Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Габдрахман Сәгъди
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Габдрахман Сәгъди

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р <= С => Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Җамалетдин Сабави Илгизәр Сабиров Ирек Сабиров Рөстәм Сабиров Сафа Сабиров Бибинур Сабирова Гөлнара Сабирова Ләлә Сабирова Рәшит Сабит Габделхәй Сабитов Ләйсән Сабитова Равил Сабыр Булат Садретдинов Ләйсәнә Садретдинова Г.-Халикъ Садри Мөхәммәт Садри Азат Садриев Фоат Садриев Лилия Садриева Сәрия Садрисламова Госман Садә Ким Садыйков Ришат САДЫЙКОВ Шиһабетдин Садыйков Зидә Садыйкова Нәсимә Садыйкова Сара Садыйкова Дауд Саксини-Сувари Айгөл СӘЛАХОВА Ибраһим Салахов Сәфәр бине Салих Данил Салихов Наил Салихов Һибәтулла Салихов Зәйфә САЛИХОВА Мәгъфүрә Саматова Әхмәд Сараи Мәхмүд Сараи Сәйф Сараи Хәсән Сарьян Әхмәт Саттар Гомәр Саттар-Мулилле Рәхим Саттар Маннур Саттаров Үзбәк Саттаров Альберт Сафин Гыймран Сафин Ленар САФИН Мансур Сафин Марат Сафин РАФАЭЛЬ САФИН Рәис Сафин Рәфыйк Сафин Факил Сафин Фәннур Сафин әйләгөл Сафина Лилия Сафина Мөнирә Сафина Нәҗибә Сафина Серафима Сафина Әхәт Cафиуллин Миңнур САФИУЛЛИН Фәндәс САФИУЛЛИН Юныс Сафиуллин Әминә Сафиуллина Фәвия Сафиуллина Флера Сафиуллина Суфиян Сафуанов Исмәгыйл Сафый Нур Сәед" Камил Сәгъдәтшин Рәдиф Сәгъди Илдус Сәгъдиев Әбрар Сәгыйди Гакыйл Сәгыйров Тәүфыйк Сәгыйтов Гүзәл Сәгыйтова Тәнзилә СӘГЫЙТОВА Габдрахман Сәгъди Мансур Сәгъдиев Ләйсән Сәгъдиева Рәзинә Сәетгәрәева Фатих Сәйфи-Казанлы Илшат Сәйфуллин Рубин Сәйфуллин Әсгать Сәлах Рифат Сәлах Лилия Сәлахетдинова Роберт СӘЛАХИЕВ Булат Сәлахов Резедә Сәләхова Габделнур Сәлим Мар. Сәлим Рафис Сәлим Айдар Сәлимгәрәев Римир Сәлимгәрәев Риф Салихов Камил Сәмигуллин Рәис Сәмигуллин Газизә Сәмитова Гөлфинә Сәрвәрова Сәмига Сәүбанова Мингазыйм Сәфәров Әхмәт Сәхапов Роза Сәхбетдинова Aйдар Сәхибҗанов Саяди (Кылыч бине Сәйяд) Рифат Сверигин Фатыйх Сибагатуллин Рафаэль Сибат Кадыйр Сибгат Айнур Сибгатуллин Мортаза Симити Әдхәт Синугыл Зөлфия Сираева Илсөяр Сираҗетдинова Искәндәр СИРАҖИ Дифгат Сирай Сирин Индус Сирматов Әлфия Ситдыйкова Фәридә Ситдикова Гариф Солтан Илгизәр Солтан Булат Солтанбәков Зәйни Солтанов Фәүзия Солтан Рауза Cолтанова Рита Солтанова Эльвира СOЛТАНОВА Г.Сөнгати Булат Сруров Айрат Суфиянов Рөстәм Сүлти <Җәүдәт Сөләйман Әнвәр Сөләйманов <Булат Сөләйманов Саҗидә Сөләйманова Максуд Сөндекле Фәрит Суфияров Сәгыйт Сүнчәләй
Габдрахман Сәгъди

(1889-1956)

Егерменче еллардагы әдәби хәрәкәттә актив катнашкан һәм татар совет әдәби тәнкыйте формалашуга җитди өлеш керткән күренекле тәнкыйтьче, әдәбият галиме, филолог һәм педагог Габдрахман Сәгъди (Габдрахман Гайнан улы Сәгъдиев) 1889 елның 14 (иске стиль белән — 26) мартында элекке Уфа губернасы Златоуст өязе Тайми авылында мөдәррис гаиләсендә туа. 1902—1906 елларда Троицк мәдрәсәсендә укый, анда гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә, Көнчыгыш халыклары тарихы, философиясе белән кызыксына. Мәдрәсәне тәмамлагач, туган якларында ике ел мөгаллимлек итә. 1908—1911 елларда Истамбул дарел-мөгаллиминдә (университетында) укып кайткач, Февраль революциясенә кадәр Урта Азия һәм Эчке Россия шәһәрләрендә (Актүбә, Алма-Ата, Екатеринбург, Иргиз, Бөгелмә һ. б.) балалар укыта. Әдәби-педагогик иҗат эшчәнлеген дә ул шул чорда башлап җибәрә: 1910 елда «Шура» журналында яшь әдип-мөгаллимнең «Әдәбиятыбызны мәдрәсәләрдә укыту» исемле беренче методик мәкаләсе дөнья күрә. 1911 елда Уфада «Кавагыйде әдәбият» («Әдәбият кагыйдәләре»), 1912 елда Оренбургта «Әдәбият ысуллары» дигән хезмәтләре аерым китап булып басылып чыга. Авторның татар телен өйрәнү һәм укытуга караган «Татар сарфы» («Татар теле морфологиясе», Казан, 1913), «Телебезнең нәхүе» («Телебезнең синтаксисы», Казан, 1914), «Мөкәммәл сарыф вә нәхү» (Казан, 1915) исемле хезмәтләре һәм 1912— 1915 еллар арасында «Шура» журналында басылган күп санлы мәкаләләре дә үз вакытында зур кызыксыну уяталар.
Бөек Октябрь революциясен Г. Сәгъди Бөгелмә шәһәрендә каршылый һәм Совет властеның беренче көннәреннән үк яңа татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү эшенә якыннан катнаша башлый: Бөгелмәдәге дүрт-еллык татар-башкорт педагогия курсларында мөдир, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, «Якты юл» исемле төбәк газетасына актив языша.
1921—1925 елларда Г. Сәгъди Ташкентта яши һәм төрки халыклары өчен ачылган Шәрекъ мәгариф институтында, рабфакларда һәм Урта Азия дәүләт университетында (САГУ) тел-әдәбият укыта. Бер үк вакытта ул үзбәк, казакъ, төркмән һәм татар телләрендә чыга торган газета-журналларда төрки әдәбиятлар тарихына караган күп санлы әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен бастыра.
1925 елның көзендә Татарстан Мәгариф комиссариаты Г. Сәгъдине Казанга чакырып ала. 1925—1930 еллар арасында ул башта Татар коммунистлар университетында, аннары Көнчыгыш педагогия институтында татар теле Һәм әдәбияты укыта, доцент (1927), профессор (1929) дәрәҗәсен ала. Hәкъ шул елларда тәнкыйтьче-галимнең әдәбият тарихын һәм агымдагы әдәби күренешләрне марксизм методологиясе нигезләренә куеп тикшергән «Гатар әдәбияты тарихы» (1926), «Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты» (1930), «Символизм турында» (1932) исемле китаплары һәм Октябрьның сигез елы эчендә татар әдәбияты» (1925), «Татар театр әдәбияты Һәм аның үсү тарихы» (1926), «Әдәбиятны җәмгыять белеме белән баглау» (1926), «Әдәбият укыту тәҗрибәсе» (1926), «Фатих Әмирхан» (192б), «Сәгыйть Рәмиев нинди вәзеннәрдә һәм ничек язды» (1927), «Безнең юл»да әдәби-гыйльми тикшеренүләр, тәнкыйтьләр» (1927), «Татар пролетариатының беренче әдибе —Г. Коләхметов» (1927), «Кандалый турында», «Борынгы дәвер татар әдәбиятыннан яңа материаллар» (Мәүла Колый иҗаты турында, 1927), «Бездә әдәби тәнкыйть» (1927), «Галимҗан Ибраһимов һәм аның әдәби иҗаты» (1928) кебек мәкаләләре басылып чыга. Бу хезмәтләр үзләренең бай фактик материалы, иҗтимагый-әдәби процесслар-аерым язучыларның иҗатына бирелгән тәфсилле анализлары һәм, ниһаять, теоретик яктан шактый нигезле нәтиҗәләре белән әле дә әһәмиятләрен югалтмаганнар һәм татар әдәбияты тарихчылары өчен кыйммәтле чыганак ролен үтиләр.
1930 елда Г. Сәгъди яңадан Үзбәкстанга китә һәм 1932 елга кадәр Сәмәрканд шәһәрендәге Үзбәк Педагогия академиясендә (соңыннан — Үзбәк дәүләт университеты) эшли, анда үзбәк теле һәм әдәбияты кафедрасын ачу һәм юлга салу буенча зур эш башкара. 1932 елда Үзбәкстан ССР Мәгариф комиссариаты карары нигезендә Г. Сәгъди Ташкентка күчә һәм педагогия институтында укыта. 1937—1941 һәм 1952—1956 елларда ул Сәмәркандтагы Үзбәк дәүләт университетының, ә 1941—1952 елларда Ташкенттагы Урта Азия дәүләт университетының үзбәк әдәбияты кафедрасы профессоры булып эшли. 1949 елда «Нәвои иҗаты — үзбәк классик әдәбиятының югарыгы этабы» исемле хезмәте нигезендә докторлык диссертациясе яклый. Галимнең бу еллардагы әдәби-гыйльми эшчәнлеге башлыча үзбәк әдәбияты тарихың өйрәнү һәм пропагандалау юнәлешендә бара. Фән һәм педагогия өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул 1946 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Габдрахман Сәгъди 1956 елның 6 ноябрендә Сәмәрканд шәһәрендә вафат була.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013