Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Суфиян Сафуанов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Суфиян Сафуанов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р <= С => Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Җамалетдин Сабави Илгизәр Сабиров Ирек Сабиров Рөстәм Сабиров Сафа Сабиров Бибинур Сабирова Гөлнара Сабирова Ләлә Сабирова Рәшит Сабит Габделхәй Сабитов Ләйсән Сабитова Равил Сабыр Булат Садретдинов Ләйсәнә Садретдинова Г.-Халикъ Садри Мөхәммәт Садри Азат Садриев Фоат Садриев Лилия Садриева Сәрия Садрисламова Госман Садә Ким Садыйков Ришат САДЫЙКОВ Шиһабетдин Садыйков Зидә Садыйкова Нәсимә Садыйкова Дауд Саксини-Сувари Айгөл СӘЛАХОВА Ибраһим Салахов Сәфәр бине Салих Данил Салихов Наил Салихов Һибәтулла Салихов Зәйфә САЛИХОВА Мәгъфүрә Саматова Әхмәд Сараи Мәхмүд Сараи Сәйф Сараи Хәсән Сарьян Әхмәт Саттар Гомәр Саттар-Мулилле Рәхим Саттар Маннур Саттаров Үзбәк Саттаров Альберт Сафин Гыймран Сафин Ленар САФИН Мансур Сафин Марат Сафин РАФАЭЛЬ САФИН Рәис Сафин Рәфыйк Сафин Факил Сафин Фәннур Сафин әйләгөл Сафина Лилия Сафина Мөнирә Сафина Нәҗибә Сафина Серафима Сафина Әхәт Cафиуллин Миңнур САФИУЛЛИН Фәндәс САФИУЛЛИН Юныс Сафиуллин Әминә Сафиуллина Фәвия Сафиуллина Флера Сафиуллина Суфиян Сафуанов Исмәгыйл Сафый Нур Сәед" Камил Сәгъдәтшин Рәдиф Сәгъди Илдус Сәгъдиев Әбрар Сәгыйди Гакыйл Сәгыйров Тәүфыйк Сәгыйтов Гүзәл Сәгыйтова Тәнзилә СӘГЫЙТОВА Габдрахман Сәгъди Мансур Сәгъдиев Ләйсән Сәгъдиева Рәзинә Сәетгәрәева Фатих Сәйфи-Казанлы Илшат Сәйфуллин Рубин Сәйфуллин Әсгать Сәлах Рифат Сәлах Лилия Сәлахетдинова Роберт СӘЛАХИЕВ Булат Сәлахов Резедә Сәләхова Габделнур Сәлим Мар. Сәлим Рафис Сәлим Айдар Сәлимгәрәев Римир Сәлимгәрәев Риф Салихов Камил Сәмигуллин Рәис Сәмигуллин Газизә Сәмитова Гөлфинә Сәрвәрова Сәмига Сәүбанова Мингазыйм Сәфәров Әхмәт Сәхапов Роза Сәхбетдинова Aйдар Сәхибҗанов Саяди (Кылыч бине Сәйяд) Рифат Сверигин Фатыйх Сибагатуллин Рафаэль Сибат Кадыйр Сибгат Айнур Сибгатуллин Мортаза Симити Әдхәт Синугыл Зөлфия Сираева Илсөяр Сираҗетдинова Искәндәр СИРАҖИ Дифгат Сирай Сирин Индус Сирматов Әлфия Ситдыйкова Фәридә Ситдикова Гариф Солтан Илгизәр Солтан Булат Солтанбәков Зәйни Солтанов Фәүзия Солтан Рауза Cолтанова Рита Солтанова Эльвира СOЛТАНОВА Г.Сөнгати Булат Сруров Айрат Суфиянов Рөстәм Сүлти <Җәүдәт Сөләйман Әнвәр Сөләйманов <Булат Сөләйманов Саҗидә Сөләйманова Максуд Сөндекле Фәрит Суфияров Сәгыйт Сүнчәләй
Суфиян Сафуанов

(1934-2009)

Башкортстандагы күренекле татар галиме, филология фәннәре докторы, профессор Суфиян Сафуанов үзенең күркәм юбилеен билгели - 3 октябрь көнне 75 яшь тулды аңа. Шушы уңайдан 6 октябрь көнне туган ягы – Туймазы районында аны хөрмәтләү чарасы – юбилей кичәсе үтте.
Суфиян Сафуанов Башкортстанда яшәп татарга да, башкортка да бердәй җимешле хезмәт иткән татар галимнәренең берсе. Төрки тамырдан булган шушы ике халыкның әдәбиятын, аларның атаклы әдипләренең әсәрләрен өйрәнүгә бар гомерен багышлады ул.
Башкортстанның Туймазы районындагы Бикмәт авылында туып үскән Суфиян, мәктәпне тәмамлагач, башта Бөгелмә педагогия училищесында укый. Аннан соң, 1950-1954 елларда, Казан дәүләт педагогия институтында, Хисам Камалов, Илдар Юзеев, Суфиян Поварисов, Ләбиб Айтуганов кебек билгеле шәхесләр белән бергә, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Шул елларда ук әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә ул.
Студент елларында ук фәнгә ныклы тартылган егет институтта аспирантурада укырга кала. Ә 1957 елда Уфага кайтып, СССР Фәннәр академиясенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр булып хезмәт юлын башлый. 1960 елда яшь галимнең “Али Карнай. Тормыш һәм иҗат юлы” исемле беренче монографиясе бысылып чыга. 1962 елда С. Сафуанов кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый.
Суфиян Гаяз улы 1952 елдан башлап әдәби тәнкыйть белән җитди шөгыльләнә башлый. Башкортстан һәм Татарстан матбугатында әдәбият тарихы, әдәби бәйләнешләр, заман прозасы хакында һәрдаим мәкаләләре басылып тора аның. 1966 елда Суфиян Сафуанов Башкортстан сүз осталарының Г. Тукайга багышланган әсәрләре, алардан өзекләр тупланган “Тукай Башкортстанда” дигән җыентык чыгарды. Аннан соң да танылган галимнең дистәдән артык китабы, төрле монографияләре дөнья күрде.
Фән өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен, С. Сафуанов “Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек булды. 1963 елдан Язучылар берлеге әгъзасы буларак, иҗади оешманың эшчәнлегендә дә актив катнашып килде ул. Бүгенге көндә БР Язучылар берлеге каршындагы татар язучылары берләшмәсе идарәсе әгъзасы да Суфиян ага.
Бу көннәрдә Башкортстан матбугатында Суфиян Гаяз улы Суфияновның юбилее уңаеннан мәкаләләр басылып тора. “Кызыл таң” газетасының соңгы санында Татарстанның танылган галиме Фәнис Исламовның да юбилярга багышлаган язмасы дөнья күрде. “Әдәбиятларның үзара багланышын өйрәнүче” дип аталган бу мәкаләсендә автор Суфиян Сафуановның гыйльми эшчәнлегенә югары бәя бирә.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013