Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Рәдиф Сәгъди
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рәдиф Сәгъди

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р <= С => Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Җамалетдин Сабави Илгизәр Сабиров Ирек Сабиров Рөстәм Сабиров Сафа Сабиров Бибинур Сабирова Гөлнара Сабирова Ләлә Сабирова Рәшит Сабит Габделхәй Сабитов Ләйсән Сабитова Равил Сабыр Булат Садретдинов Ләйсәнә Садретдинова Г.-Халикъ Садри Мөхәммәт Садри Азат Садриев Фоат Садриев Лилия Садриева Сәрия Садрисламова Госман Садә Ким Садыйков Ришат САДЫЙКОВ Шиһабетдин Садыйков Зидә Садыйкова Нәсимә Садыйкова Сара Садыйкова Дауд Саксини-Сувари Айгөл СӘЛАХОВА Ибраһим Салахов Сәфәр бине Салих Данил Салихов Наил Салихов Һибәтулла Салихов Зәйфә САЛИХОВА Мәгъфүрә Саматова Әхмәд Сараи Мәхмүд Сараи Сәйф Сараи Хәсән Сарьян Әхмәт Саттар Гомәр Саттар-Мулилле Рәхим Саттар Маннур Саттаров Үзбәк Саттаров Альберт Сафин Гыймран Сафин Ленар САФИН Мансур Сафин Марат Сафин РАФАЭЛЬ САФИН Рәис Сафин Рәфыйк Сафин Факил Сафин Фәннур Сафин әйләгөл Сафина Лилия Сафина Мөнирә Сафина Нәҗибә Сафина Серафима Сафина Әхәт Cафиуллин Миңнур САФИУЛЛИН Фәндәс САФИУЛЛИН Юныс Сафиуллин Әминә Сафиуллина Фәвия Сафиуллина Флера Сафиуллина Суфиян Сафуанов Исмәгыйл Сафый Нур Сәед" Камил Сәгъдәтшин Рәдиф Сәгъди Илдус Сәгъдиев Әбрар Сәгыйди Гакыйл Сәгыйров Тәүфыйк Сәгыйтов Гүзәл Сәгыйтова Тәнзилә СӘГЫЙТОВА Габдрахман Сәгъди Мансур Сәгъдиев Ләйсән Сәгъдиева Рәзинә Сәетгәрәева Фатих Сәйфи-Казанлы Илшат Сәйфуллин Рубин Сәйфуллин Әсгать Сәлах Рифат Сәлах Лилия Сәлахетдинова Роберт СӘЛАХИЕВ Булат Сәлахов Резедә Сәләхова Габделнур Сәлим Мар. Сәлим Рафис Сәлим Айдар Сәлимгәрәев Римир Сәлимгәрәев Риф Салихов Камил Сәмигуллин Рәис Сәмигуллин Газизә Сәмитова Гөлфинә Сәрвәрова Сәмига Сәүбанова Мингазыйм Сәфәров Әхмәт Сәхапов Роза Сәхбетдинова Aйдар Сәхибҗанов Саяди (Кылыч бине Сәйяд) Рифат Сверигин Фатыйх Сибагатуллин Рафаэль Сибат Кадыйр Сибгат Айнур Сибгатуллин Мортаза Симити Әдхәт Синугыл Зөлфия Сираева Илсөяр Сираҗетдинова Искәндәр СИРАҖИ Дифгат Сирай Сирин Индус Сирматов Әлфия Ситдыйкова Фәридә Ситдикова Гариф Солтан Илгизәр Солтан Булат Солтанбәков Зәйни Солтанов Фәүзия Солтан Рауза Cолтанова Рита Солтанова Эльвира СOЛТАНОВА Г.Сөнгати Булат Сруров Айрат Суфиянов Рөстәм Сүлти <Җәүдәт Сөләйман Әнвәр Сөләйманов <Булат Сөләйманов Саҗидә Сөләйманова Максуд Сөндекле Фәрит Суфияров Сәгыйт Сүнчәләй
Рәдиф Сәгъди
Рәдиф Сәгъди (Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев) 1957 елның 17 июлендә Казан шәһәрендә туа. Балачак еллары әнисенең туган авылы – Кама Тамагы районының Балчыклы авылында үтә. 1964 елда шушы авылның башлангыч мәктәбенә укырга керә, бишенче сыйныфны күрше Иске Казиле авылы мәктәбендә тәмамлый. 1970 елда Рәдиф Сәгъди Казанның 113нче татар мәктәбендә (хәзерге 4нче татар гимназиясе) укуын дәвам итә. Бу чорда ул театр студиясенә йөри, баянда уйнарга өйрәнә, ныклап спорт белән шөгыльләнә. 1975 елда бокс буенча 1 разряд нормасын, кышкы күптөрлелек буенча спорт мастеры нормасын үти. 1974 елны Рәдиф Сәгъди Казан театр училищесына укырга керә. Бу елларда ул шаян шигырьләр, поэмалар иҗат итә. 1976-1978 елларда, укуыннан аерылып, армиядә хезмәт итә. 1978-1981 елларда, училищены тәмамлап, театр актеры дигән дипломны ала һәм Әлмәт драма театрына эшләргә китә. Ике елдан соң әдип, Казанга кайтып, төзелештә мастер-бригадир булып эшли. 1984 елда ул К.Тинчурин театрына актер булып әйләнеп кайта. 1986-1992 елларда Рәдиф Сәгъди Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында белем ала.

Университетта уку дәверендә Рәдиф Сәгъди ныклап әдәби әсәрләр иҗат итү белән шөгыльләнә башлый. Аның “Әллә язмыш, әллә ялгыш” (1988) моңсу драмасы, “Финленди дә рәхәт ди” (1989) комедиясе, “Мөҗбирнең күккә ашуы” (1990) хыялый драмасы язылып, төрле театр сәхнәләрендә дөнья күрә башлый. Мәсәлән, “Финленди дә рәхәт ди” комедиясе Чаллы драма театрының репертуарында лаеклы урынын алды. Әдипне драматург буларак таныткан әсәрләрнең берсе – “Сынган беләзек” (1994) мелодрамасы – К.Тинчурин театрында куелды. Бөек Ватан сугышы темасына багышланган пьесада сәяси һәм иҗтимагый проблемалар туган җиренә әйләнеп кайта алмаган солдатның психологик кичерешләре яссылыгында тапшырыла.

Р.Сәгъдинең образларга, хис-кичерешләргә бай булган әлеге мелодрамасы Бөек Ватан сугышын яңа ноктадан яктырткан әсәрләрнең берсе булды. 1998 елда язылган һәм К.Тинчурин театрында сәхнәләштерелгән “Яз галәмәте” комедиясе авторга яңадан уңыш китерде. Тарихи темага багышланган “Ирләр яуга киткәндә” (2002) тарихи драмасы “Мәйдан” журналы битләрендә басылып чыкты.

Р.Сәгъди балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат итүче драматург буларак та билгеле. Аның “Баһадирның бәхете” (1992) һәм “Баһадурның яңа дуслары” (1993) әкият-пьесалары К.Тинчурин театрында уңыш белән бардылар. Тамашачылар күңеленә хуш килгән “Гүзәл аппаксылу” (2001) һәм “Иске курчакларда Яңа ел” әкият-пьесалары Татар яшьләр театрында сәхнәләштерелде.

Р.Сәгъди повесть һәм роман жанрларында да иҗат итә. Аның “Канга буялган алтыннар”(1990), “Гаилә сурәте” (1992), “Кыйммәтле хезмәт”(1993), “Алло, хәлләр ничек?”(1999) детектив повестьлары, “Адашканнар”(1996) фантастик повесте, “Көтмәгәндә, ниһаять” (1994) детектив романы, “Ике кояшлы дөнья” (2001-2002) фантастик романы “Идел” журналы битләрендә дөнья күрде. 2003 елда әдипнең “Канга буялган алтыннар” исемле роман һәм повестларь җыентыгы басылды.

Р.Сәгъдинең күпсанлы әкиятләре, публицистик мәкаләләре басылды. Әдип “Киләм, дидең, килмәдең”, “Сау бул, Казан”, “Гүзәл Кама Тамагы”, “Лаешым”, “Кайттым, бәхетле ит әле” һ.б. җырлар авторы буларак та танылды.

2005 елда Р.Сәгъдигә “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелде. 2005 елда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы аңа “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” медален тапшырды.

Ул – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Belem.ru




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013