Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Җәүдәт Сөләйман
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Җәүдәт Сөләйман

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р <= С => Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Җамалетдин Сабави Илгизәр Сабиров Ирек Сабиров Рөстәм Сабиров Сафа Сабиров Бибинур Сабирова Гөлнара Сабирова Ләлә Сабирова Рәшит Сабит Габделхәй Сабитов Ләйсән Сабитова Равил Сабыр Булат Садретдинов Ләйсәнә Садретдинова Г.-Халикъ Садри Мөхәммәт Садри Азат Садриев Фоат Садриев Лилия Садриева Сәрия Садрисламова Госман Садә Ким Садыйков Ришат САДЫЙКОВ Шиһабетдин Садыйков Зидә Садыйкова Нәсимә Садыйкова Сара Садыйкова Дауд Саксини-Сувари Айгөл СӘЛАХОВА Ибраһим Салахов Сәфәр бине Салих Данил Салихов Наил Салихов Һибәтулла Салихов Зәйфә САЛИХОВА Мәгъфүрә Саматова Әхмәд Сараи Мәхмүд Сараи Сәйф Сараи Хәсән Сарьян Әхмәт Саттар Гомәр Саттар-Мулилле Рәхим Саттар Маннур Саттаров Үзбәк Саттаров Альберт Сафин Гыймран Сафин Ленар САФИН Мансур Сафин Марат Сафин РАФАЭЛЬ САФИН Рәис Сафин Рәфыйк Сафин Факил Сафин Фәннур Сафин әйләгөл Сафина Лилия Сафина Мөнирә Сафина Нәҗибә Сафина Серафима Сафина Әхәт Cафиуллин Миңнур САФИУЛЛИН Фәндәс САФИУЛЛИН Юныс Сафиуллин Әминә Сафиуллина Фәвия Сафиуллина Флера Сафиуллина Суфиян Сафуанов Исмәгыйл Сафый Нур Сәед" Камил Сәгъдәтшин Рәдиф Сәгъди Илдус Сәгъдиев Әбрар Сәгыйди Гакыйл Сәгыйров Тәүфыйк Сәгыйтов Гүзәл Сәгыйтова Тәнзилә СӘГЫЙТОВА Габдрахман Сәгъди Мансур Сәгъдиев Ләйсән Сәгъдиева Рәзинә Сәетгәрәева Фатих Сәйфи-Казанлы Илшат Сәйфуллин Рубин Сәйфуллин Әсгать Сәлах Рифат Сәлах Лилия Сәлахетдинова Роберт СӘЛАХИЕВ Булат Сәлахов Резедә Сәләхова Габделнур Сәлим Мар. Сәлим Рафис Сәлим Айдар Сәлимгәрәев Римир Сәлимгәрәев Риф Салихов Камил Сәмигуллин Рәис Сәмигуллин Газизә Сәмитова Гөлфинә Сәрвәрова Сәмига Сәүбанова Мингазыйм Сәфәров Әхмәт Сәхапов Роза Сәхбетдинова Aйдар Сәхибҗанов Саяди (Кылыч бине Сәйяд) Рифат Сверигин Фатыйх Сибагатуллин Рафаэль Сибат Кадыйр Сибгат Айнур Сибгатуллин Мортаза Симити Әдхәт Синугыл Зөлфия Сираева Илсөяр Сираҗетдинова Искәндәр СИРАҖИ Дифгат Сирай Сирин Индус Сирматов Әлфия Ситдыйкова Фәридә Ситдикова Гариф Солтан Илгизәр Солтан Булат Солтанбәков Зәйни Солтанов Фәүзия Солтан Рауза Cолтанова Рита Солтанова Эльвира СOЛТАНОВА Г.Сөнгати Булат Сруров Айрат Суфиянов Рөстәм Сүлти <Җәүдәт Сөләйман Әнвәр Сөләйманов <Булат Сөләйманов Саҗидә Сөләйманова Максуд Сөндекле Фәрит Суфияров Сәгыйт Сүнчәләй
Җәүдәт Сөләйман Сөләйман (Җәүдәт Сөләйман) 1955 елның 15 мартында Чувашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туа. Мәктәптән соң Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын, аспирантураны тәмамлый. Бүгенге көндә ул Казан дәүләт университеты һәм ТР Фәннәр академиясенең «Ясалма интеллект проблемалары» лабораториясе җитәкчесе, КДУ профессоры. Техник фәннәр докторы, Халыкара мәгълүмат академиясе член-корреспонденты, ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

Aның турында

ШАГЫЙРЬ КҮҢЕЛЕ ДӘРЬЯДЫР...

Соңгы елларда татар әдәбиятында кызыклы гына бер күренеш пәйда булып килә. Шигърияттә ниндидер яңа аһәң, яңача сүз, яңача фикерләү, заманча ритмнарга тәңгәл килерлек ритм көтеп зарыккан күңелләребезгә ямь һәм өмет өстәүче күренеш ул. Бәлки өметләнгәнебезчә, артык куәтле агым да түгелдер, әмма таш астыннан саркып чыккан чишмә кебек, ул үз юлын таба һәм акрынлап-акрынлап татар әдәби мохитына яңа яңгыраш, яңа төсмер бирә шикелле. Мин биредә белемнәре буенча математик, физик, кибернетик, юрист, тарихчы вә гайре төгәл фәннәр буенча өлгереп җиткәннән соң, кинәт кенә әдәби таланты ачылып киткән каләм ияләрен күздә тотам. Элегрәк әдәбият дәрьясына, нигездә, филологлар килеп кушыла торган иде, ә хәзер әнә... нинди генә һөнәр ияләре юк. Кәм алар арасында инде җитлеккән поэзиясе белән күпләрне җәлеп иткән Җәүдәт Сөләйман аерым урын тота.
мин —диңгез дулкыны,
		түз, елга!
түзегез, сугылган ярлар да,
үзем дә кыйналам ярларда, 
үзем дә сыкранган елгада.

ни кылыйм —сыймыйм ла елгага...

ни кылыйм —сыймыйм ла елгага... 
төшкәнмен җил кутан болыттан, 
мин—дәрья айкарга яратам, диңгезгә, дәрьяга юл тотам.

гаеп юк сездә дә, миндә дә...
1997 елда "Идел" журналы китапханәсе" сериясендә чыккан "Күләгәләр" исемле китапта шагыйрь шулай дип яза. Ирексездән уйлап куясың, чыннан да шулайдыр. Чөнки Җәүдәт Сөләйман кылган гамәлләрне җиренә җиткереп башкару өчен өч кеше гомере дә җитмәс иде.
Иң беренчедән, ул—бүгенге фән дөньясында күренекле галим булып җитешкән шәхес. Татарстан Фәннәр Академиясенең мохбир әгъзасы, техник фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр Академиясенең һәм Казан дәүләт университетының "Ясалма акыл проблемалары" исемле уртак лабораториясе мөдирШ Бер үк вакытта Казан университетының гамәли математика һәм кибернетика факультеты деканы урынбасары, шул ук уку йортының Информатика институты директоры урынбасары вазифаларын башкара. Аның фәнни тикшеренүләре ясалма акыл һәм педагогика яссылыгында алып барыла, аерым алганда, сәләтле балаларның социаль-психологик адаптациясе, компьютер технологиясе һәм математик лингвистика өлкәләренә карый. Нәкъ менә шушы өлкәләрдә ул фундаменталь һәм гамәли кулланышка керердәй ачышлар ясады да инде. Аның тарафыннан йөзләрчә гыйльми хезмәтләр, мәкаләләр язылып, аларның гомуми күләме 190 басма табактан артып китә.
Икенчедән, ул—республикада гына түгел, инде Рәсәй күләмендә танылып өлгергән "Сәләт" хәрәкәтен оештырып җибәрүче һәм аның даими җитәкчесе. 1994 елдан бирле "Сәләт"" лагерьларында фәннең теге яки бу өлкәсендә үзләрен күрсәтеп өлгергән меңнәрчә бала ял итте, белемен чарлады, иҗат оеткысын үстерү мөмкинлеге алды.
Өченчедән, ул—Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, җиде шигырь китабы авторы. Аз түгел бит!
Бу исемлекне дүртенчедән, бишенчедән, дип, әле байтак дәвам иттереп булыр иде. Чөнки каләмдәшебез Җәүдәтне без инде байтак аспирантларның, университет тәмамлаучы яшьләрнең диплом проектлары җитәкчесе буларак та, Россия Ясалма акыл ассоциациясе вице президенты буларак та, спорт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак та беләбез. Бер карыйсың, ул Казанда, университет аудиторияләрендә мәш килә, икенче карыйсың, янып-көеп сәләтле татар балаларының фестивален үткәреп йөри, өченче көнне кайдалыгы белән кызыксынсаң, ул* Мәскәүгә китеп барган булып чыга, тагын берничә көннән йомышың төшеп шылтыратасың, Италиягә йә башка берәр илгә фәнни конференциягә китте, дип җавап бирәләр. Кайчагында барысына да ничек өлгерә икән ул, дип баш чайкап шаккатырга гына кала. Хәер, артык шаккатасы юктыр да, чөнки максатчан һәм үз-үзенә таләпчән кеше күп нәрсәне булдыра ул. Теләгең һәм анык максат-ориентирларың, алны-ялны белми, көнне төнгә ялгап эшләү сәләтең генә булсын. Ә Җәүдәт Сөләйман исә нәкъ шундыйлардан.
Аның белән танышканчы, дуслашканчы, математиклар һәм физиклар, гомумән, техник фәннәр дөньясындагы кешеләр белән якыннан аралашкан булмаганлыктанмы, мин аларны, дөресен әйтим, ничектер башкачарак итеп күз алдына китерә идем. Фикер йөртү рәвеше тимер мантыйк кысаларына кертеп утыртылгандыр, чынбарлыкны күзаллаулары тимер-бетон субайлар сыман артык турыдыр, хис-тойгы, элпәдәй юка кичереш вә хыял дөньясы, мәхәббәт һәм нәфрәт чигендә тирбәлеп торучы хиссияте рухия да алар өчен ят бер нәрсәдер сыман тоела иде. Алар өчен барысы да анык, ачык һәм алар барысын да ниндидер гыйльми вә фәнни аксиомалар, теоремалар, гипотезалар белән аңлата алалардыр дип белә идем шикелле. Дөрес, ул дөнья кешеләренә кызыгу һәм соклану кебегрәк нәрсә дә бар-барын, әмма барыбер алар миңа кайсы яклары беләкдер урман кочагында үсеп утырган, таралмаган табигыйлеге белән матур куакны яисә ялгыз агачны түгел, ә яхшылап шомартылган, ышкыланган борысны хәтерләтә иде. Шулай иде... Гуманитарийлар хисчәнрәктер, табигыйрәктер, кайнаррактыр сыман тоела иде миңа.
Әмма 1996 елның җәендә булган бер вакыйга минем дөреслектән шактый ерак торган шушы сәер күзаллавымны пыран-заран китерде дә ташлады. Түбән Кама шәһәреннән ерак түгел урнашкан нарат урманында "Сәләт"нең чираттагы җәйге лагере эшләгән көннәр иде ул. Татарстанның барлык районнарыннан, күрше-тирә республикалардан һәм өлкәләрдән җыелган балаларга һәм яшьләргә белем бирергә Казан университетының яшь галимнәре: математиклар, кибернетиклар, татар филологиясе факультеты белгечләре килгән иде. Үзе белән ике улын алып килгән композитор Мәсгудә Шәмсетдинова "сәлкеш"ләргә татар легендалары, риваятьләре һәм ырымнары, музыка серләре турында сөйли, мин исә татар әдәбияты һәм гомумән татар дөньясы, ягъни "Татарика" дәресләре алып барам. "Сәлкеш" сүзен дә аңлатып китим әле, лагерьда балалар уйлап чыгарган бу яңа сүз "сәләтле кеше" дигәнне аңлата. Кыскасы, балалар белән үзебез дә бала-чага булып бетә яздык, алар белән аралашу һәр кешедә була торган ниндидер комплексларны кул белән алып ташлагандай юк итә икән. Мәсгудә белән без төшкә хәтле дәресләр бирәбез дә, өйләдән соң бүлмәләребезгә кереп бикләнәбез. Минем "Ишелеп төшкән бәхет" романын яза башлаган чак, һәр минут кадерле, һәр буш сәгатем яңа геройларымның язмышын тәфсилләп, уйланып үтә. Белгәнемчә, Мәсгудә дә тик ятмый, лагерь клубының рояль куелган бүлмәсеннән көне буе диярлек әллә нинди таныш булмаган аккордлар яңгырый. Димәк, ул да яза, иҗат итә. Рәхәт! Табигать кочагында яраткан кешеләрең арасында, яраткан эшең, күңелеңә якын шөгылең белән булаша алудан да кадерлерәк мизгелләр бар микән?! Көннәр уза, язып тутырылган битләр арта бара... Безнең ни эшләп утыруыбыз балаларга әйтелгән, бимазалаучы, борчучы юк. Хәер, аларның үз дөньясы, үз мәшәкатьләре, өлкәннәрдә артык гамьнәре юк та.
Язып утырам шулай, кинәт бүлмә ишегенә кемдер килеп бәрелде, таләпчән шакый башлады. Кем булыр икән? Ризасызлыгымны сиздермәскә тырышып ишекне ачып җибәрсәм, каршымда еш-еш сулап Мәсгудә басып тора. Минем авыз ачыш 8 ниндидер сүз әйтүемне дә көтеп тормастан, һич кенә дә каршы төшмәслек итеп ярып салды бу:
—Флүс, әйдә тизрәк, яңа көй тыңлатам, яңа көй яздым...
Гомер бакый сабыр, һәр сүз вә ымнан үзенә бер мәгънә таба белүче, тыныч холыклы Мәсгудәне алыштырып куйганнар диярлек иде. Иҗат кешесенең мондый халәтен аңлатып булмый, бары сизенеп кенә була торгандыр да. Сүзсез аңа иярдем.
...Рояль янына килеп утыруга композиторның күзләрендә нур кабынды, нечкә озын бармаклары салмак кына клавишалар өстендә бии башлады. Залны әле моңарчы беркайчан да ишетмәгән, киң яңгырашлы, бәгыреңнең үзәгенә кереп бөтәрләп алучы моңлы аһәң күмеп китте. Дулкынланудан карлыга төшкән тавыш белән Мәсгудә җырлый башлады:
Дәрьяларда ай-кояш бар, ай-кояш, 
"Дөньяларда ниләр бар?"—дип, кил, сораш. 
Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң, 
Әти, җаным, киңәшергә инде соң...
Белмим, әллә нишләп бала йоннарым кабарды, ирексездән күзләремә яшь тыгылды. Бу көйдә, бу сүзләрдә әллә нинди бетмәс бер моң, яшь аралаш кемгәдер эндәшергә омтылу, үкенү һәм чарасызлык ята иде кебек. Әнә шул моң бөтен кан тамырларыңа кереп тула да йөрәгеңне музыка белән бергә сулкылдарга мәҗбүр итә. Мин үземнең нарат урманы ешлыгына чумган ниндидер лагерьның клубында утыруымны да, янымда кемнәр, нәрсәләр барлыгын да оныттым, күңелем күптән вафат әтием белән сөйләшә, аңлаша, аннан киңәш сорый иде кебек.
Бу сәер халәттән Мәсгудәнең сүзләре аерды:
-Ничек? Ошадымы? Җәүдәт шигыренә бу,-диде ул ниндидер ят бер тавыш белән. Күрәсең, ул үзе дә мин кичергән хисләр дөньясыннан чыгып җитә алмаган иде әле.
Җавапка нәрсә әйткәнемне төгәл генә хәтерләмим, чөнки яңа көй авторының да күзләрендә җемелдәгән яшь бөртекләре тәмам тетрәндергән иде. Ә ул исә яңа сорау бирде:
-Әллә елагансың инде?—диде.—Чынлапмы!..
-Ирләр юри елый алмый...
Сүзсез дә аңлашып була торган шушы халәттә күпме утырганбыздыр, белмим, залга Җәүдәт Сөләйман килеп керде Һәм сәерсенеп безгә карап тора башлады.
Мәсгудә бер сүз дә әйтмәде, рояльгә иелде һәм инде миңа таныш, тетрәндергеч аккордлар тагын залны күмде, Мәсгудәбез исә безнең барлыгыбызны бөтенләй оныткандай җырлады да җырлады:
Минем янып-көюләрне ни басар? 
Безнең алда күрешүләр ни гасыр? 
Чишмә-судыр дигән идем бу дөнья, 
Юк, түгелдер көмеш агым, бу —дәрья.
Соңгы аккордлар яңгырады. Исемне җыеп залга яңадан күз салганда Җәүдәт стенага капланган һәм куллары белән таш стенаны төя-төя шсси иде. Җилкәләре калтырана. Мәсгудә белән без дә сүзсез идек. Олы ир кешене тетрәндергән көйнең аһәңнәре әле һаман күңелебезне сулкылдата иде бугай.
"Әй, дәрья, дәрья" дигән бу шигырьне Җәүдәт туган ягында, Чувашиянең Батыр районы Кызыл Чишмә авыл мәктәбендә озак еллар укытучы булып эшләгән, әле күптән түгел генә вафат булган кадерле әтисе истәлегенә язган иде.
Соңрак ул җырны мәшһүр җырчыбыз Хәйдәр Бигичев җырлап караган, радиостудиядә яздырырга да теләк белдергән иде, әмма иң соңгы мизгелдә баш тартты.
-"Әти, җаным, киңәшергә инде соң..."—дип җырлый алмыйм, минем әтием исән бит әле. Аңламас ул мине,—диде ул.
Ни кызганыч, халкыбызның Илһамнан кала икенче сандугачы булып танылган талантлы җырчы озак яши алмады, берничә елдан үзе дә бакый дөньяга күчте. Җырлаган, әмма яздырырга өлгермәгән җыры исә балаларына истәлек булып калды. Хәзер ул "Сәләт" лагерьларында җырлана, шул җырны искә төшергән саен мин кеше күңеленең төпсез дәрья икәненә ныграк ышана барам. Ул дәрьяга математик та, кибернетик та, шагыйрь дә, политик та, табиб та һәм... дөньядагы меңнәрчә-меңнәрчә башка һөнәр кешеләренең җан җылысы, кичерешләре, шатлык вә кайгылары сыйган. Кеше күңеле—төпсез дәрья шул!
..."Сәләт" лагерьларында кулга-кул тотынып эшләү, әдәбият мәйданында фикердәш вә аркадаш булу белән бергә, язмыш шаяруымы, безнең Аккош күлендәге дача йортларыбыз да Җәүдәт Сөләйман белән күршедә булып чыкты. Табигый, байтак кеше дачага ял итәргә, вакыт уздырырга килә. Атна буе тормыш мәшәкатьләреннән, эштәге ыгы-зыгыдан туйган кешенең бер бушанып аласы килү табигый хәл. Ә Җәүдәт Сөләйман дигән иптәшебез исә, дачага да эшләргә, иҗат итәргә, фәнни мәкаләләренең асылы хакында ялгыз калып уйланырга килә, дисәм, ялгышмамдыр кебек. Ничә тапкыр шаһит булганым бар, аның тәрәзәсендә төнге өчләргә кадәр ут сүнми. "Бераз язгалап, сызгалап утырдым әле",—ди ул икенче көнне очрашкач гадәти бер нәрсә турында сөйләгәндәй иттереп. Баксаң, үз-үзеңне аямый эшләү, куйган максатыңа үзеңне тулаем багышлый белү дә аның өчен гадәти бер хәл икән. Моны күпләр булдыра алмый, дип беләм.
Шагыйрьләр турында язу ифрат авыр эш. Чөнки кайчагында ике-өч юллык строфага да шагыйрь кешелек мең еллар буе уйланган, баш ваткан ниндидер бер проблеманың өстәмә төсмерен күзалларлык тирән мәгънә сала белә. Шагыйрь Сөләйманның тарих төпкелләренә чумарга омтылуы да юктан түгелдер. "Сөләйман әсәрләрендә ерак тарих—әкият түгел, ә бүгенге катлаулы нәрсәләрнең гасырлар-дәверләр катламы астында калган сукмакларын бүгенге шагыйрь күз нурлары белән капшап карау. Ул татар халкының Алтай якларына тоташкан тамырларында кан булып ага, уйлана, борчыла", дип яза Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Сөләйманның "Казык" исемле шигырь китабына язган кереш мәкаләсендә. Моның белән килешергә генә кала. Чөнки Җәүдәт Сөләйман бүгенге заман фәненең иң актуаль проблемаларын хәл итүдә үз юлын эзләү белән бергә, шигърияттә бүгенгене чал тарих белән тоташтыручы, онытылган, инде күздән югалган җепләрне табарга омтылучы диңгез гаувасы* да.
Ниндидер бер тантанада Татарстанның халык язучысы Гариф ага Ахунов юбилярны котлап бик мәгънәле сүзләр әйткән иде. Ялгышмасам, алар болайрак яңгырый:
Егерме яшендә егеткә көч керә,
Утыз яшендә егетнең кулыннан эш килә,
Кырык яшендә егеткә аң керә,
Илле яшендә егеткә дан килә.
Бу шигырьне искә төшерүем юктан түгел. Каләмдәшебез, үзенчәлекле язу эслүбенә ия шагыйрь, җитлеккән галим һәм эзләнүчән педагог Җәүдәт Сөләйманга март аенда илле яшь тула. Ул инде кеше тормышындагы барлык бу стадияләрне үтеп, җитлегү, җигелеп эшләү чорына кергән икән. Ә хезмәтең булса дан һәм мактау, замандашларыңның тануы да озак көттермәс. Хәер, ул бу танылуга инде бүген үк лаек булган сирәкләребезнең берседер дә.

Флүс ЛАТЫЙФИ
* Гаувас - чумып диңгездән энҗе-мәрҗән эзләүче.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013