Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Рифат Сәлаx
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рифат Сәлаx

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р <= С => Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Җамалетдин Сабави Илгизәр Сабиров Ирек Сабиров Рөстәм Сабиров Сафа Сабиров Бибинур Сабирова Гөлнара Сабирова Ләлә Сабирова Рәшит Сабит Габделхәй Сабитов Ләйсән Сабитова Равил Сабыр Булат Садретдинов Ләйсәнә Садретдинова Г.-Халикъ Садри Мөхәммәт Садри Азат Садриев Фоат Садриев Лилия Садриева Сәрия Садрисламова Госман Садә Ким Садыйков Ришат САДЫЙКОВ Шиһабетдин Садыйков Зидә Садыйкова Нәсимә Садыйкова Сара Садыйкова Дауд Саксини-Сувари Айгөл СӘЛАХОВА Ибраһим Салахов Сәфәр бине Салих Данил Салихов Наил Салихов Һибәтулла Салихов Зәйфә САЛИХОВА Мәгъфүрә Саматова Әхмәд Сараи Мәхмүд Сараи Сәйф Сараи Хәсән Сарьян Әхмәт Саттар Гомәр Саттар-Мулилле Рәхим Саттар Маннур Саттаров Үзбәк Саттаров Альберт Сафин Гыймран Сафин Ленар САФИН Мансур Сафин Марат Сафин РАФАЭЛЬ САФИН Рәис Сафин Рәфыйк Сафин Факил Сафин Фәннур Сафин әйләгөл Сафина Лилия Сафина Мөнирә Сафина Нәҗибә Сафина Серафима Сафина Әхәт Cафиуллин Миңнур САФИУЛЛИН Фәндәс САФИУЛЛИН Юныс Сафиуллин Әминә Сафиуллина Фәвия Сафиуллина Флера Сафиуллина Суфиян Сафуанов Исмәгыйл Сафый Нур Сәед" Камил Сәгъдәтшин Рәдиф Сәгъди Илдус Сәгъдиев Әбрар Сәгыйди Гакыйл Сәгыйров Тәүфыйк Сәгыйтов Гүзәл Сәгыйтова Тәнзилә СӘГЫЙТОВА Габдрахман Сәгъди Мансур Сәгъдиев Ләйсән Сәгъдиева Рәзинә Сәетгәрәева Фатих Сәйфи-Казанлы Илшат Сәйфуллин Рубин Сәйфуллин Әсгать Сәлах Рифат Сәлах Лилия Сәлахетдинова Роберт СӘЛАХИЕВ Булат Сәлахов Резедә Сәләхова Габделнур Сәлим Мар. Сәлим Рафис Сәлим Айдар Сәлимгәрәев Римир Сәлимгәрәев Риф Салихов Камил Сәмигуллин Рәис Сәмигуллин Газизә Сәмитова Гөлфинә Сәрвәрова Сәмига Сәүбанова Мингазыйм Сәфәров Әхмәт Сәхапов Роза Сәхбетдинова Aйдар Сәхибҗанов Саяди (Кылыч бине Сәйяд) Рифат Сверигин Фатыйх Сибагатуллин Рафаэль Сибат Кадыйр Сибгат Айнур Сибгатуллин Мортаза Симити Әдхәт Синугыл Зөлфия Сираева Илсөяр Сираҗетдинова Искәндәр СИРАҖИ Дифгат Сирай Сирин Индус Сирматов Әлфия Ситдыйкова Фәридә Ситдикова Гариф Солтан Илгизәр Солтан Булат Солтанбәков Зәйни Солтанов Фәүзия Солтан Рауза Cолтанова Рита Солтанова Эльвира СOЛТАНОВА Г.Сөнгати Булат Сруров Айрат Суфиянов Рөстәм Сүлти <Җәүдәт Сөләйман Әнвәр Сөләйманов <Булат Сөләйманов Саҗидә Сөләйманова Максуд Сөндекле Фәрит Суфияров Сәгыйт Сүнчәләй
Рифат Сәлах Pифат Сәлах (Рифат Гали улы Сәлахов) 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында эшче һәм укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлый һәм 2004-2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала.
Р.Сәлах тел-әдәбият белән мәктәптә укыганда ук кызыксына башлый. Беренче шигырен бишенче сыйныфта яза. Унынчы-унберенче сыйныфларда белем алганда, район газетасында шигырьләре басыла башлый. Тел һәм әдәбият буенча олимпиадаларда катнаша.
Ул 2004 елдан актив иҗат итә башлый. Казан дәүләт университетының «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсендә чыныгу ала. 2007-2009 елларда әлеге берләшмәнең студентлар ягыннан җитәкчесе була. Студент чагында Казан дәүләт университетының татар студентлары газетасы «Тәрәзә»не чыгаруда катнаша. 2006-2009 елларда әлеге газетаның баш мөхәррире урынбасары булып эшли. Татарстан Республикасы Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгының «Идел» яшьләр үзәге оештырган «Иделем акчарлагы — 2005» конкурсында шигърият буенча беренче урынга, «Иделем акчарлагы — 2006»да «Гран-прига», Казан дәүләт университеты үткәргән Идел-Урал төбәге студентларының иҗат бәйгесе «Шигъри Сабантуй — 2006» — икенче, «Шигъри Сабантуй — 2008»дә беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек була. Шигырьләре матбугатта даими басыла, «Безнең гәҗит», «Мәдәни җомга», «Татарстан яшьләре» газеталарында мәкаләләре дөнья күрә.
Р.Сәлах — 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Күңел бөртекләре: шигырьләр, поэма / кереш сүз авт. Ә.Рәшит. — Казан: Татар, кит. нәшр., 2007. — 1116. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Зәйдулла Р. Шигырьләргә кереш сүз // Идел. — 2005. — № 10. — 32 б.
Батулла Р. Сихрилек //Мәдәни җомга. — 2006. — 9 июнь.
Латыйпова А. Законны да шигырь итеп язып була... // Ватаным Татарстан. — 2006. — 8 дек.
Рәшит Ә. Гомерләрнең кызыл юлы // Мәдәни җомга. — 2007. — 7 сент.
Зәйдулла Р. Яңгыравык балчык // Идел. — 2008. — № 2. — 36-37 б.
Газизова Э. Илһам вакытны сорап килми... // Афәрин. — 2008. — № 12. — 26-27 б.
Зарипова А. Эзләнүчән укучыларыгыз булсын // Мәдәни җомга. — 2009. — 5 июнь.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

Көзге яңгыр

 

Ностальгия 

Күрәсезме мине, йолдызларым, 
Шашып җырлыйм, гүя тилергән. 
Кайттым туган авыл урамына, 
Сезгә карыйм капка төбеннән. 
Күрәсеңме мине, тулган аем, 
Шигырь ага йөрәк түреннән. 
...Мин шәһәрдә килеш бар дөньяга 
Авылымда булып күренәм! 

*** 
Сөйләшмәдек. 
Күз карашы белән 
Бер-беребезне генә күзләдек. 
Беләсеңме? 
Мин үземне таптым, 
Гомерем буе серен эзләрлек. 
Сөйләшмәдек. 
Ләкин тойдым бүген 
Якынлыгын синең күңелнең. 
Күзләреңә тамып, 
Әкрен генә 
Якты очкын булып терелдем. 

Җәйсылуның яшел толымы 
Җәйсылуны кочагыма алам, 
Юкка чыксын язгы туңуым. 
Бөтен күңелемне биреп назлыйм 
Җәйсылуның яшел толымын. 
Язлар алып китте сагышымны – 
Гел мәхәббәт белән тулымын. 
Акылымны җуеп иркәлим мин 
Җәйсылуның яшел толымын. 
Җәй җылы ла – үз сөюем җитәр, 
Синсез генә яшәп торырмын. 
Чәчләреңнән сыйпаган күк назлыйм 
Җәйсылуның яшел толымын. 
Безне янә үз янына дәшәр, 
Безне табыштырган бу болын. 
Гөлчәчәкләр белән кушып үрәм 
Җәйсылуның яшел толымын. 

Сынык ачкыч 

Йөрәгеңә ачкыч ясатырга 
Мин йөгереп барам, йөгереп. 
Мәхәббәттән ярсып шашмасам да, 
Бер кыласы килә игелек. 
Күңелеңнең бер ачкычы сынды, 
Ул ачкычны миңа бирәсең. 
Учларыңны учларыма салдың, 
Кулларыңа ялкын тимәсен. 
Учларымда кайнар учак яна, 
Йөрәгемдә – аның үзәге. 
Бармакларың кулларымда торсын, 
Син беразга гына түз әле! 
Син беразга гына сабыр итче, 
Мәхәббәттән янсын күңелең. 
Йөрәгеңә ачкыч ясатам да, 
Хәзер, җаным, кире килермен! 

Бер атнага 

Карашыңны карашыма салып: 
"Мин яратам сине, хуш!" – дисең. 
Беләсеңме, күпме көзләр көттем 
Синең белән озатыр кыш өчен. 
Күңелеңдә кайнар чак булса, 
Сүндерергә кыя алмассың. 
Минем хакта уйламасаң ярар... 
Тик кызган син Казан каласын. 
Синсез Казан моңсуланып калыр, 
Яңа язлар хәтта килсә дә. 
... Син кайтканчы гына – бер атнага 
Йөрәгемне салам кесәгә! 

Еллар арыгы 

Йолдызлар кабынмый күктә – 
Сүрелә, сүнә генә... 
Без кушылырга тиештер 
Бар дөнья серләренә. 
Без кушылырга тиештер 
Шул еллар арыгына. 
Еллар, чорлар, гасыр булып 
Агарга, агылырга. 
Нишләтик, сайлау хокукы 
Калмаган бугай безгә. 
Әллә чулпы, әллә чылбыр 
Чылтырап кала тездә. 
Кагылмый булмас, тик кирәк 
Бер качып калу гына. 
Бәхет теләп, тәңкә ташлыйм 
Елларның арыгына. 

Көймә йөздерәм 

Язлар җитә, имеш, кошлар кайта... 
Шундый хәбәр килә җилләрдән. 
Вакытлыча балачакка кайтып, 
Кар суына кораб җибәрәм. 
Корабларым, бәлки, барып җитәр 
Зөя-Иделләргә, диңгезгә. 
Ташуларым, язлар белән котлап, 
Ташу гына телим мин сезгә. 
Тапшырырга кирәк... Тапшырыгыз 
Көймә итеп язган хатымны. 
Диңгез артындагы бер сылукай 
Таныр мине җырым аркылы. 
Тик җырымның сүзен генә язам – 
Теләгәнчә үзе көйләсен. 
Җилләр пышылдыйлар корабыма 
Мәхәббәтнең тәүге сүрәсен. 

*** 
Нуры белән кояш кагылса да, 
Күзләрем чагылмый, чагылмый. 
Мәхәббәттә янсаң, түзеп кара 
Көзләрен сагынмый, сагынмый. 
Беләм сине, гамьсез йөргән кызый, 
Күңелең ул түгел, ул түгел. 
Яфрак бураннары уйнаса да, 
Дөньяга яз килер, яз килер! 
Серле кояш күзләреңә иңәр... 
Син мине көт кенә, көт кенә. 
Язларны да җир йөзенә дәшеп 
Әлегә көз килә, көз килә. 
Сизәсеңме, әнә пышылдаша 
Яфраклар: яз булсын, яз булсын. 
Вәгъдә бирәм сиңа: беркайчан да 
Калмассың ялгызың, ялгызың. 
Югалмассың көзләр томанында 
Мин сине калдырмам, калдырмам! 
Син моңайма, җылы җилләр булып, 
Чәчеңә кагылмам, кагылмам... 

Октябрь яңгырлары 

Кем кага анда тәрәзгә, 
Синме ул, яңгыр, тагын? 
... Көтеп ала күңел никтер 
Октябрь яңгырларын... 
Яңгыркаем, яу син, әйдә, 
Болытлар әрнемәсен, 
Көзгә түгел, күзләргә дә 
Кагылсын төнге рәсем. 
Кагылсын, әйдә, күзләргә 
Саф яңгыр тамчылары. 
Тик, яңгырым, йолдызлардан 
Яктырак янчы бары. 

Көзге яңгырларга кереп, 
Быел да бер яз кала. 
... Көзге төндә яңгыр булып, 
Тәрәзгә кояш кага. 

Көз-рәссам 

Онытырсың... 
Бәлки, онытырсың 
Көзге кояш сарган бу көнне, 
Табигать та гади түгел бүген – 
Рәссам язган рәсем шикелле. 
Сукмакларда – каен яфраклары... 
Гүя безнең йөрәк кагылган. 
Яңгыр булып җырлар яуган чакта, 
Үтеп киттең минем янымнан. 
Тукта, вакыт, тукта, калдыр безне, 
Мәңгелеккә шушы мизгелдә. 
Мәхәббәтнең көзге урманында, 
Адашыплар йөргән без генә. 
Без адашып калдык йөрәкләрдә, 
Без адашып калдык хисләрдә. 
Сукмактагы каен яфрагыннан 
Йөрәкләребезне эзләмә! 
Рәссам язган рәсем үзәгендә 
Торып калдык бергә икәү без. 
... Мәхәббәттә көз эзләгән түгел – 
Без көзләргә гашыйк икәнбез! 

Әверелеш 

... Калтырана ай да күктә – 
Ялгыз туңа. 
Шулчак йолдыз тиеп китте 
Ялгыш кына. 
Йолдызы да бүген инде – 
Кар бөртеге. 
Җилгә кунып, җир өстендә 
Бөтерелде. 
Кар бөртеге, буран булып, 
Күмде җирне. 
Шул өермә минем җанга 
Килеп керде. 
Аңлый алмыйм: дөньямы бу, 
Әллә төшме? 
Җанымның бер күзәнәге 
Әсир төште. 
Бар өметне акка төрдем – 
Кара булмам! 
Хыял киңлегенә ашып, 
Айга кунам... 

Тәүбә 
(тәкълид) 

Сиңа булган шашкын хисләр 
Йөгәнләнсен, әйдә! 
Кайттым фикер-уйларымнан: 
Тәүбә, тәүбә, тәүбә! 
Минем ничек яратканны 
Сөйлә бәйнә-бәйнә. 
– Ул ярата шашып, – диген. 
Ә мин әйтәм: 
– Тәүбә! 
Сүнеп беткән хисләремне 
Йөрәгеңә бәйлә! 
Мин кайтырмын сиңа димим: 
– Тәүбә, тәүбә, тәүбә! 
Мәңгелекнең бер көнендә 
Калдым шушы хәлдә. 
Ярата белмәдем бугай, 
Тәүбә, тәүбә, тәүбә! 
Тышта яңгыр... Йөрәгемә 
Син кагасың әнә. 
...Үз-үземнән яшеренеп 
Тәүбә кылам. 
– Тәүбә! 

Бөек шагыйрьгә 

Бөек шагыйрь диләр аны... 
Үзе сәер кеше ул. 
Бәһасе дә шул ук аның, 
Бәхетсезлеге дә шул. 
Шагыйрьләрнең бөеклеген, 
Күреп-белеп булмый ул. 
Сәер булып яши кеше – 
Сәер булып тумый ул! 
Тарлыгыннан чыга алган, 
Шагыйрь булган ул шуңа: 
Бөеклеге дә шул аның, 
Гадилеге дә шунда! 

*** 
Фәрештәдә канат була диләр... 
Болытлармы синең канатың? 
Әкрен генә шәфәкъ яктысында 
Җир-күкләргә иңә кара төн. 
Төн яктысы җиргә таралганда, 
Офыкларга офык кушыла. 
Күкләр буйлап очып әйләндең дә 
Канатыңны салдың учыма. 
Канатыңны сиңа кире бирәм, 
Бүләк итәм күкләр дәрьясын. 
Җир-күкләрне тоташ бәхеткә төр, 
Күзләреңдә генә калмасын! 
Җир-күкләргә аклык кына юра – 
Актан гына торсын бу галәм! 
Каурыйларың очсын кайнар җилгә – 
Сагышларын үзем күтәрәм! 
Син – фәрештә, бар күкләрне иңләп, 
Болытларны иңләп оч кына! 
... Күк гөмбәзен очып әйләндең дә 
Канатыңны салдың учыма. 



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013