ышанычы какшау минутларында туган уй-хисләрен чагылдыра. Әмма бу әсәрдә дә ихлас күңелнең әрнүле авазы бар; зур поэтик төгәллек, нәфислек биредә дә өстенлек итә. Шагыйрь иҗатының лейтмотивы — шәхеснең рухи пакьлеге, әхлакый камиллеге мотивы — мондый шигырьләрдә дә үзәктә:

Ирешер гаусе, гыйнаять, рухы пакә нәгяһан
(Ярдәм, булышлык пакь рухлы кешегә көтмәгәндә ирешә.)
«Әй дәрига, тәкате сабрым, карарым калмады» шигырендә-ару, өметсезләнү, сабырсызлану уй-хисләре һәм мотивлары тагын да киңрәк, төгәлрәк бирелә. Әсәр сабырлык, чыдамлык, ихтыяр көче бетү минуты халәтен чагылдыра. Мондый чакта лирик герой, бар нәрсәдән йөз борып, «мәгъшукасына» (аллага) гына игътибарын карата («Шуйлә, кем гайредә, асла, иф-тикарем калмады»). «Мәгъшуканы» сурәтләүдә мәхәббәт лирикасын хәтерләткән юллар да бар («Чөн, дил арам — улдыр...», «Булалыдан бирле күңелемдә җәмалендән әсәр»). Әмма мәхәббәт шул дәрәҗәдә абсолютлаштырыла ки, бу «гүзәл»^ «дил арам» алла гына булуы мөмкин дигән фикер туа:

Акызып күз яшеме, дәргяһа сөрсәм башымы,
Дәм бә дәм сәңа ялынсам, — үзгә кярем калмады.

(Агызып күз яшемне, бусагаңа куйсам башымны,
Өзлексез сиңа ялынсам, — үзгә эшем калмады.)

Ш. Зәки әсәрләренең язылу датасы билгеле түгел. Эчтәлекләренә карап, көрәшкә, тормышка ашкынып язылган шигырьләрен 50 нче еллар иҗаты, яшьлек авазы дип билгеләргә мөмкин. «Белдем, ул җанибдән аерыкта гөзарым калмады» («Белдем, шул юнәлештән башка юлым калмады») дип, «аллага» гыйшкын җырлаулары 60 нчы еллар уртасында язылган, гомумән, илдә кабат реакция көчәйгән чорның уй-хисләре булуы; мөмкин. Илен, мәдрәсәсен, шәкертләрен калдырып, хаҗ юлына чыгуы да — шагыйрьнең шул күңел төшенкелегенең үзенчәлекле чагылышы.
Ш. Зәкинең фарсы һәм гарәп телендә язылган әсәрләрендә дә тормышка актив мөнәсәбәт, тирән мәгънә, афористик төгәллек бар. «Асар»дә китерелгән гарәпчә хатында шигырь белән язылган сигез юл моңа мисал:

Хитабый ли мән ясга вәләү кянә гаибән,
Вә ләйсә ли мән яэба вәләү кянә хазиран.

(«Минем әйтә торган сүзем — шул сүзгә колак сала һәм шул сүзне аңлый торган кеше өчен, гәрчә ул кеше янымда булмаса да; янымда булып та, ул сүзне инкяр итүче һәм аны аңламаучы кеше өчен түгел»).
Р. Фәхретдинов архивында шагыйрьнең авылдашы Зиннәтулла Мөхәммәдрәхими күчергән шигырьләр дәфтәре табылу (1000 юлга якын) Ш. Зәки иҗат мирасын баетты. Мөхәммәдрәхими бу шигырьләрнең кайберләренә, нинди уңай белән язылулары турында, аңлатма да биреп үтә. Алар Ш. Зәки иҗатын төрле яклап бәяләргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, шигырьләрнең берсе — укудан кайткан яшь шагыйрьнең һ. Салиховка (аның кызын сорап) язган шигъри хаты. Мөхәммәдрәхими һ. Салиховның бу хатка «бик гүзәл назым илә» җавап язганын да хәбәр итә, ул шигъри хатны эзләп таба алмавын әйтә.
Икенче бер шигыре халыкны җәберләүче түрәне — кантун башлыгын фаш итә. Шагыйрь аның. чирканыч сатирик сурәтен бирә: «Сач-сакалы акарып, эче-тышы бәрк сияһ» («Чәч-сакалы агарган, эче-тышы тулы каралык»); «Тәлхы гуй, торшы руй» («Ачы сүзле, бөрешеп тартышкан йөзле»); ул тәмуг зобаниен хәтерләтә. Шагыйрь аны, социаль-политик ноктадан караганда да, иҗтимагый, дини-әхлакый яктан бәяләгәндә дә, килбәтсез, җинаятьче, әшәке бер зат итеп күрсәтә. Шигырь мөселман кешедә булырга тиешле биш сыйфатны пәйгамбәр исеменнән билгеләү белән башлана. Ә бу зат:

Биш сыйфаттан бере мәүҗүд улмаян бәдбәхет шум
Дәүремездә заһир улды, биһөнәр, манәндә бум
Шаһның җаһына кунубән ушал загы җифахур
Мен аваз илә галәм халкын әйләр бихозур.
Рәсме — мөэмин, кауле — тирсә, җәнбише — мисле йәһүд,
Галәм зчрә, әһле хәйрә күрмәдем монча хәсуд.

(Биш сыйфатның бере булмаган бәдбәхет шом
Дәверебездә килеп чыкты, һөнәрсез,
ябалактай
Шаһның хәзинәсенә кунып, шул үләксә козгыны
Мең аваз белән галәм халкы кәефен боза.
Кыяфәте — мөселман, сүзе — христиан, эш итүе — яһүдчә,
Дөньяда яхшылык яклы кешеләргә бу кадәр начар ниятлене күрмәдем.)

Көнкүреш планында да автор бу затның кешелексезлеген фаш Р1тә:

Нә карендәшә мөрәүвәтне белер ул, бәгъре таш,
Кода-кодагыйларын рәнҗетмәге — галәмгә фаш.
Адәмидә улмая боның кеби һич бивафа,
Бел ки: әһле бәйтенә эше ирер җәүре-җәфа.

(Ни кардәшкә игелекне белмәс ул, бәгъре таш,
Кода-кодагыйларын рәнҗетүе — галәмгә фаш.
Кешеләр арасында моның кебек турылыксыз һич булмас,
Бел: гаиләсендә моның эше—җәбер-җәфа.)

Мондый шигырьләр Ш. Зәки иҗатында көнкүреш материалларын поэтик үзләштерү, реалистик тенденцияләр формалашу процессы башлану турында сөйли.
Шигырьләр арасында М. Сәгъди (1203—1292) «Бөстан»ыннан тәрҗемә ителгән бер киная бар («Изге сөхбәт әсәр бирүе хосусында әйтдеке назмы»). Хуш исле гөл янында гади балчык үзе дә хуш ислегә әверелә, ди шагыйрь бу әсәрендә.
Ш. Зәкинең иң уңышлы әсәрләре югарылыгында торган дистәгә якын фәлсәфи шигырьләр бу кулъязманың әһәмиятен, бермә-бер арттыра. Шагыйрьнең бу төр әсәрләрен фәлсәфи лирика дип билгеләү дөрес булыр. Алар яшәеш һәм үлем, яратылыш һәм «чын кеше»лек төшенчәләре хакында. Бу шигырьләр күп мәгънәлелек белән аерылып тора. Монда фәлсәфи лирика автор иҗатына хас дидактика, нәсыйхәтчелек белән кушыла. Алар бер-берсен көчәйтә:

Һай! Нә оерсән, уян! Йөз мен. хәтәр—яныңдадыр!
Күңлеңе гыйшк илә дөргез кем, үлем — җаныңдадыр!
һай! Сакын — бу нәфс әлендин эчмә гафләт ширбәтен, —
Тәңре хакы кем, һәлякең ошбу дошманыңдадыр!

Үлем якынлыгын искәртү, кисәтү — беренче карашка, традицион суфи әдәбияты мотивы. Әмма автор элеккедән киңрәк нәтиҗә чыгара: «һай, нә оерсән, уян!». Бу 1905 еллардан башлап әдәбиятта тоташ гөрелтегә әйләнгән «Уян, татар; уян, татар!» чаңының сискәндерерлек беренче чаңгылдавы да иде. Шуңа ул заманы өчен актуаль, көчле, тәэсирле яңгырый.
Шагыйрь актив булырга өнди, кеше гомеренә югары бәа бирә:

Нәкъд гомрең илә хәридар улма гафләт хәмренә,
Кыйммәте кәнҗ ду Галәм, чөнки, һәр акындадыр!

(Ваемсызлык эчемлегенә бар гомерең бирүче булма,
Ул гомернең һәр мизгеле ике Галәм малына тиң!)

«Тәнбиһнамә» дигән шигырендә дә автор юкка чыгачак гомерне хаклык эшенә (аллага турылыклы булу аша) багышларга чакыра:

Чөн бу тормакың соңы — китмәк дорыр,
һәм бу барлыгың соңы — бетмәк дорыр, —
Барлыгы вирмәк кирәкдер юклыга, —
Җан фида кылмак кирәкдер хаклыга.

Икенче бер шигырендә ул кешенең яратылышы һәм бөек кешелек миссиясе турында уйлана. Кеше яратылышы урта гасыр Көнчыгыш әдәбиятындагыча күз алдына китерелә:

Зиһи мөнгыйм кем, нә хуш ихсан идәр, ихсан идәр! —
Катрә судан сурәте инсан идәр, инсан идәр;
Гакл илә нәфсе җәсәд Икълимына солтан идеп,
Сурәт эчрә мәгъиәи ул җан идәр, ул җан идәр.

(Гүзәл ул ризыкландыручы, нинди хуш яхшылык итә! —
Сыеклык тамчысын кеше итә, кеше итә;
Акыл белән нәфесне бәдәнгә патша итеп,
Сурәт эчендә мәгънәне ул җан итә, ул җан итә.)

Шулай могҗиза буларак яратылган кеше, аныңча, табигатенә турылыклы булырга, югары интеллектуаль тормыш итәргә, нәфестән йөз чөеп, акыллы, тугры яшәргә тиеш:

Нефсе куеп, гаклан уян,- адәм улы, гакыйбәт...
(Нәфесне куеп, ниһаять, акылың уят, кеше...)

Шагыйрь актив герой яклы, ул кешенең, замандашларының урта гасырчылык инертлыгыннан чыгуын тели. Инертлыкны, үсемлектәй яшәүне ул «гафләт» дип фаш итә. Аның мондый шигырьләре акылга һәм хәрәкәтчәнлеккә гимн булып ишетелә:

...Җәһан әтрафыны гизмәк кирәктер.
Исеп йилдик, акып судик тәмамәт,
Бу юлда ут кеби кызмак кирәктер...

(...Җиһан тарафларында гизү кирәк.
Җилдәй исеп, судай агып тәмам, : Бу юлда ут кебек кызу кирәй,...)

Дөрес, ул «акыл» һәм ул «хәрәкәтләр» үзләренең тормышчан атамаларын, конкрет билгеләмәләрен тапмаганнар әле. Бик еш кына автор аларны традицион дини терминнар белән генә билгеләп үтә. «Бу сүзе кәгызә язмак кирәктер» дип башланган бу шигырьдә дә автор «гизү»не «Беләй дип әүлияньвд сәхбәтеие» («Әүлияләр сүзен белим дип») дигән максатка бәйләп әйтә. Әмма шигырьдәге фикер агышы һәм хис кайнарлыгы бу «хәрәкәт»нең җитлеккән, тормышчан конкрет эчтәлеккә ия булуын шактый ачык искәртә. Мондый традицион образлар активлыгының тагын бер сәбәбе бар. Ул Ш. Зәкинең шагыйрьлек миссиясе — иҗатының төп максаты белән бәйле. Шагыйрь Көнчыгыш культурасын кабат күздән кичерә торган үз буыны кешеләре исеменнән сөйли. Шул буын вәкиле буларак, Ш. Зәки бу культураның бай поэтик мирасын кабат барлауны да үз-миссиясе итеп тоя. Шуның нәтиҗәсендә бу иҗат аша татар поэзиясенә яңа бер интенсивлык белән көнчыгыш образлары керә һәм татарча яңгыраш таба: хәмер (исерткеч), чауган (шар уены), пәрванә (күбәләк), сакый (эчемлек салучы), җамаяк, шәм һ, б.

Васләте җәнан өчен җан сарыф кылмакны, мәдам,
Ир исәң, пәрванаи хушхойдан үгрәнмәк кирәк.
Дәрдү дилдар илә биарам, биҗай улмакы
Зәхме чәуган илә рәкъсан гудан үгрәнмәк кирәк.

(Яр белән кавышу өчен җан фида итүне,
Ир-егет булсаң, ут тирәсендә очучы хуш күбәләктән өйрәнү кирәк.
Яр дәртендә урын, җай тапмый бөтерелүне Сугылган туп белән үткен биючедән өйрәнү кирәк.)

Аллага сыгынулар, суфичылык терминнары да — норматив поэтикага нигезләнгән әдәбиятның стандарт (мәҗбүри) традицион образлары. Татар поэзиясе Ш. Зәки иҗатында шул образларны барлый, аларның мөмкинлекләрен кабат сыный, .күздән кичерә. Ш. Зәки бу образларны еш кына мәгърифәт, аң-белем пропагандалауга кайтарып калдыра. «Үгрәнмәк кирәк» рефренлы әлеге шигырьдә дә бу ачык күренә:

Әһле дәрдең сөхбәте кабилләрә тәэсирене
Таш сакмактан сакылмыш кудан үгрәнмәк кирәк,
Кабиле гыйрфан исәң — остазың улыр зәррәләр, —
Мәгърифәтне кечедән-олыдан үгрәнмәк кирәк.

(Дәрт әһеленең әңгәмәне кабул итәрлекләргә тәэсирен
Таш чагудан кабынган кудан өйрәнү кирәк,
Белем алырлык булсаң — тузан бөртекләре дә өйрәтер, —
Мәгърифәтне кечедән-олыдан өйрәнү кирәк.)

«Илаһи»га да ул, нигездә, шул ук теләк белән мөрәҗәгать итә:

Иляһи, пәрдәе күтәр күземдән,
Мәгасый карасын югыл йөземдән,
Әзаләт әйлә бәндән бу гаманы, —
Ки фәркъ итәм төнеме көндеземнән...
Гомер кичте тәләфтә, каны хасыйл
Бу кыш, җәй, язымнан вә көземнән?..
Җәһан зәкъкумыдан хилкымы сакла,
Нәсыйб әйлә бәңа татлы йөземнән.

(Илаһи, күземнең пәрдәсен ач,
Гөнаһларым карасын йөземнән ю,
Ал миннән бу сукырлыкны, —
Төнемне көндеземнән аера алыйм...
Гомер заяга үтте, булдырганым нәрсә
Бу кыш, җәй, язымнан һәм көземнән?
Дөнья зәһәреннән табигатемне сакла,
Насыйп ит миңа татлы йөземнәр.)

Шулай итеп, Ш. Зәки шигыренең һәр юлы кешегә үгет, нә-.сихәт, киңәш булып яңгырый. Әмма бу дидактика аның әсәрләрен ялыктыргыч вәгазьгә әйләндереп җибәрми: чөнки анда тынгысыз үткен фикер, самими лиризм, хис чынлыгы көчле. Киресенчә, әлеге дидактика шигырьләргә иң тирән хисләрне укучы белән уртаклашу, серләшү җылылыгын бирә, әсәрнең идеясен укучыга якынайта.
Тирән лиризм — Ш. Зәки иҗатының иң көчле ягы. Ул чын мәгънәсендә укучыга бик якын торган лирик герой образын тудыра. Бу герой югары әхлакый пакьлек, актив интеллектуаль тормыш белән яшәүне ярсып теләүче кеше итеп сурәтләнә. Аның-аллага сыгынулары да — асылда, шул олы, кешелекле максатларга тулысыңча бирелгән булуын күрсәтүче бер билге.
Шагыйрь мондый геройны «мәгърифәт гашыйгы» дип атый:

Кем мөхибе мәгърифәттер дөньяда,
Янмая җисме аның ахир уда.

(Дөньяда мәгърифәт сөюченең
Җисеме ахирәт утында янмас.)

Ул — геройлыкка, активлыкка сусаучы «мин»:

Ирләр очар һиммәт берлән,
Кошлар очар канат берлән,—
Төрле-төрле хәсрәт берлән
Дөшвар улды бәнем хәлем.

Аңлылык, туры сүзлелек — аның күркәм сыйфатлары:

Каны шул ир кем, күзе ачык, сүзе садыйк торыр —
Тутия кылсам күземә аягы тупрагыны!

(Кая күзе ачык, сүзе турылыклы булган ир —
Ул баскан туфракны күземә сөртер идем!)

Кешелекле булганны гына кеше дип таный бу герой.

Кеше санмазым шуны, кем дөньяда
Кеше улан кешея белешмәде.

(Кеше дип санамыймын шуны, кем дөньяда
Кеше булган кешеләр белән аралашмый.)

Бу геройны характерлаучы төп сыйфатлар әнә шундый. Шул үзенчәлекләре аны укучы идеалына якын образ итеп таныта.
Кешелеклелекне автор үзе өчен дә төп яшәү принцибы итеп саный. Ул тормыштагы кимчелекләрне, идеалга ят хәлләрне күрә, социаль контрастларга игътибар юнәлтә. «Мөнәҗәт» шигырендә, мәсәлән, ул болай ди:

Байның күзе малдан туймаз,
Ачның күзе аштан туймаз,
Бәнем күзем яшьтән туймаз, —
Дөшвар улды бәнем хәлем

Кимчелекләрне ул, кагыйдә буларак, үз әрнүе, үз язмышы итеп сурәтләүчән:

Дәрига! Хәтрем — нәхуш, элем — буш,
һаман морда диләм, коруг телемдер...
Тохимән зиште зибадан, җиһанда,
Тохилык — дөрлекемдә хасыйлымдыр.

(Ни үкенеч! Күңелем — китек, кулым — буш,
Җаным һаман үле, тик телем бар...
Дөньяда гүзәллектән дә, тупаслыктан да кулым буш,
Буш куллылык — тереклегемдә бар булдырганым.)

Кешелеклелек хисләре, шәхеснең тирән табигый халәте сурәтләнү, гуманизм идеясе үткәрелү Ш. Зәки иҗатын укучы күңеленә якын итә. Халкының шигырь культурасын, Көнчыгышлы ң бай поэтик традицияләрен тирән үзләштергән Ш. Зәки гади һәм гадәттән тыш мул поэтик бизәкле игеп язуда зур осталык күрсәтә, һәр бәетнең тирән мәгънәле, афористик яңгырашлы итеп язылуы, һәр сүзнең күңел аша үткәрелүе аның әсәрләрен XIX гасыр поэзиясенең мөһим казанышы итеп таныта.
Шулай итеп, Ш. Зәки XIX йөз татар әдәбиятында лирик шоэзия үсешенә зур өлеш кертте. Феодал-крепостнойлык строе .җимерелү көннәре якынлашканда ул феодал тәртипләрне гаделлек, әхлак кагыйдәләренә каршы күренеш дип бәяләде. Шул «тәртип»ләрдән арынган әхлакый пакьлек идеалын җырлады, иҗтимагый-социаль актив кеше образын үрнәк итте. Болар Ш. Зәки иҗаты XIX гасыр татар поэзиясендә күренекле урын «алып торуын раслый.

М.Гайнетдинов.

©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгшарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013