Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Зәйфә САЛИХОВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Зәйфә САЛИХОВА

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р <= С => Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Җамалетдин Сабави Илгизәр Сабиров Ирек Сабиров Рөстәм Сабиров Сафа Сабиров Бибинур Сабирова Гөлнара Сабирова Ләлә Сабирова Рәшит Сабит Габделхәй Сабитов Ләйсән Сабитова Равил Сабыр Булат Садретдинов Ләйсәнә Садретдинова Г.-Халикъ Садри Мөхәммәт Садри Азат Садриев Фоат Садриев Лилия Садриева Сәрия Садрисламова Госман Садә Ким Садыйков Ришат САДЫЙКОВ Шиһабетдин Садыйков Зидә Садыйкова Нәсимә Садыйкова Сара Садыйкова Дауд Саксини-Сувари Айгөл СӘЛАХОВА Ибраһим Салахов Сәфәр бине Салих Данил Салихов Наил Салихов Һибәтулла Салихов Зәйфә САЛИХОВА Мәгъфүрә Саматова Әхмәд Сараи Мәхмүд Сараи Сәйф Сараи Хәсән Сарьян Әхмәт Саттар Гомәр Саттар-Мулилле Рәхим Саттар Маннур Саттаров Үзбәк Саттаров Альберт Сафин Гыймран Сафин Ленар САФИН Мансур Сафин Марат Сафин РАФАЭЛЬ САФИН Рәис Сафин Рәфыйк Сафин Факил Сафин Фәннур Сафин әйләгөл Сафина Лилия Сафина Мөнирә Сафина Нәҗибә Сафина Серафима Сафина Әхәт Cафиуллин Миңнур САФИУЛЛИН Фәндәс САФИУЛЛИН Юныс Сафиуллин Әминә Сафиуллина Фәвия Сафиуллина Флера Сафиуллина Суфиян Сафуанов Исмәгыйл Сафый Нур Сәед" Камил Сәгъдәтшин Рәдиф Сәгъди Илдус Сәгъдиев Әбрар Сәгыйди Гакыйл Сәгыйров Тәүфыйк Сәгыйтов Гүзәл Сәгыйтова Тәнзилә СӘГЫЙТОВА Габдрахман Сәгъди Мансур Сәгъдиев Ләйсән Сәгъдиева Рәзинә Сәетгәрәева Фатих Сәйфи-Казанлы Илшат Сәйфуллин Рубин Сәйфуллин Әсгать Сәлах Рифат Сәлах Лилия Сәлахетдинова Роберт СӘЛАХИЕВ Булат Сәлахов Резедә Сәләхова Габделнур Сәлим Мар. Сәлим Рафис Сәлим Айдар Сәлимгәрәев Римир Сәлимгәрәев Риф Салихов Камил Сәмигуллин Рәис Сәмигуллин Газизә Сәмитова Гөлфинә Сәрвәрова Сәмига Сәүбанова Мингазыйм Сәфәров Әхмәт Сәхапов Роза Сәхбетдинова Aйдар Сәхибҗанов Саяди (Кылыч бине Сәйяд) Рифат Сверигин Фатыйх Сибагатуллин Рафаэль Сибат Кадыйр Сибгат Айнур Сибгатуллин Мортаза Симити Әдхәт Синугыл Зөлфия Сираева Илсөяр Сираҗетдинова Искәндәр СИРАҖИ Дифгат Сирай Сирин Индус Сирматов Әлфия Ситдыйкова Фәридә Ситдикова Гариф Солтан Илгизәр Солтан Булат Солтанбәков Зәйни Солтанов Фәүзия Солтан Рауза Cолтанова Рита Солтанова Эльвира СOЛТАНОВА Г.Сөнгати Булат Сруров Айрат Суфиянов Рөстәм Сүлти <Җәүдәт Сөләйман Әнвәр Сөләйманов <Булат Сөләйманов Саҗидә Сөләйманова Максуд Сөндекле Фәрит Суфияров Сәгыйт Сүнчәләй
Зәйфә САЛИХОВА
ЗәйфәМиргазиян кызы Салиховa 1957 елдаБашкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туа. Бәләбәй училищесын, Башкортостан дәүләт педагия университетын тәмамлый. «Бәләбәй хәбәрләре" газетасында редактор урынбасары булып эшли. РФ һәм БР Журналистлар берлекләре әгъзасы. «Мәңгелеккә җиргә килмәгәнбез» дигән шигырь җыентыгы авторы.

ҖӘЯҮЛЕ ҖИЛ

* * *
Алмаларда бугай, алмаларда 
Матурлыгы алтын көзләрнең...
Алмаларда бугай, алмаларда 
Матурлыгы алтын көзләрнең! 
Алмагачлар - сылу көз кызлары, 
Явын ала, ала күзләрнең. 
Алмаларда бугай, алмаларда 
Авырлыгы юмарт көзләрнең. 
Ширбәт кенә, сусыл агачлары 
Ничек күтәрәдер үзләрен?! 
Алмаларда бугай, алмаларда 
Хуш исләре көләч көзләрнең. 
Алма исе аңкый көзге таңнан, 
Алма исе - назы җилләрнең. 
Алмаларда бугай, алмаларда 
Сагыш, моңы шигъри көзләрнең. 
Кулым бармый, 
Алмаларны түгел, 
Гүя көзнең җанын өзәм мин.

* * *
Алма бакчасында чибәр 
Кызлар алма җыялар. 
Картәниләр, бер сый булыр, 
Алма кагы коялар. 
Алмасы биг(е)рәк матурмы, 
Әллә кызлары микән? 
Белсәң иде, ник егетләр 
Бакча юлында икән.
Алма бакчасында гына 
Егетләрнең күзләре. 
Алма биргәч тә китә алмый, 
Бетми генә сүзләре. 
Алма тулы сөю хисе, 
Вәгъдәләшеп куялар. 
Картәниләр, туйга диеп, 
Алма кагы коялар.

* * *
Кәрзин-кәрзин уңыш...
Көзге байлык!
Ишелеп тә уңды бу алма.
Муллык-шатлык, тик алмагач кына
Көч-хәл белән генә тын ала.
Алмалары шундый тәмле, баллы,
Кайсы кызыл, кайсы сап-сары...
Бетте яшәү суты -
Сынды агач...
Ишетелмәде дә аһ-зары.
Кинәт килгән кара кайгыларны
Җиңеп була, була икән ул.
Ә бәхеткә кайчак, шатлыкларга
Түзеп булмый, булмый икән ул.
Бирешмәгән иде салкыннарга
Ничә еллар, ачы җилләргә...
...Ак чәчкәле чагы күңелләрдә,
Алмалары тәме телләрдә.

КӨЗНЕ ТОЮ

Җәен җәй дә, Җәй дә түгел инде, Әллә нинди моңсу бер ара. Яшел моңын үтеп барган жәйнеа Кайтарырга кабат юк чара. Җәй дә түгел инде, Көз дә түгел, Тик көзләргә инде күп калмый. Яфрак кою өчен җил көй яза. Миләш куакларын ут ялмын. Көз түгел дә... Күңел әллә ничек, Сизә-тоя - инде җәй узган. Битләүләргә, каен иңнәренә Имин микән? Нинди? Көз кунган. Җәйләр белән көзләр арасында Каз булганнар нәни бәбкәләр. «Яренгә дә үстерергә язсын», - Теләк тели газиз әнкәйләр. Җәен җәй дә, Җәй дә түгел инде, Әллә нинди моңсу бер ара. Яшел моңын түгеп, безнең җәйләр Гомер көзләренә кереп бара. * * * Китәләр... Хушлашып, Торналар юл алды. Болытка эленеп, Һавада моң калды. Яңгырга кушылып Моң ява күкләрдән. Учыма җыям да Моң эчәм төннәрдә. Киткәннәр сагышы, Торналар тавышы... Җанымнан үтә күк Гомерләр агышы... * * * Җәяүле жил көзге яфракларга, Агачларга килеп кагыла. Яфрак жыеп йөри нәни бер кыз... Көз моң булып җанга сарыла. Сайлап ала сары, кызылларын, Күзләрендә күпме соклану! Яфрак түгел, гүя бәхет кошын Күкрәгенә кысып тоткан ул. Җәяүле җил. Аллы-гөлле яфрак... Табигать һәм кеше - аһәңлегең, Бөтенлегең шушы түгелме?
"Мәйдан" № 3, 1010.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013