|
Фәрит Суфияр улы Суфияров Башкортстан Республикасының Яңавыл районы Исәнбай авылында 1939 елның 20 октяберендә туа. Мәктәптә укыган чагында тәүге шигырьләре район газетасында басыла. Ә аннан соң әсәрләре республика басмаларында дөнья күрә. Аның Башкортстан китап нәшриятында күп кенә шигырьләр җыентыгы чыкты. Фәрит Суфияров 1970 елдан алып Яңавылдагы "Замандаш" әдәби берләшмәсенең җитәкчесе булды. Хәзер ул – Башкортстан Язучылар берлегенең Яңавыл оешмасы сәркатибе.
"Ватаным Татарстан".
Могҗиза көтә күңел
Көтсәм кайтыр кешеләрем дә юк.
Киткән алар бар да кайтмаска.
Алар өчен кояш мәңге чыкмас,
Таңнар да бит тиеш атмаска.
Яшәү кануннарын белсәм дә мин,
Бер могҗиза көтә күңелем.
Сагыш ташып, йөрәгемә сыймый,
Шампан шәрабы күк түгелде.
Таулар гына өнсез горур булып,
Бөркет сыман җыйган канатын.
Каен үскән кабер өсләрендә,
Моңсу башын иеп тора тын.
Киң галәмдә үз урыным да бар.
Мең кичереш белән күзлимен.
Вакыт агышлары юып алган,
Бер юаныч җанга эзлимен.
Көткән кешеләрем дуслар булса,
Күзләремдә сүнмәс кояшым.
Шигем бетәр, куркуым да калмас,
Көч-ышаныч барын тоясың.
Ашыкмагыз хөкем кылырга
Ирләр бәгыре дә таш түгел бит,
Тел тидермик алар халкына.
Гел бер төсле генә яшәп булмый,
Тоташ тормый дөнья ак кына.
Давыл купса, диңгез шауласа да,
Тәңгәл килә ирләр холкына.
Каны белән түли кызганмыйча,
Сатулашып тормый хакына.
Чәчкә бәйләме дә тота белә,
Ирләр кулы тота балта да.
Ташып торган дәрья суын кичә,
Күбәләктәй көйри утта да.
Ирләр күкрәгенә сыеналар,
Шыкланалар алар шыгына.
Гел гаепкә генә янсармагыз,
Күрә белең көлгән чагын да.
Шаһит булып тора аңа чорлар,
Сыналалар ирләр тормышта.
Заман таләбенә төгәл килеп,
Чыныккандыр утта корыч та.
Кыюлыкка ирләр омтылалар,
Ашыкмагыз хөкем ясарга.
Илем күген, иминлекне яклый,
Лачын кебек әзер очарга.
Хәйран калып йөрим
Мин бу хәлгә хәйран калып йөрим,
Уй-хисләрем җитми ничек тә.
Яңа көн тудисә шомлы хәбәр
Тәүдә шакый килеп ишеккә.
Яңа гасырга бит аяк бастык,
Миллион еллар яши кешелек.
Кыргыйларча нигә кыланабыз,
Сәбәбенә булмый төшенеп.
Дөнья тулы гамьсез җаннар белән,
Имансызлар арта көн аша.
Наркоманнар, фахишәләр – бар да
Шөһрәтләнә, кыла тамаша.
Урамнарда киллер кеше аулый,
Шикләнми дә карак йорт баса.
Тормыш яме, коты китмәс иде,
Кешеләргә чирләр йокмаса.
Җыен хәшәрәт эт тормышын хуплый,
Үз кадерен генә җибәрә.
Барысын да бергә яшен атмый,
Җир дә йотмый, ахры, җирәнә.
Кешеләргә булсын кирәгем
Борчуларым бетеп торганы юк,
Олы өмет белән яшимен.
Ходай белер әгәр гөнаһ кылсам,
Кешеләрдән һич тә яшермим.
Урлашмадым, кеше таламадым,
Тапканнарым – хезмәт җимешем.
Шаһит булсын кулга йөкләп алган,
Илгә багышланган бар эшем.
Тәүбә итәм, кыңгыр эштән куркам,
Мин йөземә кара якмадым.
Кимсетелә кеше хаксызлыктан,
Авыр хәлгә тарыгач якладым.
Изге теләктәмен, дога кылам,
Җиргә орыла башым, маңгаем.
Битарафлык инде күрсәт дисәм,
Каһәр укыр халкым, мөгаен.
Намусыңны саклыйм тап төшерми,
Хезмәт бары яшәү терәгем.
Мин башымны горур йөретермен,
Кешеләргә булса кирәгем.
Яшәвемне раслыйм
Җир шикелле кинәт тетрәп куям,
Йон йомгагы булып сүтеләм.
Бу тормышта яшәвемне раслап,
Дәгъвалашам, кайчак үтенәм.
Эчкән суларымның тәме бетте,
Авыр итеп сулыйм һавасын.
Нинди фаҗигале хәлгә җиттек,
Афәт яный адәм баласын.
Таркалганда атомнарың шартлап,
Дәрья сыман чайкый җирләрне.
Галәм капкаларын кагып килә,
Давыл юллап, йолдыз җилләре.
Заман чире бер дә читләп үтми,
Һәр кешегә килеп кагыла.
Икмәгеннән, эчкән суларымнан
Нитрат керә минем каныма.
Игенчеләр көткән көн
Күк астында
Аккошлар кебек тезелеп
Ак каеннар тора бөредә.
Җирне япкан
Бәрхет кебек күренә
Яшел уҗым басу түрендә.
Гүзәл күренеш:
Дулкын-дулкын
Буразналар үтә сузылып.
Нинди серле көчләр белән
Алсу таңнар атты сызылып.
Мин кызыгып карыйм
Зәңгәр күккә, зәңгәр күзләргә.
Карашларым
Нигә уйчанлана,
Уйчан кеше саран сүзләргә.
Иген кыры
Үзенә дәшеп тора,
Йөгереп килер төсле каршыма.
Тургай җыры, мотор гөрелтесе,
Өн-авазлар бергә кушыла.
Кояш назлый,
Көлтә-көлтә нурлар агыла,
Үлән өсләрендә чык ята.
Бар табигать кенә түгел,
Бар кешелек
Хезмәтенә мәшгуль чынлыкта.
Иртә белән тракторлар гөрли,
Ал байраклар элгәч күк чите.
Көнне төнгә бәйли торган
Игенчеләр көткән көн җитте.
Кулымда тормыш тезгене
Кулым белән кош тотарга йөрдем,
Йолдызларны күктән чүпләдем.
Егәрлегем җитә, дәртем таша,
Йөгереп үтәм вакыт чикләрен.
Урал бөркетенә мин тиңләшәм,
Кыяларның мендем очына.
Юлда урап узам киртәләрне,
Галәм капкалары ачыла.
Үз кулымда тотам җибәрмичә,
Ычкынмады тормыш тезгене.
Күкрәүләргә, яшьнәүләргә тиңлим
Гомеремнең гүзәл мизгелен.
Ашыктыра вакыт, кабаланам,
Бар тарафка карап кул сузам.
Илләр гизәм, диңгезләрне кичәм,
Коры килеш чыгам мин судан.
Максат куям, ихтыярым җитә,
Теләгемә күп чак ирештем.
Аптырашта калмыйм икеләнеп,
Җаен табам белеп һәр эшнең.
Агачларга үрли сабырлык
Оеп кына, тынып кына тормый,
Агачларга үрли сарылык.
Табигать, бер мизгелгә генә
Җитсә икән сиңа сабырлык.
Җанга рәхәт алсу таң елмайса,
Күктә балкып көлсә кояшың.
Җирнең назлы барлык чәчкәләре,
Сыйдыралмас аны кочагым.
Ачы җиле, салкын кыраулары,
Йөрәк тетрәр бер үк тимәсен.
Күкрәп яусын ләйсән яңгырлары,
Мин саклаган гөлләр шиңмәсен.
Аккошларны озатып калыр тиздән,
Башын иеп күлләр камышы.
Хушлашырга вакыт җитә икән,
Ишетелә казлар тавышы.
Мәшәкатьләр артып торган саен,
Кысык тоела тагын бер җәем.
Гомер узып бара, вакыт җитми,
Гел кисәтә табып үз җаен.
Офык читләренә шәфәкъ йөгерә,
Учак дөрли сыман күренә.
Сары көзең килеп малайлар күк
Агач башларына үрелә.
Таулар гына очрашмый
Таулар белән тау гына очрашмый,
Кеше белән кеше күрешә.
Максат куеп җирдә яшәгәндә,
Теләгенә күпләр ирешә.
Максатыма мин дә ирешермен,
Хат-хәбәрләр сиңа юлладым.
Гел керәсең, төшләремдә күрәм.
Очрашырга булсын, юрадым.
Яшьлек еллары да ерак калды.
Адаштырды тормыш сукмагы.
Истән чыкмый бергә узган көннәр,
Якты хатирәләр сакланды.
Еллар саны, вакыт яңгыры да
Сүндермәде сөю утларын.
Язмышыммы, әллә күрәчәкме –
Акланырга сәбәп тапмадым.
Утлар, сулар кичеп сиңа барам,
Очрашырга иде теләгем.
Күрешмичә, сөйләшмичә калсам,
Тынычланмас ярсу йөрәгем.
Офыкларга төште кояш
Галәм түреннән үк кояш төшеп,
Офык читләрендә күз кысты.
Үз оясын эзләп очып китте,
Карап калдым бары бу кошны.
Агачлардан төшкән сыек шәүлә
Бер мизгелдә кинәт каралды.
Ялап алды бөтен тирә-юньне,
Саргылт шәфәкъ нуры таралды.
Миллион еллар кояш хозурына
Җан иясе калмый битараф.
Тылсым көчен кабат күрсәтәсең,
Йокыларга талыр һәр тараф.
Шәфәкъ нуры төште йөзләремә,
Алсулатты мине, кызартты.
Еллар кочагына тагын бер көн
Күңел моңсуланып озатты.
Таң сузылса, шәфәкъ балкыса да,
Мәрхәмәте аның ни хәтле.
Бар назыннан мәңге мәхрүм итми,
Җир анама кояш рәхмәтле.
Мин арыдым
Мин арыдым, көче калмый кулның,
Йокы тапмый төнлә сызланам.
И чибәр кыз, сиңа бар да кызык,
Яшьлек күкрәүләрең узмаган.
Синең күзләр нурлар чәчеп балкый,
Иңнәреңдә чәчең толымы.
Мин, ир заты, сизмичә дә калдым,
Күңелләрем сиңа табынды.
Салкын җилләр сиңа кагылмаган,
Тормыш йөген сиңа салмаган.
Күпне күреп нужа кичердем мин,
Кара чәчләрем дә чалланган.
Көзге алдына килеп бастың да син,
Үз-үзеңә карап сокландың.
Эссе чакта син күләгә таптың,
Салкын булса, көнгә чыкмадың.
Син көләсең, бер дә борчылмыйсың,
Тормыш сынауларың узмаган.
Минем кебек беркайчан да синең
Йөрәк-бәгырьләрең сызмаган.
"Ватаным Татарстан"
|