|
Ирек Сабиров 1950нче елның 14 апрелендә Биектау районының Мәмдәл авылында укытучылар гаиләсендә туган. Күп балалы гаиләдә, китап тулы өйдә әти-әнисенә, апа-абыйларына ияреп, җырлап, рәсем ясап, шигырь язып, гармун уйнап үскән. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, Казан химия-технология институтына керә. Шигырьләре укыган елларында шул институтның күп тиражлы газетасында дөнья күреп тора.
Институттан соң, 1973 елда, Чиләбе өлкәсенә билгеләнеп, Еманжелинск шәһәренең “Сигнал” заводында эшли башлый. 1998нче елда, шунда баш инженер булып эшләгән урыныннан, шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары итеп күчерелә. Хәзерге көндә дә шул урында эшләп килә.
Уралда ул елларда татар матбугаты булмаганлыктан, И. Сабиров шигырьләрен рус телендә дә яза башлый. 1980нче еллар башыннан аның әсәрләре Чиләбе өлкәсе газет-журналларында күренә башлый. Шигърият белән беррәттән, публицистика өлкәсендә дә эшли. 2002нче елда Татарстан язучылар берлегенә, 2003нчедә - Русия язучылары союзына, 2004нче елда – Русия журналистлар союзына кабул ителә.
1988-елда Чиләбедә өлкә татар-башкорт культура үзәген оештыруда катнаша, 1989нчы елда үзенең Еманжелинск шәһәрендә татар һәм башкорт культурасы үзәген оештыра һәм күп еллар буе шуны җитәкләп килә. 1990нчы елда Салисә Гәрәева, Рөстәм Вәлиев, Рәшидә Сираҗиевалар белән бергә татар телендә “Дуслык” өлкә газетасын чыгаруны башлап җибәрүдә катнаша.
1997нче елдан Чиләбе өлкәсе татар Конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, 2004нче елдан – шул башкарма комитетта рәис урынбасары. Мифтахетдин Акмулла исемендәге өлкә татар һәм башкорт әдәби берләшмәсенең татар бүлеге һәм “Элегия” исемле рус әдәби берләшмәсе җитәкчесе.
1997-елдан татар һәм рус телләрендә 8 китабы дөнья күрде.
Шигырьләре Урал авторларының коллектив җыентыкларында да даими урын алып тора. 2002нче елда Бәләбәй шәһәрендә даими үткәрелә торган “Илһам чишмәләре” шигъри фестивале призёры булып танылды.
2005нче елда Икенче дәрәҗә “За заслуги перед Отечеством”
орденының медале белән бүләкләнде. 2008нче елда “Татарстан Республикасы Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
2006-елдан Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару Җыелышы каршындагы милли эшләр буенча Совет әгъзасы.
БИБЛИОГРАФИЯ
Люблю и верю. Стихи. – Челябинск: Газета, 1997.-80с. – 500. (на русск.яз.).
Яшим!.. Стихи. – Челябинск: Принт-Сервис, 1998. – 88с. – 500. (на тат.яз.).
Сезон клубники и зарниц. Стихи. – Челябинск: Околица, 1998. 120с. – 1000.(на русск.яз.).
Аваз. Рассказы и стихи. – Челябинск: ЕГТ, 1999. – 64с. – 500. (на тат.яз.).
Апрель. Избранное. – Еманжелинск: Дом печати, 2002. – 204с. – 1000. (на русск.яз.).
Тормыш яме. Стихи. – Еманжелинск: Дом печати, 2004. – 500.(на тат.яз.).
Манзара. Стихи. – Казань: Татарское книжное издательство, 2004. – 112с. – 1000.(на тат.яз.).
Предчувствую весну. Стихи. – Еманжелинск: Дом печати, 2008. – 1000.(на русском яз.).
Коллективные сборники:
От Урала до Невы. Сборник. – Челябинск: Книга, 2001. – 512с. – 500.
Чиләбе чишмәләре. Сборник произведений литобъединения им. Акмуллы. – Челябинск: ЗАО Челябинская межрайонная типография, 2002.- 96с. – 1000.
Знакомство. Сборник поэзии и прозы южноуральских литераторов. – Челябинск: ГОЦНТ, 2002. – 240с. – 1000.
Сөенче. Стихи тат.и башк.поэтов. – Челябинск: Полиграф-Мастер, 2003. – 96с. – 500.
Область вдохновения. Юбилейное издание в 2х томах. – Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 2003. – 448с+320с. – 1000.
Души частица. Сборник стихотворений еманжелинских поэтов. – Еманжелинск: ОГУП Еманжелинская городская типография, 2006. – 196с. - 1000.
Стихи и публицистика в журналах «Казан утлары», «Идел», «Мәйдан», «Агыйдел», «Сөембикә», «Южный Урал», газетах «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Сабантуй», «Кызыл таң», «Новая жизнь», «Возрождение Урала», «Дуслык», «Тыуган як», «Татар иле», «Йәшлек” и др.
Рецензии и вступительные статьи к сборникам и публикациям татарских, русских и башкирских литераторов Челябинской области.
О нём:
М.Гайнуллин. «Старость наступает, когда любовь кончается»:Юбилей поэта. – Южноуральская панорама, 2000, 8 июня.
М.Гарайшина. «Зыялылар – рухыбыз көзгесе». – Кызыл таң, 1996, 19 декабря.
Ч.Ахтямова. «Без Иреккә бардык». – «Мәдәни җомга», 2005,13 мая.
Ф.Ахметзянова. «Мин дә сибелгән татарның бер газиз баласы ла...». – Ватаным Татарстан, 2005, 6 мая.
Современный литературно-биобиблиографический справочник. – Челябинск: Издательский дом «Светунец», 2005. – 320с. – 500.
Әдипләребез/Наши писатели. Биобиблиографический сборник в 2х томах. – Казань: Татарское книжное издательство, 2009. – 752с.+736с. – 3000.
|