|
(1942-1994)
Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин (Минкадыйр Идият улы Сибгатуллин) 1942 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туа. Шул ук районның Кече Укмас, Яншык һәм Олы Солтан авылы мәктәпләрендә укып урча белем алгач, 1957 елда ул Казанга килә һәм 4 нче номерлы техник училищега укырга керә. К.Сибгатуллин училищедан соң бераз вакыт Казанның «Оргсинтез» заводында электромонтер булып эшли, аннары армия хезмәтенә алына. 1965 елда армиядән кайткач, ул бер ел «Оргсинтез» заводында яңадан үз һөнәре буенча эшли, ә 1966-1978 елларда Балык Бистәсе районында чыга торган «Октябрь юлы» (хәзерге «Авыл офыклары») исемле газета редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм хатлар бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 1962-1972 елларда, төп эшеннән аерылмыйча укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
1978 елдан вафатына чаклы К.Сибгатуллин Чаллы шәһәрендә яши. К.Сибгатуллин урта мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый һәм 1974 елда дөнья күргән «Әманәт» исемле шигъри җыентыгы белән үк үзен җитлеккән чын шагыйрь итеп таныта. Шагыйрь буларак, К.Сибгатуллин-ны бигрәк тә сугыштан соңгы һәм хәзерге авыл тормышы кызыксындыра. Аның шигъриятенең үзенчәлеге — тормышны иң киеренке, четерекле кат-лаулыкларында, каршылыкларында ачарга омтылуда. Ул тормыш детален җентекләп, үзенчә фәлсәфи уйларга төреп, халык, туган ил язмышы турындагы фикерләре белән бәйләп бирергә тырыша.
Кадыйр Сибгатуллин 1994 елның 4 июнендә Яр Чаллы шәһәрендә вафат була.
К.Сибгатуллин — 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Туфан X. Кадыйр Сибгатуллин // Казан утлары. — 1979. — № 4. — 185-186 б. Акмалов Н. Иркен болыннардан — тыгыз тормышка // Идел альманахы. — 1979. —№11. —93-966.
Б ә ш ә р Р. Гасырлар моңы // Аргамак. — 1997. — № 5-6. — 55-58 б
Сафин Ф. Кече Укмаска сәяхәт//Казан утлары. — 1999.—№ 11. — 140-1486.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Әманәт: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. — 126 б. — 2000 д.
Гамь: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. — 79 б. — 2000 д.
Авазлар: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. — 80 б. — 3800 д.
Хыял: шигырьләр, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 80 б. — 1800 д.
Инану: шигырьләр, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 1196. — 4000 д.
Таңнар, кичәләр: шигырьләр, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. -230 б. — 2500 д.
Гомерем дулкыннары: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 238 б. — 1500д.
Намазлык: шигырьләр. — Чаллы: КамАЗ, 1994. — 240 б. — 2500 д.
Әйтте шагыйрь: шигырьләр / төз. Ф.Хамматова. — Казан: Идел-Пресс, 2002. — 239 б. — 1000 д.
Бер ноктада: шигырьләр, поэмалар, баллада. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007.— 5596. —2000 д.
* * *
Полет радуги: стихи / пер. с татар. А.Зорина. — М.: Современник, 1978. — 100 с. — 10000 экз.
Осенняя весна: стихи / пер. с татар. — Казань: Идел-Пресс, 2002. — 350 с. — 3000 экз.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
Моннан нәкъ 10 ел элек июнь ае күренекле шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Кадыйр Сибгатуллинны фани дөньядан алып китте. Әмма чын шагыйрьләр үлемсез. Аларны Зур иҗатлары, кешеләр күңелендәге якты хатирәләре яшәтә...
«Мәйдан» журналы Кадыйр Сибгатуллин иҗатына аерым бер сан багышлады. Ул укучыларыбыз тарафыннан бик җылы кабул ителде. Бүген сүзебез янә шагыйрь хакында...
Фәния ХАММАТОВА
Гомерләр яшәргә бирелгән
— Күрми дисеңме әллә? Күрәм бит, беләм бит мин сине. Ничек атлап йөргәнеңне дә... Минем дә бит ярты күкрәк юк, костюм белән генә каплап йөрим. Кирәкми. Кирәк түгел төче тыйнаклык. «Сез» түгел, «син» булам мин синең өчен, җәй урынны, арыдым мин, — шулай диде Кадыйр сүзен кистереп, боргаланырга да урын калдырмыйча. Беренче күрүем иде аны ул көнне.
Эзләп арыган. Еллар аша адашкалап йөреп хәйран талчыккан, йончыган, инде, ниһаять, тапкан кыяфәттә кайтып төште Кадыйр минем ялгыз тормышыма. Гомер көзе җиткән, күңел көткән, күрешмичә дә гомер буе бер-беребезне йөрәкләр белән тоеп-күреп яшәгән кебек иде инде. Бернинди дә шартлар куешу кирәкмәде.
Яратуны таләп итмәдем күк.
Андый шартым минем булмады.
Мин яраттым үзем.
Инде хәзеркирәк мине яратулары, —
дип язды соңыннан.
Тормыш булгач, аның көйсез яклары да еш булып тора, инде купты җил, тынмас тиз генә дигән чакта, «Көчсезлегеңбелән...» шигырендәге берничә юлны искә төшерсә, тына да куя иде инде кубарга торган давыл:
Миңа кирәк зәгыйфь канатларың,
сиңа кирәк минем иңнәрем.
Мин бит инде сине күргәнче үк
шундый итеп сине аңладым.
Күңелеңне гөрләвекләр итеп
эретергә килгән бер яз мин.
Көчледер мин. Шуны раслар өчен
синең көчсезлеккә мохтаҗ мин.
«Тәкъдиреңә язган булса, тешеңне сындырып керер», — дип әйтәләр иде олылар. Хәзер аңлашыла ул. Килеп тә керде, китеп тә барды... Бик кыска гына тоелган 1989—1994 еллардагы аҗагандай яшьнәп узган көннәр,бик озын гомер булган ул.
Барысы да килә вакытында. Хода язганнарны күрәбез.
...Гомере дә, болай, җитә кебек,
тик шулай да иртә үләбез!
Бик авыр булды аны югалту. Миңа гына диюем түгел, бөтен татар халкына зур югалтудыр ул. Җылы җәй башланганда, чирәмнәр шытып, дөнья яшеллеккә күмелгән вакытта, шагыйрьләр күңелендә яңа җырлар туар чакта җирләнде Кадыйр. Капка төпләрендә бәбкә казлар... Зәңгәр күктә кошлар сайрады... Бу гөнаһсыз кошлар үз авылы шагыйрен җеназа укыганда да, авылның уртасыннан, борылмалы-борылмалы тыкрыкларыннан, басу юлы буйлап күтәреп зиратка илткән озын сукмакта да шулай чыр-чыр сайрап озата бардылар.
Авылның зираты ни хәлдә?
Терлектән таптата күрмәгез.
Картайган көнемдә кайталсам,
мине дә кәфенләп күмәрсез.
Үзәкләр өзгәләнә дигән сүзне китаплардан укыганда бик үк тиз тәэсир итми әле ул, ә инде үзәгең өзгәләнсә, һич берничек аңлата алмаслык авыр, читен, чарасыздан йөрәк бәргәләнә — шуны үзең тоясың, кыен була. Исән чакта да ни ярдәм итәргә белми күлгә арт белән чумасы килгән чаклар күп була иде. Вакытында ычкыну сирәкләргә тигәндер ул афәттән. Сырхау еллардан ук ябышып калган чире йолкыганда, ирексездән җаны талкынганда, җанына җылы бирәсе урында, күпләр (ятлар гына да түгел!) ялган белән дөреслекне шулкадәр чишәлмәслек төенләп бетереп, бәгырен теләләр иде. Фәнзаман Баттал сүзләре белән әйтсәк: «Заманасы җитди, нужасы шактый» иде шул.
Мин, билгеле, шагыйрьне шәхес буларак тасвирлый алыр идем, ләкин бүген ул мәсьәләгә кагыла алмыйм әле, соң гына кавышып бик аз гына яшәп калуыбыз сәбәпле түгел, ә бу эшнең бик зур тарихи җаваплылыгын тойганым өчен, чөнки Кадыйр Сибгатуллинның иҗаты фәнни яктан өйрәнүне таләп иткән кебек, аның тормыш агачы тамырларын барлау да бик күп көч һәм вакыт сорый. Үзе язарга тиеш әйберләрне инде миңа калдырып китте кебек. Бик сорагач, бер әфәндегә әйткән иде: «Булыр, булыр ул сценарий, 25 нче числода (1994 елның марты) минем өстәлемдә ятар. «Язмыш» дип аталыр». Әйтүе буенча, үзенең тормыш һәм иҗат юлы турында иде булачак әсәр. Өлгерә алмады. Сүзе калды:
Алып китсә мине көтмәгәндә,
өзелеп калса гомер, киселеп... —
бу тормышның бөтен нигезләре
китәр кебек кинәт ишелеп.
Мин саласы соңгы ташы кала,
миннән башка аны кем салыр?
Кинәт кенә китеп бар да, имеш...
Минем өчен җирдә кем калыр?!
Эшләнеп бетмәгән бик күп эшләре калды шагыйрьнең.
Мәрхүмнәр дәшмиләр. Кем-кемне уздырып ничегрәк кәнәфигә үрмәли, ничә данә китап чыгара ала (мөһим түгел эчтәлеге дә!). Шундый галәмәтләрне ярый әле үзе күрми Кадыйр, дип тә куям кайчак. Кадыйрның шигырь сүзләре шушы заманны күзаллап алдан язылганнар, диярсең.
Кыяр-кыймас тора кайчак кеше,
оят саклап,ягъни «иман саклап».
Кемнәргәдер тик шул гына кирәк —
имансызлар үтә иман таптап.
һәм уяна иман.Уяталар.
Соңга калган бераз, кичегелгән.
Имансызлар инде кереп тулган
ачык калган заман ишегеннән.
Шагыйрь халкын тормыш һәрвакыт эзәрлекләгән, эзәрлекләп тора, исән булып яшәгәндә дә, хәтта вафатыннан соң да, дияр идем. Мәскәү нәшриятларының берсендә рус тәрҗемәсендә «Намазлык» дигән шигырьләр җыентыгының чыгарына өмет юклыгын истә тотып, шундый ук исем белән әзерләнеп, 1992 елда ук «КАМАЗ» китап нәшриятына илтеп биргән китабының татарчасын (редакторы Рәшит Бәшәр) шагыйрь никадәр көтсә дә, үзе исән чакта түгел, тик дөнья куйганнан соң гына чыгара алдылар. Вакытында хәерхак (гонорар) белән чыгып өлгерсә, таушалган шагыйрь йөрәгенә берникадәр шифа булган булыр иде әле ул. Казанның «Мирас» нәшриятында «Көзге яз» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы басылмыйча юкка чыкты.
Кадыйр Сибгатуллин яшәгән эпоха минем дә эпохам ул. Кадыйр белән яшәгән чорда төрле пычрак шаукымда аның белән бергә мин дә бөтерелдем. Шушы дөньялыктагы бик табигый чуар җанлылыкны, ваклыкларны, гаделсезлекләрне җиңеп чыга алырлык көч табылмас та кебек тоелган иде ул чакта. Тормыш сазлыкларына чумдырмыйча, үземне дә, рухи байлыгымны да саклап калырлык көч, мидәт биргәне өчен Ходайга рәхмәтлемен. Кадыйрның шәхси архивының югалу, таркалу куркынычы туган, өстәвенә каты авырудан соң үземнең дә тернәкләнеп китә алмыйча җәфа чиккән, кая барып бәрелергә белмәгән авыр көннәремдә, аның үз шигырьләре үк миңа юл күрсәттеләр:
Ут бирик.Учак ягарга
бер шырпы җитә бит ул.
Дөньялар, шырпы сызсаң да,
Ялт итеп китә бит ул.
Үзебез арсак, өшәнсәк,
күрерләр, булышырлар.
Юлларга чыгыйк, юлларга,
юлда гел узучы бар.
Һәм мин кешеләргә бардым. Шагыйрь иҗатына кагылышлы һәрнәрсәне бөртекләп җыя, барлый башларга аның талантына табынучылар, чын дуслары, язучылар, бергә эшләгән башка хезмәткәрләре, газета-журнал редакцияләре, шәһәр китапханәсе эшчеләре дә миңа ярдәмгә килделәр. Иң беренче нәүбәттә ярты юлда өзелеп калган әсәрләрне югалтмау, эзләп табу, иң мөһиме, әдәби мирасны тутыктырмау максаты булды.Әзерли башлап та ярты юлда калган рус тәрҗемәсендәге «Осенняя весна» шигырьләр җыентыгын (редакторы Чәчкә Хөснетдинова) яңадан барлау һәм бастырып алу бәхете шагыйрь вафатының җиденче елында гына насыйп булды әле миңа. Әйтергә генә ансат. Нәшриятта әзер китапны күргәч, бу китапны үз куллары белән алган булыр иде исән булса, дигән ямансу уй йөгереп үтте дә, еллар буе җыйналган хәсрәт катыш шатлык ташкыннары кинәттән берьюлы тышка бәреп чыгып, күз яшьләрем булып актылар. Андый халәтемне китапны каладан алып кайтырга булышкан язучы Факил Әмәк күрде инде, ул минутта йөрәк кагуын тыеп торырлык та җегәр калмаган иде шул.
Инде менә, иншалла, китапларда басылмыйча калган шигырьләрен дә Аллаһ Тәгалә ярдәме белән «Әйтте шагыйрь...» дип исемләнгән җыентыкта (редакторы Факил Сафин) бастырып чыгару мөмкинлеге туды.
Бүгенге көндә дә аның әсәрләрен өйрәнү, барлау эше тынып тормый. Инде яңадан да ике китап дөньяга чыгарга өметләндереп тЪра, аларының да чыгып куюы бик ихтимал. Ихлас булышучыларыма да, үземә дә көч-куәт сорыйм Ходайдан! Бу уңайдан Кадыйрның бик кызыклы бер шигыре бар:
Көче җитеп бетмәс.
Кодрәтеннән килмәс.
Ләкин тере адәм:
— Инде беттем! — димәс.
Күккә менә алмас,
җирдә калмаса да...
Канат кирәк, канат —
оча алмаса да!
Яр Чаллы, 2004 ел. Мәйдан № 6, 2004.
|