Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Лилия Сафина
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе
Вәсилә Хәйдәрова. Борак

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

5 минутта сайт ясагыз

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru
Лилия Сафина
Лилия Сафина:
- Тирә-юньгә «кара алтын»ы, мул игене, данлыклы кешеләре белән дан тоткан Нурлат шәһәрендә яшим мин. Дөрес, монда тумадым. Әлки районыннан Нурлат шәһәренә күчеп килгәндә миңа ике яшь тә тулмаган әле. Балалар бакчасына йөргәндә үк инде гел рифмага туры китереп сөйли торган булганмын. Башлангыч сыйныфта укыганда «шагыйрә» дип кушамат тактылар. Хәзер менә 9ны төгәлләп киләм. Мин шигырьләрне озак язмыйм,әллә ничек үзеннән-үзе килеп чыга шунда. Менә шушы темага шигырь яз әле дип сораганда исә хет шартла,берни килеп чыкмый. «Илһамың» кунакка киткәндер, дип шаярта әнием.
Шигырь язу миңа әниемнән,Сагиева-Сафина Роза Идрис кызыннан, бирелгән бугай. Аның да Знче сыйныфта укыганда ук инде шигырьләре «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыккан. Әнием пединститутта укыганда «Илһам» түгәрәгенең җитәкчесе дә булган әле, шагыйрьләр белән якыннан аралашкан. Ул—минем остазым,киңәшчем. Әнием бик акыллы,сабыр укытучы. Аны укучылары да бик ярата. Әтием—Илсур Сафин. Юк, ул җырчы түгел,нефтьче. Минем әти кебек әти бу дөньяда бер генә. Аның мине бер генә тапкыр да орышканы юк,акыллы киңәшләре белән исә гел ярдәм итеп тора.
Шәһәребезнең 8нче урта мәктәбендә укыйм. Математика,татар теле,әдәбият фәннәрен бик яратып өйрәнәм. «Ледок» Боз сараена тимераякта шуарга йөрим. Төрле чараларда, олимпиадаларда, конкурсларда катнашам, призлы урыннар алам. Шигырь җыентыгы чыгарырга хыялланам...
Тәүге сөю

Кисәк килеп чыгып, көчле дулкын 
Кем белгән бит тартып аласын. 
Табигатьнең көчсез бер баласын 
Сөю дәрьясына саласын. 
Кем белгән бит, ал күзлегем киеп, 
Бар дөньямны нурга тутыргач.
Көзге җилләр генә иркәләвен, 
Зур карабым комга утыргач. 
Янгач, көйгәч, дәрьяларга кергәч, 
Ләззәте соң кайда сөюнең? 
Кем белгән бит ул хисләрнең җанга 
Вакытлыча гына килүен.

Кыз бала

Хуш исләрдән баш әйләнә, 
Атлар утлап йөри болында. 
Ике йөрәк галәм киңлегендә, 
Кыз утыра егет куенында.

Бит очлары алсуланган кызый 
Сөйгәненә серле карады. 
Толым чәче кинәт, болыт сыман, 
Үлән өсләренә таралды.

Юк, белмәде кызый сөю җебе 
Өзелгәнен шушы урында, 
Тиз онытты егет, бүтән инде 
Уйламады аның турында.

Очрашканда күзен читкә борды, 
Тансык түгел иде кыз аңа, 
Мәхәббәткә үз теләгең белән 
Нокта куйдың нигә, кыз бала?

Туган җир

	Әтиемә

«Асыл, затлы байлыкларга 
Алыштырмыйм туган җирне.» 
Ялан тәпи чирәмнәрдә 
Йөргән кеше аңлар сине.

Кендек каның тамган йортың, 
Көтү каршы алган урам. 
Әйтерсең лә балачакта 
Адаштырган сине томан.

Бала

	(Балалар йортында)

—Әни,—диеп кулын суза бала,
Тик әнисе килми. 
Йөрәге таш булган әнисенең, 
Җаны югын белми.

Хәтта хайваннар да балаларын 
Калдырмыйлар ташлап. 
Чит кешегә әни дия сабый, 
Өр-яңадан башлап.

Җиде ятлар, тыныч йокы теләп, 
Караватка сала.
Төшләрендә генә күрә үз әнисен 
Гөнаһысыз бала...

Ана

(Ире үлеп, бер ялгызы 4 бала 
тәрбияләп үстергән анага 
багышлана.)

Чәчләренә ак бәс сарган, 
Калтырана куллар. 
Язмыш аны бер дә аямаган, 
Авыр булган еллар.

Маңгаеның һәр сырында—тарих, 
Укылмаган китап. 
Күпме җырлар иҗат итә шагыйрь, 
Ана, сине мактап.

Намазлыкта дога укый ана, 
Башын аска игән. 
Ак яулыкка күңел сыкравыннан, 
Сары төсләр иңгән.

Бит булырга тиеш аналарның, 
Өй түрендә урыны. 
Ачы тулгак, йокысыз төн өчен 
Рәхмәтебез шулмы?

Кыйблаларга карап дога укый, 
Сүнми кала уты. 
Ул яшәгән йортта язу тора: 
«Нурлат. Картлар йорты».

Ташлама, илһам...

Илһам, илһам, нигә ташладын син, 
Нигә киттең миннән? 
Бар җиһанга сөрән салып эзлим, 
Килүеңне көтәм.

Авыр миңа синнән башка яшәү, 
Дөньям бушап калды. 
Бәргәләнә-бәргәләнә очып, 
Канатларым талды.

Китмә, илһам, кайт әйләнеп кире, 
Бушлыгымны тутыр. 
Минем кебек сине сагынучы, 
Юксынучы юктыр.

Илһам, илһам, син булганда рәхәт, 
Күңелем тора биеп. 
Кайт син миңа сагынуым, 
Юксынуым белеп...



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2012