Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Рифат Сверигин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рифат Сверигин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р <= С => Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Җамалетдин Сабави Илгизәр Сабиров Ирек Сабиров Рөстәм Сабиров Сафа Сабиров Бибинур Сабирова Гөлнара Сабирова Ләлә Сабирова Рәшит Сабит Габделхәй Сабитов Ләйсән Сабитова Равил Сабыр Булат Садретдинов Ләйсәнә Садретдинова Г.-Халикъ Садри Мөхәммәт Садри Азат Садриев Фоат Садриев Лилия Садриева Сәрия Садрисламова Госман Садә Ким Садыйков Ришат САДЫЙКОВ Шиһабетдин Садыйков Зидә Садыйкова Нәсимә Садыйкова Сара Садыйкова Дауд Саксини-Сувари Айгөл СӘЛАХОВА Ибраһим Салахов Сәфәр бине Салих Данил Салихов Наил Салихов Һибәтулла Салихов Зәйфә САЛИХОВА Мәгъфүрә Саматова Әхмәд Сараи Мәхмүд Сараи Сәйф Сараи Хәсән Сарьян Әхмәт Саттар Гомәр Саттар-Мулилле Рәхим Саттар Маннур Саттаров Үзбәк Саттаров Альберт Сафин Гыймран Сафин Ленар САФИН Мансур Сафин Марат Сафин РАФАЭЛЬ САФИН Рәис Сафин Рәфыйк Сафин Факил Сафин Фәннур Сафин әйләгөл Сафина Лилия Сафина Мөнирә Сафина Нәҗибә Сафина Серафима Сафина Әхәт Cафиуллин Миңнур САФИУЛЛИН Фәндәс САФИУЛЛИН Юныс Сафиуллин Әминә Сафиуллина Фәвия Сафиуллина Флера Сафиуллина Суфиян Сафуанов Исмәгыйл Сафый Нур Сәед" Камил Сәгъдәтшин Рәдиф Сәгъди Илдус Сәгъдиев Әбрар Сәгыйди Гакыйл Сәгыйров Тәүфыйк Сәгыйтов Гүзәл Сәгыйтова Тәнзилә СӘГЫЙТОВА Габдрахман Сәгъди Мансур Сәгъдиев Ләйсән Сәгъдиева Рәзинә Сәетгәрәева Фатих Сәйфи-Казанлы Илшат Сәйфуллин Рубин Сәйфуллин Әсгать Сәлах Рифат Сәлах Лилия Сәлахетдинова Роберт СӘЛАХИЕВ Булат Сәлахов Резедә Сәләхова Габделнур Сәлим Мар. Сәлим Рафис Сәлим Айдар Сәлимгәрәев Римир Сәлимгәрәев Риф Салихов Камил Сәмигуллин Рәис Сәмигуллин Газизә Сәмитова Гөлфинә Сәрвәрова Сәмига Сәүбанова Мингазыйм Сәфәров Әхмәт Сәхапов Роза Сәхбетдинова Aйдар Сәхибҗанов Саяди (Кылыч бине Сәйяд) Рифат Сверигин Фатыйх Сибагатуллин Рафаэль Сибат Кадыйр Сибгат Айнур Сибгатуллин Мортаза Симити Әдхәт Синугыл Зөлфия Сираева Илсөяр Сираҗетдинова Искәндәр СИРАҖИ Дифгат Сирай Сирин Индус Сирматов Әлфия Ситдыйкова Фәридә Ситдикова Гариф Солтан Илгизәр Солтан Булат Солтанбәков Зәйни Солтанов Фәүзия Солтан Рауза Cолтанова Рита Солтанова Эльвира СOЛТАНОВА Г.Сөнгати Булат Сруров Айрат Суфиянов Рөстәм Сүлти <Җәүдәт Сөләйман Әнвәр Сөләйманов <Булат Сөләйманов Саҗидә Сөләйманова Максуд Сөндекле Фәрит Суфияров Сәгыйт Сүнчәләй
Рифат Сверигин
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог Рифат Хәсән улы Сверигин 1932 елның 1 августында Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Алтынчы сыйныфка кадәр ул хәзерге Арча районындагы Яңа Кенәр авылында укый, соңрак гаиләләре яңадан Сабага әйләнеп кайткач, Саба урта мәктәбендә укып, аны 1950 елда тәмамлый һәм шул ук елны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. Университетны тәмамлагач, 1955-1960 елларда Аксубай районының Иске Ибрай, Кукма-ра районының Ошторма-Юмья авылларында укытучы, аннары шул ук Кукмара районының Ядегәр җидееллык мәктәбендә бер ел директор булып эшли.
1961-1964 елларда Р.Сверигин СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый, аннары 1972 елга кадәр шул институтта фәнни хезмәткәр булып эшли. 1972 елдан ул Казан дәүләт педагогия институтында (1994 тән — педагогика университеты): әүвәл — өлкән укытучы, соңрак—доцент, 2000 елдан — профессор.
Әдәби-гыйльми иҗат эшчәнлеген Р.Сверигин узган гасырның алтмышынчы елларында күренекле әдәбият галиме Гали Халит җитәкчелегендә башлый. 1968 елда Фатих Хөсни иҗатына багышланган китабы дөнья күрә. 1971 елда «Фатих Хөсни прозасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Әдәбият белемендә аны бигрәк тә форма, стиль, әдәби осталык мәсьәләләре кызыксындыра. Шунлыктан гыйльми тикшеренүләрендә ул күбрәк аеруча танылган, әдәби яктан югары камиллеккә ирешкән әдипләр иҗатына киңрәк туктала. Аның Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Атилла Расих, Рафаил Төхфәтуллин, Аяз Гыйләҗев, Айдар Хәлим, Мәгъсум Ху-җин, Фәнис Яруллин иҗатларына багышланган махсус хезмәтләре бар. Галимнең 1985 елда басылып чыккан «Яңа герой һәм яңа алымнар» исемле китабының эчтәлеген әнә шундый хезмәтләр, мәкаләләр тәшкил итә.
Әдәби тәнкыйтьче буларак, Р.Сверигинның соңгы елларда басылган һәм әдәби хәрәкәтнең проблемаларын, тенденцияләрен яктырткан мәкаләләре, әдәби ел йомгакларына багышланган докладлары киң даирә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә. Бу төр хезмәтләрендә аның әдәбиятны нык яратуы, аны тирәнтен белүе һәм оригиналь теоретик карашлар белән коралланган булуы ачык күренә. 2002 елда Р.Сверигин әдәби тәнкыйть өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Р.Сверигин — 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Фатих Хөсни: монография. — Казан: Татар. кит. нәшр„, 1968. — 152 б. — 2500 д.
Яңа герой һәм яңа алымнар: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. — Казан: Татар. кит. пәшр., 1985. — 120 б. — 1200 д.
Мирсәй Әмир: хрестоматия. — Казан: Хәтер, 2005. — 496 б. — 20000 д.
Шәриф Камал: хрестоматия. — Казан: Хәтер, 2006. — 496 б. — 20000 д.
Мәҗит Гафури: хрестоматия. — Казан: Хәтер, 2007. — 480 б. — 10300 д.
Әхсән Баян: хрестоматия. — Казан: Хәтер, 2009. — 496 б. — 10000 д. Әмирхан Еники: хрестоматия / соавт. Ф.Хатипов. — Казан: ТДГПУ, 2009. — 1166. —500 д.
Проблемы героя и мастерства в творчестве Фатыха Хусни. — Казань, 1971. — 28 с. — 120 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Рахман Р. Тавына күрә кар ява // Мәгърифәт. — 2000. — 5 февр.
Нәҗмиев Т. Профессор якташыбыз // Ватаным Татарстан. — 2002. — 2 авг.
Нәҗмиев Т. Шатлыгым — шәкертләрем... // Шәһри Казан. — 2002. — 1 окт.
Нәҗмиев Т. Сверигинны беләсезме? // Мәгърифәт. — 2003. — 20 сент.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013